«Х» хәрефенә башланган төшләр

Төшеңдә хайван суйсаң, яисә хайван башын ашасаң, дәрәҗә килер һәм байлыкка булыр, диелә «Төхфәтел-мө­лек» китабында.
Төшеңдә тау хайванын күрсәң, тау кәҗәсе булса, мал һәм файда ирешер, дошманнарың җиңелерләр.
Төшеңдә һәртөрле хайван белән җенси якынлыкка кер­сәң, төкле морадыңа ирешерсең.
Төштә хайваннар белән сөйләшсәң, аларны күрсәң, бе­риш кешеләр көнләшүдән туктарлар, бурычларын кайта­рырлар, кулыңа кабат мал керер, халык эчендә яхшы булыр.
Төшеңдә хайван өстенә менсәң, аның өстендә утырсаң, мал һәм нигъмәтең артыр.
Төшеңдә вәхши, ерткыч хайваннар күрсәң, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, начарга булыр, сак­ланырга кирәк.
Төшеңдәге хайван баласы—углан ул, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Төшеңдә хайван баласын корбан итеп чалсаң, әҗәлең якынайган булыр, зур-олы хайван корбан итүең соралыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә хайваннар сөтен күрү һәм саву — шул сөт микъдарында мал җыюга булыр.
Төшеңдә йолкыш хайваннарны күрсәң, хурлык һәм бә­хетсезлек ирешер.
Төшеңдә су хайваннарын күрсәң, бай булырсың.
 
Төштә хакимне күрсәң, әгәр дә иманлы булсаң, мал һәм рәхәтлек ирешер, әгәр дә бозыклык иясе икәнсең, зиндан, зәхмәт, бәлаләр килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә хаким-хөкемдарны күрсәң, рәнҗеш һәм зәх­мәт булыр.
Бер кеше төшендә өенә хаким-хөкемдарның кергәнен күрсә, саулык ирешер. Әмма бу кеше сау-сәламәт икән, авыру булыр.
Төштәге хаким дине куәтле кеше булуга да юралыныр.
 
Харап булу
Төшеңдә харап булу күрсәң, зур йорт төзелеше булуга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Хатын-кыз
Төшеңдә хатын-кыз гаурәтен күрү — рәхәтлек һәм шат­лык вәгъдә итәр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә хатын-кызларны кочсаң, гомерең озын булыр.
Төшеңдә хатыныңның сөтен күрсәң, гомумән хатын- кыз сөтен күрсәң, бер гаурәттән кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә үз хатыныңа, яки чит бер хатынга якынлык- җомаг кылсаң, гомерең озын булыр, теләкләреңә ирешер­сең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Үз хатының белән чит бер ирнең якынлык-җомаг кыл­ганын төшеңдә күрсәң, сиңа бер зыян ирешер, кайгыга төшәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә хатын-кыз булса, дөньядыр, дөньялык төшкә хатын-кыз сурәтендә керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә үзеңә хатын алганыңны күрсәң, яисә бер хатын үзеңә нидер бирсә, дөнья белән мәшгуль бу­лырсың.
Төшеңдә зиннәтләнгән һәм көләч йөзле хатын күрсәң, бай булырсың. Әгәр дә ямьсез хатын, яки ямьсез кыз күрсәң, фәкыйрьлектер. Кафирә//кяфер хатын булса, кулы­ңа хәрәм мал керер.
Төшеңдә әгәр дә буйга узган, хәмилә хатынны күрсәң, улың туар.
Төшеңдә бер хатынга никахлансаң, өйләнгәнеңне күр­сәң, бай булырсың.
Әгәр дә олы яшьтәге хатын белән җенси якынлыкка кергәнеңне күрсәң, яки бер-бер кыз белән шулай эшләсәң, барча теләкләреңә ирешерсең.
Төшеңдәге хатын-кызлар белән җенси якынлык файдага юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә хатыннарны үпсәң, теләгеңә ирешерсең.
Әгәр дә кара хатын белән җомаг кылсаң, ягъни җенси якынлык башкарсаң, төкле мөрадың хасил булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә бер сыйфат иясе, күркәм галәмәт иясе хатынны күрсәң, ул синең хәләл хатының булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә Ислам галәмәтеннән гайре күркәм сыйфат иясе хатынны күрсәң, хәрәм дөнья булыр.
Сыйфатлары кабих-кабахәт хатыннарны төшеңдә күр­сәң, динең дә булмас, дөньяң да түгелдер.
Төшеңдә усаллык тотучы яман хатынны, карчыкны күрсәң, үләт, үләт авыруы булыр.
Әгәр дә төшеңдә симез хатынны күрсәң, ул елда тук­лык ел булыр. Арык хатынны күрсәң, ачлык килер.
Төшеңдә кәнизәк, хезмәтче хатынны күрү — хәердер. Әгәр дә аның киеме капланган, бөркәнелгән булса, хәере капланган булыр, хәерле түгелдер. Әгәр дә киеме ачык икән, хәерен ашаучыдыр.
Зиначы хатынны төшеңдә күрсәң, дөнья куучы икәнсең, ул сиңа—дөньяңдыр, галим һәм диндар икәнсең, малдыр һәм куәттер, зәгыйфьлегең соңында гыйззәттер.
Әгәр дә төшеңдә бер хатынны хөр һәм ирекле кылсаң, хәйләне калдырырсың, тәүбә итәрсең.
 
