«Чыгарылыш сыйныф укучыларына нәсыйхәт…» Җәлил хәзрәт Фазлыев

Хөрмәтле укучылар, хөрмәтле укытучылар, газиз дин кардәшләрем, әссәламү галәйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

Менә бүген сез мәктәпне тәмамлыйсыз. Әле кайчан гына 1нче сыйныфка кергән идегез, 11нче сыйныф әллә кайдагы ерак бер офык булып күренгәндер. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, 11 ел сизелми дә үтеп киткән.

Гомер дә үтмәс кебек, әмма беркөн карыйсың — инде картлык килгән. Аллаһ хозурында бөтен гомер өчен имтихан тотасы бар. Бу дөньяда син акча ярдәмендә югары уку йортына керә алам дип уйласаң да, ахирәт дөньясында хөкем гадел булачак, изге гамәлләрең генә сине җәннәтле итә ала.

Тормышта нинди генә авыр мизгелләр булмасын, төшенкелеккә бирелмәгез, Аллаһ үзенең сөекле колларын бер­кайчан да ярдәменнән ташламый.

Мәктәптә без төрле фәннәр ярдәмендә табигать законнарын, матдә төзелешләрен өйрәнәбез. Бу фәннәр бөтен галәмнең төзелешендә бертөрле закончалык булуын күрсәтә. Димәк, бөтен галәм бөек бер зат — Аллаһ кануны буенча яши. Шул куелган тәртиптән чыгу зур бәла-казалар китерә. Әйтик, Ай әгәр үзенә куелган сызыктан читкә чыкса, нәрсә булыр иде? Шуның кебек үк, кешеләрнең дә җир йөзендә Аллаһ канунна­рыннан тайпылып, кушканнарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча яшәүләре бөтен дөньяда бозыклык таралуга китерә һәм кешелек җәмгыяте эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек, фахишлек кебек ямьсез күренешләр корбанына әйләнә бара.

11 ел сез мәктәптә укыдыгыз, барыгыз да чагыштырма­ча тигез идегез: барыгыз да укучы исемен йөрттегез, бер үк сыйныфларда, бер үк төрле парталарда утырдыгыз, һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да бар, мәктәптә укуның да, якты дөньяда яшәүнең дә. Әле сез бик бәхетле идегез. Әти-әниләрегез янында яшәдегез, укытучылар сез белемле булсын дип тырышты. Менә инде бүген сез зур тормыш сук­магына аяк басасыз. Кешенең белем алуы мәктәп белән генә дә, югары уку йортлары белән генә дә чикләнергә тиеш түгел.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Белемне бишектән ләхеткә кадәр алы­гыз», — дигән.
Ни өчен кирәк соң белем? Аллаһ Раббыбыз безгә тән биргән, җан биргән, акыл белән зиннәтләп хайваннардан өстен куйган. Белем ул безнең акылыбызны тәрбияләргә тиеш. Белем акыл­ны тәрбияли алса гына хакыйкый белем була ала. Кызганычка каршы, бүген безнең иң зур дошманыбыз — акылыбыз, чөнки нинди генә бозыклык, начарлык эшләсәк тә, акылыбыз мең дә бер төрле аклану таба. Намаз укымаучы да, ураза тотмау­чы да, мәчеткә йөрмәүче дә, аракы эчүче дә, тәмәке тартучы да акланырга бик күп сәбәпләр таба. Бу безнең белемебезнең бер генә яклы булуын күрсәтә. Үкенечкә каршы, без бүген дә әле материалистик карашка нигезләнгән белем алабыз. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтен белемебез, осталыгыбыз нәфесебезне канәгатьләндерүгә юнәлгән. Әгәр кешенең акы­лы нәфесе белән көрәшмәсә, нәфесе өчен генә хезмәт итсә, бу хайваннарча яшәү була, аның өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк.

Атабыз Адәм (г.с.м.) белән анабыз Хавага (р.г.) җәннәттә дә бер тыелган җимеш бар иде. Әгәр ул булмаса, акылга нәфес белән көрәшәсе булмас иде. Кеше кеше булып калсын өчен аның акылы һәрвакыт нәфесе белән көрәшергә тиеш. Ха­кыйкый белем алган кешенең акылы нәфесенә шлагбаум булып тора, әгәр шулай булмаса, ул белем булмый, хайвани теләкләрне канәгатьләндерү инстинкты гына була. Без күрәбез, ишетәбез, тәм тоябыз, ис сизәбез, катыны-йомшакны тоябыз. Шушы биш сизү аркылы дөньяны кабул итәбез. Акыл яхшы чик сакчысы кебек шушы каналларны ярамаган әйберләрдән сакларга тиеш. Ярамаган әйбер карыйбызмы, тыңлыйбызмы, ашарга-эчәргә җыенабызмы — акылың сине бу эшләрдән тыеп калырга тиеш.

Әгәр харамлыгын аңлап, аракы эчүдән үзеңне тыя алмыйсың икән, синдә берничә диплом булудан ни файда? Аллаһ безгә һәртөрле исерткечне харам диде, медицина зарарлы дип ис­батлады. Илебездә көн саен 2 мең кеше эчеп үлә. Шуны да аңлый алмагач, ул белем безгә нигә кирәк?

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Үрмәкүч» сүрәсе, 45нче аять): «Намаз укучыны намаз бозык, фахиш, ярамаган эшләрдән саклый», — дигән. Бүген барыбыз да бозыклыктан зарлана­быз, шул бозыклыктан киртә булучы намазга басарга ихтыяр көчебез җитми. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен дә аера алмаган ул нинди белем, кемгә хезмәт итә, кемгә кирәк?
Кошлар һавада очсын өчен ике канат, кешеләр җирдә нык басып йөрсен өчен ике аяк кирәк булган кебек, дөньяда дөрес яшәү өчен дөньяви һәм дини гыйлем кирәк.һәр нәрсәнең инструкциясе булган кебек, бөтен дөньяны юктан бар кылган Аллаһ Раббыбыз да бу дөньяның инструкциясе итеп Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы безгә Коръәнне бир­де. Шул Коръәнне өйрәнеп, тормышыбызны шул инструкция буенча алып бара алсак, адашмабыз, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булырбыз.

Мәктәп бусагасын атлап чыккач, төрлегез төрлечә тормыш корыр, төрле дәрәҗәләргә ирешер. Шуны оныта күрмәгез: кешеләргә игелек кылудан тәм таба алмаган кеше беркайчан да бәхетле була алмый, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, күпме генә байлык тупласа да.

Кешеләр өч төрле була. Берәүләр ризык кебек, гел кирәк. Икенчеләре дару кебек, кайвакыт кирәк була. Өченчеләре авы­ру кебек, аларны беркем дә кирәксенми. Сез беренчеләре ке­бек булыгыз, һәрвакыт игелек кылыгыз.

Кайда гына булсагыз да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, үзегезнең туганнарыгызны, укытучыларыгызны онытма­гыз, хәлләрен белеп, ярдәм итеп торыгыз, Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез.

Аллаһ Раббыбыз һәркайсыбызга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр кылып, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әниләребезгә миһербанлы-шәфкатьле булып яшәргә, тормышыбызда лае­клы урын табарга насыйп кылсын. Шуны онытмагыз: урын кешене түгел, кеше урынны бизи.

Һәркайсыбызга Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, динебезне куәтләүче, Пәйгамбәребезнең өммәте булып яшәргә насыйп булсын.
Җәлил хәзрәт Фазлыев

Әлеге темага башка язмалар