Сенна белән дәвалану

Пәйгамбәребез «Сезгә сенна һәм саннут кул­ланырга кирәк, чөнки аларда үлемнән башка һәр авырудан дәва бар»,- дигән.

Сеннаның күп төрләре бар. Ул Индиядә, Мисыр­да, Согуд Гарәбстанында үсә. Галимнәр фикеренчә иң эффектив булган сенна — Мәккә сеннасы (кассия узколистная), Мәккә шәһәре тирәсендә үскәне. Без­нең аптекаларда да сеннаның үләне, чәе, таблетка­лары сатыла. Официаль медицинада һәм фитотера­пиядә сенна эч кипкәндә, эчәкләрне бушату өчен кулланыла. Бик күпләр эч кату, эчәкләрдә газлар җыелу (метеоризм) белән интегә, намаз укыган ва­кытта тәһарәтләре бозыла. Бу вакытта сенна нык ярдәм итә.

Эч кату эчәкләрдәге кайбер авыруларга (гемор­рой һәм башкаларга) гына хас күренеш түгел. Эч кибү еш кына ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте, йөрәк-кан тамырлары системасы авыру­лары, аз хәрәкәтләнү һ. б. вакытларда да була. Шуңа күрә эч кибү беленә башлау белән, эчәкләрнең хәрәкәт функциясе бозылу сәбәпләрен ачыклау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалану тукла­нуы (диета) төп авыруны исәпкә алып билгеләнә, шуның белән бергә менюга эчәкләрнең бушануын тизләтә торган продукт һәм ашамлыклар да кертергә кирәк. Арыш икмәге, кипкән җиләк-җимеш, бигрәк тә караҗимеш, күрәгә, өрек, инжир, шулай ук чи җиләк-җимеш, яшелчәләр — уган кишер, помидор, яфраклы салат; пешкән яшелчәләр — кызыл чөген­дер, ташкабак, кабак, чәчәк кәбестәсе бик файдалы.

Манный, дөге ярмаларыннан, макароннан әзерләнгән ашамлыклар, шоколад чикләнә.

Тыелган ризыклар: югары сортлы бодай онын­нан пешерелгән икмәк, ит һәм балыктан кыздырып әзерләнгән ашамлыклар, каты чәй һәм куе кофе, ачы соуслар һәм аш тәмләткечләре, борыч, горчица, ыс­ланган әйберләр, эфир майларына бай булган өреле шулпалар, шалкан, ачы торма, гөмбәләр, авыр үзләштерелә торган майлар — сыер, сарык майлары.

Югарыда китерелгән хәдистә сеннадан башка «саннут» хакында да әйтелә. Хәдисне шәрех кылу­чылар «саннут» ул — укроп, диләр. Укроп төнәтмәсе һәм суы (1 стакан суга 2—3 тамчы укроп эфир мае салына) эч йомшарту чарасы булып кына тормый, ул ашкайнатуын яхшырта, газлар барлыкка килү­ен киметә, имчәк баласының эче авыртуын баса. Укроп орлыгыннан ясалган таблеткалар кан басы­мын, йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә, сөт ясалы­шын арттыра, бәвелне куа.

Сенна ашкайнату бизләренең эшчәнлеген стимул­лаштыра.

Мөхәммәд Аль Баз атлы галим сеннаның фарма­кологик сыйфатларын ачу өчен тәҗрибәләр үткәргән һәм үзенең «Сенна һәм саннут белән шифалану» дигән китабында: «Сенна бик күп файдалы сыйфат­ларга ия. Шул ук вакытта аның организмга тискә­ре йогынтысы юк дәрәҗәдә. Ул авыртуны баса һәм эчне йомшарта торган үсемлек. Шулай ук сенна көзән җыеруны, чәч коелуны дәвалый, тән кычыту­ын баса, йөрәк, бөер-бавыр эшчәнлеген активлаш­тыра һәм организмны шлаклардан арындыра. Миг­рень, эпилепсия, хәтта яман шеш белән авыручы­ларның да хәлен яхшырта. Сенна күкрәк сөтенә үтеп керми, баласын күкрәк сөте белән имезгән аналарга да аны кулланырга була», дигән.

Соңгы фәнни экспериментлар сеннаның хәтта ви­русларның, микробларның үрчүен тоткарлавын күрсәттеләр. Бу фитотерапия өлкәсендә сирәк бул­ган күренеш. Сеннаның куе төнәтмәсе Индиядә кан­ны чистарту өчен дә куланыла. Гадәттә, 1 чәй яисә аш кашыгы сенна үләне 1 стакан кайнар суга салы­на һәм кайнау дәрәҗәсенә җиткерелә, соңыннан, 20- 30 минут каплап төнәтелә, кичтән йоклар алдын­нан эчелә. Әгәр авыруның эче кипкән булса, аның эчәкләргә тәэсире 8-10 сәгатьтән соң була.

