«Т» хәрефенә башланган төшләр

Табак
Төшеңдә табак күрсәң, кол, буйсынучан хатын буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Табиб (врач)
Төшеңдә табибны (врачны) күрсәң, шундый галим кеше булыр ки, мөфти дәрәҗәсендә күрелер һәм фәтвагә җөрьәт кылыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
 
Таблетка
Төшеңдә таблетка кебек нәрсәләр күрсәң, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, шатлык ирешер, дош­маннарың бетәрләр, теләгеңә җитәрсең.
 
Табыну
Төшеңдә әгәр дә өеңдә табынганыңны күрсәң, явыз кешеләрдән ялган хәбәрләр буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә утка яки агачка табынсаң, бер рәискә якын иптәш булырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе-мәсе»ндә.
 
Тавис
Төшеңдә тавис күрсәң, мөлкәт һәм байлык булыр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында, андый затлы кошлар малга бәйле юралыныр.
Төшеңдә тавис чебешен тотсаң, кулыңа бер кыз бала керер.
Төштәге ата тавис кошы, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә, падишаһың, яисә илеңнең башлыгы
булыр, ә ана тавис кошы — бер яхшы сурәтле күркәм хатындыр.
Төштәге тавис, өнеңдә яхшы юлдаш һәм күркәм хо­лыклы әйбәт хатын буларак та юралыныр.
 
Тавык
Төшеңдә тавык күрү—хәрәм мал насыйплыгыдыр, ди­елә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә тавыкны әтәч басканын күрсәң, яисә төшеңә тавык керсә, яки тавык итен ашасаң, ул тавык бер кыз бала булыр, аның кызлыгын бозарсың, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
 
Тавыш
Төшеңдә матур яисә ягымлы тавышлар ишетсәң, бу — шатлык тавышы булыр, сөенеч һәм яхшы сүзләр ишетүгә дә юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
Төшеңдә егет кешенең тавышын ишетсәң—карт кеше­нең авазын ишетүдән яхшырак һәм хәерлерәктер.
Барабан тавышын ишетүне хәергә юрарлар. Әмма төштә тавыш-гауга ишетсәң, гомумән асылсыз тавыш ишетсәң, начарга булыр.
 
Такта
Төшеңдәге такта—артык тел бистәсе булган хатын дип юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Такыя
Төшеңдәге такыя сатучыны өнеңдә рәислек кылучы ке­ше буларак юрарлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсе» китабында.
 
Талак
Төшеңдә хатыныңа талак кылсаң, байлыкка ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә талак белән ант итсәң, ягъни фәлән гамәл кылсам, хатыным талак булсын дип сүз бирсәң, кайгыга булыр. Төшеңдә талак белән ант итсәң, диелә «Төхфәтел-мө­лек» китабында, бер эштән үзеңә бәла ирешер.
 
 Талану, эт талау
Төшеңдә эттән талансаң, өнеңдә бер кайгы килер, ди­елә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә киемеңне эт ертса, гайбәткә төшәрсең.
 
Талаш
Төштә талаш күрсәң, гайбәттән телеңне сакларга кирәк, бәлагә очравың бар, яисә очрарсың, диелә «Йосыф пәй­гамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
 Тамбур (уен коралы)
Төшеңдә тамбур (Төрек думбрасы) күрсәң, яисә тамбур уйнаучы булса, ди Мөхетдин бине Гарәби, бозык гамәл эшләрсең.
Төштә тамбур сугу—-кайгы һәм хәсрәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тамыр
Әгәр дә бер кеше төшендә кан тамырына үткер пычак кадаса, яки аның кан тамырына кадасалар, иманлы кеше икән, гамьнән котылыр, юк икән, падишаһтан, ил баш­лыгыннан аңа кайгы һәм тынгысызлык ирешер, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Төшеңдә аяк тамырларыңны күрсәң, ата-анаңнан мал ирешеп, куәт һәм көч табарсың.
Төшеңдә тамыр чиртүче кешене күрсәң, ягъни кан та­мырыңнан кан агызып шифалаучы ирне күрсәң, шелтәләү- че-шелтәче булыр, сүзе белән кешене бимазалар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Танышу
Төшеңдә юлда очрашып, яисә кайда булса да туры килешеп, бер кеше белән танышсаң, ул сиңа үз исемен әйтсә, төшеңне шул исеменең мәгънәсенә карап юрарга кирәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» кита­бында.
Төшеңдә тарак күрсәң, муафикъ, җаныңа якын, теләгән яр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Тарлык, тар урын
Төшеңдә тарлык, тар җирләр күрү — яхшыга түгел, гыйбрәт ул, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Икенче бер урында: Төштә тар җир күрү — бәла, диелгән.
Төшеңдә тар җирдән чыксаң, кайгыдан шатлыкка чы­гарсың.
Төшеңдә тар урыннан, тарлыктан урам якка чыксаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кайгыдан котылырсың.
 
Тартма, шкатулка
Төшеңдә тартма күрсәң, яисә эченә вак-төяк тутырыла торган котурчык (шкатулка) күрсәң, изгелектер, намаздан, уразадан, зәкәттән, хаҗдандыр, Коръән укуга да юралы­ныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
 
Тархун үләне (эстрагон)
Төшеңдә тархун үләнен күрсәң, заты-гамәле яман ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тары
Төшеңдә тары күрсәң, кулыңа көтелмәгән җирдән мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә тары күрсәң, бераз малның хуҗасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге тары—күп малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тас (савыт)
Төшеңдә тас күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшеңдә зур тас күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» ки­табында, файда һәм мәнфәгать булыр, дошманнарыңны җиңәрсең
 

