Тәһарәт

Хәдис-шәриф
 
إنَّ الْإِسْلاَمَ نَظِيفٌ فَتَنَظَّفُوا فَإِنَّهُ لَا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ إِلَّا نَظِيفٌ
 
 Иннәл-исләәмә нәзыйфүн фәтәнәззафу, фәиннәһү ләә йәдхулүл-җәннәтә иллә нәзыйф.
 Мәгънәсе: Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс.
 
 Хәдис-шәриф
 
بُنِىَ الدِّينَ عَلَى النَّظَافَةِ
 
 Бүни йәд-диинү галән-нәзаафәһ
 Мәгънәсе: Ислам пакьлык өстендә төзелгән.
      Ислам дине – хак һәм бик пакь дин. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә һәрчак  бик пакь булырга боера. Мөселман булган кешенең күңеле яман сыйфатлардан һәм явыз фикерләрдән; тәне, киеме, йорты, ашаган ризыклары, эчкән сулары һәрбер нәҗестән[1] пакь булырга тиеш. Намаз укыганда һәм башка гыйбадәтләрне кылган вакытта мөселман бигрәк тә пакь булырга тиеш.
 
ТӘҺАРӘТ
 
   Намаз укыячак кешегә тәнен, киемен һәм урынын һәртөрле нәҗесләрдән пакьлау һәм шулай ук Шәригать боерган рәвешчә тиешле әгъзаларны су белән юып, тәһарәт алу фарыз.
   Тәһарәт алганда түбәндәге 8 төрле эш башкарыла. Тәһарәт алачак кеше:
1) башта пакь су белән истинҗа кыла, ягъни гаурәтләрен нәҗестән пакьли;
2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;
3) аннан соң өч мәртәбә авызын юа;
4) аннан соң өч мәртәбә борынын юа;
5) аннан соң өч мәртәбә йөзен юа;
6) аннан соң өч мәртәбә терсәкләренә кадәр ике кулын юа;
7) аннан соң, учларын һәм бармакларын суга чылатып, ике кулы белән әүвәл башына, аннары колакларына, аннары муенына мәсех[2] кыла;
8) аннан соң тубыкларына кадәр өч мәртәбә ике аягын юа. Йөзен юганда маңгай чәченнән алып, ике колагына һәм ияк астына кадәр булган һәр җиренә су тидерә. Шулай ук кашына һәм сакалына да су тидерә.
   Кулларын һәм аякларын юганда бармак араларына һәм йөзек астына су тими калмаска тиеш. Әгәр аякларында читек булса, алар өстенә өч бармагы белән мәсех кыла. 
 
ТӘҺАРӘТНЕҢ ФАРЫЗ, СӨННӘТ ҺӘМ МӨСТӘХӘБЛӘРЕ     
 
Тәһарәтнең фарызлары дүртәү:
1) бер мәртәбә йөзне юу;
2) бер мәртәбә терсәкләргә кадәр ике кулны юу;
3) бер мәртәбә башның чирегенә мәсих кылу;
4) бер мәртәбә тубыкларга кадәр ике аякны юу.
Тәһарәтнең мәшһүр сөннәтләре унҗидәү:
1) тәһарәтне “әгүзү” һәм “бисмилләһ” белән башлау;
2) күңел белән ният кылу;
3) ике кулны беләзекләргә кадәр юу;
4) мисвәк (теш чистарткыч) кебек  бер нәрсә белән тешләрне пакьләү;
5) өч мәртәбә авызны юу;
6) өч мәртәбә борынны юу;
7) сакалны аралаштыру;
8) бармакларны аралаштыру;
9) йөз, кул һәм аякларны өчәр мәртәбә юу;
10) уң кул һәм уң аякны сулларыннан әүвәл юу;
11) башның һәр җиренә мәсих кылу;
12) ике колакка мәсих кылу;
13) кул аркалары белән муенга мәсих кылу;
14) тәһарәтне билгеле тәртип белән алу;
15)   тәһарәтне бертоташтан алып бетерү
16)  кул һәм аякны юганда бармаклардан башлау;
17)  башка мәсих кылганда маңгайдан башлау.
  Тәһарәтнең мөстәхәбләре бишәү:
1) тәһарәт алганда Кыйблага каршы тору;
2) су чәчрәмәслек биек җирдә тору;
3)   суны үзеңә әзерләү;
4)    тәһарәт алганда мәшһүр догалар уку;
5) тәһарәт алып бетергәнчегә кадәр тыйнак рәвештә булу (сөйләшмәү). 
 
ТӘҺАРӘТНЕҢ МӘКРУҺ ҺӘМ МӨФӘСИДЛӘРЕ
(ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА ШЕЛТӘЛӘНӘ ТОРГАН ҺӘМ
ТӘҺАРӘТНЕ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР)
 
Тәһарәт алганда түбәндә китерелгән ун төрле эш мәкруһ (шелтәләнгән) булып санала:
1) суны күп агазып исраф кылу;
2) уң кул белән борын сеңгерү;
3) әгъзаларны өчтән артык яки ким юу;
4) башка ике мәртәбә мәсех кылу;
5) йөзгә суны каты итеп сибү;
6) суны кешедән салдырту;
7)   тәһарәт алганда дөнья сүзләрен сөйләү;
8)   суга текерү яки сеңгерү;
9)   кояшта җылынган су белән тәһарәт алу;
10)  тәһарәт алганда сөннәт булган бер гамәлне калдыру.
 
    Тәһарәтнең мөфәсидләре (бозучы нәрсәләре) сигез, ягъни түбәндәге эшләр  тәһарәтне боза:
1) гаурәттән (җенес әгъзасыннан) нәҗес (пычрак) яки башка нәрсә килү;
2) җәрәхәттән кан, эрен яки сары су агу;
3) борын канау;
4) күздән лайлалы яшь агу;
5) авыз тутырып азык яки әз генә кан косу;
6) ятып яки сөялеп йокыга китү;
7) тилереп яки исереп аңны югалту;
8) намаз эчендә кычкырып көлү.
 
    Җәрәхәтләнгән җирдән кан, эрен яки сары су әз генә чыгып читкә акмаса, тәһарәт бозылмый. Тирләү, күздән лайласыз яшь агу, авыздын какрык килү тәһарәтне бозмый. Тәһарәтсез килеш Коръән-Кәримне яисә аятьләр язылган кәгазьләрне тоту тыела, әмма букча (сумка) аркылы тотарга рөхсәт ителә. Тәһарәтсез килеш Коръән сүрәләрен (күңелдән) укырга ярый, мәчеткә керү һәм зиратка бару хупланмый. Шул эшләрне тәһарәт алып яки тәяммум белән кылу мөстәхәб (хуплана). 

[1] Нәҗес сүзе – арусыз, пычрак дигәнне аңлата – Тәрҗемәченең аңлатмасы.  

[2] Мәсех кылу – ышку дигәнне аңлата.  

Тәһарәт алганда укыла торган догалар

Әлеге темага башка язмалар