Тәүбә

Расүлебез (с.г.в.) әйтә: һәр адәм баласы гөнаһ­лы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе — тәүбә иткәне. Дөньялыктагы һәр адымны, һәр сәгатьне Аллаһ безгә фетнә, сынау буларак яралтты. Әгәр без кул зинасыннан котылдык икән, күз зинасына төшәбез. Аннан арынсак, колак гөнаһына кереп китәбез. Монысыннан да тыелсак, Аллаһ безне тел, кальб зиналары белән сыный. Кыскасы, адәм баласы бөтен әгъзасы белән дә гөнаһ кылып чыга. Әгәр кеше “мин гөнаһ кылмыйм” дип сөйләшә икән, аны шушы сүзләре гөнаһлы итә: ул, расүлебезнең (с.г.в.) әлеге хәдисен кабул итмәү сәбәпле, гөнаһ кылган санала. Әгәр без көн саен, сәгать саен хаталанабыз икән, ничә мәртәбә тәүбә итәргә соң? Аллаһ әйтә: әй иман китергән бәндәләр, бөтенегез тәүбә итегез, шәт, котылырсыз җәһәннәм утыннан ди. Икенче бер аятьтә болай: дөрес тәүбә белән тәүбә итегез. Алга таба мондый аятькә дә тап булырбыз: тәһарәт алганда пакьләнгән кебек, кальбләрегез дә пакь булсын, шул вакытта Аллаһ сезне яратыр. Әмма көне буена кальбләребез тәһарәтле торсын өчен, расүлебез (с.г.в.) үрнәгенә иярү тиеш, ә ул исә көненә 70 мәртәбә тәүбә итә торган була! Башка бер риваятьтә хәтта 100 тапкыр дип хәбәр ителә. Галәмнәргә рәхмәт йөзеннән җибә­релгән Аллаһ илчесе — расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кылган һәм кылачак һәммә гөнаһларын Раббысы кичерде. Шуңа карамастан, бу изге зат көненә әллә ничә дистә тапкыр тәүбәгә егыла! Тәһәҗҗүд намазында төннәр буе басып торып аяклары шешеп, яргаланып бетүен күргәч, хатыны Гайшә (р.г.) әйтер иде: синең бит инде булган һәм булмаган гөнаһларың ярлыканды, нигә бу кадәр газапланасың? Миңа шуның кадәр зур нигъмәтләр бирелде, Раббыма шөкер итүчеләрдән булмыйммы инде хәзер, дип җавап бирә пәйгамбәребез (с.г.в.). Ә без нишлибез? Сер түгел, үзебезнең гаепне күргәнче, иң алдан башкаларныкын тикшерәбез. Кайчагында шул дәрәҗәгә җитәбез ки, “аның шундый-шундый гөнаһлары бар, Аллаһы Тәгалә кичерерме икән” дип, үзебезне хөкемдар урынына куябыз.
Гөнаһлар дүрт төрлегә бүленә. Беренчесе — Аллаһның сыйфатларыннан алынган гөнаһлар. Кем шуны кыла — үзен Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрә, Аның сыйфатларына дәгъва кыла дигән сүз. Мәсәлән, фәкать Аллаһ бернинди кимчелексез, Ул мактауга, данлауга гына лаек, Аны тәнкыйть итү мөмкин эш түгел, Ул барнәрсәдән өстен вә пакь. Үзен шушы сыйфатлар белән сыйфатлаган кеше дә, әстәгъфирулла, Аллаһ урынына дәгъва кылган саналыр.
Икенче төр гөнаһ — шайтани. Шәһвәткә бирелү, нәфесне тыя алмау: зина кылу, урлашу һәм башкалар. Мондый кеше, үз гамәлләрен аклап кына калмый, ә бәлки тирә-яктагыларны да бозыклыкка өнди, нәкъ шайтан кебек.
Өченчесе — хайвани гөнаһ. Шул ук нәфес колы булу, хайван кебек үзеңә хәерле булган нәрсәне аңламау, акны карадан аера белмәү.
Дүртенчесе — ерткычлар гөнаһы. Кешегә сугу, талау, кыйнау, җәбер-золым кылу.
Психологлар раслаган: адәм баласында иң тәүдә хайвани гөнаһ барлыкка килә икән. Бүгенге көндә телевидение, “сары” матбугат чаралары кешене һәртөрле гөнаһка этәрү өстендә бик шәп эшчәнлек алып баралар, кеше аңын шуңа программалаштыралар. Реалити-шоулар, кино­фильмнар, җырлы- биюле, яисә көлкеле тамашалар
—   барысы да хайвани гөнаһларны арттыру юлында! Яшьләр арасында тотнаксыз җенси тормыш алып бару, матур киенү, тәмле ашау, ягъни үзләренчә әйтсәк, заманадан калышмый яшәү өчен бернинди чарадан чирканмау юлларын күрсәтәләр алар һәм ничек итеп дигез! Гөнаһларны, әшәкелекне матур ялганга төреп, бозыклыкны бизәп күрсәтә беләләр! Иманы зәгыйфь, буыны ныгымаган егетләр- кызларыбыз бик тиз эләгә телевидение ятьмәсенә һәм кайда хаклык, кайда адашу икәнен ул инде аера алмас дәрәҗәгә дә җитәргә мөмкин.
