Сездән — сорау, бездән — киңәш

Табиб минем этигэ: «Чөгендер белән дус булсаң, бары­сы да тәртиптә булыр», — дип әйтеп җибәргән. Әмма әти аны ничек кулланырга икәнен исеннән чыгарган. Аны ничек кулланырга, бигрәк тә простата дигән авы­рудан?
Гадел Ибраһимов, Казан
 
Чөгендернең организм өчен бик файдалы икәне һәр­кемгә мәгълүм. Ә менә ирләр авыруы булган простата һәм аденоманы дәвалауда аеруча файдалы булуы турын­да әле күптән түгел генә ачыкланды. 50 яшьтән узган күпчелек ир-атларда була торган бу аденома үскән ва­кытта сидек каналын нык кына кыса, сидек әкрен үтә һәм сидек куыгы бушанмый башлый. Ә менә чөгендердә­ге бетакаротин дигән матдә, биолог Л.Мокалеваның ис­батлавы буенча, аденоманың үсешен тоткарлый икән. Аны гына түгел, хәтта яман шешне дә башлангыч стадиясен­дә туктата, ди. Мәгълүм булганча, биз яхшы эшләсен өчен цинк кирәк икән. Ә ул чөгендердә гаять күп: аның 100 г ында 400 мг цинк исәпләнә. Моннан тыш чөгендер юан эчәкне төрле ашамлык калдыкларыннан (эчәкнең җыер­чыкларында җыелып токсинга әверелгән һәм канны агу­лый торган калдыклар) арындыра. Ә мондый калдыклар бигрәк тә аденома формалашкан тирәдә җыела һәм бу авыруның үсүенә сәбәп булып тора.
Менә ни өчен табиб чөгендер белән дус булырга, аны көн саен кулланырга тәкъдим итә икән. Өстәмә рәвештә аны клизма куйганда да файдаланырга мөмкин. Мондый клизманы әзерләү өчен 1 л кайнаган суга 100 г чөгендер согы кушарга, шуны 40°С ка кадәр җылытырга һәм клиз­ма куярга кирәк, эремәне эчәктә 5-10 минут тотарга һәм бу процедураны көн саен (эчәктәге каты матдәләр чыгып беткәнче) кабатларга мөмкин.
Аннары иртә белән чөгендер согын 2 өлеш, кишер со­гын 3 өлеш, алма согын 1 өлеш алып катнаштырырга һәм шул катнашманың һәр 100 г ына ярты лимон согы, 2 г вакланган имбирь порошогы өстәргә кирәк.
Шулай ук чөгендер ирләрнең җенси функциясе бозыл­ганда (импотенция вакытында) алыштыргысыз дару, ди Л.Мокалева. Хикмәт шунда: сексуальлекне уята торган җенси гормоннар баш миенең гипофиз дигән өлешендә эшләнә. Гипофиз исә даими рәвештә кызыл чөгендердә генә була торган матдәләр (мәсәлән, циацин, ягъни В3 ви­тамины, пантотен кислотасы, ягъни В5 витамины), С һәм Е витаминнарына һәм цинкка мохтаҗ һәм таләпчән. Шу­ңа күрә, җенси көчсезлек булганда, көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан чөгендер согы эчәргә тәкъдим ителә. Эчәр алдыннан сокны 1-2 сәгать суыт­кычта тоту зарур, Шуңа 1 аш кашыгы сельдерей яки пастернак согы өстәсәң әйбәтрәк. Аннан соң 1 өлеш чө­гендер согын 1 әр өлеш кабак һәм кишер согы белән ку­шып көн саен 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә киңәш ителә.
Күрәсез, чөгендернең дәвалау үзенчәлекләре һаман ти­рәнрәк ачыла бара.
 
Дайкон дигән тамыразык үстерергә теләгән идем, әм­ма аның нинди сортларын үстерергә икәнен белмим. Та­тарстан шартларында нинди сортлар әйбәт уңыш би­рә һәм тәмлерәк була?
Ринат Фәйзуллин, Казан, Сабирҗан Габдушев, Халидә Мөхәммәтова, Түбән Кама
 
