«С» хәрефенә башланган төшләр

Сабан, сабанчы

Төшеңдә сабан сөреп, иген чәчкәнеңне күрсәң, барлык теләкләреңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.

 Сабый

Төшеңдә сабыйны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә, зәгыйфь дошман һәм сагыш булыр. Чөнки сабый һичнәрсәне әзерләмәс, бар итмәс, аннан бары тик зәгыйфьлекне һәм сагышны гына көтәргә мөмкин.
Әгәр дә төшеңдә ул сабый ир бала булса, ахыры хәерлегә юралыныр, кыз бала икән, ахыры хурлык булыр.
Әгәр дә бер кеше үзен төшендә сөт имүче сабый итеп күрсә, тарлыктан һәм гөнаһтан котылыр.
Әгәр дә бер кеше үзен төшендә мәктәптә Коръән яки әдәп дәресләрен өйрәнүче бала итеп күрсә, гөнаһларыннан тәүбә итәр.
Әгәр дә шушы төшне күрүче кеше бай, галим икән, аның хәле наданлыкка әверелер, гыйззәттән хәерчелеккә алмашыныр, сагышка төшәр, дошманлыклар күрер һәм кулыннан малы китәр.
Әгәр төшеңдә яңа туган кыз баланы күрсәң, очсызлык һәм гыйззәт булыр, авырлык артыннан җиңеллек ирешер.
Хәбәрләрдә шулай килә: Ибне Сирин хәзрәтләреннән бер ир кеше сорады: «Төшемдә,—диде,— бер сабыйны ал­дымда күрдем, хәлбуки, кычкырадыр иде»,— диде. Җава­бында Ибне Сирин хәзрәтләре аңа: «Аллаһы тәгаләдән куркудан агач, чыбык белән орылу ихтималың бар»,—ди­де. Ягъни, каршыңда бала кычкырса, сиңа хөкем кылула­рын таләп итүе булыр.
Әгәр дә төшеңдә балигъ булган баланы тапсаң, углан булса, гыйззәт һәм куәттер.

Сабырлыкта булу

Төшеңдә сабырлыкта булуыңны күрсәң, озын гомер, озын тереклектер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Савыт

Төшеңдә бакыр тоткалы савытлар күрсәң, носрани- христианнар тарафыннан кулыңа мал керү булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә һәртөрле бакыр савытлар күрү — яһүдиләр та­рафыннан малдыр.
Әгәр дә төшеңдә калай савытлар, шулай ук кургашын савытлар күрсәң, гади халык буларак юралыныр, аларның да ахмакларыдыр, шулай ук мәҗүси, динсез кешеләрдән ирешәчәк малдыр.

Садака

Әгәр дә төшеңдә садака биргәнеңне күрсәң, галим бул­саң, гыйлемең артыр, бай булсаң, мөлкәтең артыр, сәү­дәгәр икәнсең, сәүдәң даим бәрәкәтле барыр, фәкыйрь кеше булсаң, баерсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә садака бирү — бәхетле тормыш, шатлык һәм дин сафлыгы буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Саескан

Төштә саескан күрү — вафасыз-ышанычсыз, сүзендә тормаучы кеше булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге саескан ул шундый кавем булыр, диелә «Тәгъбирнамәи йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ышанычта тая­нычы юктыр, динне дә тотмас.

Саз, сазлык

Саз, сазлык—сагыш һәм газап ул, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә бер урында гына, аз гына булса да сазлык урын күрсәң, ул тирәдәге халыкка сагыш һәм газап килер, төш алар белән бәйле юралыныр.

Сакал

Әгәр дә төшеңдә сакалыңны артыгы белән озын күр­сәң, кайгы һәм бәла ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә сакалыңның кылы киселгәнен күрсәң, рәхәтсез­лек ирешер һәм малың бетәр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сакалыңны бик нык агарган дип күрсәң, яисә бик озын күрсәң, бөек кеше булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә сакалыңны кендегеңә кадәр үскән дип күрсәң, күршеңә күз салырсың. Әгәр дә моны егет кеше күрсә, кулына мирас керер.
Төшеңдә сакалыңны йолкынган дип күрсәң, яисә үзең йолкысаң, куркудан имин булырсың, хаҗәтең үтәлер.
Төштә сакалыңны ак дип күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, догаң кабул булыр.
Төшеңдә сакалың озынайган, аны кыскарту вакыты җиткән дип күрсәң, кайгыга төшәрсең, әмма гаскәр башы булырсың, яисә башлык кеше булырсың, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә сакалыңның кылы артса, бурычларың үтәлер, диелә шушы ук китапта.
Тормышта сакал-мыек йөртеп тә, төшеңдә үзеңне са- кал-мыексыз күрсәң, әниеңнән мирас алырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә сакалыңны тәкать (түзү) кадәре озын дип күрсәң, сагыш һәм бурыч булыр.
Сакалыңны төшеңдә кына белән буясаң, бер эшеңдә хата кылырсың.
Ир кеше төшендә сакалын күп булган итеп, куерган дип күрсә, байлык һәм гыйззәттер.
Төшеңдә сакалыңны корсагыңа кадәр озын дип күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, мал һәм дәүләттер, әм­ма алар белән мәшәкать чигәрсең.
Бер кеше төшендә сакалын уяу вакытындагы кебек, дип күрсә, дәүләт, гыйззәт, хуш тереклек булыр. Кадәреннән артык озын дип төш күрсәң, иясе өчен дин булыр.
Төшеңдә җиргә кадәрле озын сакаллы кешене күрсәң, шул сакалның иясе вафат булыр.
Төшеңдә бик кара сакал күрсәң, моңсызлыктыр.
Төштәге яшел сакал — падишаһлык, ил башы булу, сан­сыз һәм сагышсыз малдыр.
Төштә сары сакал — фәкыйрьлек булыр, коңгырт са­кал—куркаклык һәм куркудыр.
Төшеңдә хатыныңны сакаллы булган икән дип күрсәң, сырхаудыр, әмма иренең малы артуга сәбәп булыр.
Төшеңдә сакал кылын күрсәң, карендәштер. Аның ки­селүе—карендәшеңнең үлемедер, озынлыгы — бер сәнгать­не яхшылап өйрәнүеңә дәлилдер.
Төшеңдә сакал алучыны күрсәң, кешеләрнең эшен тәр­типкә китерүче дип юрарлар.

