Ураза турында вәгазь

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Изге Коръәндә безгә Аллаһы Тәгалә әйтә:
“ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз” — ди.

Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына һәм кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр дигәнне аңлата. Бездән, ягъни мөселманнардан әүвәлгеләргә, димәк, христианнарга да яһүдиләргә (еврейлар) дә, ураза тоту тиешле булганы аңлашыла әлеге Коръән аятеннән. Димәк Муса пәйгамбәр, Гайсә пәйгамбәр дә ураза тотканнар һәм үзләренең кавемнәренә өйрәтеп калдырганнар.

Христианнарга ураза тотканда ни дә булса ашарга, яки су эчәргә яраса, безгә, мөселманнарга таң атканчыдан алып кояш батканчыга кадәр аштан, судан тыелып тору тиешледер. Ә яһүдләрдә еврейларда ураза, безнекенә охшаш, аларда шулай ук ашау-эчүдән тыелып торалар һәм әле аларга юынырга да ярамый, алар кояш баеганнан алып икенче көннең кич белән йолдызлар калыкканчы ураза тоталар ягъни тәүлектән артык. Ләкин аларда уразаның башка күп төрләре дә бар һәм алар төрлесе-төрлечә тотыла.

Мөселманнарның Рамазан аенда ураза тотуы – иң яраткан, көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел, ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелырга, күңелне пакландырырга, һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәртне арттыра.

Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, таравих намазларына баралар.

Пәйгамбәребез Рамазан айларында Коръән укуны яраткан. Бу айда мәчетләрдә дә, мөселманнарның өйләрендә дә Коръән укытыла, гыйбәдәт арта.

Бу мөбәрәк айның бер изге кичәсе бар, Кадер кичә дип атыйлар. Дөньядагы бар мөселманнар бу кичәдә, күбрәк нәфел намазлары укыйлар, мәчетләргә баралар, садакалар бирергә тырышалар. Аллаһка дога кылып уздыралар.

Мөселманнар, тормышта булган сынаулар аркылы чыккан дошманлыкларны бетереп, бер-берләрен гафу итеп, туганлыкны вә дуслыкны яңартырга тырышалар. Бу изге көннәрдә туганнарны, күрше-тирәне җыештырып ифтар мәҗлесенә кунака чакыралар (авыз ачтыралар).

Ифтар мәҗлесләрендә Аллаһның кушканнарын халыкка җиткереп вәгазьләр сөйләнә, ураза тоту хакында аңлатыла, аннан соң, Аллаһның рәхмәтенә күчкән мәрхүмнәрне искә алып, Коръән аятләре укыла.

Рамазан ае – изгелек ае, дөрестән дә, күп изгелек кылына бу айда. Бу айның тагы да бер матурлыкларыннан – фитра садака бирү. Мескеннәрнең, хәлсезләрнең, ятимнәрнең, загыйфьләрнең хәлләренә керешү ул.

Хадисләрдән пәйгамбәребез Мөхаммәднең (сәлаллаһү галәйһиссәләм) юмарт кеше булган икәнен беләбез, ләкин Рамазан аенда ул тагы да юмартрак булган.

Коръәни Кәримдә күп аятьләрдә Аллаһы Тәгалә: “Иман китереп, изгелек кылучыларга мәңгелек җәннәт”, – дигән. Мөселман кешесе һәрвакыт изгелек кылырга омтыла, әмма Рамазан аенда ул тагы да күбрәк, тагы да ныграк тырыша.

Мөселманның чын максаты – Аллаһның ризалыгына ирешүдер.

Пәйгамбәребез әйткәнчә, Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыгырактыр, бәлки Аллаһның рәхмәте белән тагы да артыграк булырга да мөмкин икән.

Рамазан ае – сабырлык ае. Ураза тота торган кеше Аллаһның ризалыгын, гөнаһлардан паклануын өмет итә. Шуңа күрә ул кешене дә, хайванны да рәнҗетмәс, начар сүзгә начар җавап кайтармас.

Пәйгамбәребез Мөхаммәд (сәлаллаһу галәйһиссәләм) әйткән: “Рәнҗетелгән, ләкин ачуын тотып, сабыр иткән бәндәгә кыямәт көнендә теләгәнен алырга рөхсәт бирелер”- дигән.

Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: “Мин ураза тотам”, – дип әйтер, начар сүздән тыелыр. Чөнки ураза тотуның дәрәҗәсе күпкә олуграктыр.

