Тәравих намазы

Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң, витр Намазыннан әүвәл, тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәттер. Тәравих намазы бары егерме рөкөгатьтер. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укылыр. Бу намаз ялгыз да укы­лыр, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәттер. Төравих намазы җәмәгать белән укылса, витр намазы да җәмәгать белән үтәлер. Имам тәравих һәм витр намазла­рының кыйраәтен (кыямда өч аять чамасы «Коръән» уку, гадәттә «Сәнә» догасы, «Фатиха» һәм «Кәүсәр» сүрәл­әре) кычкырып укыр.
Тәравих намазында дүрт рәкәгать укыган саен дүрт рәкәгать намаз укыр кадәр вакыт туктап «тәрвихә» кыйлу, ягъни ял итеп тору сөннәттер. Бу вакытта тәсбих йә тәһлил әйтеп яки әйтелгәнне тыңлап тору мөстәхәбтер (саваплыдыр). Тәравих намазына ошбу рәвештә ният кылыныр: «Ният кыйлдым ике (дүрт) рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә. Оедым ошбу имамга. Халисан лиллаһи тәгалә. Аллаһу әкбәр». Калганы башка намазлар укы­ган кебек.
Тәравих намазы вакытында ай дәвамында күп мәчетләрдә Коръән Кәрим тулысынча хәтем ителә. Рамазан аенда тәравих үткәрү өчен махсус хафизлар һәм карилар чакырыла. Безнең якларда ураза җәйге вакытка туры килгәндә тәравих намазларын озакка сузмыйча укыйлар. Биредә ул ысулны бәян итәбез.
Беренче рәкәгатьтә: «Сөбхәнәкә», «Әлхәм» (Фатиха), аннан соң: «Сәләәмүн гәләә Нүүхин фил гәәләмиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», дип укыйбыз.
Икенче рәкәгатьтә: «Әлхәм», аннан соң «Сәләәмүн гәләәә Ибрааһиим. Кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», дип укыйбыз да «әттәхиййәт» укырга утырабыз, ярты «әттәхиййәт» укып, өченче рәкәгатькә басабыз.
Өченче рәкәгатьтә: «Әлхәм», аннан соң: «Сәләәмүн гәләә Мүүсәә вә Һәәруун. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүх­синиин. Иннәһүмәә мин гибәәдинәл мүъминиин».
Дүртенче рәкәгатьтә: «Әлхәм», аннан соң «Сәләәмүн гәләә Ильйәәсиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин.

Әлеге темага башка язмалар