Сакчы

Төшеңдә төрмә сакчыларын күрсәң, кабер казучылар булырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә үзеңне сакчылардан, яисә каравылчылардан качучы итеп төшеңдә күрсәң, ә алар артыңнан килсәләр, бу синең йәсигъ намазын ялгышуың буларак тәгъбир кы­лыныр.

Салават әйтү

Төшеңдә салават әйтеп, ягъни Аллаһы тәгаләгә багыш­лап дога кылсаң, коралсыз эш башкаручы булырсың, ди­елә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәргә атап салават әйтсәң, бәхетле илдә яшәвеңә дәлил булыр.

Салам

Төшеңдә салам күрсәң, бәхетле, хәләл мал кулыңа ке­рүгә дәлилдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә салам күрсәң, мал һәм файда булыр, диелә шушы ук китапның егерме өченче бүлегендә.
Төшеңдә саламлык күрү—күп мал иясе булугадыр.
Төшеңдә салам, яки саламлык күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кулыңа җиңеллек белән мал керер.
Төшеңдә салам өю — чынлыкта күп малларга хуҗа булу ул.
Төштә саламнар күрү — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Самолет

Төшеңдә очкыч коралда очканыңны күрсәң, ягъни са­молет кебек нәрсәдә очсаң, олылыгың һәм Ахирәт көнең яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сандугач

Төшеңдә сандугач күрсәң, яхшы кеше белән очрашыр­сың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сайрар кош күрсәң, чибәр хатын алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә былбыл-сандугач күрү — Коръән укучы булуы­ңадыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге сандугач — бер кечкенә угландыр, диелә «Тәгъ­бирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сандык

Төштә сандык күрсәң, хезмәткәрләрең һәм кул астын­дагы кешеләрең буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мө- лек» китабында.

Сарай (патша сарае)

Төшеңдә сарай күрсәң, ил башы булырсың һәм гыйззәт вә мәртәбә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә сараеңда рәйхан гөлен күрсәң, яхшы хатын алып сөенерсең, сөенечләр белән килер.
Төшеңдә үзеңне сарай өстендә күрсәң, таләбеңә ире­шерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә бакчасарай өстендә йөргәнеңне күрсәң, шулай ук таләбеңә ирешүгә юралыныр.
Төшеңдә үзеңне сарай эчендә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, заманаң рәхәтлектә кичеп, олылык һәм нигъмәт ирешер.
Төштә сарай күрү—изге кеше булсаң, мәртәбә һәм дин үтәү буларак юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә сарай күрсәң, җиде төрле юралыныр, ди Мөхет­дин бине Гарәби:
—     Кулыңа мал керү буларак;
—     Иминлеккә ирешү рәвешендә;
—     Рәхәт тормыш белән яшәү дип;
—     Вилаять һәм мәртәбә буларак;
—     Шатлык килү дип;
—     Куәт табу рәвешендә;
—     Эшләреңнең җиңел баруына.
Моннан тыш, Мөхетдин бине Гарәби төштә сарай кү­рүне тагын да сигез төрле юрарга киңәш игә:
—     Яхшы гамәл;
—     Яхшы бала;
—     Яхшы хатын;
—     Яхшы тормыш;
—     Олылык һәм мәртәбә;
—     Шатлык һәм сөенеч;
—     Көч һәм куәт;
—     Күзеңнең ачыклыгы дип.
Төшеңдә сарай төзесәң, бар эшең дә яхшыга гына булыр.
Төшеңдә сарай торганын күрсәң, бай хатын, ил һәм вилаять булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә төшеңдә сарайны кичен ай яктысында дип күрсәң, шулай ук яхшыга юралыныр.
Төшеңдә сарай торганын күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ»та, бер эшкә тырышлык куярсың, әмма бу эшең­дә теләгең хасил булмас.

