Редис (төче торма)

Редис — беренче елда ук чәчәк сабагы җибәрә һәм ор­лык бирә торган берьеллык үсемлек. Әвернә чәчәклеләр семьялыгына керә, кыргый торма ыругыннан. Вегетация чоры, төренә һәм сортына карап, 25 көннән алып 45 көн­гә кадәр дәвам итәргә мөмкин
Чыгышы белән редис Урта диңгез буеннан, кыргый хәлендә очрамый, Русиянең барлык төбәкләрендә дә үс­терелә, иң иртә срокларда өлгерә торган һәм суыкларга иң чыдам яшелчә культураларының берсе. Аның орлы­гы уртача +3°С температурада тишелеп чыгып үсә баш­лый.
Редис яшелчә үстерүче өчен иртә срокларда өлгерүе белән кыйммәтле. Иң иртә өлгерә торган сортлары инде чәчкәннән соң 25 көн үткәч үк ашарга яраклы була.
Редис тамыразыкларында матдәләр алмашын һәм аш­казаны эшчәнлеген яхшыртуга булышлык итүче С вита­мины, җиңел үзләштерелә торган минераль тозлар бар. Шулай ук ул үзендә бактерицид үзенчәлекләренә ия бул­ган, кеше организмына төрле шлаклардан чистарынуда булышучы эфир майлары булуы белән кыйммәтле.
Биологик үзенчәлекләре
Редиснең орлыклары чагыштырмача эре (1 г да 100- 110 данә), алар +2-4°С та тишелә башлыйлар, шытымна­ры -2-3°С салкынны, ә өлкән үсемлекләре температура­ның вакытлыча -6°С ка кадәр түбәнәюен дә җиңел киче­рә. Җылылык +10-12°С булганда, редис яхшы үсә, 4-5 көндә тишелеп чыга. Тамыразыклары формалашканда иң оптималь температура +12-15°С. Әмма температура югары, туфракта дым җитәрлек булмаса, редис акрын үсә, тиз катылана, әче була. Менә шуны истә тотып, ре­дисны иртә язын һәм җәй ахыры — көз башларында үс­терәләр.
Бу срокларда ул яхшырак үсә. Бигрәк тә җәй ахы­рында — көз башында чәчкәндә, туфрак дымлы, темпера­тура түбән, көннәр кыска булу сәбәпле, редис сусыл, эре булып үсә. Әгәр дә редисны куе чәчсәң, дым җитәрлек булмаса, өстәвенә температура югары торса, тамыразык формалашмыйча, чәчәк сабаклары җибәрергә мөмкин.
Сортлары һәм үстерү үзенчәлекләре
Безнең республикабызда редисның Вюрцбург 59 (рәс. 18 — 1), Кызыл великан, Софит, Корунд, Рубин, Жара, Заря, Дунганский, 18 көн дигән сортларын очратырга мөм­кин.
Кызыл великан сортын язын һәм көзен ачык грунтта үстерәләр. 1964 елдан ук районлаштырылган. Ябык грунт­та да үстерергә мөмкин. Уртача срокларда өлгерә. Веге­тация чорының дәвамлылыгы 35-36 көн. Мул уңыш би­рә, корылыкка чыдам сорт: язын -4°С ка кадәр, ә көзен -7°С ка кадәр суыкларга түзем. Җиңел туфракларда юга­ры уңыш бирә, әмма куе чәчсәң, начар үсә. Тамыразык­лары цилиндр формасындарак, шома, кызгылт төстә, авырлыгы 50-90 г, йомшагы сусыл, тәмле, аз гына кыр­курак. Бигрәк тә август ахырында үстергәндә уңышы мул, тәме яхшы була.
Софит — иртә өлгерешле сорт, ул 3-4 атнада өлгерә. Тамыразыгы түгәрәк, кызыл төстә, авырлыгы 40 г чама­сы, тәме Кызыл великан сортыннан тәмлерәк булуы бе­лән аерылып тора.