Хаҗ
Әгәр дә төшеңдә Саффа һәм Мәрвә уртасында туваф, яки хаҗ кылуны күрсәң, кайгыларың бетеп, газаплардан арынырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә хаҗга барганыңны күрсәң, тәүбә кылырсың, падишаһка, ил башлыгына остаз булырсың.
Төшеңдә Гарәфәт тавында торсаң, теләгеңә ирешерсең.
Мәшгарел-Хәрамда торсаң, ике дөньяда да теләгеңә ирешерсең.
Төшеңдә Мина базарына керсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, шатлык-иминлек булыр.
Төштә туваф кылсаң, динең куәтләнер, ди ул.
Төштә Саффадан Мәрвәгә йөргәнеңне күрсәң, Ахирәт көнендә хәерле булыр, Аллаһы тәгаләнең Шәһадәтеннән өлеш табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Хаҗәт
Төшеңдә төнге хаҗәтне күрү — газап фәрештәләредер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Хаҗәт үзе — бәшарәттер, ягъни шатлыклы хәбәрдер.
 
Хикәя уку
Төшеңдә мунчада хикәя укысаң, бозык эш белән мәш- гульлегең ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Христиан-насари
Төшеңдә христиан-носарины күрсәң, дөнья эшенә мәгърур булырсың, мал өчен тырышуда оятка батарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Хушбуй
Төштә хушбуй, татлы ислемай күрү — яхшы хәбәр ише­түдер, ди Мөхетдин бине Гарәби, гыйлем мәҗлесендә бу­лырсың һәм дә иманың сафлыгына дәлилдер.
Төштәге хушбуй сатучы ир — бер галимдер, яки дин- иман ияседер, шулай ук әдәп бирүче кеше буларак та юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» ки­табында.
 
Хуҗа, эш бирүче
Төшеңдә хуҗаңны, эш бирүчене авыру дип күрсәң, гө­наһ эшләрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. 
 
Хәзинә
Хәзинә куелган әйбер төшеңдә ауса, хатының үлемедер, диелә «Тәхъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдәге күмелгән хәзинә — гыйлем эзләүченең гый­лемедер һәм зикередер. Сатучыга — ризыгы һәм юмарт­лыгы, солтаннарга, ил башларына — вилаять-дәүләт, һө­нәр ияләренә исә һөнәрләренә бәйле юралыныр.
 
Хәзинәче
Төшеңдә хәзинәчене, хәзинәне яшереп торучыны күр­сәң, монафикълылык һәм наданлык, ахмак ир булыр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Хәлвә
Төшеңдә хәлвәләр күрсәң, халыклар догада булырлар һәм рәхәтлек ирешер, нигъмәтең артыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә хәлвә күрсәң, кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә хәлвә күрсәң, җан һәм нигъмәт, гыйлем һәм әдәп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә хәлвәчене күрсәң, диелә шул ук китапта, ях­шыдыр.
 
Хәмер
Төшеңдәге хәмер—хәрәм малдыр, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Әгәр дә төшеңдә хәмер эчсәң, исерсәң, үзеңне бер падишаһ, ил башлыгы хөкем итәр.
 
Хәнҗәр
Төшеңдә хәнҗәр күрсәң, куәт һәм җиңү булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә хәнҗәрне баш очында күтәрсәң, яки аның белән уйнасаң, падишаһлык, хөкемдарлыктыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр шунда хән­җәрең сынса, яисә кителсә, хәвеф һәм сүз ишетүгәдер.
Төшеңдә хәнҗәр күрсәң, малаең туар, диелгән шушы ук китапта.
 
Хәшәрәт (җанвар)
Төштәге хәшәрәт (елан, кәлтә, бака, тритон, бет, борча һ. б.) — эт кебек үк, үзенә күрә дошмандыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшеңдәге хәшәрәтләрнең зурлыклары никадәр булса, дошманнарыңның дошманлыгы да шулкадәрледер.
Төшеңдә агулы хәшәрәтләрне күрсәң, алар камилрәк дошманнардыр.
 
Хөрмә
Төшеңдә хөрмә агачын күрсәң, бүтән агачлар белән булса, шунда хөрмә ашасаң, нигъмәт булыр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында. Төштә хөрмә агачын күрсәң, бик яхшыдыр, ди Мөхет¬дин бине Гарәби.
Төшеңдә хөрмә күрсәң һәм аны ашасаң, диелә «Төх- фәтел-мөлек»тә, җан Һәм нигъмәт, гыйлем һәм әдәп бу¬лыр.
Төштәге хөрмә агачы — бер яхшы ир, хөрмә җимеше — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштәге хөрмәнең кызылы, карасы, агы — хәердер, мал һәм файдадыр, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдәге хөрмәне, шулай ук галим ир, бер галим бала, яисә хәлиф булуга да юрарлар.
Әгәр дә төшеңдә хөрмә агачын киссәң, үлемең якындыр.
 
Хөтбә (вәгазь)
Әгәр дә төшеңдә хөтбә әйтүче имамны, хөтбәче имам- хатибны күрсәң, иманлы икәнсең, мал һәм рәхәтлек ире¬шер. Бозык, динсез икәнсең, зиндан-төрмә, зәхмәт һәм бәлаләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә хөтбә укысаң, үзең мөселман икәнсең, тынычланырсың, бозык булсаң, үзеңә зарар килер, ди Мөхетдин бине Гарәби, үзеңә зарар китерерлек сүзләр сөйләрсең.
Төшеңдә никах хөтбәсен укытсаң, яисә укысаң, Аллаһы тәгаләнең әмерен җиренә җиткерүең булыр, диелә «Төх¬фәтел-мөлек» китабында.
Ибне Сирин әйткән: Әгәр дә бер ир төшендә үзен хөтбә укучы дип күрсә, солтаннарга, ил башлыкларына барып җитәр, әгәр дә аның даныннан бу эш килмәсә, андый дәрәҗәгә лаек түгел икән, асылыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Әлеге темага башка язмалар