Татлы (ашамлык)
Төшеңдә татлы нәрсә ашасаң, яхшыга юралыныр, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә татлы ширбәт эчсәң, динеңдә олылык һәм нигъмәт булыр.
Төшеңдә татлы сөт эчсәң, кулыңа хәләл мал керер, әмма пошаман-борчулы булырсың.
Төшеңдә әгәр дә татлы әйбер сатсаң, сафлану һәм динеңнең куәтләнүе булыр.
Төшеңдә аз татлы нәрсә ашасаң, падишаһтан, яисә ил башлыгыннан кулыңа мал керер һәм дә гаделлек иясе булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә татлы нәрсә ашау — кулыңа мал керү ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә татлы нәрсәләр күрсәң һәм аларны ашасаң, җан рәхәте һәм нигъмәт, гыйлем һәм әдәп булыр, диелә шулай ук «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тау, таулык
Төшеңдә таулык, яисә таулар күрсәң, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, олы мәртәбәле падишаһ булыр.
Төшеңдә таудан югарыга таба ашсаң, әмма ул тау үләнсез булса, бер көфер гамәлгә керешеп, сагышка очрарсың.
Таудан югарыга ашу, яки таудан, югарыдан түбән тө­шү, иңү—хаталануга очрау булыр.
Төшеңдә тау башында утыру — бер симез бала буларак юралыныр.
Тауга таба, югарыга менү — мәртәбәдер, түбән төшү — хурлыктыр.
Төшеңдә тау араларында юл күрсәң, газап буларак юралыныр.
Төшеңдә тауда тишек күрсәң, кабер булыр.
Төшеңдә таудан төшсәң, дәрәҗәңнән төшерелерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби. Ә үзеңне тау өстендә дип күрсәң, барча теләкләреңә ирешерсең.
Төштә тау күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, шаһлык, олылык һәм бүләк ителгән мал иясе булырсың.
Шәех Ибраһим Кирмани әйтер: Төштә тау күрү — пади­шаһлыктыр һәм дошманыңны җиңүдер. Тау өстендә үзеңне күрсәң, патшага, яки ил башлыгына якын булырсың, олы мәртәбәгә ирешерсең. Әгәр дә тау өстенә туры килеп чыксаң, кайгыдан котылырсың, бу төшең олылыкка дәлил булыр.
Төшеңдә таудан төшкәнеңне күрсәң, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында, хәләл хатыныңны аерып, икенче хатын алырсың.
Төшеңдә әгәр дә тауда йөрүче киек-җанварларны күрсәң, мал һәм файда ирешер, дошманнарың үзеңнән җиңелерләр.
Төшеңдә тау тибрәнсә, тау тетрәнсә, шәһәрнең, яисә төбәкнең олыларына үлем ирешер, яки хатыныңны талак кылып аерырсың, гамь килер һәм начар булыр.
Төшеңдә тау иңгәнен күрсәң, үзеңә начар булыр, эш- гамәлеңә начарлык килер, әмма хатыныңа файда ирешер.
Төшеңдә тау өстендә зилзилә купса, шул икълим-төбәк башлыгына, падишаһына, яисә ил башына зыян тияр.
Төшеңдә тау өстендә булсаң, яисә тау өстенә чыксаң, яки тау өстендә утырсаң, мал һәм куәт булу белән юра­лыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Таш, ташчы
Төшеңдә таш күрсәң, олы кешеләргә дәлил булыр, шул шәһәрдә, яисә шул төбәктә-вилаятьтә алар белән бергә булырсың, әмма ташны еракта дип күрсәң, авыру һәм хәстәлек ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә ташчыны, яки таш юынучыны күрсәң, илнең олылары булырлар.
Төшеңдә таш күрсәң, кулыңа падишаһтан, яисә ил баш­лыгыннан, яки бер олы кешедән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә таш кебек әйберләр күрү—катылык булыр, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төштә таш ату — кеше ачулану, кеше сүгү ул.
Төшеңдәге таш, әгәр дә өнеңдә өстен чыгучы булсаң, газап буларак та юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ»та.
 
Ташбака
Төшеңдә ташбака күрсәң, диндар һәм заһид булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә әгәр дә ташбака итен ашасаң, диндар суфидан үзеңә файда ирешер.
 
Ташкүмер
Әгәр дә төшеңдә бер илдә, яисә үз илеңдә ташкүмер (күзташ) янганын күрсәң, анда ачлык һәм корылык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Бу төшне икенче кат күрсәң, шулай ук тәгъбир кылыныр.
 
Ташу
Төшеңдә ташу, сулар ташыганны күрсәң, илдә сугыш һәм җәбер-золым булуга юралыныр, халык бик тә нык гаҗизләнер.
 
Таяк
Төшеңдә таяк күрсәң, яисә таяк тотсаң, дөньялыкта һәм Ахирәттә файда булугадыр, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшеңдә үзеңне таякласалар, ягъни таяк белән суктыр­салар, ничә тапкыр сугуларына карап, шуның санынча кулыңа алтын яки акча керер.
 
Таҗ
Төшеңдә башыңа таҗ кисәң, олылык һәм дәрәҗәгә ирешерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төштә башыңда җәүһәр яисә алтын таҗ күр­сәң, мәмләкәт һәм солтанат булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә таҗ күрү — яхшыгадыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Таң
Төшеңдә таң кояшын күрсәң һәм ул таң кояшы шул илнең башлыгына, ил башына таба килсә, бу төш шушы ил башлыгына дошманнарының яманлык әзерләве һәм начар булачагы белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә таңда иртәнге намазны укыганыңны күрсәң, хаҗга яисә олуг зат каршына барырсың.
 
Тегермән
Әгәр дә төшеңдә тегермән күрсәң, олы дәрәҗәгә ире­шерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә әгәр дә тегермәндә он тартсаң, бер мәртәбәле кеше ягыннан кулыңа мал керер.
Төштә тегермән төзетсәң, олы кешегә хезмәт итеп, мәртәбә табарсың.

Төшеңдә тегермән ташын кырылган дип күрсәң, тегер­мән хуҗасының әҗәле якын булуга юралыныр.
Төшеңдә тегермәнгә керсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, олы кешеләрдән файда ирешер.
Төштәге тегермән—юмартлык булыр, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә тегермәннең җимерелгәнен, харап булганын күрсәң, ачлык ирешер һәм ризык тарлыгына юралыныр.
 
