Тәхәрәт, тәямум, госел

Тәхәрәт алу тәртибе
 
Тәхәрәт алыр алдыннан:"Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим. Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәхәрәт алмакка" , — кебек ният әйтелә. Тәхәрәт алучы кеше истинҗалы булырга тиеш (истинҗа — бәдрәфкә барганнан соң гаурәт урыннарны юуу, нәҗестән пакълау)
 
1) Иң беренче куллар беләзеккә кадәр өч тапкыр юыла. Бармак араларында коры урын калмаска тиеш, бармакта йөзек булса күчереп асты юыла.

2)Уң кул белән авызга су алып, авыз чайкала.(өч тапкыр)

3)Уң кул белән борынга су алып , сул кул белән сеңгерелә.(өч тапкыр)

4)Битне юабыз. Бит —  маңгай чәчләреннән, колак яфракларыннан алып ияк астына кадәр өч тапкыр юыла.

5)Башта уң кул, аннан сул кул өч тапкыр терсәккә кадәр юыла (терсәкнең артына да су тияргә тиеш)

6)Бер тапкыр башка мәсех кылына (мәсех — юеш кул белән сыпыру була) юеш чәнчә бармаклар белән колак эче уртадан башлап тышка таба, баш бармаклар белән колак арты сөртеп алына (бер тапкыр) калган өч бармакның арты белән муен арты мәсех кылына

7)Иң элек уң аяк, аннан сул аяк тубыкларга кадәр әйбәтләп юыла. (өч тапкыр) Бармак араларында коры урын калмаска тиеш.

Югарыдагыларны үтәгән кеше тәхәрәтле санала һәм ул намаз укый ала, Изге Коръән китабын кулына тота ала шулай ук күз тиюдән, шайтаннар явызлыгы, төрле зәхмәт куркынычыннан имин була.
Тәхәрәт кайчан бозыла?
Әгәр кеше кече яки олы табигый хәҗәтләрен үтәсә, арттан һава чыкса, тәннән кан, эрен, сары су акса, авыз тутырып косса, йоклап алса, исерсә, һуштан язса тәхәрәт бозыла.
 
ТӘХӘРӘТ АЛУ ТӘРТИБЕ: ВИДЕО
 
Тәямум
 
Тәямум билгеле бер шартларда тәхәрәтне һәм госелне алыштыра ала.
Урманда, кырда яисә башка су булмаган урыннарда һәм су белән тәхәрәтләнергә мөмкинлек булмаганда, тәямум алырга мөмкин.
Тәямумне башлар алдыннан "Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһ ризалыгы өчен тәямүм башкарып чистарынырга ният кылдым" — кебек ният әйтелә.
 
1)Җиргә, ташка, комга яки башка җир затыннан булган матдәгә учлар белән сугып бит сыпырыла.
2) Аннан янә сугып куллар терсәкләргә кадәр сыпырыла. Тәямум тәмам.
 
Су булган җирдә тәямум алу дөрес булмый, ә бары тик, җеназа һәм гает намазына тәхәрәт алып өлгермәү очрагында гына тәямум алу дөрес була. Шулай ук су куллану авыруына зарар китерсә, урамда суык булып суык тию куркынычы булса, сәфәрдә булып янындагы суы эчәренә генә җитсә, су ике чакрым чамасы ерак булса, су янына барырга нәрсәдән булса да курыкса тәямум алу дөрес була.
Су табылу белән, яисә су белән тәхәрәтләнү мөмкинлеге туу белән, тәямум бозыла, кеше тәхәрәт алырга тиеш.
 
Госел
 
Госел — бөтен тәнне юуу.
Госел алу тәртибе:
 
1)Уң кул белән су алып авыз эче чайкала.
2)Уң кул белән борынга су алып, сул кул белән сеңгереп борын эче чайкала.
3)Коры урын калдырылмыйча бөтен тән юыла.
 
Госел алу кайчан мәҗбүри
 
Госел алу мәҗбүри — җенси мөнәсәбәттән соң, ирләрдә төшләнеп мәни бүленеп чыкса, хатын-кызларда айлык күрем тәмамлану һәм бала тапканнан соң. Шулай ук һәр җомга һәм гает бәйрәмнәре алдыннан госелләнеп пакъланып мәчеткә бару — сөннәт.
Госелләнгәннән соң тәхәрәт алу кирәкми. Госел коенган кеше тәхәрәтле санала. Ә госелсез кешенең тәхәрәт алуы дөрес түгел. Госелсез килеш мәчеткә керергә, Коръән укырга (күңелдән дә), Коръәнгә кагылырга, намаз укырга ярамый.
 

Әлеге темага башка язмалар