Төрки каһанлыгы (551—630 еллар)

IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол телле җуҗаннарга буйсыналар. Җуҗаннарның икътисады һәм армиялә­ренең корал белән тәэмин ителүе исә руда чыгаручы, тимер эретүче һәм тимерче төркиләргә бәйле була.

Бумын идарәсе чорында төркиләр

Бумын идарә иткәндә, төркиләр көчәя, җуҗаннар белән хисаплашмый башлый һәм үз биләмәләрен көнчыгышка таба киңәйтә. Алар Кытай белән тату мөнәсәбәттә булырга, сәүдә элем­тәләре алып барырга тырыша. 545 елда Бумын ставка­сына Кытай императоры илчелеге килә. “Төркиләр бер-берсен котладылар һәм: хәзер безнең дәүләт чәчәк ата­чак! Безгә бөек дәүләт илчесе килде бит! — дип шатлан­дылар”. Кытай елъязмаларының берсендә бу хакта әнә шулай язылган. Бумын да җавап йөзеннән Кытайга бик зур бүләкләр белән үзенең илчеләрен җибәрә. Шулай итеп, төркиләр дәүләте халыкара тану ала.

Тиздән җуҗаннарның нәфрәт тудырган бәйлелегеннән тулысынча котылырга уңай очрак туа. Җу­җаннар изүеннән интеккән телә кабиләләре изүчеләргә каршы баш күтәрәләр, һөҗүмгә барганда, алар төрекютлар белән очрашалар. Телә кешеләре Бумынга тулысын­ча күндәмлек белдерәләр, баш ияләр. Шуннан соң “үзе­нең көченә һәм гаскәренең күп санлылыгына таянып”, Бумын Җуҗан дәүләте җитәкчесенә аның кызын ха­тынлыкка сорап мөрәҗәгать итә, дип бәян итә елъязма­лар. Ачуы чыккан хан: “Син минем тимер эретүчем! Миңа шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ничек җөрьәт итәсең?” — дип җавап бирә. Моннан соң тәвәккәл Бумын Кытай императоры кызын сорый һәм аңа өйләнә. Күчмә халыклар арасында аның абруе үсә. Уңай форсаттан файдаланып, Бумын 551 елда җуҗаннарның барлык төп көчләрен тар-мар итә һәм үзен ил каһаны дип атый башлый. Шулай итеп Төрки каһанлыгы бар­лыкка килә.

Төркиләр яулары. Истәми каһан сугышлары

552елда Бумын каһан вафат була. Аның варислары төркиләр биләмәләрен шактый киңәйтә төшәләр. Алар күрше кабиләләр белән өзлексез сугыш алып баралар, аларның байлыкларын талыйлар, яңа җирләр яулыйлар, әсирлә­рен сугышчы яисә кол итәләр. Чираттагы бәрелештә җиңелгән Кытай императоры да хәтта каһанга ел саен ясак — 100 мең кисәк ефәк тукыма биреп торырга мәҗбүр булган. Төркиләр бик зур территориядә хаким­лек урнаштыра.

Каһанлык төзелгәннән соң бераз вакыт узгач, төрки гаскәрләр һуннар салган юллар буенча көнбатышка таба хәрәкәтләнә башлый. Бу яу башында Бумынның энесе Истәми каһан һәм аның улы Кара Чура тора. Көньяк Себер, Арал буе һәм Көньяк Урал кабиләләрен буйсын­дырып, алар 558 елда Идел янына килеп җитәләр.

Урта Азиядә төрекләр эфталитларның куәтле дәүләтен, согдилыларны тар-мар итәләр, Сасанидлар Ираны белән берләшмә төзиләр. Иран белән Төрек ка­һанлыгы Урта Азияне үзара бүлешә. Амудәрьядан көнчыгышта һәм төньякта яткан барлык җир каһан­лык составына керә. Яулап алган җирләрдә төркиләргә Бөек ефәк юлын контрольдә тотарга мөмкинлек туа, бу исә дәүләтнең икътисади куәтен көчәйтергә булыша.

