Ураза турында сорауларга җаваплар

Сорау. Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?

Җавап. Ураза вакытында көндез ашау, эчү, яки хатының белән якынлык кылу ярамас. Рамазан уразасын белә торып бозган кеше шул гөнаһысы өчен ике ай тоташ ураза тотарга тиешле була (кәффарәт).

Әгәр кеше хасталык сәбәпле ике ай тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне ашатырга тиешле була. Бер мескен бер көнлек аш хакыннан чыгып ашатылырга тиеш.

Хатыны белән якынлык кылган ир вә хатын, икесе дә, уразаларын бозганнары өчен ике ай ураза, яки мескеннәрне ашату белән түләрләр.

Әгәр алар бу эшләрен ураза икәннәрен онытып, яки белмичә эшләгән булсалар ике айлык ураза тоту вә мескеннәрне ашату кирәкмәс.

Сорау. Ураза вакытында, көндез йоклаганда төшләнеп госелең бозылса ураза ачыламы?

Җавап. Ураза бозылмый. Госел коенып уразаны дәвам итәсең.

Сорау. Яз вакытларындагы Рамазан аеның казага калынган көннәрен кыш вакытында тотсаң ярыймы?

Җавап. Казага калган уразаларны Корбан вә Ураза бәйрәмнәреннән башка нинди көнне тотсаң да дөрес санала. Җәй көннәрендә ураза тотарга авыр булса, кыш көннәрендә тоту мөмкин.

Сорау. Хасталык, яки башка кирәклек туып, ураза вакытында борын эченә дару салу ярыймы?

Җавап. Борын эченә салырга да, тамакка дару чәчрәтергә дә ярамый. Дару тамактан аш казанга китеп уразаны бозар.

Сорау. Әгәр тота алмаган уразалары булып, кеше үлеп китсә, аның балаларына, я туганнарына ни эшләү кирәк?

Җавап. Әгәр кеше тере, сау-сәләмәт вакытында ураза тотучылардан булып, хасталык, я картлык сәбәпле уразасының берничә көне генә тотылмыйча вафат иткән булса, аның өчен фидия садакасын бирү хәерлерәк. Фидия садакасы мәетнең тере вакытта бер мәртәбә ашавының бәясеннән чыгып санала.

Мөселман кеше үзе үлгәнче калган туганнарына, я якыннарына васыятында, ничә көн тота алмаган уразалары эчен фидия садака бирергә әйтеп калдыру, әлбәттә, хәерлерәктер.

Фидия садакасын мәрхүм үзе калдырмаган булса, туганнары үзләренең малларыннан аның исеменнән фидия садакасын бирә алалар.

Әгәр дә кешенең мөмкинчелекләре булып та, уразага тиешлечә игътибар бирмичә үлеп киткән булса, туганнарыннан берсе аның тотмаган уразаларын тотар, яки тотмаган бер көне өчен бер мескенне ашатыр.

Пәйгамбәр Мөхаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән: “Әгәр кем булса тотмаган уразасы була торып үлеп китсә, туганнары аның өчен ураза тотсын”, – дигән.

Сорау. Ураза тотар өчен ничек дөрес ниятләргә? Бармы аның нинди булса догалары?

Җавап. Рамазан аенда ураза тотарга ниятләнгән кеше, таң атканчы ашап, эчкәннән соң шул сүзләрне әйтеп ураза тотарга керешер: “Нәвәйту ән әсумә саумә шәһри рамадан минәл фәҗри иләл мәгъриби халисән лилләһи тәгалә”.
Тәрҗемәсе: “Аллаһ ризалыгы өчен таң атудан алып, кояш батканчыга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ниятләндем”.

Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхарга тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхарга торган өчен бирелә торган сәваптан мәхрүм калыр.

Кояш баткач авызыңа аш, я су кабып уразаңны ачканнан соң шул дога укылыр: “Аллахуммә ләкә сумту вә бикә әмәнту вә галәйкә тәвәккәлту вә галә ризкикә әфтәрту. Фәгъфир ли я Гаффәру мә каддәмту вә мә аххарту”.

Тәрҗемәсе: “Йә Раббым! Синең ризалыгыңны өметләнеп уразамны тоттым, Сиңа ышандым, Сиңа бирелдем, Синең ризыгың белән ифтар кылдым. Гафу ит мине йә Гаффәр! Кылган вә кылачак хаталарым өчен” .

Сорау. Кеше сау-сәләмәт булып, башка елларда калган уразалары өчен фидия садакасы гына бирсә ярамыймы?

Җавап. Юк. Ярамый, чөнки сау-сәләмәт, ураза тотардай булган кеше калган уразаларын каза кылырга тиеш. Хасталанган, я картайган, киләчәктә берничек тә ураза тотарга мөмкинчелеге булмаганы билгеле кешеләргә генә фидия бирү ярар.

