Болгар дәүләте төзелү

IX—X гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе — Идел Болгары төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кама буе халыкларының, бигрәк тә татар халкының бик зур тарихы гәүдәләнә. Идел Болгары — чын мәгънәсендә хәзерге татарларның ата-бабалары яшәгән беренче дәүләт. Икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе ягыннан ул үзенең күршесе — Киев Русе, борынгы рус кенәзлекләреннән аз гына да калышмаган. Болгарлар Европада урта гасырларның иң күренекле цивилизацияләреннән берсен төзүчеләр булганнар. Мөстәкыйль дәүләт буларак, Идел Болгарының алгарышлы үсеше монгол басып алучылары тарафыннан өзелгән. Болгарлар күчеп йөрүнең дүрт дулкыны. Безнең якларга болгарлар беренче мәртәбә VII йөзнең ахырында — VIII йөзнең башында килеп чыгалар. Аларның иң элгәреге истәлекләрен Урта Иделдә соңгы елларда Самара археологлары ачты. Самара борылышы тирәсендә Новинково авылы янындагы каберлектә Дон буе һәм Азов буе болгарларына хас балчыктан ясалган савытлар, хезмәт һәм яу кораллары, бизәнү әйберләре табылды. Аларның яшәү рәвешендә күчмә тормыш алып баручы кешеләргә хас сыйфатлар күп булган. Новинково тибындагы истәлекләр Урта Иделгә хәзәрләр VII гасырның 60 нчы елларында (Кубрат ханның Бөек Болгар илен тар-мар иткәч) килгән төрки телле халыкныкы булган дип уйланыла. Татарстанда, Ульяновск һәм Самара өлкәсе җирләрендә борынгы болгарлар һәм аларга тугандаш кабиләләрнең башка истәлекләре дә табылды.  Бу каберлекләр бирегә хәзәрләр VIII гасыр уртасында (737 елда) гарәпләрдән җиңелгәннән соң күчеп килгән икенче дулкын кешеләреннән калган. Болгарлар Урта Иделгә күченүнең өченче дулкыны IX гасырга туры килә. Аннан алдагы гасырда Хәзәр каһанлыгында яһүд дине дәүләт диненә әверелә. Бу хәл башка дин, шул исәптән ислам дине тотучыларның күпчелегендә канәгатьсезлек тудыра. Каһанлыкта фетнәләр башлана, әнә шулар яңа күчешкә этәргеч була. Бу чор болгарларының төп истәлекләре — Танкеевка каберлекләре. Болгарларның соңгы, дүртенче күченүе IX йөзнең ахырына — X йөзнең башына туры килә. Моңа Хәзәр каһанлыгына яңа күчмә халыклар — барыннан да бигрәк көнчыгыштан килгән бәҗәнәкләрнең (печенегларның) куәтле һөҗүме сәбәп була. Урта Иделдә иң беренче болгарлар башта традицион ярымкүчмә тормыш белән яши. Кышларны алар агач йортларда үткәрәләр, җәен киез тирмәләргә таралалар һәм башлыча көтү көтәләр. Ләкин кырыс табигый-климатик шартлар күченеп йөрүгә комачау иткәнгә, иң борынгы болгарлар тора-бара утрак тормышка күчәләр. Башка кабиләләр һәм алар белән мөнәсәбәтләр. Болгарлар килгән җир, әлбәттә, буш булмый. Урта Иделдә гомер-гомергә җирле фин кабиләләре — хәзерге мари, удмурт, мордваларның бабалары яшәгән. Биредә үк IV— VI гасырдан алып һуннарның һәм Истәми каһан төркиләренең Европага юл тоткан чагында килеп чыккан аз санлы төрки телле кабиләләре дә яшәгән. Аннан тыш, VII—VIII гасырларда Идел-Урал киңлекләренә каяндыр көнчыгыштан, борынгы ватаннары, бәлкем, көньяк Себер далалары булган ярымкүчмә мадьярлар (венгрлар) килеп урнашкан булган. “Бөек Венгрия” халкының бер төркеме хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районының Зур Тигәнәле авылы янында уникаль каберлек калдырган. IX гасырда Урта Иделгә Югары Кама буеннан фин-угор кабиләләре дә килгән. Бу кабиләләрнең барысы белән дә болгарлар тыгыз элемтәгә кергәннәр. Ул халыкларның кайберләре, мәсәлән, мадьярлар, Идел-Кама җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Алар, Көнбатышка китеп, урта Дунай елгасы буенда Венгр корольлеге төзегәннәр. Калган халыклар, “болгар” дигән уртак исем алып, үз дәүләтләрен — Идел Болгарын төзегәннәр.