Рубин — иртә өлгерешле сорт, вегетация чоры 25-36 көн. Тәме уртача. Татарстанда 1987 елда районлашты- рылган.
18 көн сорты башка төрле сортлардан аеруча иртә өл­герүе, Корунд сорты вегетация чорында берничә уңыш бирүе, ә Французский завтрак сорты иртә өлгерешле бу­луы, йомшагының күңелгә хуш килүе белән аерылып то­ра, шуңа күрә аларны яшелчә үстерүчеләр үз итте.
Редисның элгэрлэренэ килгәндә, бигрәк тә органик аш­лама кертеп үстерелгән бәрәңге, иртә өлгерешле кәбестә, кыяр һ. б. лар редис өчен иң яхшы элгәрләр булып сана­ла. Иртә срокларда аны шулай ук помидор, соң өлгереш­ле кәбестә, чәчәк кәбестә үстерелгән участокларда үсте­рәләр.
Редисны иң иртә срокларда, ягъни апрельдә чәчү өчен кардан иртә арына торган участокларны сайлыйлар яисә бу участокларны, пленка белән каплап, кардан иртәрәк арындыралар. Берничә көннән, туфрак эрегәннән һәм җы­лынганнан соң, шунда редис орлыгын чәчәргә һәм өстен кабат пленка белән ябарга кирәк.
Билгеле, редисны иң иртә срокларда теплицаларда үс­тереп алырга мөмкин («Ябык грунт» бүлеген кара). Ачык грунтта да аны иртә срокларда үстереп була. Моның өчен редис чәчеләчәк участокны казыган вакытта аның һәр кв. м ына 3-4 кг исәбеннән черемә, 20-30 г суперфосфат һәм 1 стакан чамасы көл кертеп калдыралар, ә азотлы ашламаларны язын чәчү алдыннан туфракны йомшарт­канда кертәләр.
Язын редисны 2 см тирәнлектә, рәт араларын — 10- 12 см, ә рәттәге үсемлекләр арасын 3-4 см калдырып чәчәләр. Чәчү нормасы 1 кв. м га 2 г га якын. Бик иртә срокларда чәчкәндә, түтәл өстенә тимерчыбыктан һ.б. ма­териалдан дугалар бөгеп куеп, өстен пленка белән кап­лыйлар. Аның орлыклары 3-4 көн эчендә тишелеп тә чыга.
Редистан даими рәвештә садә тамыразык алу өчен аны һәр 2 атна саен кабат чәчеп торырга кирәк. Шуңа күрә аны бик кечкенә мәйданнарда (әйтик 2-3 кв. м) чәчү мәс­лихәт. Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк: июнь ахыр­лары — җәй урталарына таба редис, тамыразык форма­лаштыруны туктатып, турыдан-туры чәчәк сабы җибәрә, чәчәкләнә. Моны булдырмас өчен, июнь башында ук ре­дис чәчүлекләре өчен көннең озынлыгын 10-11 сәгатькә кадәр кыскартырга кирәк. Ничек итепме? Редис чәчел­гән түтәлләрне яктылык үткәрми торган кара материал­лар белән кичке 20 сәгатьтән башлап иртәнге 9 сәгатькә кадәр каплап торырга кирәк. Билгеле, редис башка сә­бәпләр нәтиҗәсендә дә чәчәк сабаклары җибәрергә мөм­кин, моны да исәпкә алу зарур. Әйтик, редис түтәлләргә куерак чәчелсә дә чәчәк җибәрә. Моны булдырмас өчен, аларның рәттәге араларын 4-5 см калдырып сирәкләргә кирәк. Аннары редис үстергәндә агротехника таләплә­рен тиешенчә үтәмәү, әйтик, вакытында су сипмәү һәм ашламау да чәчәк сабакларының күпләп формалашуына китерә.
