Татарстан җирендә бронза-тимер дәверендәге халыклар

Җирле кабиләләр хуҗалыгында төп урынны китмән­ле игенчелек, терлекчелек, металл табу һәм эшкәртү алып тора. Сунарчылык, балыкчылык шөгыле кими бара. Таш кораллар әле һаман күп кулланылса да, бронзадан эшләнгәннәре һәр өлкәдә тора-бара киңрәк тарала төшә.

Бронза бакырдан катырак. Ә бронзадан файдалана башлау — кешегә үз эшчәнлегенең төрле өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләргә ия булу дигән сүз.

Безнең төбәктә бронза җитештерү үзәге хәзерге Та­тарстанның көньяк-көнчыгыш районнары булган, күрәсең. Минзәлә, Ык, Зәй елгалары буйларында үз ва­кытында зур саналган бакыр ятмалары калдыклары әлегә кадәр сакланып калган.

Урта Идел буеның бронза чорындагы иң күренекле вәкилләре — Казан яны кабиләләре токымы. Аларның беренче торулыклары Казан тирәсендә — Займище, Ба­лым, Карташиха, Атабай авыллары янында табыла. Казан яны кабиләләре безнең эрага кадәр XVI — VIII гасырларда яши. Ул кабиләләрнең шөгыльләрен архео­логик табылдыклар — бик шәп шомартылган таш бал­талар, өтергеләр, бәлҗәләр, килеләр, бронза китмәннәр, ураклар, хәнҗәр-пычаклар, сөңге очлыклары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, балчык чүлмәкләр, төрле йорт хайван­нары сөякләре бәян итә. Ә бу — Казан яны кешеләре төзелеш эшен, хәрби һөнәрләрне, игенчелекне, терлек­челекне белгән дигән сүз. Ул кешеләр тары, бодай, арпа иккәннәр, ашлыкны махсус базларда саклаганнар. Ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз үрчеткәннәр.

Торулыкларга якын тирәләрдә, кагыйдә буларак, ка­берлекләр урнашкан. Мәетне чокырларга башын яисә аякларын елгага таба каратып күмгәннәр, янына азык салган чүлмәкләр, хезмәт кораллары, йорт кирәк-яраклары куйганнар. Димәк, Казан яны кабиләләре кешенең җаны булуга һәм аның күчеп йөрүенә ышанганнар.

Хәзерге Татарстанның Кама аръягы территориясендә нигездә Бура культурасына караган кабиләләр яшәгән. Аларның шундый исеме мәетләрне кабергә агач бура эченә салып күмүдән килеп чыккан. Бу кабиләләр үсеш ягыннан Казан яны кабиләләре дәрәҗәсендә булган. Ләкин алар безнең җирләргә читтән килеп урнашкан­нар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар бирегә көньяк өлкәләрдән килгәннәр, дип уйланыла. Елга үзәннәрендә уңдырышлы туфраклы урыннарда китмән­ле игенчелек тә үсеш алган.

Казан яны һәм Бура культурасы истәлекләре бронза чоры кешеләре тормышындагы җитди үзгәрешләрне чагылдыра. Хуҗалык итүнең җитештерү ысуллары өстенлек алу тормыш шартларын яхшырткан. Кешеләр инде тулысынча ау нәтиҗәләренә бәйлелектән котыла барган. Азык-төлек запасы, беренче чиратта бөртекле ашлык запасы булдырырга мөмкинлек туган. Йорт хай­ваннары ит, сөт, йон, тире биргән. Яшәү рәвеше яхшыру халык саны үсүгә этәргеч булган. Әйтик, Казан яны кабиләләренең кайбер утракларында 500 ләп кеше яшәгән.

Икътисад үсеше тора-бара иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсендә сыйфат үзгәрешләренә китерә. Ыруг төркем­нәре эчендә металл эретүчеләр һәм коючылар килеп чыга, алар бронзадан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Бигрәк тә Урал, Көнбатыш Себер, көньяк далалар һәм Кавказ кабиләләре белән алыш-биреш кис­кен үсә. Аннан бу якларга әзер эшләнмәләр яисә коелма металл алып киләләр. Табигый байлыкларга бай җирләр өчен кабиләләр арасында бәрелешләр ешая. Мондый шартларда ыруг общинасында ирләрнең роле үсә бара, ул металл эшкәртүче, терлек караучы һәм сугышчы була. Хәзер инде ыруг башына да ирләр килә, зур-зур патриархаль гаиләләр туа. Аталар баш булган мондый гаиләдә хатын-кыз йортта хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, бала тәрбияли. Матриархат инде бетүгә йөз тота.

