Сару кайнамасын өчен

Кайчагында рәхәтләнеп тәмле-тәмле ризыклар ашаганнан соң, ашказанында ниндидер борчу барлыкка килә һәм авызда тәмсез тәм сизелә башлый.

Ашказанында бик югары кон­центрацияле тоз кислотасы (соля­ная кислота) була. Әлеге кисло­тадан зыян күрмәс өчен, ашказанының стеналары махсус кат­лам белән капланган. Ашказаны белән үңәч (пищевод) арасында кислота үңәчкә саркып чыкмаслык «капкач» бар. Организмда нәр­сәдер дөрес эшләми башласа, кис­лотаның күләме бик нык артып, ул үңәч территориясенә үтеп керергә мөмкин. Ул чагында инде сару кай­ный башлый, хәтта җә­рәхәт (язва) тә барлык­ка килергә мөмкин.

Сәбәбе нинди?

  • Артык күп ашау
  • Газлы эчем­лекләрне чамасыз күп эчү
  • Тәмәке тар­ту.
  • Тар, ашказанын кыса торган кием кию
  • Йөклелек.
  • Йоклар алдыннан күп итеп ашау.
  • Аспирин, ортофен һәм тагын кай­бер даруларны озак ва­кыт эчү.
  • Неврозлар, борчылу, нерв­лану.

Әгәр дә саруыгыз бик еш кайный икән, шоколад, казылык, әче-төче, кыздырылган, майлы ризыклар һәм помидор ашарга ярамый. Шулай ук кофеин күп була торган эчемлекләрдән дә тыелырга кирәк.

Әгәр дә атнасына 2-3 мәр­тәбәдән дә артык сару кайнау сизәсез икән, бу бик начар. Димәк, табибка күренер­гә кирәк. Ә инде шуннан сирәгрәк булса, кислотаны нейтральләштерә тор­ган сироп яки таблеткалар эчәргә мөмкин (мәсәлән, маалокс).

Сару кайнаган­да имбир төнәт­мәсе эчәр­гә мөмкин. Шулай ук карабодай ярмасын кыздырып, яхшылап төеп, көненә 3-4 чеме­тем кабып куярга да була. Он­га әйләндереп төелгән йомырка кабыгы да сару кайнауга каршы яхшы чара булып тора.

Әлеге темага башка язмалар