Токмачлы аш.

Ит яисә тавык шулпасы пешерәләр. Токмач әзерлиләр: салкынча суга тоз, йомырка, он салып камыр басалар да, 10-15 минут тоткач, җәймә җәеп һәм нечкә генә итеп токмач кисәләр. Токмачны бераз киптерәләр. Аннары майсыз гына кыздырып кишер, суган өстәлгән кайнап торган шулпага токмачны салып кайнатып чыгаралар, борыч сибәләр.
1 өлешкә: тавык 100г, он 50г, йомырка 10г, су 17г, башлы суган 17г, кишер 20г, сары май 10г, тоз, тәмләткечләр.

Әлеге темага башка язмалар