Сарык

Төшеңдә сарык суеп, башын ашасаң, дәрәҗә, олылык һәм байлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә сарык күрсәң, дәүләт һәм нигъмәт ирешер, ди­елә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә сарык күрсәң, иминлек булыр, чөнки сарык­ның башыннан аягына кадәр мөбарәк торыр, диелә шул ук китапта.
Төшеңдә сарык белән, яисә сарык янында басып тор­саң, йөрек-үтемле товар булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарык тиресен тунасаң, улың туар.
Төштә сарык өстенә утырып йөрсәң, олылык ирешер.
Әгәр дә төштә сарык көтүчесе булсаң, сарыклар көтсәң-йөртсәң, бәклеккә ирешү һәм юлбашчы булу белән юралыныр.
Төшеңдә бер-бер сарыкның бәрәнләгәнен күрсәң, хаты­ның ир бала тудырыр.
Әгәр дә төшеңдә сарык караганыңны, яисә бәйләгәнең­не, ашатканыңны күрсәң, хатын алырсың.
Төшеңдә сарык итен ашасаң, хатының сәбәпле морад- максатыңа ирешерсең.Төштә сарык йонын алганны күрү—ир белән хатын арасында аерымлык төшүгә, дошманлык урнашуга юра­лыныр.
Төшеңдә сарык башын ашасаң, күмелгән мал кулыңа керүгә, хәзинәгә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәр­җемәсендә.
Төшеңдә кара сарык күрсәң, гарәп хатыны, гарәп җә­мәгате булыр, ак сарыклар—төрек җәмәгатеннән бер кавем-халык булыр.
Бер кеше сарык көтүен төшендә сатып алдырса, дус­лары күп булыр һәм дә олы кешедән дәүләт ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә корбан итеп сарык суйсаң, бер бәладән ко­тылырсың, яисә бер колны-тоткынны азат итәрсең. Бу төшне күргән кеше әгәр дә хәстә икән, шифа табар, вакыты рәхәтлектә узар, курыккан икән, куркудан имин булыр.
Бер сарыкны төшеңдә суеп, итен ашасаң, дошманыңны җиңәрсең.
Төшеңдә бер сарыкның муенын сындырсаң, дәрвиш-диндарларга зыяның тияр.
Төштә бер сарык өстенә менеп, аңа утырып йөрсәң, дөньяның рәхәтлекләрен теләгәнеңчә җыярсың.
Төшеңдә сарык сөтен эчсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, хәләл мал һәм дә һәртөрле яхшылыклар буларак юра­лыныр.
Төшеңдә ана сарыкны суеп, итен ашасаң, теләгең хасил булыр.
Төштә сарык койрыгы, яисә тиресе, яки йоны, я эчәгесе булса, мал һәм нигъмәт дип юралыныр.
Әмма Мөхетдин бине Гарәби: Төшеңдә сарык итен ашасаң, кайгыдыр, ди.
Төшеңдә сарык башын ашасаң, ди, олылыкка ирешер­сең һәм гомерең озын булыр.
Әгәр дә төшеңдә сарык көтүен көтсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, малың үрчер һәм дә мәлик-хуҗа булырсың.
Төштә сарыкларга хуҗа икәнеңне күрсәң, шул вилаять-төбәкнең хуҗасы-башлыгы булырсың.
Төшеңдә сарык итен бүлсәң, яки сарык тиресен тунасаң, байлык булыр.
Төшеңдә сарык күрсәң һәм аны суйсаң, өстен чыгучы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сарык суеп, тиресен тунасаң һәм итен халыкка өләштерсәң, бөек булырсың һәм таралган малың кулыңа җыелыр.
Төштә сарыкның гәүдәсеннән башы аерылганын күр­сәң, балаларыңнан, туганнарыңнан аерылырсың.
Әмма төштә сарык тиресен тунасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, золым ирешер, үзеңә усаллык кылырлар.
Төшеңдә кызыл сарыклар бар дип күрсәң, хаҗәтләрең үтәлер һәм хәләл ризык керер, Аллаһы тәгалә юлында садака бирерсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Сары май

Төшеңдә сары май күрсәң, тугрылыкка ант биргән дош­маның үзеңнән җиңелер һәм кулыңа хәләл мал имгәксез керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сары май күрсәң, зәхмәт ирешер, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Сарымсак

Төштә сарымсак күрсәң, асылсыз гайбәт сүзләр һәм дә ярамас начар кешеләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сарымсак күрсәң, кайгы белән тәгъбир кылы­ныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге сарымсак—хәрәм малдыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та.
Бер хәбәрдә исә: Сарымсак — бозыклык һәм мактану­дыр, диелә.
Әгәр дә төшеңдә сарымсакны аулак урында дип күр­сәң, сагыш һәм кайгы буларак юралыныр.

Сату-алу, сатучы

Төшеңдә татлы нәрсәләр сатканыңны күрсәң, сафлык булыр, динең көчлеләнүенә, куәт алуына юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә сату-алуны күрсәң, ялган хәбәр булыр.
Төшеңдә сату күрсәң, өнеңдә никах булыр, өйләнерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә кием сатучыларны күрсәң, олы, хәерле ир булыр, күп изгелекләр кылыр.
Төштә әгәр дә көтәчәккә булса да алып торырга өн­дәүче сатучыны күрсәң, яисә җәүһәр сатучыны күрсәң, бер сабырлыклы һәм коллык иясе ир булыр.
Төштә сатучыны күрсәң, кәсепле, әмма хәрәм мал иясе кеше дип юралыныр.
Төштәге хушбуй, ислемайлар сатучыны диндар буларак юрарга кирәк.
Төшеңдә он, яисә су сатучыны күрсәң, Ахирәтне дөнья белән сатучы ир булыр.
Әгәр дә төштә кыл сатучыны күрсәң, эшендә бик тә хәйләкәр ир булыр.
Төшеңдә такыя сатучыны күрсәң, рәислек иясе, хуҗа булучы кеше булыр.

Сафлык

Төштәге сафлык, сарылык, табигый сыйфатлар һәм төсләр кебек үк, ничек күрүеңә карамастан, берсе дә юра- лынмас, чөнки алар табигый төсләрдән булырлар, диелә тәгъбирнамәләрдә.

Селәгәй

Төшеңдә авызыңнан селәгәй акканын күрсәң, яисә чык­канын күрсәң, сырхаудан-авырудан котылырсың, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
Әмма икенче бер урында: Төштә селәгәй күрү — мал булыр, ди ул, хәбәрләргә таянып.

