Тәһәҗҗүд намазы (төнге намаз)

Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр.

"Исра" сүрәсенең 78 нче һәм 79 нчы аятьләрендә: "Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. Әй, Мөхәммәд! Төннәрен уянып, артык намазлар кыл. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер",— диелгән.

Тәһәҗҗүд намазы Пәйгамбәребезгә бу аять белән әмер ителгән. Шул ук аятьтә Аллаһы Тәгалә илчесен югары дәрәҗәгә күтәрәчәген тәһәҗҗүд намазын әмер иткәннән соң белдергән. Бу югары дәрәҗә белән тәһәҗҗүд намазы арасында бер бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Әгәр шулай булса, тәһәҗҗүд намазының әһәмияте зур икәнлеге ачыклана.

Бу намазга аеруча "Мөззәммил" (1-8) сүрәсендә ишарә ителгән: "Әй, чорналып уралган Мөхәммәд! Төннең уртасында, теләсәң бераз соңрак, теләсәң бераз элек бер вакытта намазга тор, яки Коръән укы. Дөрестән дә, без сиңа күтәрүе бик авыр булган Коръәнне вәхи итәчәкбез. Шөбһәсез, кичләрне намаз кылу бик тәэсирле, Коръән уку да бик уңайлыдыр. Чөнки көндез сине болардан аерачак эшләрең бардыр. Раббыңның исемен зикер ит, һәр нәрсәне калдырып, Аңа юнәл!"

Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләмнең төнге  намазны укуын белгән сәхабәләр дә аның кебек төнге намазны укый башлаганнар. Әйтеп үтелгән аятьләрдә дә тәһәҗҗүд намазының әһәмияте аңлатыла. Бу намазны, Пәйгамбәрдән башлап, аңа инанган ке­шеләр бүгенгә кадәр кылып килгәннәр. Бу намаз шул ук хис һәм иман белән кыямәт көненә кадәр кылыначактыр. Чөнки Пәйгамбәребез: (с.г.в.) "Төнге намазны дәвам итегез…",— дип боерган.

Тәһәҗҗүд намазы ике рәкәгать белән унике рәкәгать арасында кылыныр.

Ибне Габбастан (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тәһәҗҗүд намазында ошбу доганы укуы әйтелгән:

اَللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ قَيِّمَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ مَلِكُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ نُورُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ الْحَقُّ وَوَعْدُكَ الْحَقُّ وَلِقَاؤُكَ حَقٌّ وَقَوْلكَ حَقٌّ وَالْجَنَّةُ حَقٌّ وَالنَّارُ حَقٌّ وَالنَّبِيُّونَ حَقٌّ وَمُحَمَّدٌ حَقٌّ وَالسَّاعَةُ حَقٌّ. اَللَّهُمَّ لَكَ أَسْلَمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْكَ أَنَبْتُ وَبِكَ خَاصَمْتُ وَإِلَيْكَ حَاكَمْتُ فَاغْفِرْ لِي مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ وَمَا أَسْرَرْتُ وَمَا أَعْلَنْتُ أَنْتَ الْمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الْمُؤَخِّرُ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ أَوْ لاَ إِلَهَ غَيْرُكَ وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ

"Әллааһүммә ләкәл-хәмдү әнтә каййимүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә мәликүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә нуурус-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтәл-хәкку вә вәгъдүкәл-хәкку вә ликаа-үкә хәккун вә каулүкә хәккун вәл-җәннәтү хәккун вән-нәәрү хәккун вән-нәбиййүнәә хәккун вә мүхәммәдүн хәккун вәс-сәәгатү хәккун. Әллааһүммә ләкә әсләмтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә иләйкә әнәбтү вә бикә хасамтү вә иләйкә хәкәмтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү әнтәл-мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру вә ләә иләәһә илләә әнтә әү ләә иләәһә гайрукә, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

(Аллаһым! Мактау Сиңа хастыр. Син күкләрне һәм җирне һәм аңда булган бөтен нәрсәне бер тәртипкә куючысың. Мактау Сиңадыр. Син күкләрдә һәм жирдә һәм аларда булган бөтен нәрсәләрнең падишаһысың. Мактау Сиңа хастыр. Син күктәгеләрнең һәм җирдәгеләрнең нурысың. Мактау Сиңадыр. Син Хаксың, вәгъдәң хактыр, ахирәттә Сине күрмәк хактыр. Сүзең хактыр, җәннәт хактыр, җәһәннәм хактыр. пәйгамбәрләр хактыр вә Мөхәммәд хактыр, кыямәт хактыр.

Аллаһым! Сиңа тапшырылдым. Сиңа инандым. Сиңа тәвәккәл иттем. Сиңа юнәлдем. Синең ризалыгың өчен дошманнарга каршы чыктым, арабызда Сине генә Хаким иттем. Раббым! Кылган һәм кылыначак бөтен гөнаһларымны гафу ит. Яшерен һәм ачык кылган бетен гөнаһларымны кичер, алга үткәргән дә — Синсең, артка калдырган да — Синсең. Синнән башка илаһ юк, Аллаһым! Синнән башка көч вә куәт иясе беркем дә юк, Раббым!)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бөтен төнге намазларында шул ук доганы укуы сөйләнелми. Билгеле булганча, ул намазларда төрле догалар укыган. Төнге намазлар укучыларның төрле догалар укуларында зарар юктыр. Бу, киресенчә, яхшы дип санала.

Әлеге темага башка язмалар