Бронза гасыры менә шундый үзгәрешләр тудыра. Борынгы җәмгыять сизелерлек, җитди алга китә, яңа сыйфатларга ия була.

Тимер дәверенең башлангыч чоры

Ананьино кабилә­ләре (безнең эрага кадәр VIII—III гасырлар). Хуҗалык үсешендә, тулаем борынгы җәмгыять үсешендә тимер кул­лану куәтле этәргеч була. Матди байлыклар җитештерүдә бу металл әлегә кадәр төп материалның берсе булып тора.

Рудадан тимер алыр өчен махсус эретү мичләре яисә һава өрдерү җайланмасы булган тимерче учагы кирәк. Анда бик югары температура (1530°) таләп ителә. Бронза гасы­ры металл эшкәртүчеләре учакларда һәм гади төзелешле мичләрдә андый югары температурага ирешә алмыйлар.

Баштарак тимер кыйммәтле металл санала, аны да, бакыр кебек үк, бизәнү әйберләренә генә тоталар. Өстен­лекләре зур булганга, тора-бара ул бронзаны көнкүрештән кысрыклап чыгара. Кеше моңа кадәр күрелмәгән каты һәм үткен коралларга ия була.

Безнең якларда тимер чорына беренче булып Ананьино кабиләләре керә. Ананьино культурасын ачуга XIX га­сыр уртасында Казанда чыккан газеталарның берсендә тарихи әсәрдән өзекләр бастыру этәргеч була. Ул әсәрдә Алабуга шәһәреннән ерак түгел урнашкан борынгы “Шай­тан шәһәрлеге”нә, мөселманнар “изге” санаган кабер­леккә, данлыклы гаскәр башы Аксак тимер барып чыгу бәян ителә. Бу материал Мәскәү археологы, профессор К.И. Невоструев игътибарын җәлеп итә. Ул, Алабуга янында археологлар кызыксынырлык урыннар чыннан да бармыни дип, Алабуга шәһәре башлыгы И.В. Шиш­кинга хат язып сала. Җавап хатында И.В. Шишкин, әйе, Ананьино авылы янында чыннан да борынгы каберлекләр бар, анда кабер ташлары да сакланып калган, ул урыннар­да гаҗәеп бронза һәм тимер әйберләр табалар, дип яза.

Казу эшләре 1858 елның җәендә башлана. Бу эшкә тирә-як авыллардан йөзләгән крестьян катнаша. Бер көн эчендә иллеләп кабер казыла. Анда бизәнү әйберләре, хезмәт, сугыш кораллары, балчыктан ясалган чүлмәкләр һәм башка әйберләр табыла. Менә шулай итеп яңа ар­хеологик һәйкәл — Ананьино каберлеге ачыла.

Соңыннан монда зур күләмдә казу эшләре башкары­ла. Алабуга тирәсендә, Идел, Кама, аларның кушылдык­лары Нократ, Агыйдел, Ветлуга елгалары буенда археологлар 60 тан артык торулык һәм 30 га якын борынгы каберлек табалар.

Ананьино культурасы безнең эрага кадәр VIII—III га­сырларда үсеш ала. Бу чор антик Греция, аның Кара диңгез янындагы колонияләре — Ольвия, Херсонес, Боспор борынгы Урта Азия цивилизацияләре Парфия, Маргиана, Согдиана һәм Бактрия чәчәк аткан вакытка туры килә. Ананьино кешеләре “тарих атасы” Геродот белән очрашкан сугышчан скифларның, Көнчыгышта беренче дөньякүләм империя төзегән данлыклы полководец Александр Македонскийның замандашлары була.

