Тарикат нәрсә ул

Тарикат гарәпчә сүз булып, ысул, юл, мәсләк мәгънәләрен аңлата. Тарикат әһеле — суфилардыр. Мәгълүм ки, Шәригать, Тарикат, Хакыйкать — кешене камиллеккә ирештерүче мәкамлардыр.

Шәригать хөкемнәре Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз вә Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән сөннәт итеп бирелгән. Шәригать хөкемнәрен үтәү үзен мөселман санаган кешегә шарт булып тора. Шәригатьне инкарь кылучы кеше, әлбәттә, кяфер буладыр. Шәригать хөкемнәре белән гамәл кылмаган кеше тарикатны һич аңламас. Тарикатка ирешү өчен шәригать хөкемнәрен үтәү, ягъни дөньяда Аллаһы Тәгалә кушуынча һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сөннәте буенча яшәү шарт булып тора.

Бөтен дөньяда мәгълүм булган хәзрәте Габдерахман Җами үзенең «Нәфахәтүл-үнс мин хәзрәтүл-кодс» исемле китабында үз фәрештәсен күргән ишан хакында язган. Ишан: «Фәрештәне күрмәк өчен әдәм нишләргә тиеш?» — дип сораганда, фәрештә: «Һичбер җан иясен рәнҗетмәгән кеше фәрештәне күрә алыр», — дип җавап бирде. Көннәрдән бер көнне әлеге ишанны кырмыска тешләде, ул кырмысканы алып ташлыйм дигәндә, ялгыш үтереп куйды. Шул көннән бирле ишан үзенең фәрештәсен күрә алмады. Галимнәр шәригать, тарикат һәм хакыйкатьне түбәндәгечә чагыштырганнар: шәригать чикләвекнең кабыгы булса, тарикат аның орлыгыдыр, ә хакыйкать исә шул орлык эчендә булган майдыр. Тәхкыйк, май орлыктан һәм кабыктан башка хасил була алмый. Ләкин шәригать хөкемнәре белән гамәл кылып, ике дөнья бәхетенә ирешеп буладыр. Әмма тулы мәгънәдәге камиллеккә ирешү өчен галимнәр тарикат юлына керәләр.

Тәсһил-бәян тәфсирен язучы Шәех Вагиз Кәшифиның «Фүтү вәтнамәи Солтания» әсәрендә язылуынча, тарикатның мәгънәсе рас, тугры юлдыр. Тарикат әһеле, ягъни суфилар өч нәрсәдә: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә .тынмауда, ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә башкаларга үрнәк булып торырга тиешләр.

Шәех Вагиз Кәшифи язуынча, шәригать, тарикат, хакыйкать бер-берсе белән баглангандыр, шәригать хөкемнәре ачык, һәрбер мөселманның ул хөкемнәр белән гамәл кылуы лязем. Тарикатны исә эзләргә туры килсә, бу эш тырышлык-хәрәкәт белән, кыенлыклар күрү белән хасил була, бу юлда күп хезмәт кылу кирәк. Хакыйкать меңнән бергә насыйп була, анда Хак Тәгаләнең кодрәтен күрәсең. Моңа олуг тырышлык белән ирешергә мөмкин. Әгәр сорасалар: «Шәригать, тарикат, хакыйкатьнең җимеше нәрсә?»- дип. Җавап шулдыр ки, шәригатьнең җимеше гаһедкә вафадыр, ягъни Исламның биш арканын үтәмәктер, тел белән йөрәкнең сүзе бер булмактыр. Тарикатның җимеше фәнадыр, ягьни нәфестән баш тартудыр. Хакыйкать — бәка, ягъни батыйл, файдасыз эшләрдән ваз кичеп, хак эшләр белән генә мәшгуль булмак.

Суфичылык нәрсә ул

Газиз Нәсафий хәзрәтләрнең «Максатуль-әска» әсәрендә язылганча, шәригать — Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең боерганнары, тарикат — ул затның кылган эшләре, хакыйкать -батыйн күзе белән күргәннәре. Шәригать — канун, тарикат -юл. Канун вөҗүд вә кальбне тәрбияли, юл, күңелне пакьләп, рухны нурландырадыр.