Серкә (уксус)

Төшеңдә серкә күрсәң, кулыңа хәләл мал зәхмәт белән керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге серкә — малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә серкә сатучыны күрсәң, ул хәер иясе булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сеңер

Төштә сеңер күрсәң, мал булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сидек (бәвел)

Төшеңдә сисәң, кайгыдан котылып, сөенеч килер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә михрабка сисәң, балаң туар.
Төшеңдә сидек күрсәң, тавыш-гауга һәм сугыш белән юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Бер кеше тәненә сидек буялганны төшендә күрсә, яисә төшендә тәненә үз сидеге буялганны күрсә, кулына бер җирдән хәрәм мал керер, аннан файда табар.
Кайбер тәгъбир китапларында дәрвиш-диндарлар өчен тештәге сидекне — байлыкка, авырулар өчен — саулыкка дип юрарга киңәш итәләр.
Әгәр төшеңдә кем дә кем бүлмәсенә бәвел итсә, ягъни сисә, баласы туар. Әгәр дә бүтән бүлмәгә, ханәгә сисә, шулай ук баласы туар, һәрхәлдә яхшы булыр, читтә йө­рүче икән, иленә кайтыр, авыру булса, шифа табар, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сикеру

Бер җирдән икенче җиргә төшеңдә сикерсәң, сәфәргә барырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер таудан икенчесенә, бер йорттан, яисә дивар­дан икенчесенә сикерсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчәрсең.
Төштә түбәнгә сикерүне дәрәҗәңнән төшү буларак юрыйлар.
Югарыга таба төшеңдә сикерсәң, дәрәҗәгә һәм дан­лыкка омтылырсың.

Сил (су басу)

Төшеңдә сил, ягъни су басуны күрсәң, сугыш башла­нуга дәлилдер. Халыкка зыян һәм зарар ирешер, һәммәсе буйсындырылыр, әмма шушы төшне күргән кешенең ку­лына мал һәм нигъмәт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби

Сират күпере

Төшеңдә сират күперен күрсәң, шәригатьнең туры юлы­дыр, шул юлда хурлык һәм хаталардыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та.

Сихер

Төштә сихер күрү—саташудыр.

Сихри кош

Төшеңдә бер-бер сихри кошны күрсәң, кулыңа дәүләт ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Солтан

Әгәр дә төшеңдә солтанның икмәк ашап утыруын күр­сәң, күркәм олылык һәм теләккә ирешү булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә солтан үзеңә усал итеп караса, итагатьтә бо­зыклыктыр һәм дә бер гөнаһ эшләрсең, солтан моңа ри­залык бирмәс.
Төшеңдә әгәр дә солтанның йөзен күрсәң, максат һәм яхшылык, олылык һәм дәрәҗә булыр.
Төшеңдә солтанны авыручы итеп күрсәң, динең бозы­лыр һәм гөнаһ иясе булырсың.
Төштә солтанны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә, Аллаһы тәгаләне күрүеңдер.
Әгәр дә төшеңдә солтанны үзеңә риза булды дип күр­сәң, чынлыкта Аллаһы тәгаләнең сиңа ризалыгыдыр.
Төшеңдә солтан ачуланып караса, Аллаһы тәгаләнең ачулануыдыр.
Төштәге солтанның йөзе чытыклыгы, әгәр дә пәрдәсез булса, динеңдә һәм гыйбадәтеңдә бозыклыктыр.
Төшеңдә солтанны сөенүче итеп күрсәң, динеңдә һәм дөньялыгыңда хәердер.
Әгәр дә төшеңдә солтанны имин мал өстендә күрсәң, бер бурыч иясе ир булыр.
Төштәге солтан гаскәре—рәхмәт фәрештәләредер, сол­тан хезмәтчеләрен күрсәң, фәрештәләрне күргәнең булыр.

Солы

Төштәге солы игене —күп малдыр, диелә «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Солых

Әгәр дә төшеңдә солых кылсаң, кулыңа бер эш керер, анда яхшылык табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сорану

Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте, диелә «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе»ндә, бер кеше төшеңдә синнән нәрсә булса да сораса-соранса һәм шунда елмаеп-көлеп торса, ул төшең яхшыга булыр.
Төшеңдә сорнай күрү — бер ир булыр, ишегеңдә яхшы адәмнәрнең балалары хезмәтеңдә торырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Сохари

Төшеңдә сохари күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гомерең рәхәттә узар.

Стена (дивар)

Төшеңдә стена күрсәң, яисә төзесәң, яки стена өеп мендерүчеләрне күрсәң, дәрәҗә иясе булырсың, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Төшеңдә стенаны аударсаң, яисә стена ауганын күрсәң, кулыңнан малың китәр, ди ул.
Әгәр төшеңдә стенаның җимерелгәнен күрсәң, тиз ара­да кайгы килер.
Төшеңдә бер стенадан икенчесенә сикергәнеңне күрсәң, бер дәрәҗәдән икенчесенә ирешерсең.

