Хәләл яшәү

Муса галәйһиссәләм бәни Исраил кавеменә әйтте, атнага бер көн барча эшләрегезне ташлап, фәкать Аллаһка гыйбадәт кылып яшәгез. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, шушы бер көнне бары тик дога-зекердә үткәрү өчен, Муса галәйһиссәләм җомга көнен тәкъдим итте. Бәни Исраил кавеме кешеләре, үзләренең риваятьләренә ияреп, Аллаһ шимбә көнне ял итә, без дә шул көнне сайлыйк әле, сора Раббыңнан дип, Мусага каршы төштеләр. Муса галәйһиссәләм Аллаһ белән сөйләште, кавеменең теләге канәгатьләндерелде, бәни Исраил халкы шимбә көнне даими гыйбадәт белән шөгыльләнә башлады. Муса галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлек чорында бу йола үтәлеп барды…

Кызыл диңгез яр буендагы Әйлә дигән авылда Давыт пәйгамбәр яши иде. Бу авылның да бәни Исраил кавеме Муса галәйһиссәләмнән килгән шимбә көне турындагы хөкемне үтиләр иде. Көннәрдән беркөнне күрә авыл халкы — шимбә көнне яр буе балыклар белән тулып тора, тот та кулың белән иелеп ал, ятьмә салып азапланасы да түгел! Якшәмбе бар халык диңгез буена йөгереп бара — бер балык та калмаган! Икенче шимбә җитә янә шул ук хәл. Аптырыйлар болар, әмма Аллаһның ниндидер хикмәтедер дип берсе дә уйлап карамый. Алай гына да түгел, берничә кеше, дөньяви ләззәте, нәфесе уянып, төнлә белән яр буена барып балык тотып кайта башлыйлар. Рәхәтләнеп утырып ашыйлар, артып калганын базарга алып чыгып саталар. Җитмәсә, башкаларны да кызыктыралар: бернинди көч түкмичә капчык-капчык балык җыеп кайтабыз, нишләп ятасыз, барыгыз сез дә, якшәм­бегә бер балык та калмый бит, диләр. Шулай итеп, боларга тагын берничә кеше иярә, Муса галәйһиссәләм канунын бозучылар арта.

Әмма авылның иманлы картлары бу хәлгә риза булмый. Давыт пәйгамбәр белән җыелып сөйлә­шәләр, кем шимбә көнне балык тотарга бара — шуны авылга кертмибез, диләр. Шулай итеп, гаһедне бозган кавемне авылдан читкә чыгаралар, болар кермәсен өчен койма белән киртәләп тә куялар.

Вакытлар уза, авыл эчендәгеләр шимбә көнне бер эш эшләмичә фәкать Аллаһны зекер кылу белән шөгыльләнә, тегеләр исә рәхәтләнеп балык тота, базарга алып чыгып саталар, шулай итеп, баеп та бетәләр. Берзаманны боларның авылга кире кайтасылары килә башлый: кертегез безне авылга, монда ата-бабаларыбыз яшәде, безнең дә үз туган авылыбызда яшәргә хакыбыз бар, сез үзегезчә, без үзебезчә яшәрбез диләр. Картлар, киңәшләшкәч, боларга авылда яшәргә рөхсәт итәләр, әмма барыбер вәгазьләүдән туктамыйлар: нәфескә бирелмәгез, мал коллары булмагыз, бозык гамәлдән туктап, кайтыгыз Муса галәйһиссәләм канунына дип, бик бирелеп бу кавемне үгетлиләр. Ләкин вәгазьнең файдасы булмый, тыелмыйлар. Әгъраф сүрәсенең 164 нче аятендә бу хәл түбәндәгечә тасвирлана: “…Башкалары үгетләүчеләргә әйттеләр: Аллаһ барыбер аларны һәлак итәчәк һәм (Кыямәттә) хәтәр җәза бирәчәк, шул (киребеткән) халыкны нигә үгетләп маташасыз, диделәр…” Шулай итеп, бәни Исраил кавеменең мөэминнәре вәгазьдән тыелды. Шуны гына көткәндәй, азган кавем Давыт пәйгамбәргә һөҗүмнәрен башлады. Боларга каршы Давыт авыл читенә чыгып дога кылды: йа Раббым, коткар мине бу кавемнән, диде. Аның догасы кабул булды, Кызыл диңгез буендагы Әйлә авылында җир тетрәде, бу авыл мөэминнәре белән бергә җир астына китеп югалды. Аллаһы Тәгалә фәкать Давыт пәйгамбәр белән тагын ике мөэминне исән калдырды. Ни өчен теге азган кавем белән яхшы кешеләр дә һәлак булдымы? Чөнки Аллаһның сүзе хак, Әгъраф сүрәсенең 165 нче аятендә: “…Без дә әлеге үгетләүчеләрне коткардык, хәттин ашканнарны, кылган гөнаһларына күрә, хәтәр җәза белән җәзаладык”, дип белдерә Раббыбыз. Моннан күренә ки, шимбә хөкемен бозучыларга каршы Давыт белән ике генә мөэмин вәгазь сөйләүдән туктамаган икән.