Дайконның безнең шартларда берничә сорты үстере­лә. Алар арасында бигрәк тә Токинаси, Дракон, Ак озын япон, Миновасе сортлары игътибарга лаек.
Токинаси — иртә өлгерешле сорт, тишелеп чыкканнан соң җыеп алу башланганчы 2 ай чамасы вакыт уза. Аның тамыразыгы ак төстә, цилиндр формасында, озынлыгы 50-60 см га җитә, авырлыгы 1 кг га да җитәргә мөмкин (уртача 400-500 г чамасы). Тамыразыклары тулысынча диярлек җиргә күмелгән, аз гына өлеше җир өстендә бу­лырга мөмкин.
Дракон исә уртача срокларда өлгерешле сорт, тише­леп чыкканнан соң урып җыйганчы 2 айдан аз гына ар­тыграк вакыт үтәргә мөмкин (күп булса 10-15 көн). Та­мыразыгы ак төстә, озынлыгы Токинаси сорты кебек үк, әмма яртылаш җир өстенә чыгып тора, шулай үсә. Йом­шагы сусыл, күңелгә ятышлы тәмле, тамырлары әйбәт саклана, базларда, ком белән аралаштырып салганда, март аена кадәр сакланырга мөмкин.
Ак озын япон сорты исә уртача соң өлгерешле сорт. Тишелеп чыкканнан соң 80-100 көндә өлгерергә мөм­кин. Тамыразыгы, исеменнән үк күренгәнчә, ак төстә, ци­линдр формасында, 60 см чамасы озынлыкта, авырлыгы 1,5-2 кг га кадәр җитә. Йомшагы ак, сусыл, тәмле, бераз әчерәк. Әйбәт саклана.
 
Минем редисның Вюрцбург сортын үстерәсем килә. Чөнки ул сортны тәмле һәм озак сакларга була дип ишеткән идем. Бу шулаймы? Кыскача гына характер­ласагыз иде.
Ирек Галимов, Баулы районы
 
Вюрцбург-59 сорты (рәс. 18 — 1) безнең республика­бызда инде ярты гасырга якын үстерелә, әле һаман да районлаштырудан алынганы юк. Димәк, аны яшелчә үс­терүчеләр хәзер дә уңай бәялиләр дигән сүз. Ул уртача өлгерешле сорт, вегетация чоры 35-38 көн, мул уңыш бирә, тәме һәм товарлыклылык сыйфатлары яхшы, авы­руларга бирешмәүчән. Тамыразыгы эре, диаметры 3 см, тулысы белән туфракка күмелеп үсә. Формасы җәлпәк- йомры, кабыгы җете кызыл, йомшагы тыгыз, ак, сусыл, тәмле, озак вакыт саклана ала.
 
Кишер, бәрәңге һ.б. тамыразыкларны тишкәләп бе­терә торган каты корт бакчага каян чыга ул? Ничек үрчи?
Әминә Әхмәтова, Яшел Үзән, Роза Мингалимова, Казан
 
Каты корт (проволочник) ул — щелкун (шыртлавык) дигән коңгызларның личинкасы (рәс. 6-4). Шыртла­выклар бик күп төрле була. Алар 2 мм дан алып 30 мм га кадәр озынлыкта булалар. Гәүдәсе озын, очлаеп тора. Бик киң таралган алар: берничә мең төре бар. Үсемлек­ләр белән тукланалар, авыл хуҗалыгы культураларына, шул исәптән яшелчәләргә дә зур зыян китерәләр. Менә шул шыртлавык (щелкун) дигән коңгызлар бакчагыз бик чүпле булса, күпьеллык үләннәр дә үссә, сезнең бакчага очып төшәләр дә йомыркаларын салалар һәм алардан ка­ты кортлар (проволочник) чыга. Алар исә кишер, бәрәң­ге, чөгендер һ.б. культураларны яраталар, ашыйлар, тиш- кәләп бетерәләр. Шулай алар сезнең бакчада 3-4 ел яши­ләр, туеналар, ә аннары курчакка һәм соңрак шыртла­вык коңгызга әверелеп очып китәләр. Әгәр дә бакчагыз чүпле булса, бик ошаса, алар йомыркаларын тагын сез­нең бакчага салырга мөмкин. Димәк, тагын 4 ел бакча­гыздагы бәрәңге, кишер һ.б. культуралар белән туклана­чак алар. Каты кортларга каршы химик ысуллар көткән нәтиҗәне бирми, аларны куллану да (туфракта) читен, чөнки бөтен бакчаны агуларга кирәк. Билгеле, урыны- урыны белән алдавычлар куярга мөмкин. Шулай да һәр бакчада аларга каршы профилактик (бакчаны чиста то­ту), агрохимик ысулларны, ачыктыру, туңдыру чарала­рын күрү нәтиҗәлерәк.
Фарсель Зыятдинов

Әлеге темага башка язмалар