Торма, игүле торма (Редька посевная)

Әвернә чәчәклеләр семьялыгын­нан бер-яки икееллык яшелчә үсем­лек. Беренче елда төрле формадагы юан итләч тамыры һәм тамыр янын­дагы лирасыман яфраклар төркеме үсә. Соңыннан (беренче яки икенче елда) сабагы үсә һәм анда күпләгән ак, алсу, шәмәхә төстәге чәчәкләр барлыкка килә. Җимешләре — эчендә кара түгәрәк орлыклары булган ку­заклар. Апрель-майда чәчәк ата, җи­мешләре май-июньдә өлгерә.
Торманың ике төрлесен үстерәләр: икееллык үсемлек — типик әче торма һәм берьеллыгы — тамыры бик үк әче булмаган редис. Азык итеп итләч тамырларын файдаланалар Торма һәм редисның тәм сыйфатлары — эфир майлары, ә әчелекләре гликозидлар булуга бәйле. Болардан тыш аларның тамырларында шикәрләр, клетчатка, майлар, ферментлар, С һәм В, витаминнары бар Редиста витаминнар тормага караганда күбрәк, һәм ул тизрәк тә үсә.
Торма аппетитны ача, ашказаны сыекчасы бүлеп чыгаруны җайга сала, ашкайнатуны яхшырта. Эчәклекнең эшчәнлегенә торманың клет­чаткасы да уңай йогынты ясый — организмнан артык холестеринны чыгаруга булышлык итә, ә моның исә атеросклероз профилактикасы өчен әһәмияте зур. Аны шулай ук бавыр циррозыннан һәм ялкынсыну­ыннан да кулланалар. Йөрәк, ашказаны сыекчасының әчелеге югарылыгыннан булган гастрит, ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте, энтероколит авырулары вакытында торманы ашарга ярамый.
Халык медицинасында торма сидек кудыргыч буларак та югары бәяләнә. Аны аеруча подагра, бөерләрдә һәм сидек куыгында таш утыр­ган вакытта кулланырга киңәш ителә. Бума ютәл, югары сулыш орган­нары катары һәм бронхиттан да торма белән балны тынычландыручы һәм какырык чыгаручы чара буларак кулланалар. Моның өчен торма согы белән балны тигез күләмдә кушалар. Кайчак башка ысул да кулнаныла: эре торманың бер өлеш үзәген алалар да аның урынына бал яки шикәр комы тутыралар. Бал (шикәр комы) сок белән кушыла. Аны көнгә 1—1,5 стаканга кадәр аз-азлап эчәләр.
Торманың микробларга каршы тору үзлеге бик көчле, шунлыктан кыргычта әле генә кырылган торманы һәм аның согын эренле яралар­мы һәм җәрәхәтләрне дәвалаганда файдаланырга мөмкин. Кырылган торманы буыннар авыртканда (ревматизм, подагра), мускуллар ялкын­сынганда, радикулит һәм невриттан ярсыткыч чара буларак ышку өчен дә кулланалар. «Ышкыгыч»ны өч яки дүрт өлеш торма согы, ике өлеш бил һәм бер өлеш аракы белән ясыйлар. Суыткычта саклап, мондый даруны озак вакыт кулланып була.
Торманы кыяр, помидор, фасоль һәм ногыт борчагыннан соң чәчәләр (тик кәбестә, гәрәнкә, шалкан һәм редистан соң гына ярамый). Аның өчен уртача балчыксыл һәм комсу туфраклар әйбәт булыр. Көз көне җирне казып чыгалар. Кагыйдә буларак, тирес кертмиләр, ә бәлки 400— 800 г/м2 черемә генә яхшы. Яз көне, туфрак кибеп һәм җылынып җитү белән үк, участокны китмән яки тырмавычлар белән йомшартып чыгалар, туфракка 20—30 г/м2 исәбеннән аммиак селитрасы, шулкадәр үк каЛИЙ тозы һәм 30—40 г гади суперфосфат күмдерәләр һәм 40—45×20 смлы схема буенча һәр кв. м га 0,4 г орлык чәчәләр. Торма суыкка чыдам үсемлек, ләкин озак салкыннар булганда тамыр формалаша алмый, сабакка китә. Шуңа күрә аны июнь уртасында чәчәләр. Орлыкларны 2— 2,5 см тирәнлеккә күмдерәләр. Тишелеп чыгу белән үк рәт араларын йомшарталар. Әвернә чәчәкле үсемлек борчаларына каршы 0,1— 0,2% лы хлорофос эремәсе (10 л суга 10—20 г) белән эшкәртәләр яки үсемлекләргә 3—5 көн саен куркыткыч средстволар — тәмәке тузаны, утын көле, сүндерелгән известь бөркиләр.

Әлеге темага башка язмалар