Су

Төшеңдә су, карлы су, бозлы су күрсәң, торган җиреңә, шәһәреңә һәм үзеңә авырудан хәтәрлек булыр, садака би­рергә кирәк, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә суга егылып төшсәң, әгәр дә ул болганчык икән, падишаһтан, ил башлыгыннан зыян ирешер, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә үләнне бөтереп су акканын күрсәң, ышанычың тәмам югалыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә су белән юынсаң, кайгыдан арынып, теләгеңә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә су алганыңны күрсәң, яки су алып эчсәң, бер тарафтан кулыңа мал керер.
Төшеңдә суда юынсаң, барча кайгылардан котылыр­сың.
Төштә коедан су алсаң, мәет күмүгә булыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә су чыгарып эчсәң, бер галим, яисә байдан файда күрерсең һәм күп ризык табарсың.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне суга баткан, яисә батучы итеп күрсәң, ул су чиста һәм яхшы булса, нигъмәткә чумарсың, ә инде болганчык суга батканыңны күрсәң, кулыңа хәрәм мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә су эчкәнеңне күрсәң, ди Мөхетдин бине Га­рәби, кулыңа хәләл мал керер.
Төштә үзеңне су эчендә күрсәң, ди ул, кайгыдан коты­лырсың.
Төштә су басканны күрсәң, сугыш башлануга юралы­ныр, халык яуланылып, зур авырлыклар чигәр, әмма шу­шы төшне күрүчегә трофей, мал-нигъмәт ирешер.
Төшеңдә салкын су эчсәң, тереклегең яхшы һәм гоме­рең озын булыр.
Төшеңдә су хайваннарын күрсәң, бай булырсың.
Төшеңдә суга чуму, бату һәм аннан исән-имин чыгу — бәхетле гамәл, саулык табу, бәлаләрдән котылу ул, диелә «Т өхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә саф, чиста суда йөзгәнеңне күрсәң, кулыңа хәләл мал керер. Әгәр дә болганчык суда йөзсәң, кулыңа зәхмәт илә хәрәм мал керер.
Төшеңдә агар суга егылып төшсәң һәм аннан сәламәт хәлеңдә чыксаң авыр кайгыдан имин котылырсың.
Төштә тозлы су эчсәң, гаять тә яхшы булыр.
Ак суда төшеңдә йөзсәң, бер олы кешедән кулыңа насыйп малың керер.
Төштә бер төрле ак су эчсәң, яисә ак суда йөзгәндә курыксаң, бер олы Һәм яхшы эштә булырсың.
Төшеңдә суга батсаң, хирыс һәм гафләт-наданлык булыр.
Төшеңдә тонык су күрсәң, көенеч, балчыклы су — кай- гы-хәсрәттер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
Төштә суга чуму, диелә шушы китапта, зур сагыштыр.
Төшеңдә әгәр дә суга батып та исән калсаң, диелә, дин эшенә чумарсың.
Төшеңдә суда йөзү — яңа эшне башлау, диелә «Тәгъ- бирнамәи-йәнабигъ»та.
Төшеңдә дивар, йорт стеналарыннан сулар-чишмәләр агызсаң, яисә акканын күрсәң, кайгы һәм сагыш булыр. Шул чишмә-сулар аккан куәтенчә еларсың.
Әгәр дә төшеңдә бер савытта су күреп, шул савыттан су эчсәң, гомерең узган булыр.

Су сыеры

Төшеңдә су сыерына менсәң, кулыңа мал һәм нигъмәт керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр төшеңдә су сыеры өстендә утырсаң, бәкләргә, ил белән идарә итүчеләргә якын булырсың.
Төштә су сыеры белән сугышсаң, үзеңнән өстен кеше белән сугышырсың.
Төшеңдә су сыерына утырып йөрсәң, олы дәрәҗәгә ирешерсең.
Төштә әгәр дә берничә су сыеры бар дип күрсәң, шулар санынча падишаһлык булыр.

Субай

Төштәге субай — юмарт ирдер, әмма авыр холыклы булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигь»та.
Әгәр дә төшеңдә субайны кулыңда күрсәң, авыр эш башкаруга булыр.

Суган

Төшеңдә суган һәм шуның ише яшелчәләр күрсәң, асылсыз-нигезсез гайбәт сүзләр һәм ярамас кешеләр бу­лыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә суган күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, кайгы белән тәгъбир кылыныр.
Төштә суган почмакта, чоланда эленеп торганны күр­сәң, яисә аулак җирдә булса, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә, сагыш һәм кайгыга юралыныр.

Сугару

Төшеңдә бакча, басу сугарсаң, хәзинәдер.
Әгәр дә төшеңдә бакча сугару җайланмасын күрсәң, хәзинәче булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сугу-сугылу

Төшеңдә үзеңә камчы белән суксалар, һәр камчысы санынча кулыңа акча керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә орылу-сугылу—сәфәр булыр, әмма эшең мөшкелдер.
Әгәр төшеңдә сугучы кеше каныңны чыгарса, каның чыгарлык итеп сукса, сиңа бер зыян ирешер һәм начар хәбәр ирешер.
Төшеңдә сугылган җиреңнән кан чыкса, туганың яки якының булыр, кулыңа кабат бер алтын керер.Төшеңдә сугылу—сугучы булуга караганда яхшыдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сугым

Төшеңдә сугым (итлек) суя торган урынны күрсәң, ха­тын алырсың.

Сугыш коралы

Төшеңдә сугыш коралы күрү — улың тууга дәлилдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.
Әгәр дә төшеңдә сугыш кораллары белән уйнасаң, падишаһлык, ил белән идарә итүдер. Әгәр шунда уйнаган сугыш коралыңны сындырсаң, хәвеф һәм сүз булыр.

Сугыш, сугышу

Төшеңдә сугыш-орыш күрсәң, гайбәттән телеңне тыяр­га кирәк, бәлагә очрарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә берәр кеше белән сугышканыңны күрсәң, дош­маннарың җиңелер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сугыш күрү, дияр Ибне Сирин, дошманыңны җиңү буларак юралыныр.
Төштә сугыш күрү — файда һәм җиңү булыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.