Дәвалану курсын айга 3-4 көн уздырырга була, нык эч каткан очракта 1 атна — 10 көн кулланып, 2-3 атна туктап торырга һәм тагын кабатларга мөмкин.

Дөрес тукланмау, антибиотик һәм башка химик препаратларны кабул итү нәтиҗәсендә эчәкләрдә төрле агулы матдәләр хасил була. Соңыннан агулы газлар һәм матдәләр организмга кире сеңә һәм орга­низм агулана башлый. Кешенең башы авырта, сүлпәнлек сизелә, ашказаны, бавыр, үт сыегы юлла­ры, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге түбәнәя. Еш кына ашказаны-эчәк авырулары, аларның шлаклар белән тулуы, йөрәк-кан тамыры, яман шеш, аллер­гия, шикәр диабеты һ.б. цивилизация авырулары­ның чыганагы булып тора. Әгәр дә бу хәлне табиб искә алмаса, дәвалаганда авыруның сәбәбен түгел, тик симптомнарын гына бетерә.

Галимнәрнең фикеренчә, эчәкләрдәге азык кал­дыклары, сперматозоид (аталык күзәнәге) һәм ха­тын-кызларның күкәй күзәнәкләренә токсик рәвештә тәэсир итәләр һәм еш кына балага узмау­ның сәбәбе булып торалар. Кайвакытта 6-15 ел дәва­мында бала тудырырга сәләтсез булган ир белән хатын, сенна белән дәвалангач, шифаланганнары билгеле.

Сеннаны көненә 1-2 аш кашыгы куллану нәти­җәсез булса, фитотерапевтлар түбәндәге ысулларны да тәкъдим итәләр:

  1. 5 чәй кашыгы сенна үләнен 2 стакан суга са­лып, савытны уртача утка куярга һәм суның ярты­сы парга әйләнгәнче тотарга кирәк. Соңыннан бу кайнатманы иртә белән, ашарга 2 сәгать кала эчәргә кирәк.
  2. 2 аш кашыгы (8,0) сеннага 200,0 мл (1 ста­кан) кайнап торган су салырга һәм 30 минут «су мунчасында» (кайнып торган сулы савыт эчендә) өстен ябып җылытырга. Соңыннан суытырга, үләнне сыгарга һәм төнәтмәгә баштагы күләмгә кадәр (1 стакан) кайнаган су өстәргә. Һәм суыткычта сак­ларга. Төнәтмәне иртә һәм кич 0,5 стакан күләмендә атна — 10 көн дәвамында кабул итәргә. Ике атнадан соң дәвалау курсын кабатларга.

Дәвалау курсы вакытында һәм дәвалангач, азыкта эчәкләрнең эшчәнлеген көчәйтә торган ризыклар­ның (арыш ипие, көрпәле ипи, чи һәм пешерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек майлары) булуы бик мөһим.

Сенна бик күп матди һәм хәтта сихер, шомлану, күз тию кебек мәгънәви чирләргә дә дәва чарасы

булып тора. Пәйгамбәребезнең медицинасында гына бер үк чарада шундый күп файдалар булган дарулар бар. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән чик­сез нигъмәтләренең бер чагылышы.

Сенна безнең мөслимәләр җәмәгатендә бик еш кулланыла торган даруга әверелде һәм без аның бик күп файдаларын күрдек. Ул эчәкләрне, үт һәм си­дек юлларын, буыннарны һәм канны шлаклардан чистарта һәм бик күп цивилизация авыруларының кисәтү һәм дәвалау чарасы булып тора. Сенна пре­паратларын кабул итү нәтиҗәсендә, күп авырулар даими куллана торган химик препаратларның до­засын киметтеләр, хәтта кайвакытта, аларны сенна белән алыштырдылар. Кабатлап әйтәсе килгән сүз: бу адымнар, әлбәттә, дәвалаучы табиб белән киңә­шеп эшләнә. Үз белдегең белән генә дәвалану көтелмәгән нәтиҗәләргә алып килергә мөмкин.

(Харисова Галимә «Сенна, хельба, ладан, имбирь, хна, мисвак, зәм-зәм суы, тальбина белән дәвалану» китабыннан алынды)

Әлеге темага башка язмалар