Җиргә экономия ясау максатында (элек алынган бак­чаларның мәйданы кечкенә, 3-4 сотый чамасы гына) күп кенә бакчачылар редисны кыяр рассадалары утыртыла­чак түтәл белән янәшә чәчәләр. Кыяр үсеп китеп, аның үрентеләре редис түтәлен каплаганчы редисны инде җы­еп алырга да өлгерәсең. Бу икеләтә отышлы: редис та була, кыяр да.
Редис чәчәккә китмәсен өчен аны ничек ашларга ки­рәк соң? Беренчедән, органик ашламалар (тирес, компост) аның элгәрләре астына кертелергә тиеш. Турыдан-туры редис астына кертергә ярамый, чөнки бу тамыразыклар­ның тармаклануына китерергә мөмкин. Язын аларны сы­ек ашламалар белән тукландыру әйбәт нәтиҗә бирә. Ре­дис үсентеләре тишелеп чыкканнан соң 1 атна чамасы вакыт үткәч, аларны катнаш (комплекслы) ашламалар­дан нитрофоска яисә нитроаммофоска эремәсе белән аш­ларга кирәк. Ал арның составында азот та, фосфор да һәм калий да бар, ягъни туклану элементларының өчесе дә бар. Тукландыру өчен 1,5 шырпы кабы катнаш ашлама­ны Юл суда эретәсең һәм үсентеләрне шуның белән аш­лыйсың, шул 3-4 м чамасы озынлыктагы түтәлдә үскән редисларны ашларга җитә. Минераль ашламалар уры­нына редис үсентеләрен яңа тирес суы, яисә сыер тизәге төнәтмәсе, яисә яшел үлән төнәтмәсе белән тукландырырга мөмкин. Аларны куллану, ничек әзерләү турында инде яшелчәләрне тукландыруга кагылган гомуми бүлектә җентекләп тукталган идек. Төнәтмәләр шул ук нисбәттә ясала һәм кулланыла.
Вегетация чорында редис үсентеләрен чүп үләннәрен­нән арындыру, туфракны йомшарту максатларында рәт араларын махсус миниатюр бакча тырмалары белән җи- ңелчә генә тырмалыйлар.
Су сибүгә килгәндә, редис дымны бик тә ярата, аның тамыразыклары дым җитәрлек булганда гына сусыл һәм тәмле була. Шуңа күрә аңа вегетация чорында еш кына мул итеп су сибәргә кирәк.
Корткыч бөҗәкләр дә редис чәчүлекләренә җитди зы­ян китерергә мөмкин. Безнең шартларда аны әвернә чә- чәклеләрнең уртак корткыч бөҗәге — борча зарарлый (рәс. 5 — 3). Алар 2-3 мм озынлыкта, кара төстәге һәм сике­рергә, очарга җитез коңгызлар. Язын туфрак эрү белән алар инде күренәләр, редис шытымнары чыгу белән алар­ны ашый башлыйлар һәм, күбрәк булсалар, 2-3 көндә барлык үсентеләрне юк итәргә мөмкиннәр.
Бакчачылар бу борчаларга каршы, гадәттә, көл сибә. Моның файдасы була булуын, әмма коңгызлар тулысынча бетми. Шуңа күрә, 1 өлеш көлгә 1 өлеш тәмәке (ма­хорка) тузаны кушып, үсентеләрне шул катнашма белән эшкәртергә кирәк. Тәмәке тузаны һәм көл яфракларга сыланып калсын өчен, алдан үсентеләргә су бөркү әйбәт нәтиҗә бирә.
Соңгы елларда күп кенә бакчачылар бу борчаларга кар­шы механик ысулны уңышлы кулланалар. Озынлыгы — 60, киңлеге 40-50 см фанера алып, шуңа ябыша һәм озак кипми торган матдә яисә солидол сылыйлар да, борчалар күренә башлагач, түтәл өстендә шул тактаны селки-сел- ки корткыч бөҗәкләрне җыялар. Бу гамәлне көненә (бор­чалар күренгәндә) берничә тапкыр кабатларга мөмкин.
Фарсель Зыятдинов

Әлеге темага башка язмалар