Судья

Төшеңдә судьяны күрсәң, рәнҗеш һәм зәхмәт булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер авыру кеше өенә судья кергәнен күрсә, саулык-сәламәтлек табар, әгәр ул төшне күрүче кеше сә­ламәт икән, авырыр, аңа хәстәлек ирешер.

Сука

Төшеңдә сука белән җир сөрү, сука сөрү, иген чәчү — теләгеңә ирешү һәм аларның кабул булуынадыр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Сукыр, сукыраю

Төштә үзеңне сукыр, яисә сукырайган дип күрсәң, динең бетәр, Аллаһы тәгаләгә сыенырга кирәк, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сукырайганыңны күрсәң, диелә «Тәгъбирна- мәийәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, Ислам диненнән чыгарсың

Сумка

Төшеңдә сумка (букча) күрсәң, шатлык һәм рәхәтлек булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.

Сурәт

Төшеңдә чиркәүдә сурәт күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, яхшыга юралыныр.
Әгәр төштә киемеңдә сурәт күрсәң, бәк, идарәче, ха­кимият кешесе икәнсең, яхшыга юралыныр, әгәр дә шә­ригать әһеле булсаң, яхшы түгелдер.
Төштә сурәт күрү солтаннарга, ил башларына—ях­шыга; коллар, буйсынучылар һәм крестьяннар күрсә — ярамас.
Төштә сурәт күрсәң, динеңә зыян килүгә дәлилдер.
Төшеңдә сурәтле кием кисәң, мал, гыйззәт, дәүләт бу­ларак юралыныр.
Әмма төштә сары сурәт күрү — начарга.
Кара яки яшел сурәт күрү—дошманыңа җиңү була.
Төштә сурәт күрүне батил-бозык эш буларак та юрарлар.

Сусау

Төшеңдә сусаганыңны күрсәң, өнеңдә сусавыңнан ях­шырак булыр, ягъни кыенлыктан котылырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Суык

Төштә суык күрсәң, сагыш һәм газаптыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр суыкны бер урында гына икән дип күрсәң, сагыш һәм газап шул урынның халкына гына махсус булыр.

Сую

Төшеңдә сарык суеп, итен ашасаң, теләгеңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сыер суеп, итен өләштерсәң, яхшы гамәл эш­ләрсең.
Төшеңдә нәрсәне булса да суйсаң, бер бозыклык эш­ләрсең.

Сыбызгы

Төшеңдә сыбызгы кебек уен коралларын күрү — дөнья уеннарыдыр һәм бозыклыктыр, шулай ук ялган сүз дә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» кита­бында.

Сыер

Төшеңдә сыер көтүен йөртсәң, сыер көтүенә көтүче булсаң, шул сыерлар санынча сиңа изгелек ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төштә сыерларыңны күп икән дип күрсәң, аларны ку­ып, каядыр илтсәң, зур файдалар булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә сине сыер мөгезе белән сөзсә, бер гамә­леңнән үзеңә зур бәлаләр ирешер.
Төшеңдә сыер итен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яхшыга булыр.
Төштә сыер сөтен күрсәң, саф иманлы булырсың һәм шифа, хәләл мал дип тәгъбир кылыныр.
Төштә сыер күрү — сарыктан хәерлерәктер.
Төшеңдә сыер суеп, итен халыкка өләштерсәң, яхшы гамәл кылуыңа булыр.
Төшеңдә өеңә сыер килеп керсә, малың һәм нигъмәт­ләрең күп булыр.
Әгәр дә төшеңдә күп мөгезле сыер күрсәң, чиксез хәер һәм бәрәкәт ирешер.
Төшеңдә сыер тиресен күрсәң, кулыңа күп мал керер, сыер сөтен эчсәң, малсыз икәнсең, байлыкка юралыныр, кол булсаң, азат ителүеңәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә бер-бер сыерның сөт саудырганын, сөт бир­гәнен күрсәң, ризык капкалары ачылуга булыр.
Әгәр төшеңдә сыер иярләсәң, сыерга атланып йөрсәң, кулыңа мал керер.
Төшеңдә сыер эчәкләрен күрсәң, йортыңа кайтырсың.
Төштә сыер итен ашауны кулыңа мал керәчәге белән юрарга кирәк.
Төшеңдә сыер сөтен саусаң, авыру икәнсең, терелерсең, кол икәнсең, азат ителерсең, кайгылы булсаң, шатлык та­барсың.
Әгәр кем дә кем төшендә сыер күрсә, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, падишаһлардан, ил баш- лыкларыннан яхшылык ирешер һәм хушлык булыр.
Төштә сыер сөтен эчсәң, хәләл мал булыр һәм дә төрле яхшылыклар ирешер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә сыер күрү — елдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йә- набигъ тәрҗемәсе»ндә, әгәр дә симез сыер күрсәң, ул елда иген уңар, очсызлык булыр, арык сыерны төшеңдә күрсәң, ул елда игеннәр көяр һәм ачлык килер, бар җирдә кыйм- мәтчелек булыр.
Төштәге кыр сыерының бозавы — бозыкларның гамәл­ләренә хәбәрдар булуга һәм сыйфатларын белүгәдер.
Төшеңдә кыр сыерының итен ашасаң, бер зур ирдән мал табудыр.

Сыерчык

Төшеңдә сыерчык күрсәң, колларга һәм халыкка хуҗа һәм башлык булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Сыерчык — бер падишаһ нәселеннән ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сызлавык

Төшеңдә тәнеңдә сызлавык күрсәң, малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.