Идел буе болгарларының дәүләтчелеге туу һәм формалашу

Безнең эраның беренче мең еллыгы ахырында болгар җәмгыяте борынгы ыруг мөнәсәбәтләренең ахыргача таркалуы алдында торган. Моңа икътисадның, беренче чиратта, сөрүле игенчелек, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә үсеше этәргеч булган. Хуҗалыктагы үзгәрешләр җәмгыятьнең мөлкәт, байлык ягыннан төрле төркемнәргә бүленүен тизләткән. Идел-Кама урман-далаларын кулга төшереп, борынгы болгарлар соңыннан хәрби-сәяси көч кулланганнар. “Ватан яулаганда” еш кына җирле кабиләләр белән хәрби бәрелешләр булгалаган. Бу хәрби-ыруг аксөякләр төркеме көчәюгә китергән, ул исә күптән инде аерым өстенлекле төркемгә әверелгән, үз тирәсенә батыр һәм тугрылыклы ыругдашларыннан хәрби дружина туплаган. Дружиначылар, баю максаты белән, күрше-тирәгә һөҗүмнәр оештырганнар. Халыкка даими салымнар салынган, йөкләмәләр бирелгән. Бу идарә аппараты, җирле кенәзләр һәм аларның дружиналарын тотарга мөмкинлек тудырган. Шуларның гомуми нәтиҗәсендә дәүләт туган. Ул халыкны буйсындырып торырга, илне дошманнардан сакларга, эчке һәм тышкы сәясәт үткәрергә тиеш булган. Идел Болгары дәүләте тулысынча X гасыр башында төзелеп беткән. Шунысы үзенчәлекле, бу вакытта болгар әмире тимер акча сугу оештырган (902—908 еллар), Багдад хәлифлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга беренче омтылышлар ясаган (921—922 еллар). Шушы вакытта болгарлар ислам динен кабул иткәннәр, шәһәрләр һәм кальгалар төзи башлаганнар.

Дәүләтнең территориясе. Болгар халкы оешу

Идел Болгарының территориясе зур була. Аның төп җирләре Көнбатыш Кама аръягында, ягъни Иделнең сулъяк ярында, Камадан көньякка таба, ә көнчыгышта Чишмә елгасына кадәр сузылган мәйданны алып торган. Биредә Бүләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау һәм шуның кебек башка эре шәһәрләр — дәүләтнең сәяси, икътисади үзәкләре үсеп чыккан. Кече Чирмешән бассейны халык иң тыгыз утырган район булган, аның үзәгендә Бөек шәһәр — Бүләр урнашкан. Болгарлар Иделнең уңъяк ярында да, бигрәк тә Зөя елгасы бассейнында яшәгәннәр. Биредә дистәләгән шәһәрләр һәм авыл торулыклары барлыкка килгән. Бу җирләрнең сәяси үзәге Ошель шәһәре булган. Дәүләтнең Кама алды территориясендә, ягъни Камадан төньяктарак яткан җирләрдә, кешеләр чагыштырмача азрак яшәгән. Төп болгар һәйкәлләре Кама ярлары, Мишә һәм Казансу тирәсендә тупланган. Казансу янында X—XI гасырлар чигендә хәрби кальга һәм сәүдә торулыгы — киләчәктә республикабыз башкаласы буласы Казан калкып чыккан. Идел Болгары хәзерге Татарстан чигеннән бик еракларга сузылган. Күп санлы Болгар торулыкларын археологлар Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләрендә дә тапканнар. Кайбер истәлекләр Урал янында, Пермь тирәсендә дә табылган. Язма чыганаклардан күренгәнчә, бу төбәктә Вису (Чулым җире) иле булган, ул болгарларга буйсынган һәм ясак түләп торган. Менә шундый зур территориядә төрле-төрле кабиләләр һәм халыклар — болгарлар, суварлар, барсиллар, шулай ук биләрләр, эсегеллар яшәгән. Унынчы гасырның бер тарихи чыганагында әйтелгәнчә, бу кабиләләр “бер-берсе белән сугыш хәлендә торалар, дошман янаганда, шунда ук бер-берсе белән дуслашалар”. X гасырның икенче яртысында без санап киткән кабиләләрнең исемнәре елъязма битләреннән юкка чыга. Үзәкләштерелгән дәүләттә бердәм болгар халкы барлыкка килә.

