Ураза турында

Ураза безгә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең — тәмле-татлы ризыкларның, суның кадерен белү кирәклеген искә төшерә.

Уразаның бик күп файдалары бар. Кайберләре белән таны­шып үтик әле.

Ураза шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә үзенең кешегә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер бәя — шөкер генә со­рый. Шөкер исә — бөтен ризыкларны, байлыкларны Аллаһтан дип белү.

Башка вакытта кеше, ачлыкны бик тоймаганлыктан, ризыкка ни дәрәҗәдә ихтыяҗы булуын аңламый. Ә уразада авыз ачканда — ифтарда аңа коры ипи дә шулкадәр тәмле тоела, ул аның нин­ди зур нигъмәт икәнлеген белә.

Ураза — сәламәтлек ачкычы. Бер ел төрле ашамлыклар һәм эчемлекләр кабул итеп арган, тузган эчке әгъзаларыбызга ял итү, көч-куәт алу мөмкинлеген бирә ул. Ураза гәүдәнең ач­лыкка, сусызлыкка каршы түземлеген арттыра. Кешене сабыр­лыкка өйрәтә. «Ураза сабырлыкның яртысы. Сабырлык исә иманның яртысы», — диелгән Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) бер хәдисендә.

Уразаның күңел-рух өчен дә файдасы зур. Чөнки ул нәфесне тыелырга, акылны тыңларга өйрәтә. Рамазан шәриф аенда кеше үзенең ашказанын тутырыр өчен генә (хайван рәвешендә генә) яшәмәвен аңлый. Тойгы-хисләрен һәм әгъзаларын Аллаһка та­бынуда, гыйбадәт кылуда файдалана, шуннан мәгънәви сөенеч ала.

Рамазан аенда пәйгамбәребезгә Коръәни Хәким иңә башлаган. Шуңа да ураза гыйбадәте Коръәннең эчтәлеге һәм таләпләренә тәңгәл килә.

Ураза әхлак-әдәпне ныгыта. Кешедә ашказаныннан башка күз, колак кебек әгъзалар, хыял, фикер, соклану, нәфрәтләнү кебек хис-тойгылар бар. Кеше уразалы икән, үз тойгыларын буш һәм харам нәрсәләрдән чигереп, һәрберсен Аллаһка гыйбадәт һәм коллык вазифасына юнәлтә. Мәсәлән, телне ялганнан, гайбәттән, әдәпсез һәм ямьсез сүзләрдән саклый. Аны Коръән уку, зикер, тәсбих, салават әйтү, тәүбә итү, дога уку белән мәшгуль итә.

Әлеге темага башка язмалар