Теш авыртуын ничек басарга?

Халык медицинасында теш авыртуын баса торган бик сыналган чаралар шактый.
  •    Шалфей үләне чәен пешерегез. Шуны сөзеп, җылы килеш авызда мөмкин кадәр озаграк, авырткан теш ягындарак тотып чайкагыз. Көнгә 3-4 мәртәбә чайкарга кирәк булачак.
  •    Имән кайрысы һәм бака яфрагы(подорожник) төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Җәй көне бака яфрагының согын файдаланырга мөмкин.
  •    Кыш көне сары мәтрүшкә һәм ромашканың кипкән чәчәкләрен пешереп, марля аша бераз гына сөзеп, калган “ботканы”ны марлясы белән урт һәм яңак арасына куярга.
  •    Авырткан тешкә, ул инде чокырланган булса, ат кузгалагын өзеп куярга була.
  •    Сарымсакны да үсемлек-анальгетик рәвешендә файдаланып була. Аны ваклап турап, марляга төреп, беләзектә пульс сизелгән урынга куярга. Сул яктагы теш авыртса, сарымсак уң якка куела, һәм киресенчә, 10-20 минуттан артык тоту ярамый, чөнки сарымсак согы тирене яндыра.
  •    Имән бармак тырнагында зур бармак ягында бер нокта бар. Шуңа 3-4 минут басып торсаң, теш авыртуы басыла.​

Әлеге темага башка язмалар