Хаҗ кылу

  “Без Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек”, ди Аллаһ Бәкара сүрәсенең 125 нче аятендә җир йөзендә Үзенә гыйбадәт кылу өчен булдырылган беренче Йорт — Мәккәдә салынган Бәйтуллаһ турында. Гарәпләргә генә түгел, бөтен галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят буларак төзелде Аллаһның әлеге Йорты.
Адәм галәйһиссәләм, Җәннәттә яшәгәндә, Бәйтел Мәгъмур дигән урында Раббысына һәр көн гыйбадәттә булды. Шуның тирәсендә көн саен 70 мең фәрештә таваф кыла. Икенче көнгә аларны шул ук сандагы башка фәрештәләр алыштыра. Ягъни һәркөнне 70 мең яңа фәрештә Бәйтел Мәгьмурны таваф кыла. Адәм белән һәва, Җәннәттән чыгарылганнан соң, Аллаһ Адәм галәйһиссәләмгә Үз катыннан Җиргә бер ак таш төшерде. Шул ак таштан чыккан нурлар бүгенге көндә Әл Хәрам мәчетенең диварларына төшеп калган.
 
Ак таш төшерелгәннән соң, адәм аның янына чатырсыман бер җайланма корып куя һәм Аллаһ әмере илә көн дә җиде тапкыр таваф кыла. Әмма Кәгъбәтуллаһны иң беренче булып Шис галәйһиссәләм төзи. Кайбер галимнәр исә, мәсәлән, Ән Нәваи Кәгъбә фәрештәләр тарафыннан төзеп куелды дигән фикердә. Аның озынлыгы 30 терсәк (15 метр), биеклеге 27 терсәк, киңлеге 22 терсәк тәшкил итә. Шис галәйһиссәләмнән соң Кәгъбә җимерелә, Аны Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйль белән нигезеннән күтәреп куялар. Өченче мәртәбә җимерелгәннән соң Кәгъбәне торгызу эше пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Аллаһтан вәхий иңә башларга биш ел кала, ягъни аңа 35 яшь вакытта насыйп була. Аның тарихы болай: Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең корәеш кабиләсе төзи. Кара ташны урынына күтәреп куяр вакыт җиткәч, туктап калалар, чөнки аны бөтен гарәп кабиләләре бергә тупланган чагында капкадан кем килеп керә, шул куярга тиеш дигән ышану була. Шул вакытта расүлебез (с.г.в.) пәйда була. Кабилә башлыклары: кара ташны син күтәреп куярсың, диләр. Расүлебез (с.г.в.), чапанын салып, дүрт ягыннан дүрт кабиләнең дә берәр кешесенә тотарга куша, ә үзе ташны уртага салып куя. Әнә шулай Кәгъбәтул­лаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең барча кабиләсе бергә җыелып төзеп куя.
 
Вакытлар уза, Кәгъбәтуллаһның җибәре какшый башлый. Габдулла ибне Зүбәер атлы сәхабә аны янәдән төзетә. Габделмәлик ибне Ән Мәрван дигән хәлифә соңгы мәртәбә Кәгъбәтуллаһны яңартып куя. Бүгенге көндә дә шул Кәгъбә тора әле. Биредә шунысын ачыклап үтү кирәктер: Кәгъбәтуллаһның асылдагы нигезе Адәм галәйһиссәләм заманыннан ук килә, сүз бара аның искергән-тузган саен диварларын яңартып салу турында. Кайберәүләр Кәгъбәтуллаһ белән аның янындагы мәчетне бутыйлар. Чынлыкта Кәгъбәтуллаһ янында беренче мәчетне Гомәр ибне Хәттаб төзетә, аңынчы Кәгъбәтуллаһ тирәсе койма белән уратып алынган була. Хаҗ кылучылар күбәйгәч, халык бу урынга гына сыймый башлый һәм Гомәр (р.г.) шунда якын яшәүче кешеләрдән йортларын сатып алып, Кәгъбәтуллаһ ишегалдын киңәйтә. Госман бин Гаффан хәлифәлек иткәндә Хаҗ кылучылар тагы да күбәя һәм ул да мәсьәләне Гомәр (р.г.) шикелле хәл итә. Аның артыннан Габдулла ибне Зүбәер, соңыннан Габделмәлик ибне Ән Мәрван шулай ук эшлиләр. Моннан 30-40 еллар элек мәчет соңгы тапкыр киңәйтеп төзелде. Кәгъбәтуллаһ — мөсел­маннарны гына түгел, бөтен халыкны һидәяткә илтүче мәркәз. Шушы изге йортыбызга ел саен миллионлаган мөселман Хаҗ кылырга килә. Хаҗ кылу — фарыз, дип әйтеп калдырды безгә расүлебез (с.г.в.). Сәхабәләрнең берсе: ел саенмы, дип сора­ды. Гомерегезгә бер мәртәбә, дип җавап бирде аңа расүлебез (с.г.в.), калганнары нәфел була. Ягъни үз гомерегездә 50 мәртәбә Хаҗ кылсагыз да, шуның бары берсе фарыз булып язылыр. Хаҗ кылуның вакыты адәм баласы балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр. Расүлебез (с.г.в.) соңгы Хаҗны һиҗраның 10 нчы елында кылды. Аңа ияреп 100 мең кеше 450 чакрым араны узып Мәккә шәһәренә барды, Гарафат тавында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) соңгы хотбәсен тыңладылар. Бу вакыт расүлебезгә (с.г.в.) Майдә сүрәсенең 3 нче аяте иңде: …Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам динен хуп күрдем…” Гарафат тавындагы бөтен кеше шатлана, бер Гомәр (р.г.) елый! Ник елыйсың, дип сорый аннан расүлебез (с.г.в.). Гомәр (р.г.) җавап бирә: йә, расүлүлла, һәр нәрсә үсә ка­милләшкәнчегә хәтле, камил булгач ул кими баш­лый. Дөрес әйттең, ди аңа пәйгамбәребез (с.г.в.).
 
