Фитыр сәдакасы

Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һөм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.

Фитыр

Рамазан аенда фитыр сәдакасе  билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

79. Көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән тыш көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә Рамазан аеннан соң, Гайдел-фитыр (Ураза гаете) көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – ваҗиб.
80. Ирнең хатыны һәм балигъ булган балалары бай булса, фитыр аларның үзләренә ваҗиб була, әгәр фәкыйрь булсалар, һичкемгә ваҗиб булмый.
81. Әгәр берәү хатыны, олы балалары һәм хезмәтчеләре өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, әлбәттә, сәвапсыз булмас.
82. Авырлык белән яши торган фәкыйрь кешеләргә фитыр сәдакасын бирү ваҗиб түгел. Әгәр бирергә теләсәләр, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешеләргә бирү тиеш була.
83. Фитыр сәдакасын Гайдел-фитыр көнендә таң атканнан соң Гает намазы укылганчы бирү сәваплырак, чөнки бәйрәмне тояр өчен акчасы булмаган фәкыйрьләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерлерәк.
Фитыр сәдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга мөмкин. Гает укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә тиеш.
84. Зәкят һәм гошер кебек, Фитыр сәдакасы да фәкыйрь кешеләргә генә бирелә.
85. Фитыр сәдакасы өчен (һәр кеше исәбеннән) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай, я 8 кадак чамасы арпа бирергә һәм баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмә, яки 8 кадак чамасы йөзем бирергә тиеш. Бодай, арпа, хөрмә, йөзем урынына аларның бәяләре кадәр акча бирергә дә мөмкин.
86. Бодайның поты бер сум булган елларда һәр кеше исәбеннән фитыр өчен 10 тиен бирү дә җитә. Бодай бик арзан булып, поты 40 тиен генә булган урыннарда кеше исәбеннән 5 тиен генә бирү дә ярый.
[1] Бу хисап бодайның кадагы ике тиен ярым чамасы булган вакытта ясалган. Аның төгәл микъдарын белү өчен, бодайның хәзерге бәяләре белән танышырга кирәк – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

2016 елга зәкят нисабы күләме — 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме  — 21600 сум.
Беренче тәравих намазы  —  5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Мәчетләрдә тәраваих 20 рәкәгать укыла.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме —  5 июль.
Бәйрәм намазы башлану вакыты сәгать 7.00дә.
Фитырның  күләме  — 100-600 сум.
Фидия  күләме – 200 сум. (Әлеге суммалар ел саен үзгәреп тора)

Әлеге темага башка язмалар