Табигый-климатик шартлар Ананьино кешеләрен та­рихи үсешнең үзгә юлына этәрәләр. Алар көньяктагы замандашлары ирешкән югарылыкка күтәрелә алмый­лар. Ләкин бу очракта алар үсештә “артта калган” дигән сүз куллану дөрес булмас иде. Нәсел башлыклары Казан яны кабиләләре булган нәкъ менә Ананьино кешеләре безнең якларда беренче булып хәрби ныгытмалар һәм чын-чынлап кальгалар (крепостьлар) төзи башлыйлар. Аларның торулыклары, гадәттә, елга буйларында биек борыннарда (мысларда) урнаша, биек урлар (валлар), тирән чокырлар белән әйләндереп алынган була. Ныгытмалар кабиләләр арасында еш килеп чыккан хәрби бәрелешләргә ишарә ясый. Тимер куллану хезмәт кораллары гына түгел, һөҗүм һәм һөҗүмнән саклану өчен дә камил кораллар ясарга мөмкинлек бирә. Ананьино кешеләре арасында ко­рал ясаучы һөнәрчеләр катлавы туа башлый.

Хезмәт җитештерүчәнлеге үскән саен, кайбер кешеләр кулында азык-төлек запасы, кыйммәтле әйберләр тупла- на. Аларны сатып, алмашып, байлыгыңны арттырып була. Әйтик, Ананьино кешеләре күршеләре белән генә түгел, ерактагы кабиләләр һәм халыклар белән дә сәүдә иткәннәр. Скифлар аркылы аларга хәтта греклар һәм мисырлылар эшләгән әйберләр дә үтеп кергән. Безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән грек тарихчысы Геродот та Ананьино ке­шеләрен белгән. Ул аларны тиссагетлар дип атаган.

Сугышлар да халыкның бер өлеше баюга китергән. Шундый шартларда җәмгыятьтә төрле катлаулар туа, мал-мөлкәт ягыннан тигезсезлек барлыкка килә.

Әнә шундый социаль, мөлкәти тигезсезлек борынгы җәмгыятьне таркатуга китерә. Бу процесс археология ма­териалларында яхшы чагыла.

Ананьино кешеләренең мәет күмү йоласы асылда Ка­зан яны кешеләренеке кебек үк булган. Ләкин социаль үзгәрешләр монда да күренә. Кайбер каберләрдә икешәр, хәтта бишәр-алтышар кеше күмелгән. Алар гади кешеләр, сугышчылар, ә бәлкем, әсир төшкән коллар булгандыр. Икенче бер каберлектә мәетләр бүрәнәдән буралган махсус “мәет йортларында” ята. Алар янына арзан әйберләр ку­елган. Ләкин сирәк кенә бик бай каберләр дә очрый. Анда кабилә юлбашчылары, ыруг башлыклары күмелгән. Алар янына алтын, көмеш белән бизәлгән кыйммәтле кораллар салынган. Юлбашчы каберләренә кабер ташлары кую гадәткә кергән. Ул ташларга, гадәттә, сугышчы яки корал сурәте төшерелгән.

Ананьино кешеләренең турыдан-туры токымы пьяно­бор кабиләләре була. Алар Татарстан территориясендә III гасырлардан башлап яшиләр.

Пьянобор кабиләләре үзләреннән алдарак яшәгән ке­шеләрнең мәдәниятен үстерә төшәләр. Алар ныгытылма­ган торулыкларда яшиләр, хәрби куркыныч килгәндә, мах­сус төзелгән урыннарга кереп качалар.

Пьянобор җәмгыятендә мөлкәти тигезсезлек тагын да арта төшә. Ыруг-кабиләләр, нигездә, зур-зур патриархаль гаиләләрдән тора. Җәмгыять тормышында сугышлар, хәрби эшләр зур урын били. Ирләрне яннарына тимер кылыч­лар, сөңгеләр һәм башка төр кораллар салып күмү, ка- биләара аяусыз бәрелешләрдә һәлак булганнарның күмәк каберләре әнә шул хакта сөйли.

Шулай итеп, безнең якларда таш, бронза һәм тимер дәверенең башлангыч чорларында төрле кабиләләр яшәгән. Гасырдан гасырга аларның яшәү рәвеше, тормыш дәрәҗәсе үзгәрә барган. Катлаулы ыруг-кабилә оешмасы барлыкка килгән, җитештерү хуҗалыгына күчеш ясалган.

Идел-Кама, Волосово, Казан яны, Ананьино һәм Пьянобор культураларына караган кабиләләрнең татар халкы тарихына туры мөнәсәбәте юк. Алар Идел буе финнәре дип аталган төркемгә керәләр һәм хәзерге мари, удмурт, коми халыкларының борынгы бабалары булып саналалар.

Әлеге темага башка язмалар