«Е» һәм «З» хәрефләренә башланган төшләр.

Е
 
Төшеңдә еврейны күрсәң, атаң белән бертуган карендәшеңнән мирас алырсың, яки бер-бер гөнаһка батырчы­лык итәрсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сен 
Әгәр дә төшеңдә арада еврей бар икән дип күрсәң, динең буш булыр.
Төшеңдә бер еврейның мөселманлыкка чыкканын күр­сәң, бел, әҗәлең якын килгән, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә еврейны күрү—теләккә ирешү, эшләреңне башкару, гүзәллек табу һәм дошманыңны җиңү ул, диелә шушы ук китапта.
 
Ибне Сирин әйтер: Төшеңдә егетләрне күрсәң, дошман булыр.
Әмма төшләрне юраучы бүтәннәр, киресенчә, яхшы хәбәр ишетүгә юрарга киңәш итәләр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә егет кешенең гаурәтен, җенесен күрсәң, ризык һәм мал булу белән тәгъбир кылыныр.
Төшеңдә, белеп торырга кирәк, егет кешенең авазын ишетү картларныкын ишетүгә караганда күпкә хәерле­рәктер.     
Төшеңдә берәүне күрсәң, ул бәндә егет кеше буларак күренсә, бу адәм дошманың булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-
йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә сакалсыз-мыексыз егет кешене күрсәң, ул егет никадәр күркәм исә, шулкадәр хәерлерәктер.
 
Елан
Төштә елан күрсәң, яман хәл булыр, садака бирергә кирәк диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдәге елан—ялганчылардан бәлаләнү ул, диелә шушы ук китапның үзгә урынында.
Төштәге ак елан—мөселманнардан берәүнең дошман­лыгыдыр, кара елан — кяфер дошмандыр, диелә
Төшеңдә елан күрсәң, ул елан сиңа койрыгы белән орса, бик тә начар булыр, дошманың белән үтерешү, су­гышудыр, һәлакәттер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә сине елан буарга дип килсә, яисә төшеңдә буар елан күрсәң, илдә суеш, фетнә, сугышлар
Төшеңдә елан буса, тәгъбире шушылай ук булыр үзеңнең һәлакәтең шушы фетнәләрдән һәм сугыш­лардандыр, бик сакланырга, Аллаһы тәгаләгә сыенырга
Төшеңдә диңгездән елан чыкканын күрсәң, ди Мөхет­дин бине Гарәби, мактаулы бер улың туар.
Төштә елан тотсаң, кулыңа бераз мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә елан тотсаң, әмма аны исән калдырмасаң, асрамасаң, дошманыңнан имин булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә еланны икегә чапсаң, дошманың малыннан сиңа бераз өлеш чыгар, ганимәт малы керер, диелә 
Төшеңдә әгәр дә елан белән очрашсаң, яки сугышсаң, яисә аны үтерсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, дошманыңны котыртырсың.
Төшеңдә елан итен ашасаң, файдалар ирешер.
Кара елан —дошман булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби дә ак елан — мөселман дошман булыр.
Авызыңнан яки борыныңнан, яисә колагыңнан, һәртөр­ле бүтән әгъзаңнан елан чыкса, залим падишаһтыр, ди ул.
Төшеңдәге елан—дошманлыгын яшерүче явыз дошман­дыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төштә елау, әгәр дә тавышсыз булса, шатлык дип юралына, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төштә елау — шатлык ул, әмма тавыш белән елау начар, диелә шушы ук әсәрдә.
Төшеңдә еласаң, күзең нурлы булыр, диелә бу китап­ның кырык җиденче бүлегендә.
 
Төшеңдә зур елга күрсәң һәм аңа егылып төшсәң, чумсаң, әмма аннан чыгарга теләп тә чыга алмасаң, әҗә­лең якын килгәндер, ди Мөхетдин бине Гарәби, Аллаһы тәгалә каршында тәүбә итәргә кирәк.
Төшеңдә елга күрсәң, ул елга шундый бер ирдер, ка­дере олы булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сендә.
Әгәр дә төшеңдә кан елгасын күрсәң, ул шәһәрдә яки илдә зур сугыш булыр, дип юралына «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төштә елмаю —авыруга булыр, кайгыга төшәрсең һәм сагыш кичерерсең, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә.
 