Сын

Төшеңдә сынга табынсаң, бер рәискә якын кешесе бу­лырсың, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сыртлан

Әгәр төшеңдә сыртлан (гиена) янында басып торганың­ны күрсәң, бер изге хатын белән булырсың, дошманыңны җиңәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә үзеңне сыртлан ашаганын күрсәң, бер кара гаурәт (кол-хезмәтче хатын) сиңа мәкер кылыр.Әгәр сыртлан итен, яки кылын, яисә тиресен китерсәң, кулыңа билгесез җирдән мал керер.
Әгәр дә төшеңдә сыртланга утырып йөрсәң, чибәр йөзле хатын алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр төшеңдә сыртланны үтерсәң, гаиләң белән кар­шылыкка килерсең, низагланырсың.
Төшеңдә сыртлан итен ашасаң, хатының сихерләр, әм­ма соңыннан кулыңа хатыныңның малы керер, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
Төштә сыртлан күрү, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, бер кабих-алама явыз хатын булыр.

Сәке (софа)

Төшеңдә сәке, яисә софа (соффә) күрсәң, олы йорт хуҗасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштә сәке күрүне ул, шулай ук, сигез төрле юрарга киңәш итә:
—     Яхшы гамәл булыр;
—     Балаң тууга;
—     Яхшы тормыш коруга;
—     Яхшы хатын алуга;
—     Олылык һәм дәрәҗәгә ирешүгә;
—     Шатлык һәм сөенечкә;
—     Көч һәм куәтле булуга;
—     Күзеңнең ачык күрүенә.

Сәламләшү

Төшеңдә уң тарафыңа сәлам биргәнеңне күрсәң, кайбер эшләреңә үзгәртү кертерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә. Әгәр дә сул тарафыңа сәлам бирсәң, кайбер эшләрең аркасында көенерсең.

Сәмрух (сәмруг)

Төшеңдә сәмруг кошын күрсәң, дәрәҗәдә һәм югары урында булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә- се»ндә.

Сәфәр

Төшеңдә сәфәр күрсәң, өеңә кайтуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сәхабәләр

Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйкны күрсәң, ул шәһәрдә, яисә төбәктә пәйгамбәрнең шәригате тәмам булыр, бетәр, намаз һәм зәкәт- кә көчләнеп, тәүбә итеп, Аллаһыга китәрләр, диелә «Төх­фәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә Гомәр сәхабәне күрсәң, ул шәһәрдән, яисә төбәктән золым китәр, гадел һәм инсафлы диннәр тәмам өстен чыгар.
Төшеңдә Госман сәхабәне күрсәң, шәһәр, яки төбәк халкы гыйлем һәм Коръән укуга һәвәс булыр, бозык эш­ләрне ташларлар.
Төшеңдә Гали Әл-Мортаза сәхабәне күрсәң, галимнәр­нең гыйззәте, гыйлеме һәм хөрмәте артыр, бозыклык һәм усаллык ияләре хур булырлар, угры-караклар, азгыннар һәм кяферләр һәлак ителерләр.
Төшеңдә сәхабәләр күктән кайсы җиргә иңсәләр, шул урында яшәүче халыкка ярдәм ирешер һәм дә тарлыктан, кимлектән котылырлар, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сәүдәгәр

Җимешләр җитлеккән вакыт булса, шунда төшеңдә җи­меш белән сату итүче сәүдәгәрне күрсәң, гаять тә яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә серкә, яисә сөт сатучыны күрсәң, хәер иясе булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сәҗдә

Төшеңдә сәҗдә итсәң, Аллаһы тәгаләгә якын булыр­сың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сәҗдә һәм рөкүгъ күрсәң, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ» китабында, Аллаһы тәгаләгә итагатьле булырсың.
Әгәр дә төшеңдә Аллаһы тәгаләдән бүтәнгә сәҗдә итсәң, хурлык ирешер. Сугышта, яисә сату-алуда, сәүдәдә шушы төшне күрсәң, көенечтер.
Әмма агачка, яки сынга, яисә утка сәҗдә итсәң, бер рәискә якын булырсың.

Сөенеч

Бер кешене төшеңдә сөенечле итеп күрсәң, кайгы һәм тәшвиш-шом ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөзешү

Төшеңдә сөзешүне күрсәң, кешеләрнең дошманлыгы­дыр.
Әгәр үзеңне сөзсәләр, зур бәлагә очрарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөйләшү

Төшеңдә кошлар белән сөйләшсәң, алар үзеңә җавап бирсәләр, көтелмәгән җирдән дәүләт килер, кешеләр моңа хәйран калырлар, морадыңа җитәрсең, гыйлем һәм хикмәт өйрәнерсең, халык эчендә газиз булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә киек-җанварлар, кошлар, хайваннар белән сөйләшсәң, бериш кешеләр синнән көнләшүдән туктап, саранланмый башларлар һәм үзеңә тиешле малыңны кай­тарырлар, халык эчендә хәлең яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сөхбәт, ягъни әңгәмә-сөйләшүне күрсәң, шат­лык булыр, әгәр анда чалгы булса, ягъни кыллы уен коралларында уйнау булса, кайгы дип тәгъбир кылыныр.

Сөмбел (башак)

Төшеңдә сөмбел күрсәң, байлыкка тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Буш башак, көйгән башак булса, ачлыктыр.

Сөннәт

Бер кеше үзен сөннәткә утыртуларын төшендә күрсә, хатыныннан һәм улыннан аерылыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сөннәт туен уздырсаң, яисә шундый туйда булсаң, бу бәйрәмдә әгәр дә кыллы уен коралларын чал­салар, аларда уйнап-чиртсәләр, кайгы-хәсрәт ирешер. Әм­ма андый уен кораллары булмаса, яхшыгадыр.

