Рамазан ае якынлаша

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр ”.Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый).
Рамазан — барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, — дигән (Ибне Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухый яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде”, — дигән (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 133 нче аять). Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер ”. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиешбез, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышу лазем.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”. (Бохари, Мөслим).Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: “Ураза — Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен ”, — дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге — Аллаһ белән мөэминнен арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалз белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.“Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятендә: “Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъва булырсыз ”, — дип, вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да. үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызнык зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте — ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегг ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршы алганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Әлеге темага башка язмалар