Тегермәнче
Төштәге тегермәнче — нәфесенә, комсызлыгына һәм дә дөньясына иярүче ир буларак юралыныр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Тегү
Төшеңдә энә-җеп белән киемеңне, яисә әсбабыңны тек­кәнеңне күрсәң, барча теләкләрең хасил булыр, тормышка ашар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә энә-җеп белән тун тексәң, хаҗәтләрең ачылыр, әмма хатын-кыз тунын тексәң, киемен тексәң, яхшыга тү­гел, начаргадыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тегүче
Төшеңдә тегүчене күрсәң, кешеләр арасында дуслык һәм катышу буларак юралына, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Тез
Төшеңдә тез күрсәң, тереклектә мәшәкать чигәчәгең­дер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
 
Тел
Төштә тел күрү — бер телдән икенчесенә күчерү, яки тәрҗемә итү булыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Кайсыбер вакытларда төштәге тел хаҗәт буларак юра­лыныр. Шунлыктан, телеңнең киселүе—хаҗәтеңнең кисе­лүе ул.Төшеңдә телнең озынлыгы күп вакыт—дәгъва булыр, ә аның киселүе, яки кыскаруы — изгелек, диләр.
Төшеңдә хайваннарның телләренең киселүен күрсәң, оятлы һәм пәрдәле, әдәпле булуга дәлилдер.
Бер кеше үзен ике телле дип күрсә, Аллаһы тәгалә аңа әүвәлге гыйлеменә өстәмә рәвештә тагын да икенче гыйлем­не бирер, элеккеге хаҗәтләреннән тыш яңа хаҗәтләре бар­лыкка килер, дошманын шушы гыйлемнәре белән җиңәр.
Әгәр дә телеңне кулыңда күрсәң, тамырлары булмаса, ул елда яңгырлар күп яварлар, инде телең тамырлары белән булса һәм ул тамырлары күп икән, сулар ташып чыгарлар, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә телеңне кулыңда күрсәң, ул кызыл-кызыл кан­лы булса, ә каннары суык икән, ул елда нигъмәт күплеге булыр.
Төшеңдә телеңне сары дип күрсәң, авырырсың.
 
Телче
Төшеңдә телчене, яисә тел остасын, тел бистәсен күр­сәң, мал җыярсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Теләк теләү
Төшеңдә теләк теләсәң, алтын-көмеш насыйп булыр, мал җыярсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә- се»ндә.
 
 Теш
Төшеңдә тешләреңне үткен-үткер дип күрсәң, халкың­нан аерылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә тешләреңнән итләр чистартсаң, йорт кешесе, сарай таифәсе булугадыр.
Төшеңдә тешләрне күрү — өеңдәге кешеләр, якын ка- рендәшләрең булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр- җемәсе»ндә, чөнки тешләр бер-берсенә якын торырлар, тоташ булырлар.
Төшеңдәге азау тешләр—иң якын карендәшләреңдер, ераграк тешләрең—ераграк туганнарың булырлар. Өске тешләрең—ир туганнарыңдыр, түбәндәгеләре — хатын-кыз карендәшләреңдер.
Тешләреңнең төшеңдә күркәм булулары, яисә бозык­лыклары, яки үткенлекләре — болар барсы да карендәш- ләрең-туганнарың белән бәйләнештә юралыныр.
Әгәр дә төшеңдә тешең төшсә, аны кулыңа алсаң, өеңдә хатыннар, яки хатыннарың күп булырлар. Төшкән тешеңне алмыйча китеп барсаң, тормыш иптәшең үзеңнән алдарак үләр.
Төшеңдә һаман да тешләрең төшеп, аларны кулыңа, яки итәгеңә җыйсаң, озын гомерле булырсың.
Төшеңдә тешләрең коелса, хатыннарың күп булыр.
Әгәр дә төшеңдә өске тешләрең коелып, аларны кулы­ңа җыеп алсаң, мал керүгә булыр. Инде дә алар алдыңа төшсәләр, ир балаң туар. Җиргә төшсәләр, үлем кайгысы булыр.
Әгәр дә төшеңдә тешләрең селкенсәләр, якын карен- дәшләрең авырырлар.
Әгәр дә бер кеше төшендә тешләрен суыртса, алдырт­са, көчле һәм куәтле булыр, шатлык ирешер.
 
Тигәнәк
Төшеңдә тигәнәк күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, ул — бер ир булыр, максатларына зур мәшәкатьләр белән ирешер, яисә үзең шул ирдер.
Төштәге тигәнәк гөле, чәнечкеле чәчәкләр, каклаучы чәчәкләр — болар барсы да бер бала булырлар, яисә ях­шылык иясе ирдер, нигъмәтле булыр.
Төшеңдә тигәнәк — зобани, зәгыйфь ир булыр.
Төшендә бер ир тигәнәк тапса, ул кеше фетнәгә очрар, яисә бер эш табар, әмма ул эше мәкруһ, киңәш ителми торган эш булыр.
 
Тигезлек, тигез җирләр
Төшеңдә тигезлек, тигез җирләр, тигез урыннар күрсәң, мал һәм файда, мәнфәгать булыр, диелә «Төхфәтел-мө­лек» китабында.
 
Тиен
Төшеңдә тиен күрсәң, яхшы мал булыр һәм очсызлык, ризык киңлеге дип юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тилгән
Төштә тилгән күрсәң, яисә ау аулау өчен өйрәтелгән тилгәнне күрсәң, гыйбрәт өчендер, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.Төшеңдә тилгән күрсәң, зикер иясе, ягъни Аллаһы тә­галәгә күп салаватлар әйтүче суфи падишаһ, ил башы булыр. Куәтле һәм кодрәтледер, әмма котыңны алырлык­тыр. Бик тә динле булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тимер
Төшеңдә тимер күрсәң, падишаһлардан, ил башларын­нан һәм кяферләрдән яхшылык ирешер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә гөз тимер күрсәң, куәт булыр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төштә тимер ярчыклары күрсәң, зәгыйфьлек­тер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
(Төштәге тимергә охшаш әйберләр һәммәсе дә тимер кебек юралынырлар.)
 
