Сыерның яшен ни­чек тикшерергә мөмкин?

Сыер алырга җыенган идек, элек­кеге хуҗалары аның өч яшьтә бу­луы турында әйтте. Ә безгә ул картрак кебек тоела. Сыерның яшен ни­чек тикшерергә мөмкин?

Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөге­зенә карап беләләр. 18 айга кадәр яшен санау өчен мөгез озынлыгын үлчиләр. Бо­зауның мөгезе гомеренең беренче ай азагында төртеп чыга һәм ай саен 1 см га үсә бара. Мөгезне үлчиләр һәм нәти­җәгә 1 не кушалар. Мәсәлән, 5 см мөгезе булган бозау алты айлык дип исәпләнә.

Сыерның яшен мөгезендәге боҗра­лар күрсәтә. Ул агач кәүсәсендәге боҗ­раларны хәтерләтә, тик тышкы якка гына чыга. Монда бар да гади: боҗра ничәү булса, сыер шулкадәр бозаулаган. Хәзер нәтиҗәгә 2 не кушарга кирәк (бу бозаулаганчы узган вакыт). Кысыр калган еллар да мөгездә чагы­лыш таба — боҗралар арасында киңрәк ара ясала.(“Ирек мәйданы” газетасыннан)

Әлеге темага башка язмалар