Фәрештәләр

Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бар. Алар – барысы да Аллаһның бик итагатьле коллары. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм хезмәт итеп торалар, һичнинди гөнаһ эшләмиләр. Аларда безнең кебек ашау, эчү, йоклау кебек эшләр, ирлек һәм хатынлык та юк. Һәрберсе нурдан яралтылган. Алар җил кебек йомшак гәүдәле. Гадәттә, кеше күзенә күренмиләр. Күренергә теләсәләр, төрле кыяфәтләргә керергә мөмкиннәр. Җәбраил, Микаил, Газраил һәм Исрафил исемлеләре – мәшһүр фәрештәләр.  

Әлеге темага башка язмалар