Тимерче
Төшеңдә тимерчене күрсәң, хәбәр ишеттерүче кеше бу­лыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштәге тимерче ир, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, падишаһ, яки ил башлыгы булыр.
Төшеңдә тимерчене күрсәң, эшләрең җиңел барыр һәм бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә әгәр дә тимерче коралларын күрсәң, олылык һәм вилаять, хакимият булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә тимер чүкүчене күрсәң, илнең олылары, па­дишаһ, ил башлыгы, йорт хуҗасы булыр, яки кулыңа мал керүгә юралыныр.
Төшеңдә дага куючы тимерчене күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, халык эшендә дуслыгың булыр.
Төшеңдә кылыч чүкүче, кылыч сугучы тимерчене күр­сәң, ул—мал җыючы ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тимерчелек
Төшеңдә тимерчелек күрсәң, эшләрең җиңел һәм бай­лык белән булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә типография күрсәң, хатын алырсың, өйләнүгә яки кияүгә чыгарга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тире
Төшеңдә кем дә кем кәҗә тиресен тунаса, ул кешенең малын алырлар, аңа зыян килер һәм яманлыкка очрар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә хайван тиресен күрсәң, мал буларак юралы­ныр, максатларыңа ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә сарык тиресен тунасаң, угылың туар.
Сарык тиресен тунау байлык буларак та юралыныр.
Төшеңдә сыер тиресен күрсәң, кулыңа күп мал керер.
Әгәр фил тиресен күрсәң, мал һәм файда буларак юра­лыныр.
Төшеңдә сыртлан тиресен күрсәң, кулыңа көтелмәгән җирдән мал керер.
Арыслан тиресен төштә күрү — дошманнардан мал ире- ШҮДер.
Әгәр дә төштә тычкан тиресен күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер.
Төштәге кара дуңгыз тиресе шулай ук хәрәм мал бу­ларак юралыныр.
Төшеңдә һәртөрле хайван тиреләрен күрсәң, ди Мөхет­дин бине Гарәби, яхшыга дип юралыныр һәм дә кулыңа мал керер.
Ә төштә сарык тиресен күрсәң, ди ул, мал һәм нигъмәт булугадыр. Әмма сарык тиресен тунауны золымга юрарга киңәш итә.
 
Тире иләүче
Төштәге тире иләүче ир — үлекләрне тергезүчедер, ди­елә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тишек
Төштә тишек күрү—кабердер, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ» китабында.
 

Тмин (әнис)
Төштә тмин (кимйүн) күрү—хәрәм мал һәм явыз сүз ишетүгә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Товар
Төшеңдә товар алсаң, хәләл мал, хәләл әйбер кулыңа керүгә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тоз
Төшеңдә бер җирдә тоз күрсәң, кайгыга очрарсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә әгәр дә күл тозы һәм кара тоз күрсәң, байлык булыр.
Ибне Сирин хәзрәтләре: Төшеңдә тоз күрү — мәкруһ- лыктыр, диде.
Ләкин дә төшеңдә ак тоз күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, дөньяда сабырлык һәм хәерле нигъмәттер.
Төшеңдә әгәр дә тозлы җир күрсәң, малай яки кәнизәк, кол хатын булыр, барсы да мөселман буларак юралыныр.
 
Тозак
Төшеңдә үзеңне тозакка тотылган дип күрсәң, яки бү­тән бер кешене тозакка капкан дип күрсәң, үзеңә, яисә ул кешегә мәкер һәм хәйлә кылырлар, диелә «Төхфәтел-мө- лек» китабында.
 
Толып
Төшеңдә толып кисәң, яисә күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә озын толып кисәң, гомерең озын булугадыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Торыр җир
Әгәр дә төшеңдә горачак урыныңны, торачак җиреңне биек дип күрсәң, шәһәрдер, шулай ук бер галим ир, яисә дин булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Торма
Төштәге торма — ирнең тереклегедер, шулай ук кәсебе һәм һөнәре булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 

Торна
Төшеңдәге торна—иленнән-гаиләсеннән аерылып, чит­тә йөрүче кеше, яки кешеләр булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
 
Торт
Төштәге торт — бер саңгырау, ишетмәүче ирдән килгән ризыктыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төшендә бер кеше торт ашаганын күрсә, хәрәм мал ашаган булыр.
 
Тотка, ишек тоткасы
Төштәге ишек тоткасы—диндер, әгәр ике ишек тот­касын күрсәң, ике дин булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә ишек тоткасы киселгәнен, яисә өзелгәнен күр­сәң, бозыклыкка керерсең.
 
 Тоткын
Төшеңдә тоткынны күрсәң, гыйбрәт алу булыр, гөнаһ­ларыңнан тәүбә итәргә кирәк, диелгән «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Тоткын кеше кан алдырса, дошманыннан өстен чыгар һәм дә малы артыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
 Тоту
Төшеңдә берәр хайванны койрыгыннан тотсаң, дусла­рың күп булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Тоту—дуслык һәм ныклык ул.
 
Тәваф (хаҗ кылу)
Төшеңдә тәваф-хаҗ кылсаң, динең котлы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
(Өстәмә рәвештә «Хаҗ» сүзенә аңлатмаларны карагыз.)
 
Туалет (хәла, бәдрәф)
Төшеңдә туалетта «йомышыңны үтәсәң», өнеңдә кулыңа көтелмәгән җирдән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Туган
Төшеңдә үз туганың белән җенси якынлыкка керсәң, шул туганыңнан яхшылык күрерсең һәм рәхәтлек килер, әмма ярамас бер эш башкарырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә туганыңны күрсәң, хәбәр, яхшылык, иминлек, яисә кисәтү буларак юралыныр. Яхшы итеп күрсәң — ях­шыга, начар итеп күрсәң—начаргадыр.
 