Дәүләт төзелеше һәм идарә системасы

Идел Болгары элгәре-феодаль тибындагы дәүләт була. Дәүләт башында әмир яисә илтабар (ил башы, җитәкче) тора. Болгар хакимнәре хакында мәгълүматлар бик аз сакланган. Беренче әмир Алмыш булган. Ислам динен кабул иткәч, ул мөселманча Җәгъфар ибне Абдулла исемен йөрткән. Аның исеме 902—908 елларда сугылган акчаларда очрый. Алмыш идарәсе вакытында Болгарга 922 елда Багдад илчелеге килә һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Алмыштан соң тәхеткә аның улы Микаил ибне Җәгъфар утыра, ул да металл акча суга. 940 елларда Абдулла ибне Микаил идарә итә. 970—980 елларда  тагын ике әмир — Мөэмин ибне Хәсән һәм Мөэмин ибне Әхмәт исемнәре сакланган. Бер фарсы чыганагы мәгълүматыннан 1024—1025 елларда “Болгар хакиме” әмир Әбу-Исхак Ибраһим ибне Мохәммәд булганы билгеле. Болгар әмиренә өлкә хакимнәре буйсынган. Үзәкләштерелгән дәүләт төзелгәнче һәр болгар кабиләсенең үз кенэзе — җитәкчесе булган. Әйтик, Сувар кенәзлеге болгар әмиренә тулысынча бары тик 970 елларда гына буйсындырылган, ә аңа тикле кенәзлек җитәкчеләре хәтта үз акчаларын да сукканнар. Хакимлек итүче югары катлауга сугышчан дружина җитәкчеләре, бәкләр, югары руханият вәкилләре дә кергән. Илнең төп халкын “гади кешеләр”: игенчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр тәшкил иткән. Алар дәүләтнең төрле-төрле феодаль йөкләмәләрен үтәгәннәр, ләкин дөньяви һәм дини феодаллардан бәйсез булганнар. Авыл общинасы җиргә күмәк хуҗа булып торган. Гарәп илчесе Ибне Фадлан әйткәнчә, “нәрсә булса да чәчкән һәр кеше аны (уңышны) үзенә ала. Патшаның моңа бернинди хакы юк”. Шулай итеп, Идел Болгарында халыкны дәүләти эксплуатацияләү формасы хөкем сөргән. Биредә игенчеләрне җир милкеннән һәм шәхси иректән мәхрүм итү күздә тотылмаган. Мондый сыйфатлар күп кенә элгәре- феодаль җәмгыятьләргә хас булган.

Идел Болгарының икътисады югары дәүләт булган. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил иткән.

Болгарларда авыл хуҗалыгы

Авыл кешеләре игенчелек һәм хай­ван асрау белән шөгыльләнгәннәр. Унынчы гасыр фар­сы географы Ибне Рустә: “Болгарлар — игенчелек белән көн күрүче халык, һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары һәм башкасын”, — дип яза. Ибне Фадлан да: “Аларның азыгы — тары белән ат ите, һәм (аларда) бодай белән арпа да бик күп”, — ди. Иген­челек халыкның икмәккә ихтыяҗын канәгатьләндереп кенә калмый. Болгарлар икмәкне рус кенәзлекләре белән дә уртаклашалар. “Узган еллар бәяне” (“Повести вре­менных лет”) дигән рус елъязмасының 1024 елгы өле­шендә, Суздаль җиренә ачлык килгәч, руслар “Болгарга барып икмәк алып кайталар һәм шуның белән җан сак­лап калалар”, диелә. Шундый ук хәбәрләр елъязмалар­ның 1229 елына караган урыннарында да бар.

Игенчелекнең югары үсеш алганын археологик ма­териаллар да раслый. Җир казу вакытында тимер төрәннәр, сука калаклары, урып-җыю кораллары, урак­лар, тегермән ташлары табылган. Болгарлар бодай, тары, арпа, ясмык, борчак, борай чәчкәннәр. Арыш киң та­ралмаган, ә солыны махсус икмәгәннәр. Ашлыкны диварларына балчык сылаган яисә такталар белән әйләнде­реп алынган базларда саклаганнар. Ашлык саклау өчен амбарлар да файдаланылган.

Авыл хуҗалыгының мөһим өлкәсе терлекчелек бул­ган. Ул халыкны ит, сөт продуктлары белән тәэмин иткән. Йон исә киез һәм тукымалар әзерләргә тотылган. Ти­редән һәм сөякләрдән төрле әйберләр җитештерү дә хай­ванчылык биргән чималга нигезләнгән.