Сорау. Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?

Җавап. Намаз уку, Коръәндә язылган, мөселманнарга фарыз иттереп билгеләнгән динебезнең бер гамәледер. Монысын белә торып намаз укымау зур гөнаһтыр.
Ураза тоту да, шулай ук, Аллаһның кушканы. Аллаһның кушкан нәрсәләренең берсен эшләп икенчесен калдыру – кешенең Аллаһка ышануының зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Иманы зәгыйфь булган кеше, совет заманында үсеп, әби-бабайлар тоткан динне онытып, наданлык аркылы белер-белмәс мин мөселман дип, укып түгел, күбрәге безнең бабайлар шулай кылганнар, без дә шулай дип, ишетмештән калган динне тотучылардыр.

Шуны да әйтик, совет заманында динне тотарга ярамаган, Аллаһ сүзен сөйләргә курыкканнар, муллаларны әсирлеккә алып киткәннәр, я атып үтергәннәр. Ләкин бүгенге көндә тормыш башкача, дин тотасыңмы-юкмы, нишлисең, берәү дә сиңа ни дә әйтми. Яхшыдан-яхшы китаплар чыга, мәдрәсәләр бар, мәчетләр ачык, ләкин динсез гайләдә туган, дини тәрбия күрмичә үскән баланың дингә адым атларга кайдан теләге тусын?!

Шуңа күрә, бу сорауга шулай җавап бирик. Ураза тотарга теләге булган кешенең, намаз укымыйча ураза тотуың кабул булмый диеп, ураза тотудан күңелен кайтару дөрес эш булмас.
Кем дә булса, намаз укымыйча ураза тота икән, тотсын. Аның ураза тотуы, тотмавыннан күпкә хәерлерәк. Ләкин, чын мөселман һәр вакытта Аллаһның кушканнарын үтәүдә тагы да алга адым атларга тырыша, туктап калмый. Кыямәт көненә ышанган, кыска гомернең кадерен белә торган акыллы кеше, Аллаһы тәгалә кушкан бөтен әмерләрне үтәргә тырышыр.

Сорау. Караңгылык төшми торган, төннең кыска булган җәйге вакытларда ничек ураза тотарга?

Җавап. Шундый очракларда караңгы төн сәгатьләре булган якын бер шәһәрнең ураза вакытына турылап ураза тоту дөрес саналыр. Кайбер галимнәребезнең әйтүе буенча, кояш батмый торган урыннарда, Мәккә шәһәрендә ураза тоткан кебек ураза тоту да мөмкин вә дөрес була.

Сорау. Рамазан аенда юлга чыгып уразаны казага калдыру дөресме?

Җавап. Ниндидер бер сәбәп белән үзенең өеннән 100 чакрым ераклыкка, яки тагы да ерагырак җиргә юлга чыккач, авылның, я шәһәрнең чигеннән узу белән – кеше мөсафир санала.

Мөсафир дүрт рәкәгатьле фарыз намазларны ике рәкәгать итеп укый. Мөсафирга Рамазан аендагы фарыз уразасын казага калдырырга, һәм мөсафирлар өчен динебезнең башка җиңеллекләрен кулланырга мөмкин.

Бу динебез буенча каралган җиңеллекләр мөсафирның киткән юлыннан кире кайту вакыты билгеләнгән кадәр дәвам итә. Кайту вакыты билгеләнмичә берничә ай узса да – кеше мөсафир хөкемендә саналыр.

Әгәр дә мөсафир барачак җирендә 15 көннән күбрәккә калырга ният белән юлга чыккан булса, шул җиргә барып җитүе белән мөсафирлыктан чыга. Уразасын да, намазларын да тулысынча үтәргә тиешле була.

Сорау. Йөкле хатыннар ураза тотарга тиешме?

Җавап. Йөкле хатыннар үзләренең хәлләренә карап, табиблар рөхсәте белән ураза тота алалар. Әгәр ураза тоту саулыкларына, я туачак балага зарары килүе мөмкин булса, ураза тотмаслар. Рамазан ае беткәннән соң, мөмкинчелек булу белән калдырган көннәрен ураза тотырлар. Бала ашатучы хатын ураза тотып, сөте бетүдән курыкса, шулай ук уразасын каза кылыр. Бала ашату, я сәләмәтлек сәбәбе белән ураза тотырга мөмкинчелек булмаса, фидия садакасы бирелер.

Сорау. Хатыннар, айлык күремнәре сәбәпле калдырган уразаларын тотарга тиешләрме?

Җавап. Хатыннар, айлык күрем вакытларында ураза тотмаслар, күремнәр бетү белән уразаларын дәвам итәрләр, Рамазан ае беткәч калдырган көннәрен тотып бетерергә тиешле булалар.

Әлеге темага башка язмалар