Туй
Төшеңдә туй күрсәң, «Төхфәтел-мөлек» китабында языл­ганча, туй—сөннәт гамәле, әгәр дә анда чалгы булмаса, ягъни кыллы уен коралларында чиртеп уйнау булмаса, яхшыга юралыныр, шатлыктыр. Әмма әгәр дә чиртү-чал- гы бар икән, кайгы килер.
Шәех Ибраһим Кирмани әйтер: һәркем төшендә туй­ласа, ул кешегә падишаһтан, ил башыннан зыян ирешер.
Туйда барабан-бубен суксалар, бу төшең начарга юра­лыныр.
Төшеңдә туй күреп, шул туйда төрле уен коралларында уйнасалар, йорт иясенә кайгы килер, диелә «Төхфәтел-мө­лек» китабында.
 
Тукмак
Төшеңдә тукмак күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Тукыма
Төшеңдә комач (кумач) күрсәң, хатын-кыз булыр, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
Төштә кара мамык тукыма күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, начар булыр.

Төштә кызыл һәм сары тукыма күрү хатын-кызларга — яхшы, ирләргә—начар, ди ул.
Төшеңдә мамык тукыма, ефәк, бәз күрсәң, хатыныңнан кулыңа мал керер.
Төштәге һәртөрле ефәк тукымалар, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында, яхшыгадыр, черек һәм иске, ертык тукымаларны күрү — начарга, энҗеле тукыма күрсәң, чи­бәр хатын булыр.
 
 Тун
Яшел яки кызыл туннарны кигән кешеләрне төшеңдә күрсәң, шатлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә кара тун кию солтаннарга, ил башларына, дин ияләренә, бәкләргә — яхшыдыр. Әгәр дә ертык кара тун икән, гамь һәм кайгы булыр.
Төшеңдә яшел тун күрсәң, динең көчлеләнер, изгелеккә булыр.
Кызыл тун төшкә керсә, бәла һәм сугыш булугадыр.
Төшеңдә сары тун күрү — авыруыңа ишарә итәр, сихәт­легең бозылыр.
Төшеңдә ^ ак тун кисәң, дәүләтең чиксез артыр, дип белдерелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Сары тун кисәң, хәтәр булыр, диелә шул ук китапта, падишаһлардан, ил башлыкларыннан курку ирешер, садака бирергә кирәк.
Төшеңдә, диелә шул ук китапта, кара, яки кызыл, яки күк тун кисәң, иминлек һәм очсызлык ирешер.
Сары яки кызыл тунны алдыңа китереп куйсалар, кай­гы ирешер, садака бирергә кирәк, диелә.
Төшеңдә күк тун кисәң, соңыннан кайгыдан коты­лырсың.
Төштә тире тун кисәң, яисә күрсәң, үзеңә хәләл малдан өлеш чыгарылыр. Төштәге ефәк тун, ефәкле тун, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, мал, гыйззәт, дәүләт булыр.
Төшеңдә озын итәкле тун кисәң, гомерең озын булуга дәлилдер.
Төштә ару-яхшы, чиста тун кисәң, тәүбә итәргә кирәк.
Әгәр дә төшеңдә яхшы тун кисәң, яисә кафтан кисәң, бу вакытта кыш исә, байлык килүгә юралыныр, ди Мөхет­дин бине Гарәби. Яз көне икән, мәшәкатьтер.
Әгәр бер хатын төшендә яхшы тун кисә, иргә барыр.
Төштәге ефәк туннар, һәрнинди төстә булуларына кара­мастан, яхшыгадыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштәге күк тун, әгәр мөсафир, яисә суфи булсаң, яхшыга юралыныр, диелә.
Төштәге җиңел, үтә күренмәле тун — зурлык, черек, ис­ке, ертык тун—күп кайгы-хәсрәт булугадыр.
Төштәге алтынлы тун — солтаннар, ил башлары өчен яхшыга юралыныр, дәрвишләр өчен — кайгы-хәсрәттер.
Төшеңдә энҗеле тун күрсәң, чибәр хатын булыр.
Төшеңдә ак тун киеп кабер казысаң, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, кабахәт булырсың.
Әгәр дә кара тун белән, яисә керле тун белән җир казысаң, Аллаһы тәгаләгә ялганчы булырсың, шиһадәтең- не тотмассың.
Әгәр дә бер-бер хатын төшендә тунын искергән дип күрсә, ул хатын үз иренә тоткын булыр.
Төшеңдә туныңда аклык күрсәң, дөньяда һәм динеңдә күркәмлек булыр.
Төштәге яшел тун, диелә шушы ук китапта, дөньядагы тереклегеңдер, чөнки оҗмах әһелләре җәннәттә яшел тун киеп йөрерләр.
 
Туп
Төшеңдә уен тубын күрсәң, шулай ук кәшәкә күрсәң, бәкләргә, ил башлыкларына, хакимнәргә гыйззәт һәм дәү­ләт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә сугыш тубын күрсәң, файда һәм мәнфәгать ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Тустаган
Төшеңдә тустаган күрсәң, әгәр эчендә суы булса, ха­тындыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә тустаганың ватылып, эчендә суы кал­са, хатының үләр, әмма баласы калыр. Әгәр дә суы түгел­сә, балаң үләр, хатының исән калыр.
 
Тутый кош (попугай)
Төштә тутый кош күрсәң, галим һәм хәерле гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә тутый кош күрсәң, тел остасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә ана тутый кошны күрсәң, күп хатын­нар алырсың.
 
Туфрак
Төшеңдә туфрак ашасаң, яки кулыңа туфрак алсаң, хәләл мал керүгә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә туфрак ашасаң, кулыңа күп мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төштә туфрак күрсәң, падишаһтан, яки ил башлыгыннан, яисә бер олы кешедән кулыңа мал керер, ди ул.
Төштәге туфрак — өнеңдә мал булыр, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә туфрак җыйсаң, яки төясәң, күпме йөкләсәң, шул кадәрле үк сәфәр булыр.
Әгәр дә туфракны төшеңдә нәрсәгә булса да зур газап белән төяп, икенче урынга күчерсәң, бер урыннан икенче җиргә илтсәң, мал табу булыр.
Төштә туфрак чәчү — бер бозыклыкка халыкны өндәү булыр.
Төшеңдә туфракта утырсаң, изгелек ирешер һәм дә акыллы булырсың.
 