Төшеңдә ермак күрсәң, хәләл мал булыр. Әгәр дә төшеңдә ермактан су чыкса, хәләл мал кулыңа керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә ермакта агар су булса, базар иясе, сәү­дәгәр булырсың, хаҗ кылырсың.
Төштәге коры ермак шулай ук хаҗ кылуга юралыныр.
 
Төшендә ерткыч хайванны күрүчегә саклануны киңәш итә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе» һәм, бәла булыр, дип белдерә.
Төшеңдә ерткыч хайван, сул ягыңнан килеп, узып кит­сә, яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә үзеңә ерткыч хайван һөҗүм итсә, яки үзеңне ашаса, гаурәт, хатын-кыз шомлыгыннан бер бәлагә очрыйсың, кулыңнан малың китәр һәм күп кайгылар ки­черерсең, яки бер зур гөнаһ эшлисең. Тәүбә кирәк, тәүбә итсәң, Аллаһы тәгалә сине ул бәладән коткарыр, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә үзеңә ерткыч хайван зыян итсә, ди Мөхетдин бине Гарәби, уен сүз булыр.
Төшеңдә ерткыч хайванга очрасаң, ди ул, дошманың­нан җиңелерсең.
Әгәр дә берәүнең төшендә ерткыч хайваннар үзенә якын килсәләр, гаҗәеп нәрсәләр аның кулына керер һәм теләкләренә ирешер, галим булыр.
 
Төштә ефәк күрсәң, яхшы һәм сөенеч булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә ефәк кием күрсәң, мал һәм гыйззәт, дәүләт һәм байлык ирешер.
Төшендә бер кеше ефәк күлмәк кисә, малы күп оулыр. Әгәр дә төшеңдә ефәк тукыма күрсәң, хатының ягын­нан кулына мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә ефәк күрү солтаннар, ил башлыклары, вәзирләр, министрлар, хөкемдарлар өчен—мал һәм нигъмәт, фә­кыйрьләргә— дошман, дип юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә ефәктән булган нәрсәләрне һәртөрле төсләрдә дип күрсәң, бизәкле булсалар, барсы да яхшы­гадыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
З
 
 Зал
Төшеңдә зал күрсәң, дәрәҗәң артыр һәм морадыңа ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштә завод күрү сигез терле юралыныр:
Яхшы гамәл;
Бала белән бәйле сөенеч;
Яхшы хатын;
Рәхәтлектә яшәү;
Олылык һәм дәрәҗә;
Шатлык һәм сөенеч;
Куәт табу;
Күзеңнең нуры сүнмәү.
Төшеңдә завод эчендә утырганыңны күрсәң, ди Мөхет­дин бине Гарәби, нигъмәткә ирешерсең һәм кабул галим булырсың.
 
Төштәге зекер, ирләрнең җенес әгъзасы, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында, балага бәйле.
Төшеңдә зекереңне юк дип күрсәң, малың һәм нигъмәтең артыр, һәртөрле теләкләреңә ирешерсең. Зекер­сез ирне күрсәң, шулай ук юралыныр.
Берәү төшендә зекерен кисүләрен күрсә, хатыны кор­саклы булуга, балага узуга дәлилдер.
 
Төшеңдә суфилар зикерен, ягъни тәкыя ясап, Аллаһы тәгаләне зурлап зикер әйтүне күрсәң, улың һәм кызың туар, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә зикер әйтсәң, Аллаһы тәгаләгә олылау һәм дан сүзләре әйтсәң, гомерең озын була.
 
Төштә зилзилә күрү Мөхәммәд ибне Сирин әйтер, газап ул. Коръән укырга, яисә укытырга кирәк.
Төшеңдә тау өстендә зилзилә купканын, уйнаганын күр­сәң, шул ил патшасыннан, ил башлыгыннан зыян ирешер диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә зиначыны күрсәң, дөнья куучы кеше өчен шул дөньясы булыр. Аның белән нәрсә эшләсә, өнендә дөньясына мөнәсәбәте шулай булыр.
Әгәр дә зиначыны галим яки изге кеше күрсә, гыйлем һәм фәндер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сендә.
 
