Топинамбурның файдалы үзенчәлекләре

Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта.
Организмнан тозларны чыгару. 1-1,5 килограмм яшел масса (яфрак, сабак) алына. Аларны 5-10 санти­метр итеп турагач, 5-8 литр су сыешлы кәстрүлгә са­лып кайнатырга куялар. 20- 25 минут кайнаткач, кай­натманы ваннага, тагарак­ка, ләгәнгә яки кисмәккә сөзәләр. Шуңа якынча 1:5 чагыштырмасында бик кай­нар (кайнап торган) су ку­шалар. Кушкан су 1:7 ча­гыштырмасыннан артык булмаска тиеш.
Ваннагыз булса, шушы яшел саркындыда 10-15 минут ятыгыз, аннары са­бынлап юыныгыз. Ванна булмаса, бер ләгәнгә кул-аякларыгызны тыгып,икен­чесенә кереп утырыгыз.
Чи бүлбе саркындысы ясау өчен, кимендә 1 ки­лограмм бүлбе кирәк. Юып турагач, яшел массадан яса­ган кебек үк итеп, саркынды сыгалар.
Кипкән сабак һәм яф­ракларны да ванна өчен файдаланып була. Моның өчен кипкән үсемлекне 300-400 грамм алалар. 40-45 минут кайнаталар, тишекле чүмеч аша берәр савытка сөзәләр. Саркынды бу юлы көрәнсу-кара төскә керә. Кипкән бүл­бедән саркынды ясау өчен, аны 100-150 грамм алырга кирәк. 40-45 минут кай­нату таләп ителә. Башка эшләрне алда сөйләгәнчә үк башкаралар.
Ваннага көн саен да, көн­аралаш та керергә мөм­кин. Ничә тапкыр ванна алу авыруның катлаулылыгына бәйле. Кайберәүләр 3- 4 процедурадан соң ук җи­ңеллек сизәләр, башка­ларга 20-40 тапкыр кое­нырга туры килә. Тик шуны онытмагыз: 20 ваннадан соң 15-20 көн ял итәргә кирәк.
Шикәр диабетын, ги­пертонияне, инсультны дәвалау өчен берничә ре­цепт.
Бүлбеләрне, яфрак һәм яшь үсентеләрне бик яхшы­лап юарга, турарга, сыек май салып, салат кебек ашарга яки шуларны башка салатка кушып ашарга.
Яңа казып алынган бер-ике чи бүлбене ач карынга ашарга.
Чи яки кипкән бүлбе­ләрне компот кебек итеп кайнатырга, атнасына ике- өч тапкыр көненә берәр литр эчәргә. 1-2 литр су­га 2 чи бүлбе (яки ике аш кашыгы киптерелгәне) та­ләп ителә. Чиләрен 10—15 минут, кипкәнен бер сә­гать чамасы кайнаталар. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә ярый. Диа­бет белән авырмаучы ке­шеләр эчемлеккә шикәр яки бал өсти алалар. Бу төнәтмә кан басымын, кан­дагы шикәрне киметә, аш­казаны асты бизенә уңай тәэсир итә, канның кызыл тәнчекләрен арттыра.
Пешергән чәйгә 3-4 яшь яфрак өстәсәң, нурланыш, инфаркт, инсульт (пара­лич) авыруларыннан коты­ла аласың.
Чи «груша»дан сок та ясарга була. Моның өчен чистартылган һәм юылган бүл­беләрне соксыккыч аша үткәре­гез. Суын, пыяла банкага салып, суыткычта сакла­гыз. Иртән ач ка­рынга ике аш ка­шыгы сокны ике аш кашыгы кайнаган салкын су белән кушып эчәргә кирәк. Шундый катнашманы бер ел дәвамында һәр көн эчеп торганда күптөрле авыру­лардан, шул исәптән ту­беркулездан да котылырга мөмкин.
Көчне арттыру өчен яф­рак һәм үләннәрдән чәй пе­шереп эчәргә тәкъдим ите­лә. Моның өчен кара кар­лыган яфрагы (3-5 данә), кызыл миләш (5 данә), чия (5 данә), яшь топинамбур (3-4 данә), кура җиләге яфраклары (2-3 данә) һәм бөтнек яки мелисса ботак­лары алына. Бу яфраклар­ның барысын да юалар, ки­мендә 1 литр сыешлы бал­чык савытка салалар, естенә кайнап торган су агы­залар. Бер чәй кашыгы чәй өстәргә һәм 10 минут төнә­тергә кирәк. Менә шундый төнәтмә арыганлыкны бик тиз бетерә.

Әлеге темага башка язмалар