Тавык асрау

Бүгенге катлаулы икътисад шартларында, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә кайберләре, бакчала­рында җиләк-җимеш, яшелчә генә түгел, ә тавык та үстерәләр. Тавык — иң күп таралган йорт кошы… Өстәлне даими рәвештә йомырка белән генә түгел, ә диетик ит белән дә тәэмин итә ул.

Әмма ләкин тавыкның фай­дасы максималь булсын өчен кайбер кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш. Шулай булган­да гына бер тавык ел буена 250 күкәй сала ала.

Тавык “йортын” дөрес кору бик мөһим, һәрбер кошның үз оясы — коры, чиста аслык җәйгән фанера яки башка төртле тартмасы булырга тиеш. Тартма караңгы почмак­та торсын. Бинадагы иң кулай температура — уналты-унсигез градус. Әгәр дә салкынча­рак булса, тавыкларга, җылы­ныр өчен, күп ашарга туры килә. Тавыкларны үтәли җилдән сакларга, аслыкларын алыштырып торырга, сарайны һәрдаим җилләтергә кирәк.

Утлыкның (кормушка) раз­мерын дөрес билгеләү дә мөһим. Әгәр дә бер тавыкка ун- унике см. дан азрак мәйдан туры килә икән, этеш-төртеш башлана, тавыклар нервылана, ризыкны чәчеп-түгеп бетерә. Су эчергечтә дә бер тавыкка урын ике см. дан ким булмасын.

Сарайда һаваның нормаль дымлылыгы — алтмыш-җит- меш процент булырга тиеш.

Яктылыкны да истән чыгарма­гыз: бер бик якты лампочка куйганчы, ике кечерәк лампоч­ка янса яхшырак.

Тавыклар йомырканы көннең беренче яртысында сала, шуңа күрә йомырканы кичкә кадәр үк алып керергә

кирәк. Яшьрәк хуҗалар йо­мырканы шәп салучы тавык­ны начар тавыктан аера бел­миләр. Йомырканы әйбәт са­лучы тавыкның тиресе нәфис- йомшак, сыгылмалы, ә күкәй салмый торган тавыкныкы — калын һәм тупас була. Яхшытавык тәпиләрен киң аерып баса, төсе җете була, ләкин тора-бара бу төс тоныклана, чөнки буяучы пигмент күкәй сарысы белән чыгып бетә.

Күкәйне начар салучы тавык­ның тәпиләре озын сыйраклы, буыннары тирәсеннән бер-бе­ренә якынайган, төсләре һәрдаим җете була. Яхшы та­выкның кикриге һәм алкалары җете, җылы, нәфис тиреле булса, начар тавыкныкы кеч­кенә, аксыл, кипкән тупас ти­реле була. Яхшы тавыкның күзләре түгәрәк, кабарынкы, ә начарныкы озынча, яссы, төссез була. Йомырканы әйбәт салучы тавык актив, аппетиты яхшы, ә начар салу­чы сүлпән була, начар ашый.

Тавыкны санап киткән нәрсәләрне истә тоткан хәлдә сайлап алып үрчетсәгез, ул бер генә алтын күкәй түгел, ә 200-250 алтын күкәй салыр дип ышанырга була.

(“Аптырамагыз хатыннар!” газетасы №4 2007ел)

Әлеге темага башка язмалар