Төшеңдә олы зиндан (төрмә) күрү — гыйбрәт алу ул диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, гөнаһларыңнан гәүбә итәргә кирәк.      
Үзеңне гөшеңдә зинданда аяк-кулларың бәйләнгән ки­леш күрсәң, дөньялыкта яшерен эшләрең ачылуга хә­бәрдер.
Төштә үзеңне зинданда дип күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, шунда чукмар яки таяк белән кыйнасалар, шул сугуларының санынча кулыңа алтын керер.
Үзеңне зинданда калган хәлеңдә күрсәң, бу төшең яман­лыкта калуыңа дәлилдер, ялгышырсың һәм адашырсың.
 
Төштә зиннәт күрү — бәрәкәттер, диелә «Тәгъбирна- мәи-иәнабигъ тәрҗемәсендә.
Төшеңдә зиннәт сатып алсаң, яки зиннәт кулыңа керсә, хәер һәм бәрәкәт ирешер, дошманыңны җиңәрсең.
Төшеңдә зиннәтчене күрсәң, хәер һәм бәрәкәт булыр, дошманнарыңны хурлыклы итәрсең.
Әгәр дә төштә көләч йөзле зиннәтчене күрсәң, яхшыга юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә зират күрсәң, ягъни каберстан төшеңә, керсә, гөнаһыңа тәүбә ит, дип киңәш итә Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә зәгъфран (шафран) күрсәң, сөенечкә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, шатланырсың, изгелек юлына кереп, кулыңа хәләл малың кайтыр, яхшы хәбәрләр ише­терсең.
Төшеңдә зәгъфран салынган ризык ашасаң, сөенерсең.
Әгәр дә төшеңдә зәгъфран күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, газиз булырсың.
Төшкә зәгъфран керсә, изгелек ул. Әмма зәгъфранны йөзеңә сөртсәң, яки тәнеңне зәгъфран белән кыздырсаң, сагыш ирешер.
 
Төшеңдә зәгыйфьләнү, зәгыйфь затны күрү—кайгы һәм хәсрәт ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә зәгыйфьләнгән һәм авырган пәйгамбәрне күр­сәң, илдә Ислам дине зәгыйфьләнер, бозык эшләрең ар­туга дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә зәйтүн күрсәң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әгәр дә төштә зәйтүн агачын күрсәң, бик тә яхшы.
Төшеңдә зәйтүн агачын күрсәң, сафлык иясе кеше белән очрашырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әмма төштәге зәйтүн агачы, шулай ук, кайгы да ул, диелә шушы ук китапта.
Әгәр дә төшеңдә бер кеше сараенда яки бакчасында зәйтүн агачлары беткән дип күрсә, ул кешенең улы туар, шул улы аңа бик күп изгелекләр эшләр, хәер һәм кирамәт иясе булыр.
Төшеңдәге зәйтүн җимеше,— диелә «Тәгъоирнамәи-иә- набигъ тәрҗемәсе»ндә,— хатындыр, малдыр һәм хәердер.
Төшкә зәйтүн агачы керсә, диелә шушы ук китапта, файдалы ир булыр. Җимешләре — сагыш һәм көенеч, мае — хәер һәм бәрәкәттер.
 
Төшеңдә зәкәт (зәкят) тапшыру, зәкәт бирү — өнеңдә. Кәгъбәгә бару, хаҗ кылу буларак юралыныр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
 
Төшеңдә Зәмзәм суын эчсәң, Кыямәт көнендә сусыз- лыктан имин булырсың, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төшеңдә зәмрәд (изумруд) күрсәң, диндарлыгың һәм дәүләтең артуга булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә зөбәрҗәт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, зур әдипләрдән яхшылыклар ирешер, динең саф һәм дөрес булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә тишекле зөбәрҗәт күрсәң, йөремсәк һәм бозык хатын дип юралыныр, аннан һәм кешеләрдән явыз сүзләр ишетерсең.

Әлеге темага башка язмалар