Чөнки Гомәрдә (р.г.) Аллаһтан бирелгән алдан күрү сәләте бар иде, ул тормышка аек акыл белән карады, аек фикер йөртте, бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итә белде. Шуңа күрә аны расүлебез (с.г.в.) сүзләре аеруча тетрәндерә һәм юкка түгел: пәйгам­бәребез (с.г.в.) вафатыннан соң ук, әле җәсәде җиргә иңдерелгәнче, мөселманнар арасында тавыш куба. Мәчет эчендә китә фетнә, китә таркалашу! Хәзер дә динебезне камил дәрәҗәдә дип әйтеп булмый, кимчелекләр бар. Арабызда бердәмлек, татулык җитеп бетми, икейөзлеләнәбез, кайсыдыр бер “җылы” урынны бүлешә алмыйча дошманла­шып бетәбез. Шушы гамәлләребез белән үзебез үк Кыямәт көнен якынайтабыз. Расүлебез (с.г.в.) аның билгеләрен күптәннән хәбәр итеп калдырды инде. Шуларның берсе — Кәгъбәтуллаһны алтынчы тапкыр, соңгы мәртәбә төзү булачак. Эфиопия дәүләтеннән берничә кеше чыгып Кәгъбәтуллаһны җимерәчәк, җир өстендә аларга каршы сүз дәшәр­лек, бу эшләреннән туктатырлык бер генә иманлы кеше дә табылмаячак, дип кисәтеп калдырды пәйгамбәребез (с.г.в.). Чөнки бу вакытта инде Коръән кире күккә күтәрелгән, намаз, дога-зекер тукталган булыр. Димәк, имансызлар дәвере килә. Шуннан Кыямәткә дә ерак калмаячак. Боларны уйлаганнан соң, һәрберебез Ахирәт гамәлен күбрәк кылып калу өчен ашыгырга тиеш, минемчә.
 
Мөмкинлек булганда Хаҗны кылу фарыз. Югыйсә, шайтан акчаны, малны тегендә-монда туздырганны көтеп, теләп кенә тора. Әмма шунысын аңлау да мөһим: пәйгамбәребез (с.г.в.) Хаҗ гыйбадәтен мөэминнәрне агарту, аларны мәгърифәтле итү ниятеннән дә үтәде. Ислам галимнәре аның Хаҗын мәдрәсәгә тиңләде. Монда булды үгет-нәсихәт тә, конгресс та, конференция дә! Расүлебез (с.г.в.) мөэминнәрне бергә туплады, дәгъват кылды, васыятен әйтеп калдырды. Бүгенге көндә нәрсә күзәтелә? Хаҗга барырга теләүчеләр елдан ел күбәя. Аларның бик азы гына кайсы урынның нинди тарихи әһәмияткә ия булуыннан хәбәрдар. Хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы, төгәл итеп оештыру мөһим. Дөрес, аның беренче максаты — фарыз га­мәлне үтәү нияте, әмма һәр мөселман өммәтен аеруча әһәмиятле тарихи вакыйгалардан мәгълү­матлы булырга тиеш дип саныйм.

Әлеге темага башка язмалар