Болгарлар сыер, үгез, ат, сарык, кәҗә асраганнар. Аларның хайваннары җирле финнәр һәм борынгы рус­лар тоткан хайваннар токымыннан эрерәк булган. Ат­ларны төрле эшләргә җиксәләр, печкән үгезләрдән җир сөргәндә файдаланганнар. Феодаль югары катлауның исә яхшы айгырлар үрчетеп, алардан хуҗалык эшләрендә генә түгел, хәрби максатларда да, күңел ачканда да фай­даланырга мөмкинлеге булган. Болгарлар тавыклар үрчеткәннәр, ә бәлкем, аларның үрдәкләре һәм казла­ры да булгандыр. Ислам дине тыюны һәм борынгы күчмә традицияләрне истә тотып, дуңгыз үрчетмәгәннәр.

Һөнәрләр, һөнәрчеләр

X гасырдан XIII гасыр башына кадәр Идел Болгары икътисадында һөнәрчелек гадәттән тыш зур роль уйнаган. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, чит илләргә дә чыгарылган.

Металл табу һәм металл эшкэрту һөнәрчелекнең төп тармагы булган. Биләрдәге металлургия районы үз вакытында бик зур — бер гектардан артыграк мәйдан­ны алып торган. Металл кою мичләре яндырылмаган кирпечтән ярымгөмбәз сыман салынган. Мичләргә һава өрдерү җайланмалары да куелган. Ул мичләргә ваклан­ган тимер рудасы белән агач күмере кушылмасы салын­ган. Югары температурада эрегән тимер тимерчеләр остаханәләренә озатылган. Болгар тимерчесе металл эш­кәртүнең бөтен нечкәлекләрен һәм серләрен белүче юга­ры квалификацияле һөнәр иясе булган. Ул үз эшендә авыр чүкеч — кувалдадан, вак чүкеч, сандал, кискеч, тишкеч, игәү, төрле келәшчә һәм башка кораллардан файдаланган.

Тимерчелектә үзенә күрә хезмәт аерымлыгы да үсә башлаган. Кайбер остаханәләрдә төрән, урак, балта ке­бек нәрсәләр эшләнсә, башкаларында сугыш коралы, пычак, кайчы, йозак, ачкыч һәм башка көнкүреш әйбер­ләре җитештерелгән.

Төсле металлургия дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт- саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр, поднослар, комганнар, яктырткычлар, ләгәннәр, үлчәү тәлинкәләре, герләр ясаганнар.

Ювелирлык һөнәре болгарларда камиллеге белән аеры­лып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәр­түнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, филигрань эше — бик нечкә алтын яки көмеш җеп­селләрдән әйберләр үреп ясау — осталыгына ия булган. Мер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыс­кыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар. Чигәгә һәм күкрәккә тага торган бизәнү әйберләре, балдаклар, колак алкалары, беләзекләр, чулпылар — болгар һөнәрчеләренең менә дигән оста­лык үрнәкләре.

Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар оста­лары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа территориясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягын­нан алар күршеләреннән бик өстен торганнар.

Чүлмәкчелек йогынтысында өр-яңа һөнәри эшләр — кирпеч сугу һәм пыяла ясау барлыкка килгән. Кирпеч торак йортлар һәм җәмәгать биналары төзүгә тотыл­ган. Биләр һәм Сувар пыялачылары савыт-саба (банка­лар, чәркәләр, кечкенә шешәләр) түгел, тәрәзә пыяласы (диаметры 20—30 сантиметрлы түгәрәк өлгеләр) да җи­тештергәннәр.

Сөяктән әйберләр эшләү, тире (күн) эшкәртү кебек традицион һөнәрләр дә югары үсешкә ирешкән. Юка гына итеп эшкәртелгән махсус сортлы күн — “болгари” — Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләрендә бик югары бәяләнгән. Аны эшкәртү серен бары тик болгар осталары гына белгән.

Сәүдә. Болгарларның хуҗалык тормышында сәүдә мөһим урын тоткан. Шунысы кызык, ул заманда Идел Болгарын гел сәүдәгәрләр генә яши торган ил дип сана­ганнар.

Көнчыгыш Европаның төп су юлында — Идел белән Кама кушылган урында җәелеп яткан болгар дәүләте X гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буе­ның һәм Скандинавиянең Урта Азия, көнчыгыш гарәп илләре, Иран, Ьиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга са­лып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган. Болгар торулыкла­рын казыганда, археологлар читтән кергән күп әйберләр табалар. Анда Балтыйк буе гәрәбәсе, Көнчыгышта эшләнгән бик матур савыт-саба, рус һәм Византия пыяласы һәм югары катлау кешеләре яратып файда­ланган башка күп товарлар бар.

Шулай итеп, Идел Болгары куәтле икътисадлы ил булган. Бу илдә югары үсеш алган авыл хуҗалыгы, һөнәрләр, тышкы һәм эчке сәүдә әнә шул хакта сөйли.

Әлеге темага башка язмалар