Хельба белән дәвалану

Пәйгамбәребез (сгв)«Әгәр дә минем өммәтем хельбадагы файдаларны белсә, аны алтын бәһа­сына сатып алыр иде». Ул шулай ук киңәш биргән: «Хельба белән дәваланыгыз!»

Гарәп халкында шундый әйтем бар: «100 авыру бар. Аларның дәвасы хелба маенда».

И.А. Ибраһим атлы гарәп галиме «Хельба — бо­рынгы заман даруларының патшасы» дигән кита­бында: «Хельба ялкынсынуны бетерә, аш кайнату процессын нормальләштерә, эч авыртуны баса. Кы­тайда аның белән импотенцияне (җенси көчсезлек) дәвалыйлар.

Ул күрем күргәндә булган авыртуны бетерә, бала тудырганда тулгак вакытындагы авыртуларны җиңеләйтә, лактацияне (күкрәк сөтен) арттыра, күрем каны туктагач хасил булган симптомнарны (климакс) җиңеләйтә. Шулай ук, шикәр диабеты белән авыручыларга файдалы», — дип яза.

Дәвалау өчен хельбаның орлыгын һәм маен кул­ланалар. Аларда бик күп файдалы компонентлар бар: аксым, крахмал, шикәр, калий, кальций, маг­ний, тимер, фосфор, натрий, цинк, витаминнар (А, С, В1? В2, Вд-фолин, РР) эфир мае, энзимнар, алыш­тыргысыз бик кирәкле аминокислоталар. Хельба хәлсезләнгән, авыр чирләрдән терелгән вакытта бик файдалы, ул иммунитетны куәтләндерә, анемия, неврастения, остеомиелит, туберкулез кебек авыруларны дәвалау чарасы булып тора. Шулай ук хельбаны түбәндәге авыруларга да тәкъдим итәләр:

  1. авыр операцияләрдән соң, бигрәк тә ашказа­ны, эчәкләргә операция ясаганнан соң;
  2. үпкә, тын юллары (пневмония, бронхит);
  3. бавыр, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, холе­цистит);
  4. юан эчәк ялкынсынуы (колит);
  5. эч кибү;
  6. шикәр диабеты;
  7. аллергик авырулар;
  8. хатын-кыз һәм ирләрнең җенси авырулары;
  9. бала тудыру процессын җиңеләйтә;
  10. күкрәк сөтен арттыра;
  11. бөер авыруы, сидек куыгы ялкынсынуы (не­фрит, пиелонефрит, цистит);
  12. тире авырулары (экзема, эренле шешләр, чуан­нар, целлюлит).

Куллану ысуллары

Организмны гомум ныгыту, матдәләр алмашы­нуын, җенси әгъзаларның, ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген нормальләштерү өчен түбәндәге рецеп­тлар тәкъдим ителә:

  • 1. Кофемолкада онга әйләндерелгән яисә бик вак төелеп вак иләк аша үткәрелгән хельба орлыгын ашарга 20-30 минут кала, көненә 1 тапкыр 1 чәй калагы кабул итәргә. Соңыннан баллы су эчеп ку­ярга. 1 аш кашыгы төелгән хельба орлыгына кай­нап торган 1 стакан су салырга, 2 сәгать төнәтергә, ашар алдыннан көненә 4 тапкыр 30-50 мл (1-2 аш кашыгы) кабул итәргә.
  • 1 чәй кашыгы төелгән хельба орлыгына 1 ста­кан кайнап торган су салырга һәм 30 минут төнәтергә. Акрынлап йотым-йотым 1 тәүлек дәва­мында эчеп бетерергә. Әче тәмен бетерү өчен төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал өстәргә була.
  • 1 чәй кашыгы хельба орлыгын 7 минут 1 ста­кан суда пешерергә һәм җылы килеш бал өстәп суын эчәргә, орлыгын ашарга. Хельбаны сөттә дә пеше­рергә була. Кайнатмасына имбир дә өстәргә була.

Җылы төнәтмә күрем вакытында авыртуны баса, күкрәк сөтен арттыра.

  • Сулыш буылуны (бронхиальная астма) дәва­лау өчен хельба, кара йөзем һәм ладан төнәтмәсе (1:1:1) кулланыла. Бу катнашманы көненә 3 тап­кыр, 1 аш кашыгы ашаганнан соң кабул итәргә тәкъдим ителә.
  • Йөрәк-кан тамырларының кысылуы (стенокар­дия). 1 чәй кашыгы хельба порошогын 1,5 стакан суда кайнатып чыгарырга, соңыннан ут өстеннән алып куеп 5 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Көненә 2 тапкыр кабул итәргә.

Хельба маен куллану ысулы

Хельба мае югарыда искә алынган авырулар ва­кытында нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора. Ул бигрәк тә күрем күргәндә авыртуларны басу, бала тудыру процессын стимуллаштыру, күкрәк сөтен арттыру өчен тәкъдим ителә.

Галимнәр фикеренчә, хельба мае яман шеш авы­руларын кисәтү чарасы булып тора.

Майны салкынча, караңгы урында сакларга кирәк.

1 чәй кашыгы хельба мае, ашарга 30 минут кала көненә 1-2 тапкыр кабул ителә. Соңыннан бал болгатылган (1 аш кашыгы 0,5 стакан җылы суга) су эчеп куярга була.

(Харисова Галимә )

Әлеге темага башка язмалар