Тигәнәкчек ( Репешок обыкновенный )

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан юан тамырчалы һәм 1 м га кадәр би­еклектәге туры утыручы сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфракла­ры алмаш торышлы, өзек-өзек каурыйсыман, вак яфракчыклары тирән пычкы читле, өске яклары куе яшел, җыерчыклы, аскы яклары якты сары, куе төкчәле. Үсемлекнең сабаклары да куе төкчәләр белән капланган.

Алтынсыман сары чәчәкләре төзексез озын чукларда. Чәчәкләре вак, хуш исле, 5 әр кәсә яфракчыклы һәм аер­чалы. Җимеше шарсыман, ыргаксыман үсентеләр белән капланган, шулар ярдәмендә ул хайваннарның йоннарына ябыша.

Июнь-июльдә чәчәк ата, җимешләре августта өлгерә.

Россиянең Европа өлешендә күпчелек районнарда таралган. Вак куаклыклар арасында, яфраклы сирәк урманнарда, урман кырыйларында үсә.

Халык медицинасында дару чималына сабакларының югарыдагы чәчәкле, әле сусыл булган өлешләрен файдаланалар. Аларда эфир мае , дуплау матдәләре, филлохинон, кумарин, сапониннар, силикатлар, фитостерин, токоферол, В витамины, никотин кислотасы бар.

Бал кушылган эт тигәнәге үләне төнәтмәсе — талак, бавыр һәм үт куыгы авыруларын (гепатит, ул органнарга таш утыру, цирроз) дәвалау өчен менә дигән дару. Аны ревматизмнан, геморройдан, кан төкерүдән һәм төрле ашкайнату процесслары бозылулардан файдаланалар. Төнәтмәсен төрле ялкынсыну процесслары (ангина, ларингит, фарингит) барганда авыз чайкау өчен, томау төшүне, фурункуллар һәм дерматитларны дәвалауда кулланалар. Ул бөерләрдәге комны эретә һәм буыннарда тозлар утыруны бетерү өчен файдаланыла.

Төнәтмәсен әзерләү өчен 20 г коры үләнгә бер стакан кайнап торган су коялар, аннары суыталар, сөзәләр һәм теләгәнчә бал кушып көненә 3—4 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

Сабакларының югарыгы өлешләрен чәчәкләре белән бергә чәчәк ату вакытында (июнь-июль) җыялар һәм ачык һавада күләгәдә тиз генә киптереп алалар.

 

Әлеге темага башка язмалар