Пәйгамбәребез әйткән: “Җәннәтнең Райян исемле ишеге бар, шул ишектән ураза тотучылар гына керер һәм алардан башка беркем дә керә алмас…”.

“Ураза тотучы мөселман бәндәнең ике шатлыгы бар: беренчесе – ифтар кылганда, икенчесе – Аллаһ каршысына кайткач, уразасының сәвабына”, – дигән Мөхаммәд галәйһиссәләм.

Рамазан ае – гөнаһларны туктатырга адым атлау вакыты. Пәйгамбәребезнең бер хадисендә: “Әгәр дә кеше ялган сүзеннән вә шундый эшләрдән тыелмаса, аның ашамый, эчми ач торуы Аллаһка кирәкми», – диелгән.

Рамазан ае буе ураза тотып, гөнаһ эштән, гөнаһ сүзләрдән тукталып торган кеше ураза ае беткәннән соң да шул күңел пакълыгын сакларга тырыша. Рамазан ае бетү белән тукталып калмый, бер ай буе эшләгән изгелекләренең кадерен белеп, тагы да артырырга көч куя.

Рамазан аенда һәр акыллы, балигъ булган, сау-сәләмәт мөселман кешегә ураза тоту – фарыз. Фарыз ул – Аллаһның кушканын үтәү, һәм Аның каршысында иң сөекле булган вә зур сәвапка ирештерә торган эш.

Ураза тоту өчен кирәкле белем

1. Рамазан аеның уразасын тотар өчен Рамазан аеның керүе кирәк.
Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) : “Беркем дә Рамазан ае кергәнче бер яки ике көн элегерәк ураза тотмасын…”, – дигән.

Сорау. Ни сәбәпле кайбер җирләрдә уразаны бер көнгә иртәрәк, яки соңрак тота башлыйлар?

Җавап. Чөнки җир түгәрәк һәм әйләнә. Кояш та, ай да кайбер жирләрдә иртәрәк чыга, җиренә күрә үз вакыты куела.

Пәйгамбәр Мухаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм): “Яңа айны күрү белән ураза тота башлагыз һәм яңа ай күрү белән ураза тотуны бетерегез. Әгәр болытлы булса, күренмәсә, айның утыз көнен санап башлагыз”, – дигән.

Һәр регионда мөселман җитәкчеләре үзләренең регионнарына карата Рамазан аеның башлануын билгеләп карар кылалар. Аллаһка шөкер, Россия илендәге астрономия фәне яңа айның кайчан чыкканын белердәй дәрәҗәдә. Рамазан ае башланганчы, яңа ай тууының киче шиксез билгеле була. Шуңа күрә, бу сорауда, иң яхшысы, дини җитәкчеләребезнең карарларын кабул итү.

2. Ният. Мөселман кеше Аллаһның ризалыгына өметләнеп кенә, Рамазан уразасын тотарга тиеш.
Рамазан ае башланганда мөселманның йөрәгендә ай буе ураза тотарга нияте була инде, ләкин тел белән һәр сәхардан соң әйтеп уразага керешү тагы да яхшырактыр.
Йоклап, яки башка сәбәп белән сәхарга торалмаган кеше, өйлә намазына кадәр ниятләп уразасын тоту дөрес булыр.

3. Ураза тоту таң ату белән башланып, кояш кергәнчегә кадәр дәвам итә. Пәйгамбәр Мухаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм): “Таң атканчы ашап уразага керегез! Чөнки сәхарга торуда бәрәкәт бар” , – дигән. Мөселманнар таң атканчы, ягъни иртәнге намаз вакыты кергәнче торып сәхар ашыйлар, һәм ният кылып уразага керәләр.

Ураза тотканда ашау, эчү вә җенси якынлык кылу ахшам намазы вакыты кергәнчегә кадәр тыелып торыла. Ахшам намазына азан әйтү вакыты белән хөрмә, яки башка ашамлыклар кабып уразаны ачабыз. Кояшның батуы белән ураза тоту тәмамлана. Әгәр дә кеше кояш баткан дип уйлап уразасын кояш батканчы ачса, ул көннең уразасы бозылган саналыр. Рамазан ае тамамланганнан соң шул көне өчен тагы да бер көн ураза тотар.

