Тирес урынына — арыш

Хәзер авылларда да тирес табу проблемага әверелеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була.

Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәргә була. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә 2 атналап кала түтәлне казыйлар.

1 сутый җиргә 1,8 кг арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы(сибеп)белән яки рәт-рәт итеп чәчәргә мөмкин. Яшел ашламаны куерак чәчәргә кирәк.

Мондый ашламаның тирестән өстен ягы шактый. Беренчедән, арзангарак төшә. Сезгә бары орлык өчен генә түлисе.

Икенчедән, тирес керткәндәге кебек бакчага миллионлаган чүп орлыгы күчми. Ул, киресенчә, чүп үләннәрен кысрыклый.

Яшел ашлама туфракта файдалы микроорганизмнарны 1,5-2 тапкыр арттыра, ә бу туфракның биологик активлыгын, яхшырта. Сидератлар (бу очракта арыш) туфрактагы куркыныч паразит — нематоданы һәм башка чирләрне кисәтергә ярдәм итә.

арыш

Сүз уңаеннан. Бакчага ашлама буларак гәрчич, борчак чәчәргә дә мөмкин. Алар бәрәңгене төп дошманы булган проволочниктан да коткара.

Әлеге темага башка язмалар