Хна белән дәваланыгыз

Пәйгамбәребез сгв : «Хна белән дәваланыгыз. Хна сезнең акылыгызны якты, ә күкрәгегезне пакь кы­лыр», — дигән.

Хәзерге заманда атеросклероз, баш мие тамыр­ларының тромбозы еш очрый. Бу авыру еш кына зиһенне чуалдыра, кешене акылга зәгыйфьләндерә. Европада, гарәп илләрендә үткәрелгән фәнни экспе­риментлар хнаның гипертония, атеросклероз белән авыручыларга уңай тәэсир иткәнен ачыкладылар.

Хна порошогын әз генә су белән болгатып, буын­нарга, төрле җәрәхәт, тире авыруларына буясаң, авы­руга булыша. Хна антисептик һәм анальгетик сый­фатларга да ия. Ә канны чистарту өчен һәм эчке әгъзаларны шифаландыру өчен 50 г вакланган хна порошогына 1 л кайнар су салына һәм кичтән иртәнгә чаклы калдырыла, иртән бал белән 1 ста­кан төнәтмә эчелә. Дәвалану курсы 10 көн дәвам итә. Хна шулай ук чәчне буяу, баш кавыгын, кычы­туын бетерү өчен, тире авыруларын дәвалау өчен бер дигән табигый, организмга тискәре йогынтылар­дан имин булган, буяу матдәсе һәм даруы булып тора. (Харисова Галимә)

Әлеге темага башка язмалар