Теләгем кабул булсын дип укыла торган дога

Кемнең дә булса ниндидер бер хаҗәте бар икән, теләге булса, тәһарәт алып ике рәкагать намаз укысын, Аллаһыны мактасын һәм Аллаһының илчесенә сәлам сорасын, Аннары доганы кушып укырга кирәк:

Доганың мәгънәсе: Аллаһтан башка иман китерерлек зат юк, Ул мәрхәмәтле һөм юмарт! Аллаһыга сәлам һәм дога булсын. Югары Тәхетнең Хуҗасына сәлам һәм дан! Аллаһыга мактау булсын, Аллаһы — бөтен галәмнең хуҗасы. Мин Синнән Үзеңнең рәхмәтеңне бирә торган сәбәпләрне һәм синең гафу итүеңне насыйб итә торган һәм һәртөрле гөнаһтан саклый торган максатларны сорыйм,

Гафу ителмәгән гөнаһларым калмасын, җиңеләймәгән гамәлем калмасын һәм кабул булмаган теләгем (әгәр ул Сиңа ошаса) калмасын, Син бит мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесесең!

Әлеге темага башка язмалар