Адәм баласының ерткычлар гөнаһына баруында да телевидение, һәртөрле матбугат чараларының өлеше зур Газета-журнал битлә­рендә, экраннарда матур итеп таларга, матур итеп үтерергә, матур итеп шартлатырга өйрәтәләр. Элек йортларыбызның түр башында ак сакаллы картларыбыз, ак яулыклы әбекәйләребез үгет- нәсихәт биреп утырса, бүген аларның урынын телевизор алды. Әгәр кешедә хайвани һәм ерткыч­лар гөнаһы бергә туплана икән, бу кешедә шайтани сыйфатлар баш калкыта. Ул башкаларны да бозыклыкка өнди, икейөзлегә әйләнә, теләсә нинди гөнаһтан да курыкмый башлый. Кайчан бу әшәкелек аның бөтен кальбен каплап ала, адәм баласы инде үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитә: масая, тәкәбберләнә, колагына бер хәерле сүз керми, аныкы гына дөрес, ул гына хаклы, аннан шәп кеше юк. Моннан инде “мин — илаһ!” дияргә дә күп калмый һәм кеше, фиргавен дәрәҗәсенә җитеп, һәлак була. Хакыйкатьтә, Аллаһ “мин бөек!” дигәннәрне сөйми.
Аллаһ Үзе сакласын — шушы дүрт төрле гөнаһка дә сәләтле бәндәләрнең юлы фәкать җәһәннәм. Җәһәннәм әһелләре әйтер: йа Раббым, безне аздырган иблисне күрсәт! Шуңа бер карап ләгънәт итик, шул аздырды безне, диярләр. Шуннан Аллаһ болар каршысына иблисне чыгарыр, тегесе әйтер: мин сезгә солтан булмадым, мин сезне чакырдым — сез чабып килдегез. Мин сезгә бизәкләп зинаны күрсәттем — сез кабул иттегез. Хәмер, икейөзлелек, ялган, гайбәткә чакырдым — сез җавап бирдегез, миңа бүген ләгънәт укуыгыздан файда юк… Аллаһ­ның ләгънәтенә тарыган иблис хәленә калмыйк, җәмәгать, шайтаннан иман сорамыйлар. Кыямәт килмәс борын үзебезнең иманны ныгыту өстендә эшлик… Бервакыт расүлебез (с.г.в.) янына кил­гәннәр дә әйткәннәр сәхабәләр: бишвакыт намаз укый берәү, әмма төннәрен угрылык юлында йөри, нишләтергә моны, диләр икән. Җавап бирә расү­лебез (с.г.в.): дөреслектә, намаз фәһеш, гөнаһлы гамәлләрдән тыядыр. Бу кешенең намазы намаз рәвешендә түгел, моның кальбе намаз укымый, шуңа күрә бозык гамәлләрдән тыелмый, диде. Имам булып басканда, пәйгамбәребез (с.г.в.), җәмәгатькә борылып әйтә торган була: соңгы намазны укыган кебек укыгыз! Намазга керешер алдыннан, һәрберебез күзалдына китерсен: бусы — Аллаһ каршындагы соңгы гамәлем һәм ул мине җәннәтле итәчәк. Тырышырга, Раббыбызның рәхмәтенә ашыгырга кирәк. Әмма моның да үз шартлары бар: хаталарыбыздан тәүбә итү. Дөрес тәүбә — гөнаһларның ярлыкануына сәбәп. Кылган гамәленә ихластан үкенү белдергән кешене Аллаһ кичерми калмас. Хәер, Ислам галимнәре әйтүенчә, нәкъ менә үкенү хисе кичерү — гөнаһларның ярлыканган булуына бер ишарә.
Расүлебез (с.г.в.) мөмкин кадәр гөнаһлардан арыну юлларын күрсәтеп калдырды: бер бозык гамәл кылсаң, шуның төреннән булган хәерле гамәл кыл, ул аны сөртер, диде. Әйтик, тәһарәтсез Коръән тоту — гөнаһ. Тәһарәт алып, пакьләнеп Коръән укып куй. Ялган сөйләдең — артыннан ук хәерле сүз белән кешеләрне хәерле эшкә өндә. Кальб гөнаһы булса, кальбтән хәерле эш башкар. Тәүбәнең асылы — үкенү. Әгәр кеше, кылган гөнаһына тамчы да үкенү кичерми икән, көненә 70 мәртәбә әстәгъфируллаһи тәүбә дисә дә, гөнаһы кичерелмәс.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер егет килгән дә әйткән: гөнаһларым күп, җиде ел каберләрне талап йөрдем, бер яңа каберне ачкан идем, анда бик гүзәл кыз ята, шул мәет белән зина кылдым, ничек тәүбә итим, дигән. Синнән дә гөнаһлырак кеше юк, дип җавап кайтарган расүлебез (с.г.в.). Шуннан бу егет 40 көн вә 40 төн ураза тоткан, елый-елый тәүбә иткән. 40 көн узганнан соң, пәйгамбәребез (с.г.в.) янына Җәбраил галәйһиссәләм килеп әйткән: Аллаһ ул егетнең гөнаһларын кичерде, үзенә белдер, дигән… Шулай, җәмәгать, бик көчле үкенү хисе белән тәүбәгә килгәндә, Раббыбыз җавап бирми калмас. Шулай да… Адәм баласы хатадан хали түгел дисәләр дә, кальбләребезне мөмкин кадәр гөнаһ­лардан сакланучы итеп тәрбия кылыйк.

Әлеге темага башка язмалар