Стенокардия өянәге

Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан «бляшка»лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була ул. Кеше йөрәк тирәсендә кыска вакытлы авырту тоя. Шундый ук авыртуны вегетатив-кан тамырлары дистониясе, остеохондроз, ашказаны җәрәхәте, холецистит авырулы кешеләр дә тоярга мөмкин. Мондый очракта тел астына таблетка салу белән котылу һич ярамый — табибка күренергә кирәк.

Көтмәгәндә йөрәк өянәге тотса, янәшәдә табиб булмаган очракта, валокардин, корвалол, валидол эзләмәгез, бары тик нитроглицерин кирәк! Ул гына өянәкне баса: кан юлларын киңәйтә, йөрәккә «кислоод арткан кебек тоела»,йөрәге авырткан кеше үзе белән һәрвакыт нитроглицерин йөртергә тиеш; пластырьмы ул, аэрозоль баллонымы — барыбер. Әгәр өянәк 20 минут буе барса, нитроглицерин таблеткасынан соң да бетмәсә хәл хәтәр: миокард инфаркты булуы ихтимал. Кичекмичә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртыгыз.

Әлеге темага башка язмалар