Габдерахман Җами «Бәһарстан» китабында язган ки: «Шәех Сәет Абул-Хәйрдан: «Суфичылык нәрсә?» — дип сорыйлар. Ул: «Башыңдагы һәммә нәрсәләрне чыгарып ташлап, кулыңдагы бар нәрсәне бирү, башкалар сине рәнҗетсәләр,барысына чыдау -суфичылыктыр», — дип җавап биргән. «Суфичылык — ике эштер, — дип язган Имам Газали хәзрәтләре. — Беренчесе -Аллаһы Тәгалә боерганда, тугры йөрмәк, тугры тормак, ягъни Аллаһы Тәгалә фарыз кылган барча гамәлләрне үтәмәк. Икенчесе нашәргый эшләрдә башкалардан аерылмак. Кем Аллаһы Тәгалә боерганнарны тулысы белән үтәсә, йөреш-торышы, холкы, әдәмнәр белән мөгамәләсе йомшак вә чырайлы булса, шул затны хакыйкый суфи, дип әйтү мөмкин. Суфичылыкның башы: җаннан ваз кичмәк, бәс, җаннан ваз кич! Зуннан Мисри шәкертләренең берсенә әйткән: «Әгәр җаныңнан ваз кичәргә кодрәтең җитсә — бу юлга кер, җитмәсә, суфилык белән мәшгуль булма!»

Тарикатка күңел куеп, бу юлга керергә теләүче кеше, әлбәттә, ишанга, ягъни муршидка кул биреп, мурид булырга тиеш. Мурид — таләп итүче, котылырга теләүче, димәк. Кул биреш йоласы Пәйгамбәребез (с.г.с)нән калган һәм сөннәт булып тора. Имам Газали хәзрәтләренең язуынча, муршидлыкның шарты — ул тәрбия бирүгә сәләтле, Расүлуллаһ (с.г.с.) вәҗиб кылган юлга кергән галим булырга тиеш. Ишанның әүвәл матди байлык арттырудан йөз чөереп, дәрәҗә-мәртәбә, горурлыктан ваз кичкән вә Расүлуллаһ (с.г.с.) силсиләләренә табигь булуы шарт. Мурид исә сабыр, канәгать, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүче һәм Аңа тәвәккәл итүче, йомшак табигатьле, гыйлем сөючән кеше булырга тиеш.

«Ачыграк итеп әйткәндә, суфилар мөселманнар арасында, кальб сафлыгы өчен итагать, гыйбадәт, тәкъвалыкка күбрәк игътибар биргәнлеге өчен лаек булган кешеләр ул», — дигән Мөхәммәд Садыйк Мөхөммәд Йосыф.

Тарикат шәехләре Коръәни Кәрим тәгълиматын, Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәтен терелтү, аларча гамәл кылу, шулай ук хорафат вә бидгатькә каршы көрәшүне үзләренең төп вазыйфалары, дип белгәннәр.

Мәгълүм ки, кодрәт иясе ялгыз Аллаһы Тәгалә генәдер. Пәйгамбәрләргә исә Аллаһы Тәгалә могҗиза күрсәтергә рөхсәт биргән. Аллаһы Тәгалә әүлияләргә, ягъни тарикат остазларына кәрамәт бүләк иткән.

Татарларда, мәгълүм булганча, нәкышбәндия тарикаты киң таралган булган.

Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһы Тәгалә сезләрнең тышкы кыяфәтегезгә, яки мал-дәүләтегезгә түгел, бәлки йөрәкләрегезгә вә эшләрегезгә карап бәялидер», — дип әйткән. Шушы хәдискә муафыйк булып, нәкышбәндия тарикаты йөрәкләрне пакьләүгә, кешеләрне кәмаләткә, камиллеккә җиткерүгә юнәлгәндер. Нәкышбәндия тарикатының силсиләсе хәзрәт Әбү Бәкер Сиддыйк (р.г.) аркылы Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) барып тоташа. Элек ул «сиддикия» дип аталган. Соңра нәкышбәндия тарикатының олуг мәшәехләреннән берсе булган хәзрәте Сәет Мөхәммәд Бәһауддин Нәкышбәнд ибне Җәмалетдин (р.г.)нең исеме белән «нәкышбәндия тарикаты» дип атала башлый.

[su_youtube url=»https://youtu.be/W_z6VUreqfo» width=»300″ height=»280″]

Әлеге темага башка язмалар