Тез буыннары авырту (артрит)

medical x-ray joint 3d anatomy anatomical red health back body graphic biological illustration biology hip feet osteoporosis isolated ray pain torso science illness vertebrae ribs backache backbone spinal arthritis symptom xray spine

 Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның бай тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала.

Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, примочкалар ясау, мазь сөртү, ванналар ясау, эчке дәвалау ысулларына исә дару үләннәреннән ясалган төрле төнәтмәләр, соклар эчү керә.

Халык медицинасы авырткан буыннарны язын төнгә үги ана, җәен —әрекмән, ә кышын кәбестә яфраклары белән бәйләп ятуны киңәш итә. Болай эшләгәндә авырту сизелерлек кими.

Буыннар авыртуын җиңеләйтү өчен яшелләнгән бәрәңгене уып яисә иттарткычтан чыгарып авырткан урыннарга кую да киңәш ителә.

Моның өчен бәрәңгеләрне әйбәтләп юарга һәм кабыгын әрчемичә уарга яки иттарткычтан чыгарырга кирәк. Барлыкка килгән массаны кайнар суга салып, температурасы 38 градуска җиткәнче җылытырга. Шуннан бәрәңгене, суын сыкмыйча гына, тупас тукымадан тегелгән капчыкка салырга. Бәрәңге катламының калынлыгы 1,5-2 см булырга тиеш.

Әлеге капчык белән авырткан урынны төреп, клеенка белән капларга, шуннан компресс эченнән берни дә агып чыкмаслык итеп, бинт белән бәйләргә. Компресс белән, авырткан буын астына мендәр куеп, йокларга. Болай эшләгәндә авырту 20-30 минуттан соң бетә һәм яңадан көчәйгәнче кабатланмый. Әмма, ышанычлырак булсын өчен, компрессны 7 көн дәвамында төнгә каршы көн саен кую хәерле.

Авырткан урыннарга шулай ук бөтен бәрәңге дә куярга була. Әгәр кул бармакларының буыннары авыртса, бәрәңгене кулда туп кебек йөртәләр, ә инде төнгә бәрәңге салынган бияләй кияләр.

Эвкалипт мае, кандала үләне, сары мәтрүшкә чәчәкләре, колмак күркәсе мазе белән ясалган компресслар да авыртуны киметергә һәм ялкынсыну процессын акрынайтуга ярдәм итә. Мазь ясау өчен әлеге үсемлекләрне (киптереп, порошокка әйләндергәч) 2 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 50 г вазелин салырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны ышкырга. Мазьны караңгы салкынча урында сакларга, кирәге чыккан саен кулланырга.

Шулай ук 800 г тозсыз атланмайга 400 г каен бөресе кушып әзерләнгән мазьның да файдасы зур. Моның өчен бөреләрне май белән болгатырга һәм балчык савытка берничә катлам итеп тезәргә, өстен ябып, 24 сәгатькә җылы урынга куярга кирәк (бөреләр коры булган очракта — 48 сәгатькә). Шуннан соң барлыкка килгән катнашманы куе иләк аша чыгарырга һәм шуңа бер чеметем (7 г чамасы) камфора порошогы өстәп болгатырга. Мазьны салкын урында тотарга, төнгә каршы авырткан урыннарга сөртергә.

Тез буыннары авыртуын җиңеләйтү өчен түбәндәге рецепт буенча ясалган мазьларны да кулланып була:

Кара пыяладан эшләнгән 0,5 ллы шешәгә камфора кисәге салып, өчтән бер өлеше күләмендә скипидар, үсемлек мае тутырырга, калган өлешенә су агызырга. Куллану алдыннан болгатырга. Йоклар алдыннан авырткан урыннарга, коп-коры калганчы, сөртергә, шуннан соң ул урынны йон тукыма белән бәйләп куярга.

Яисә сазанак (багульник), кандала үләне яфракларын, әрекмән, сарут (пырей) тамырларын, артыш (можжевельник) җиләкләрен, колмак күркәләрен һәм тимьян (чабрец) үләнен тигез күләмдә алып болгатырга. Бу катнашманы шешәгә тутырып, шуңа аракы салырга һәм 10 көн дәвамында караңгы урында төнәтергә.

Яки 15-20 г күләмендә вакланган эт тигәнәгенә 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Шуннан авырткан буыннарга сөртергә. Компресслар ясау, авырткан буыннарга сөртү өчен вак итеп уылган керән, торма, шалкан тамырларыннан ясалган төрле катнашмаларны да кулланалар.

Артритлардан дәвалану ванналары куллану да файдалы. Моның өчен чыршы ботакларын кайнап торган суга салып төнәтергә кирәк. Авырткан буыннарны тулысынча капларлык итеп, 37-38 градуска кадәр суынган төнәтмәгә аякларны яисә кулларны тыгып утырырга. Шуннан, буыннарны төреп, йокларга ятарга. Дәвалануны 2 көннән соң кабатларга. Дәвалану курсы — 5-7 ванна.

1 кг каен яфрагын (коры булса —0,5 кг) киндер капчыкка салып, 9 л суда 30 минут дәвамында кайнатырга. Шуннан соң бу суны, капчыгы белән бергә, кайнар ваннага салырга. Мондый ваннаны 30 көн дәвамында төнгә каршы көн саен кабул итәргә.

Яисә 1 кг печән онына 1 чиләк су салып, 30 минут кайнатырга, шуннан, 30-40 минут төнәткәч, марля аша сөзәргә. Төнәтмәне кайнар сулы ваннага салырга. Бик нык тирләгәнче ваннада утырырга. Ваннадан соң буыннарны коры сөлге белән сөртеп, җылы әйбер белән бәйләргә һәм йокларга ятарга кирәк. Йөрәк авыртулы кешеләргә печән оны төнәтмәсеннән ясалган ваннаны кулланырга ярамый.

Артрит авыруын җиңеләйтү өчен иртән, көндез һәм йоклар алдыннан ач карынга 1 әр стакан пешкән җылы бәрәңге суын эчү, шулай ук көн саен кабыгы белән бергә вак кына итеп уылган чи бәрәңге ашау да файдалы.

Озак вакытлар дәвамында көн саен ач карынга 0,5 стакан кишер согы, шулай ук көненә 3 тапкыр, ашаганчы, түбәндәге катнашмалардан:

1:1 нисбәтендә кишер һәм сельдерей согыннан;

4:2:1 нисбәтендә кишер, сельдерей һәм петрушка согыннан;

1:2 нисбәтендә кишер һәм редис согыннан;

4:2:1:2 нисбәтендә кишер, сельдерей, петрушка һәм шпинат согыннан әзерләнгән 0,5-0,7 стакан сок эчәргә киңәш ителә.

Артриттан интегүчеләргә давыл үләненең (спаржа), алма, слива, кузгалак, караҗиләк, кызыл бөрлегән, миләш, сырганак, кара карлыган, яшел чәйнең дә файдасы зур.

Әлеге темага башка язмалар