Бүгенге заманда да шушы хәлләр күзәтелә, җәмәгать. Ни өчен Индонезия дәүләтендә көчле цунамидан бары мәчетләр торып калды? Ни өчен Аллаһы Тәгалә шушы илнең фахишәләре һәм анда ял итәргә, кызык эзләп барган чит ил туристлары белән бергә мөселманнарны да һәлак итте? Чөнки алар ватандашларын фәхеш, хәрам эшләрдән тыймаган, илнең керемен нәҗес акчалар тәшкил иткән. Бу илдә яшәүче мөселманнар күршеләрен, танышларын үгет-нәсихәт кылмаган. Дивары да селкенмичә басып калган мәчетләргә караганда, бозыклыктан тыю, хәерле вәгазь биредә туктал­маган дип ышанасы килә. Аллаһның аятьләре безгә зур дәрес, гыйбрәт бирә. Хәрам юл аша байлык туплау ысулын шайтан бизәп күрсәтә, кызганыч, кайбер мөселманнар да тиз генә мал-мөлкәтле булу өчен хәрам юлга баса. Соңыннан моның өчен аларга бик кыйммәт түләргә туры килә.

(Рәсемнәрдә Индонезиядә цунамидан соң торып калган мәчетләр…)

мечеть после цунами

мечеть после цунами2

мечеть после цунами3

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытканда яныма бер кеше килеп керде һәм үзенең тарихын сөйләде. “Мин Себердән үк, кибетләрем, маши­наларым бар иде, хәрам тауар белән сату иттем. Намазлык өстендә утыручы әнием гел кисәтә килде: улым, туктат бу гамәлеңне, Аллаһтан курык, дип әйтә иде. Әни,теләгәнне алам, теләгәнне бирәм, дидем аңа. Күп тә үтми, зур суммада салымнарны түләмәвем сәбәпле, мине ирегемнән мәхрүм итү куркынычы яный башлады. Котылу юлы бар, әмма ләкин бар булган мал-мөлкәтемне конфискацияләү юлы иде ул. Нишлисең, машиналарымны, өйдәге бөтен җиһазны җыеп чыгып киттеләр. Әле тагын шуның кадәр сумма җитми, фатирыңны сатарга туры килер диделәр. Күрә торып гаиләмне урамда калдыра алмыйм бит инде, мин Мәскәүгә чыгып качтым. Шулай булганда хатын белән баланы өйдән куып чыгара алмыйлар икән, закон кушмый. Поезда эчеп исергәнмен дә, кесәмнән бар акчамны урлатканмын. Килеп төштем Мәскәүгә, бер стакан су алып эчәрлек тә акчам юк, басып торам БОМЖ хәлендә. Үзем шикелле сукбай адәмнәргә карап торам. Эчемнән генә сезнең хәл минекеннән яхшырак әле, өстегездә миллионлаган бурычла­рыгыз юк, дим. Шулай аптырап торганда, миңа бер кеше игътибар итте. Мөселман булып чыкты ул. Өенә алып кайтты, ашатты-эчертте, соңыннан үзе белән мәчеткә намазларга йөртте һәм миңа Казанга кайтырга киңәш бирде. Анда мөселманнар күп, динне дә ныклап өйрәнерсең, эшкә урнашып бурычларыңны да түли алырсың, диде. Мин шулай эшләдем дә”.

Менә, җәмәгать, нинди гыйбрәтле тарих. Бер­ике елдан бу кеше янә яныма килеп чыкты. Казанга кайтып урнашкан, гаиләсе белән диндә. Шушы юлда гына Аллаһның рәхмәтләрен таптым дип, шатлыгын яшерә алмый сөйли. Намазлы әнисенең догалары аша бу кешенең тормышы хәерле юлдан киткән, югыйсә, Аллаһның газабы бөтен нәселеңә төшәргә мөмкин!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: җәм­гыять — ике яруслы кораб ул, беренче катында — динсезләр, икенчесендә — иманлылар, намазлылар. Аста баручыларның эчәргә сулары беткәч, алар, өстәгеләрдән сорамас өчен, корабның төбен тишәләр. Әгәр өстә баручылар аска төшеп тишекне капламасалар, су тулып барысы да харап була­чаклар, ди. Ягъни динсезләр белән бергә мөэ­миннәр дә диңгез төбенә төшеп югалачак. Моннан да гыйбрәтлерәк мисал булырмы? Өметсезлеккә бирелеп, тиз генә кул селтәргә ашыкмыйк әле. Расүлебез (с.г.в.): Кыямәт көне килә дисәләр дә кулыңда үсенте бар икән — утырт, дип киңәш бирә. Ә бу исә хәерле гамәл кылудан бер дә тукталып тормауны аңлата. Бәни Исраил кавеменнән гыйб­рәтләр алыйк. Аллаһ кушкан әмерләрне, артыгын тикшереп тормыйча, тизрәк үтәргә ашыгыйк, юлдан язганнарга үтемле вәгазьләр сөйлик тә, бер-беребез өчен даими хәер-догада булыйк…

Әлеге темага башка язмалар