4. Ураза тотуның максатларыннан ашау — эчүне, нәфсене тыеп рухи куәтлек алу вә сәләмәтлекне арттырудыр. Әгәр кеше көне буе ач торып аннан соң гади көннән дә артыграк итеп тәмле ашлар белән корсагын тутырса – нәфсене аздыру, сәләмәтлеккә зыян китерү генә була.

Чыннан да, Аллаһ ризалыгы өчен генә ураза тоткан кеше ифтар кылганда тоткан уразасының кадерен белер, уртача гына ашар һәм уразасының кабул ителүенә өметләнер.

Уразаны бозмый торган нәрсәләр

— Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән: “Әгәр кем дә булса ураза икәнен онытып ашаса, яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки аны Аллаһ үзе ашаткан вә эчерткән”, – дигән.
— Күзгә дару салу, сөрмә тарту.
— Кан алдыру. Мәсәлән, анализ өчен.
— Тешләрне чистарту (пастасыз).
— Авызны су белән чәйкәп алу.
— Мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү.
— Искәрмәстән төтен иснәү (карылу), яки аш исләрен сизү.
— Υзеңнең төкрекләреңне йоту (әгәр дә төкерек авыз эчендә булса, ә авыздан өзелгәнен (төкерелгәнен) кире йоту ярамый).
— Йоклап алу.
— Әз генә косу (үз теләгең белән косу боза).
— Теш арасына кысылып калган, борчактан кечкенә, бер аш кисәген йоту.
— Медицина ягыннан мәҗбүр булган вакытта тамырга, тәнгә, инъекция куйдыру.
— Хуш исләр иснәү.
— Ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу.
— Дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка кую.

Ураза тоту турында Коръән аятләре

“ Ураза көннәре санаулы! Сездән берегез хасталанса, яки юлда булса, ураза тотмасын. Әгәр хасталык, яки картлык сәбәпле тота алмаса, мескенне ашатсын. Бер кеше урынына күбрәк мескенне ашатса артыгы үзенә хәерле. Әмма ураза тоталмаган көннәрне ураза тотып кайтарсагыз – ул тагы да артыгырактыр, белсәгез иде”.

“Рамазан аенда кешеләргә туры юлны вә хаклык белән хатаны аеру өчен таяныч итеп Коръән иңгән. Кем бу айга сау-сәләмәт ирешсә, ураза тотсын, сырхау, яки юлда булса, башка көннәрне. Аллаһы тәгалә сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләмидер, тулысынча ураза тотуыгызны вә тугры юлга сезне күндергәне өчен Аллаһны олуглавыгызны тели, – бәлки Аллаһка шөкер кылырсыз”.

Пәйгамбәр Мөхаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) ураза тоту турында әйткән сүзләре

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән:

— “Ураза – ул саклаучыдыр. Кем дә булса ураза тотарга керешсә, ямьсез сөйләмәс вә ачуланмас. Кем булса аны рәнҗетсә, сукса да ул әйтер: “Мин ураза тотам”, – диер”.

— “Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тамугъ ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына”.

— “Аллаһ ризалыгы өчен бер көн тоткан ураза кешене җитмеш ел барырлык ераклыкка тамугъ утыннан ерак кыла”.

— “Кем сәвапка ирешермен дип ышанып, Аллаһның ризалыгы өчен генә ураза тотса, булган гөнаһлары гафу ителер”.

— “Рамазан аеның ахыр ун кичәсе эчендәге “кадер кичне” эзләгез”, – дигән.

— Пәйгамбәребез Мухаммәд  галәйһиссәләмнән хатыны Айшә (Радый Аллаху анһә) : “Кадер кичне нинди дога кылу хәерлерәк?”, – дип сораган. Пәгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) : “Аллахуммә иннәкә тухибуль афуә фә `афуанни”, – дип җавап биргән.

Доганың тәрҗемәсе: “ Йә Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың. Гафу ит мине” .

— “Пәйгамбәр Мөхаммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) Рамазан аеның соңгы ун кичәсендәге төннәрендә намазлар укып, догалар кылып уздыра булган”.

— “Кем булса чын иман белән һәм савапка өметләнеп «кадер кичне» догада вә гыйбадәттә уздырса кылган гөнаһлары гафу ителер”, – дигән.

Пәйгамбәр (сәлаллаһү галәйһиссәләм) әйткән:
“Кем Рамазан аенда алдавыннан вә ялган таныклык бирүеннән туктамаса, юкка үзен газәп күрсәтеп ач тотмасын”, – дигән.

 

Әлеге темага башка язмалар