Рабигуль әүвәл нинди ай ул

Рабигуль-әүвәл мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне.

Исегезгә төшереп үтәбез: Милади ел исәбе буенча 20 нче ноябрьдән Рабигуль-әүвәл ае башланды, ә ошбу айның уникенче көне, дөресрәге унбереннән уникесенә каршы төне Пәйгамбәребезнең туып бар җиһанны нурландырган кичәседер. Бу көннән башлап, бөтен дөньяга ислам нуры җәелгән, күп кенә могҗизалар да пәйда булган.

Пәйгамбәребез туган ай булганлыктан, Рабигуль-әүвәл шулай ук Мәүлида ае дип тә йөртелә. Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә. «Мәүлид” — гарәпчәдән, туу дигән мәгънәдә.

Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы падишаһ Әрбил дәүләте башлыгы Мөзәфәр Әбу Сәгыйд Күкбүри бине Гали Биктәкин зур аш мәҗлесләре оештырган, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Әлеге мәҗлесләрдә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып өйрәнгәннәр. Пәйгамбәребезне мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр, касыйдаләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара барлык илләргә таралган, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, котеп ала торган бэйрәменә әйләнгән.

Шул вакытлардан бирле Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә дә, шул исәптән Казан шәһәрендә һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә олуг хөрмәт белән бәйрәм ителә. Быел бу мөбарәк көн 30 ноябрьдән 1 декабрьга каршы кичкә туры килә.
Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла. Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә — күркәм эшләрдән санала.
Ислам дөньясы Мәүлид бәйрәменә карата ике төрле карашта. Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр дә юк түгел. Андыйлар да бар. Ләкин Мәүлид бәйрәмен хуплаучылар күбрәк.

«XII-XIII гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясында рабигуль-әүвәл аенда Мәүлид бәйрәмен үткәрәләр. Кайберәүләр, Коръәнне һәм сөннәтне дөрес аңламыйча, бу бәйрәмне уздырырга ярамый дип әйтә, чөнки бу бәйрәм пәйгамбәребез һәм сәхабәләр заманында булмаган дип аңлата. Дәлил итеп пәйгамбәребезнең “Мине насаралар Гайсәне зурлаган кебек олыламагыз” дигән сүзләрен китерәләр. Мәүлид бәйрәмен уздыруны Раштуаны билгеләп үтү белән һәм потка табыну кебек яман әйбер белән чагыштыралар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеле бер көнне җыелу, пәйгамбәребез турында сөйләүнең һәм ишетүнең ихтыяҗы булмаган, чөнки сәхабәләр пәйгамбәребезне һәрвакыт күреп торган, аннан үрнәк алып яшәгән.

Икенчедән, Мәүлид бәйрәмен Гайсәне олылау белән чагыштыру – наданлык һәм бөтенләй динне аңламау. Пәйгамбәребезне искә алган мөселманнар бәйрәмне фәкать гыйбадәт белән генә, Коръән укып, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләп үткәрә. Мөхәммәт (с.г.в.): “Мин дүшәмбе көнне тудым һәм бу көнне ураза тотам”, — дигән. Ул үзенең туган көнен гыйбадәтнең бер төре булган уразада үткәргән. Менә бу — безнең өчен шулай ук зур сабак».

Мәүлид көнне генә түгел ә гомумән бөтен Рабигуль әүвәл ае буена Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) салаватлар башка айларга караганда да күбрәк әйтелә, аның тормышы һәм дини эшчәнлеге хакында вәгазьләр сөйләнелә.

Мөхәммәд (с.г.в.) — Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән пәйгамбәрләрнең иң соңгысы. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе – пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.

Һәрбарчабызга да тормышыбызда бөек пәйгамбәребезне күркәм үрнәк итеп яшәп, ахирәттә аның шәфәгатенә ирешеп аның белән җәннәтләрдә бергә булырга Раббыбыз насыйп итсә иде!

Әлеге темага башка язмалар