Читекләргә мәсех кылу ( су йөгертү )

          Тәһарәтле вакытта аякларына читекләр кигән кеше икенче тапкыр таһәрәт алганда аякларын юып тормыйча, читекләр өстенә мәсих кенә кыла, ягъни кул бармакларын суга чылатып, ике кулның өч урта бармакларын читекләрнең өстенә тидереп, тубыкларына кадәр сыпыра, шуннан соң читекләр өстендә өч бармактан калган юеш сызык эзләре хасил була. Шул рәвешчә читекләргә мәсих кылына. Мәсихнең мөддәте (чиге, вакыты) мөкыйм[1] кешегә – бер тәүлек, ягъни 24 сәгать, мөсафир[2] кешегә – өч тәүлек, ягъни 72 сәгать. Мөддәтнең башы читекләрне кигәннән соң, алынган тәһарәтнең бозылган вакытыннан хисаплана. Күрсәтелгән вакыт чыкканнан соң, читекләргә мәсих кылу дөрес булмый (кабат аякларны юып, тәһарәт алырга кирәк). Күн яки киез итек, калын оек һәм тубыкны каплый торган калош (галош) – һәрберсе читек хөкемендә (читеккә тиешле кагыйдәләрне алыштыра). Нәҗестән пакь булып, тәһарәтле вакытта киелгәндә, аларга да мәсих кылу дөрес була, әмма кәвешкә[3], тубыкны капламаган башмакларга һәм суны тиз үткәрә торган юка оекларга мәсих кылу дөрес булмый. Шулай ук читекнең тубыктан түбән җирендә өч бармак керерлек тишек булса, аңа да мәсих кылынмый. Әгәр читекнең ике-өч җирендә кечкенә ертыклар булса, барысын кушып, аларның гомуми зурлыгы хисаплана, ләкин ике читектәге ертыклар бергә хисапланмыйлар. Әгәр читекләр үкчәгә кадәр килсә (салынса) яки читекләрнең тәһарәт вакыты чыкса мәсих бозыла (әгәр читекләрнең мөддәте тәһарәтле вакытта бетсә, шул вакытта аякларны гына юу җитә, тулысынча тәһарәт алу фарыз түгел).        

[1] Мокыйм – өйдә торучы кеше

[2] Мосафир – өч көнлек юлга чыккан кеше.

[3] Кәвеш – тубыкка кадәр җитми торган милли аяк киеме – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Әлеге темага башка язмалар