Тырнак
Төшеңдә тырнак күрсәң, балаларың белән бәйле юра­лыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә тырнагың кырылса, яки төшсә, улың, яисә якыннарыңнан берсе үләр.
Әгәр дә төшеңдә тырнак киссәң, асылсыз һәм нигезсез хәбәр булыр.
Төшеңдә кош тырнагына эләксәң, ул сине күтәреп кит­сә, зарар күрерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә тырнак күрү—куәт булыр, диелсә «Төхфәтел- мөлек» китабында, ә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә исә: Төшеңдәге тырнак — дошман ул, диелә.
Тырнакларның микъдары бармакларның санына бәйле, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, тырнакларыңны әгәр дә төшеңдә уртача дип күрсәң, динеңдә һәм дөньялыгыңда иминлектер.
Төштәге озын тырнак — мал һәм ким хаҗәттер.
Төшеңдә тырнак киссәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә, гошер, фитра, зәкәт үтәү булыр.
Тырнакларны төшеңдә кына белән буясаң, тәсбихне күп әйтүгә юралыныр.
 
Тычкан
Төштәге тычкан — бер бозык хатын булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә тычканны, яисә куланны күрсәң, гаебең беле­нер, әгәр дә тычкан белән куланны икесен бергә күрсәң, кызың туар, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә тычкан күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында, надан һәм монафикъ ир булыр, яки зыян китерүче хайвандыр.
Әгәр дә төшеңдә тычкан тотсаң, өеңнән яки ихатаңнан чыгарсаң, өеңнән явыз хатынны чыгарырсың.
Төшеңдә тычкан баласын үтерсәң, бер явыз хатынны җиңәрсең, әгәр үзеңә тычкан нидер әйтсә, бер хатынны сүгәрсең-ачуланырсың.
Төшеңдә тычкан итен ашасаң, хатыннар гайбәтен сөй­ләүгә булыр.
Төшеңдә күп тычканнар бар, алар йөриләр дип күрсәң, бер төркем хатыннар үзеңә мәкер итәрләр.
Төшеңдә өеңә бер тычкан кергәнен күрсәң, өеңә бер явыз хатын керер.
Төштә тычкан тиреләрен күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер.
Төшеңдә тычкан үтерсәң, яхшы эш һәм хаҗ булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә тычкан тотсаң, бер бозык хатын алырсың.
Төшеңдә тычкан итен пешерсәң, бер бозык хатынның малы белән баерсың.
Кыр тычканын төшеңдә күрсәң, ялганчы булырсың. Әгәр аны үтерсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, бер ялганчы өстенә җиңү булып, аның ачуын гына китерерсең.
Төштә тычканнар үз төсләрендә булсалар гына хатын- кызлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр төрле-төрле төстә булсалар, ул тычканнар көн белән төн булырлар.
Төштәге тычкан — бер бозык хатындыр, яки яһүди ир­дер, диелә шушы ук китапта, яисә зыян салучы угры-карак булыр.
Әгәр дә төшеңдә тычканнар өйне баскан икән дип күрсәң, малың да күп булыр.
Төшеңдә аклы-каралы бик күп тычканнар күрсәң, ки- леп-китеп йөрсәләр, гомерең озын булыр.
Әгәр дә төшеңдә тычкан өеңнән үзе чыгып китсә, бә- рәкәтең һәм нигъмәтең китәр.
Төшеңдә бер тычкан тотсаң, диелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ»та, бер хезмәтчене алырсың, ул синең мөлкәтеңнән булыр.
 
Тышау
Төшеңдә тышауны аерым үзен генә күрсәң, яки саран­лык, яки гөнаһтан тыелу булыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә мөсафир төшендә тышау күрсә, иленә кайтуга юралыныр.
Төшеңдә тышаулы ат, яисә тышаулы хайван күрсәң, авыру яки тоткын кешеләрдән икәнсең, бу бәлаләрең озак­ка сузылырлар. Мәшәкать тартучы икәнсең, ул мәшәкать­ләрең күпкә барырлар.
 
Тәбә, йомырка тәбәсе
Төшеңдә болгатып-болгап пешерелгән йомырка тәбә­сен күрсәң, ашасаң, кайгыга төшәрсең.
Әмма төштәге татлы күренгән йомырка тәбәсе мал һәм нигъмәт буларак юралыныр.
 
Тәвә кошы
Төшеңдә тәвә кошын күрсәң, бер яхшылыклы, шәриф- кадерле ир белән очрашуыңа, яисә дуслашуыңа булыр.
Төштәге тәвә кошы — яхшы, шәриф ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Тәгәрмәч
Төшеңдә тәгәрмәч күрсәң, сигез төрле юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби:
—     Яхшы гамәл кылырсың;
—     Яхшы балаң булыр;
—     Яхшы хатын алырсың;
—     Яхшы тормыш корырсың;
—     Олылык һәм дәрәҗәдер;
—     Шатлык һәм сөенеч булыр;
—     Көчле һәм куәтле булырсың;
—     Күзеңнең нуры сүнмәс.
Әгәр дә төшеңдә су күтәргеч тәгәрмәч (чагыр) күрсәң, әмма ул чагыр сусыз булса, хәзинә башлыгы вафат булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Ә су чыгару тәгәрмәче (чагыр) үзе хәзинәче буларак юралыныр.
 