Каһанлыкның таркалуы

Төрки каһанлык көнчы­гышта Сары диңгездән алып көнбатышта Кара диңгез буендагы далаларга тикле җирләрне колачлый. Шул кадәр зур территория корал көче белән төзелгән импе­риядә бердәм булып озак яши алмый. Өлкәләр арасын­да тыгыз икътисади багланыш булмый. Еш кына үзара кабынып киткән сугышлар, кайбер төрки аксөякләр ара­сында кулга төшерелгән җирләр белән мөстәкыйль идарә итәргә омтылыш, хакимият өчен хакимнәр катлавында барган көрәш дәүләтне какшата. Нәтиҗәдә 581-603 ел­ларда каһанлык ике өлешкә бүленә. Көнбатыш өлешенә Алтайдан алып Кара диңгезгә кадәрге җирләр керә. Аның үзәге Җидесуда (Семиречье) була. Көнчыгыш өлеше — Ал­тайдан алып Бөек Кытай стенасына тикле җәелеп ята. Аның үзәге Орхан елгасында була. 630 елда инде ике дәүләт тә яшәүдән туктый.

Әмма ярты гасыр үткәч, Монголиядә Көнчыгыш-Төрки каһанлыгы оеша. Ул 740 елга кадәр яши һәм кешелек дөньясына Күлтәгин, Төнйокук һәм Билге каһан кабер ташларында менә дигән рун язма үрнәкләре калдыра. Бу язмалар Төрки каһанлыгының гомуми тарихы фо­нында хакимнәрнең тормышын һәм батырлыгын тас­вирлый.

Евразия тарихында төркиләр

Төрки каһанлык Урта Азия һәм көнчыгыш Европа халыклары тарихында мөһим роль уйный. Төркиләр утрак игенчелек өлкәләрен җимермиләр, андагы халыктан ясак җыю белән канә­гатьләнәләр. Алар сәүдә үсешенә игътибар итәләр. Төркиләр шулай ук төрки телле кабиләләрнең һәм ха­лыкларның бер дәүләткә берләшүенә булышалар. Шушы берләшмә соңыннан хәзерге төрки халыкларга нигез сала.

Төркиләр беренче язма мәдәният булдыралар. Башта ул согдия әлифбасына нигезләнә, соңрак рун язуына нигезләнә һәм бөтен каһанлык халкы тарафыннан кул­ланыла. Аның белән бергә гомумтөрки әдәби тел туа. Күлтәгин, Төнйокук, Билге каһан хөрмәтенә куелган ка­бер ташларындагы текстлар нәкъ шул телдә язылган. Төркиләр заманында шәһәр төзелеше, архитектура һәм сәнгать тагын да үсә. Тарихи чыганакларда юллар һәм почта станцияләре төзү турында да мәгълүматлар бар.

Имәнкискә культурасы

Төрки каһанлык чорында, ягъни VI—VII гасырларда, халыклар күченеп йөрү гадәти күренеш булган. Күченеп йөрүләр дулкыны Идел һәм Кама тирәсенә килеп җиткән.

Төрки каһанлыгы Азов, Каспий һәм Кара диңгез бу­ендагы далалар өчен сугыш алып барган чорда без­нең якларда (Идел белән Кама кушылган районда) яңа кабиләләр пәйда була. Фәндә аларны Имәнкискә кабилә­ләре дип йөртәләр, чөнки алар турында тәүге мәгълүмат­лар Татарстанның Лаеш районы Имән Кискә авылы янында казу эшләре нәтиҗәсендә билгеле була.

Имәнкискә кабиләсенең традицияләре һәм культу­расы җирле кабиләләр йолаларыннан кискен аерылып тора. Мәсәлән, мәетләрне алар башта яндырганнар, ан­нары, балчык чүлмәкләргә салып, кечкенә базларга күмә торган булганнар.

Имәнкискәлеләрдә игенчелек нык үсеш алган. Җир­ле кабиләләр арасында алар иң беренче булып җирне ат җигеп, сука белән эшкәрткәннәр. Терлекчелек тә алар­ның төп шөгыльләренең берсе булган.

Бу кабилә кешеләре бик ерак төбәкләр, хәтта Урта Азия һәм Казахстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган­нар. Җирле кабиләләр арасында алар беренчел әрдән бу­лып сәүдә эшләрендә металл акча кулланганнар. Беренче акчалар бронзадан эретеп сугылган һәм озынча булган.

Имәнкискәлеләрнең этник килеп чыгышлары хакын­да әлегә кадәр фәнни бәхәсләр дәвам итә. Кайбер га­лимнәр аларны — төрки, икенчеләре борынгы славян­нар дип саный. Әлегә моны төгәл генә әйтүе кыен. Бары шунысы гына билгеле: имәнкискәлеләр дә, башка ка­биләләр кебек үк, үз вакытында Төрки каһанлыкның яулап алу сугышлары аркасында яшәгән җирләрен таш­лап китәргә мәҗбүр булганнар.

Әлеге темага башка язмалар