Сөрмә

Төшеңдә сөрмә тартсаң, хатыннарга да, ирләргә дә яхшыдыр, кулыңа мал керер, сөенеч килер.
Төшеңдә сөрмә сатучыларны күрсәң, нигъмәт һәм шат­лык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Сөрү

Төшеңдә җир сөрсәң, теләкләреңә ирешү буларак юра­лыныр.

Сөт-катык

Төшеңдә кәҗәдән сөт сауганыңны күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә сыер сөтен эчсәң, ярлы икәнсең, баерсың, кол булсаң, азат ителерсең.
Төшеңдә сыердан сөт саусаң, яки сыер сауганнарын күрсәң, ризыгың мул булыр.
Төшеңдә сыер сауганын авыру кеше күрсә, шифа табып терелер, кол кеше икән, азат ителер, кайгылы булсаң, кайгыңнан котылырсың һәм сөенерсең.
Төшеңдә сөт күрсәң, хәләл мал кулыңа керер, әмма сагыш булыр.
Төшеңдә кеше сөтен күрсәң, бер хатын аркасында ку­лыңа хәләл мал керер.
Төштә ат сөтен күрсәң, мал һәм нигъмәт булыр, яхшы сүзләр ишетерсең, олылык һәм дәрәҗә ирешер, дошман­нарың үзеңнән җиңелер.
Төшеңдә арыслан сөтен күрсәң, солтаның, ил башың белән бәйләнешле юрарга кирәк булыр, дошманын җиңәр.
Төштә аю сөтен күрсәң, мал һәм файда ирешер.
Төшеңдә эт сөтен күрсәң, мәкер, сугыш һәм хәйлә булыр.
Төштә сөт-катык ишеләрне күрсәң, диелгән «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә фил сөтен эчсәң, күп нигъмәтләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә бүре сөтен эчкән кеше өнендә кайгыга төшәр.
Төшеңдә каплан сөтен күрсәң, ди Мөхетдин бине Га­рәби, дошман булыр.
Төштә ат сөтен күрүне Мөхетдин бине Гарәби җиңүгә ирешүгә, яисә якындагы илнең патшасыннан хәвеф булуга юрарга киңәш итә.
Төшеңдә әгәр дә төлке сөтен күрсәң, куркуларга оч­рарсың, яки кулыңа хәрәм мал керер.
Төшеңдә киек сөтен күрсәң, яисә эчсәң, дошманыңны җиңәрсең.
Төштә песи сөтен күргән кешегә өнендә хатыны ягын­нан байлык ирешер, әмма яхшыга булмас.
Төшеңдә хайван сөтен күрсәң һәм саусаң, шул сөт микъдарынча мал җыярсың.
Төштә дөя сөтен күрсәң, яисә эчсәң, дошманың өстенә барырсың, җиңү булыр.
Әгәр дә сарык сөтен, яки сыер сөтен эчсәң, хәләл мал һәм дә һәртөрле яхшылыклар булырлар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Аю сөтен төштә эчүне Мөхетдин бине Гарәби дошма­ныңны җиңүгә юрарга киңәш итә.
Төшеңдә әгәр дә дөядән сөт саусаң, хатыныңа зарар ирешер.
Төшеңдә сыер сөтен күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, пакь иманлы булырсың, шифа ирешер һәм хәләл мал булыр.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә әйтте: Төштә сөт кү­рү— Ислам дине, диде. Чөнки сөт тереклек азыгыдыр, ә Ислам дине—Ахирәт көне азыгы булыр.
Шушылардан чыгып, «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗе- мәсе»ндә: Димәк, сөтне төштә күрү — ризык ул, мал һәм нигъмәт, дип белдерелә.
Төштә сөт күрү—күп мал булуга ул, ә сөт эчү — сөелү һәм ярату, дип тәгъбир кылыныр.

Сөтче

Төшеңдә сөтчене күрсәң, сөт сатучы булса, хәер иясе буларак юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сөяк

Төшеңдә фил сөяген күрсәң, дошманыңны җиңәрсең, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә ашаган итеңне, яисә гомумән итне сөякле дип күрсәң, яшерен мал булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында. Төшеңдә сөякләр күрү — тереклектер.

Сөңге

Төшеңдә сөңге күрсәң, юлга чыгуга юралыныр һәм дә бер балаң туар, теләкләреңә ирешерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә үзеңнең сөңгең барын күрсәң, аның белән уйнасаң, солтанлык кебек олы дәрәҗәгә ирешерсең. Әгәр дә шунда сөңгең сынса, яисә кителсә, хәвеф ирешер, хафага төшәрсең һәм сүз ишетерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе» китабында.

Сөңгече

Әгәр дә төшеңдә сөңгечене күрсәң, күп хәер иясе бу­лырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Сүгелү

Төшеңдә сүгелүең — сүгүче-ачуланучы кеше булуыңнан хәерлерәк, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.

Суз

Төшеңдә сүз йөртүчене күрсәң, дөньялыкта комачлар җыючы кеше булыр, хәерне дошманлыкка сатар, дошман­лыкны хәердән өстен күрер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә.

Сурә (Коръән сурәсе)

Бер кеше төшендә Коръән сүрәләрен укыса, иминлеккә ирешер, гыйззәт һәм дәүләт табар, гөнаһларыннан тәүбә итеп, Аллаһы тәгаләдән гафу ирешер.
(Сүрәләр хакындагы хәбәрләрне «Коръән, Коръән сү­рәләре» тәгъбиреннән табарсыз, шунда багыгыз!).

Әлеге темага башка язмалар