Тәййаммем
Төшеңдә тәййаммем//тәяммем (су булмаганда куллар­ны туфракка сугып «тәһарәт» алу) итсәң, барча бәлаләр­дән имин булырсың, хаҗәтләреңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә тәййаммем кылу — якындагы шатлык ул, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Тәкә
Әгәр дә төшеңдә тәкә күрсәң, ул бер олуг дәрәҗә иясе кеше булыр.
Әгәр дә төшеңдә ул тәкә синең өстеңә менсә, яки атланса, эшеңдә дәрәҗәле кеше сиңа зәхмәт чиктерер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә әгәр дә сарык тәкәсен үтерсәң, дошманыңны җиңәрсең һәм кайгыдан котылырсың, яисә бер дәрәҗәле кешене басып үтәрсең.
 
Тәмуг
Төшеңдә тәмуг ашларын ашаганыңны күрсәң, яки эч­сәң, изге гамәлләргә хилаф кылырсың, яисә бер гыйлем өйрәнерсең, әмма авырлыгы үзеңә төшәр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тән
Төшеңдә тәнең ала булган, яисә тәнеңә чәчәк чыккан дип күрсәң, мөшкел эшләрең ачылырлар, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә тәнеңне башыңнан аерсалар, бер мөх­тәрәм кешедән аерылырсың.
Тәнеңдә бер артык нәрсә күрсәң, улыңның максаты ул, малаең теләгенә ирешер.
Әгәр дә тәнеңдә кимлек-җитмәүчелек күрсәң, зыян һәм зарарга булыр.
Төшеңдә тәнеңнең шешкәнен күрсәң, малың артыр һәм морадың хасил булыр.
Төшеңдә тәнеңне бөтенләй дә төксез-йонсыз дип күр­сәң, күп малларга хуҗа булырсың.

Әгәр дә тәнеңнән каның бөтенләй дә агып бетсә, тәүбә ит, әҗәлең якынлашкан, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Тәре
Әгәр дә төшеңдә, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында, муеныңда муен тәресен күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә тәре күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, һә­лакәттер.
Әгәр дә шунда ул тәрене ватсаң, сөннәт гамәле булыр.
 
Тәсбих
Төшеңдә тәсбих әйтсәң, гомерең озын булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тәхет
Төштә тәхет күрү — наданлыкка ишарәдер, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында. Әмма тәхет һәм көрси-урын- дык — газизлек һәм яхшылык ул, дип белдерелә.
Төшеңдә әгәр дә тәхет өстендә утырганыңны күрсәң, өнеңдә дан-дәрәҗәгә һәм олы мәртәбәләргә ирешерсең.
Төшеңдә тәхет (көрси) күрсәң, гаделлек, инсафлылык, яхшылык, гыйззәт, мәртәбә, вилаять һәм дәүләт иясе бу­лырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә тәхет өстендә утыруны ике дөньяда да газиз булуга, теләкләреңә ирешүгә дип юрарга киңәш итә.
Әгәр дә төшеңдә тәхеттән төшсәң, дәрәҗәңнән аеры­лырсың.
Төштә тәхет күрү—хатындыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Тәүбә
Төшеңдә тәүбә итсәң, гомерең озын булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Тәңре
Ибне Сирин әйтер: Төшеңдә һәркем Тәңре тәгалә гыйз- зе вә җәлне күрсә, ул кеше җәннәткә якын һәм лаеклы
булыр, кайгылардан котылыр, баер һәм җәһәннәм газа­быннан котылыр. Әгәр дә бу төшне кяферләр күрсәләр, иманга килерләр. Бозык кеше күрсә, тәүбә итәр һәм тәү­фыйклы булыр. Әгәр залим хөкемдар, яисә залим казый- судья күрсә, наданлыктан аерылыр. Сәүдәгәр күрсә, кулы­на хәләл мал керер. Фәкыйрь күрсә, бай булыр. Бу төш күрелгән илгә бәла килмәс, гаделлек, бәрәкәт һәм рәхәтлек ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 

Тәһарәт алу (юыну)
Төшеңдә тәһарәт алсаң, госел коенсаң, кайгыдан коты­лырсың, бурычларыңны үтәрсең, борчуларың бетәр, бәла­ләр китәр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә әбдәст-тәһарәт алсаң, динең куәтләнер, хаҗә­тең тормышка ашар.
Төшеңдә тәһарәт алсаң, өметләнгәнеңнең һәммәсенә ирешәсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә салкын су белән тәһарәт алсаң, тәүбәгә ки­ләсең, һәм шифа табасың, тоткын булсаң, иреккә чыгасың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә эссе су белән тәһарәт алу—сугыштыр һәм сыр­хаудыр.
Төшеңдә кое өстендә, яисә тас белән тәһарәт алсаң, күтләк (пәҗәбаз) буласың.
Төшеңдә судан гайре ярамас нәрсәләр белән тәһарәт алсаң, шатлык көтү булыр.
 
Төзелеш, йорт салу
Төшеңдә йорт төзесәң, заманың бәхет белән узар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә төзелешеңне җимерелгән дип күрсәң, бер кай­гы килер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә төзәтеп кору эшен башкарсаң, дәрәҗәгә һәм максатка ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә мәчет төзетсәң, ул мәмләкәтнең-төбәкнең хәл­ләре яхшы булыр.
Төштә сарай төзетсәң, барча эшләрең яхшы булыр.
Төшеңдә яңа йортлар төзелешен күрү, гомумән яңа йортлар күрү — файда, хәлеңнең яхшыруыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, никадәр йортлар булса, шулкадәр үк яхшыгадыр.
Төшеңдә йорт төзүне күп вакытта хатыныңа йорт салу дип юрарга да киңәш ителә.
Төшеңдә өй ясаганыңны күрсәң, хатын алырсың.

Әгәр дә бер авылда йорт алганыңны төшеңдә күрсәң, шул авылдан хатынлыкка кыз алырсың.
Төшеңдә чүлмәктән өй төзесәң, йорт салсаң, зина һәм рийа-икейөзлелек булыр.
Балчыктан йорт салу — хәләл кәсептер.
Әгәр дә төшеңдә бизәкле йорт салсаң-салдырсаң, га­лимлек һәм вилаятьтер, шулай ук уен һәм шатлыктыр.
Әгәр дә төшеңдә тәреләр белән бизәкле йорт төзетсәң, яисә йортыңны тәреләр белән бизәсәң, шулай ук сурәтләр куйсаң, бозыклык һәм хәрәмгә чумарсың.
Коры балчыктан йорт төзетү—малдыр, әмма кара бал­чыктан исә — сагыш-көенечтер.
Төшеңдә кирпеч йорт төзетү һәм кирпечтән йорт са­лу—күркәмлектер һәм аның бер кирпече — мең алтындыр, мең алтын булачактыр.
 
Төзүче
Төшеңдә йорт төзүчеләрне күрсәң, халык арасында бер яшәеш, мәңгелектер. Ир кеше икән, падишаһтан баш тар­тыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төкерек
Төшеңдә авызыңнан төкерек чыкканын күрсәң, авыру­дан котылырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә төкерек күрүне мал буларак юрарлар.
 
Төлке
Төшеңдә төлкедән төшеп, аны кусаң, бер зыян ирешер, яисә бер бай һәм дәрәҗәле кешедән начарлык килер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төлкегә бәйләнешле хәлдә төшеңдә шатлансаң, бер бә­хетсезлек килүгәдер.
Төшеңдә төлке белән сугышсаң, бер дошман белән сугышырсың.
Әгәр төштә бер төлке белән уйнасаң, бер яхшы хатын­га башыңны куярсың, күңелеңне хушландырыр.
Төшеңдә үзеңнән төлке качса, бурычлы кешең синнән качуга булыр.
Төшеңдә төлкегә очрасаң, бер малга иярерсең.
Төштә төлке бусаң, иминлек бетәр, илдә сугыш һәм суеш, фетнә күп булыр.
Әгәр дә төшеңдә төлке сөтен күрсәң, куркуларга оч­рарсың, яисә хәстә булырсың, яки хәрәм мал кулыңа ке­рер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге төлкенең тәгъбирендә, ягъни юраламасында аерма-каршылык күп, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төлкене берәү төшендә тотса, якын карендәше белән дәгъвалашыр.
Әгәр дә бер төлкене бер кеше имәр күрсә, аңа авырлык ирешер.
Әгәр дә төштә төлке иснәсә, курку ирешер.
Төшеңдә үзеңнән төлке качса, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер кешегә бурычың булып, ан­нан качарсың.
Төштә төлке тотуны, шулай ук, бер зәгыйфь кенә ха­тын алуга юрарлар.
 
 Төн
Төшеңдә төнге хаҗәтләреңне күрсәң, газап фәрештәлә­ре булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
(«Караңгылык» сүзенә бирелгән аңлатманы карагыз.)
 
Төрмә
Олы төрмәне төштә күрү — гыйбрәт алуга бәйле, гө­наһларыңнан тәүбә итү кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә үзеңне төрмәдә күрсәң, адашырсың һәм ялгышырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төрмәдә чукмар, яисә таяк, камчы белән тө­шеңдә кыйнасалар, шул сукканнары санынча кулыңа ал­тын керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә төрмә сакчыларын күрү—кабердер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төтен
Төшеңдә төтен күрү — бәла ул, кайгы-сагыш булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә өй эче тулы төтен булса, шул өйдә кайгы һәм бәла булыр.
Төшеңдә кайсы да булса өй эченнән төген чыкканын күрсәң, ул өйдә кайгы һәм бәладер.
Төшеңдә әгәр дә ут һәм төтен күрсәң, гыйлем һәм хикмәт өйрәнүгә булыр, бүләк алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә төтенсез ут күрү—кайгыдан котылу һәм ят кеше таныклыгы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төчкерү
Төшеңдә төчкерү күрсәң, яисә төчкерсәң, бер шикле эшеңнән шиксезлеккә чыгарсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Төшү
Төшеңдә чокырга төшү—дошман усаллыгына очрау ул, саклану тиешле, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә таудан төшсәң, хатын аерырсың һәм дә яңа хатын алырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә һәрнидән төшү—дәрәҗәңнән аерылу да ул.
Төштә түбән төшү, гомумән төшү—хурлыктыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Түбә
Төшеңдә чирәп (черепица) түбә күрү—кайгыдыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә үзеңне бер-бер түбәдә күрсәң, дәрәҗә булыр.
Әгәр бер түбәдән икенчесенә сикерсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчәрсең.
Төшеңдә түбәгә менсәң, яки түбәдә утырсаң, мал һәм куәт буларак юралыныр.
Төшеңдә түбәдән төшсәң, дәрәҗәңнән төшерелерсең.
Төштәге түбә — бер ныклы ирдер, диелә «Тәгъбирна­мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Түбә ишелү—шул ирнең хә­вефкә төшүедер.
 
Түбәнлек, килешсез гамәл
Төшеңдә түбәнлек, килешсез гамәл күрсәң, файдага булыр, дошманнарың җиңелер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 

Түбәтәй
Төшеңдә түбәтәй күрсәң, яхшыга булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Түгү
Төшеңдә пычрак су, гомумән пычрак түгү — ялган, яман сүз ишетүгә һәм кайгыруга ул. Әмма бурычыңны үтәп, кайгыдан котылырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» ки­табында.
 
Түзү
Төштә түзү, сабырлыкта булу — озын гомердер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Түшәк
Төшеңдә түшәк күрсәң, хатын-кызлар белән күңел хуш­лыгы табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә түшәк күрсәң, яки хатын-кыз, яисә кол хатын буларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсе» китабында.
Төшеңдә түшәк-ястыклар, урын-җир күрсәң, хезмәтче­ләр булырлар.
Түшәк бар икән дип төшеңдә күрсәң, шатлык һәм рәхәтлек килер.
 
 Түшәм
Төшеңдә түшәм күрсәң, мәртәбәле ир булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында. Әгәр дә ул түшәм төшсә, шул ирнең хәвефле булуына юралыныр.

Әлеге темага башка язмалар