Пәйгамбәребез (с.г.в.) сыйфатлары

Расүлуллаһ урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, зур күзле, күзенең карасы чем-кара, агы бераз кызгылт, озын вә нечкә кашлы, борыны озынчарак, уртасы аз гына күтәренке вә очтан бөгелә төшкән, зуррак авызлы, киң маңгайлы, керфекләре куе, куе кара сакаллы, ак вә сирәгрәк тешле, киң күкрәкле, эре сөякле, беләкләре тулы, тәне йонлырак, тыгыз итле иде. Күренешкә гаять ягымлы булып, беренче күргән кешегә дә үзен сөйдерә торган күренештә вә кыяфәттә иде.

Чәчен күбрәк колак йомшагын капларлык озынлыкта йөртә, аннан арта башласа, кыскарта яки толым итеп җибәрә иде. Ихрамнан чишелгән вакытларда гына такыр итеп алдырганлыгы риваять ителәдер. Ахыр гомерләрендә чәч вә сакалында ак бөртекләр күренә башлаган иде. Сакалын шул көенчә җибәрә, мыегын исә кисә иде. Йөреше егетләрчә булып, бөгелеп-сыгылып, бөкрәеп йөрми, тирә-якка каранмый, алдына гына карап йөри иде. Чисталыкка каты игътибар итә вә халыкны да аңа нык кызыктыра иде. Тәһарәт алганда вә башка вакытларда гел мисвәк куллана иде. Халыкны да мисвәк кулланырга кызыктыра иде. Чәчен майлый вә тарауны ярата иде. Хушбуйлана вә хушбуйны бик сөя иде. Хушбуйны күп кулланганы өчен, соң заманнарда чәче яхшы ук саргайган иде. Кич яткан чакта күзенә сөрмә тартып ята иде. Тырнакларын гел кисеп тора, озын йөртми иде. Халыкны пакь йөрергә, юынырга кызыктыра, ким дигәндә атнасына бер мәртәбә булса да коенырга куша иде. 

Кием-салымы

Кием-салым турысында бер дә тикшереп тормый, ни туры килсә, шуны кия иде. Күлмәкне һәм Йәмәндә эшләнгән хибара дип аталган киемне бик яратып кия торган иде. Чалманы бүрек белән дә, бүрексез дә кия, чалмасыз гына бүрек тә кия иде. Күбрәк чалмасыннан җилкәсенә койрык төшерә, бәгъзе вакыт койрык төшермичә дә кия иде. Чалмасын иң астыннан уратып чала иде. Кара чалма кигәнлеге дә риваять ителәдер. Киемнең ак төстә булуын бигрәк ярата, халыкны да ак төстәге кием киюгә кызыктыра, үлекләрне ак киемдә кәфен кылырга куша иде.

Кып-кызыл төстәгене сөйми һәм кими иде. Киемнең киңлеген, тарлыгын игътибарга алмый, тегүчесен дә тикшерми иде.

Рум хөкүмәтендә тегелгән тар җиңле җөббә киюе вә Рум башлыклары тарафыннан бүләк кылынган ефәк белән әдепләнгән тун киюе риваять ителәдер. Читек тә, башмак та кия, фәкать читекне күбрәк сәфәрләрдә кия иде. Кашына «Мөхөммәд Расүлуллаһ» дип язылган көмеш йөзеге бар иде.

Ашау, эчүе

Ашау-эчүдә бер дә җентекләп тормый, ни туры килсә, шуны ашый иде. Барны кире кайтармый, юкны таптырмый, мәҗлестә тәкъдим ителгән ашны яратса — ашый, яратмаса — ашамый, фәкать аны яманламый, гаепләми. Башкаларга: табигатегезгә килешсә — ашагыз, миңа карамагыз, дия иде. Пешкән кабакны бик яратып ашый, хәлвә, бал, сөтне дә бик ярата иде. Күбрәк ризыгы су белән хөрмә була иде.

Икешәр, өчәр ай рәттән өендә ут янмаган вакытлар булып, шул су, хөрмә, сөт белән канәгатьләнә иде. Ашны туярлык дәрәҗәдә ашамый торган иде. Ашны күбрәк җирдә, ягъни өстәлсез ашый иде.

Йокысы

Йокысы аз булып, күбрәк кичнең өчтән бер өлешен йоклый иде. Түшәк вә мендәре тиредән булып, эче хөрмә мунчаласы белән тутырылган иде. Икегә бөкләп җәеп ята торган бер паласы бар иде. Бер көн шуны дүрткә бөкләп җәйгәннәр иде. Иртәсен: «Моннан соң алай дүрткә бөкләмәгез, мине гыйбадәттән калдырды», — дип, әүвәлгечә икегә генә бөкләргә кушуы риваять ителә. Күп вакыт түшәк вә мендәрләрне дә тикшереп тормый, камыш паласка, хәтта коры җиргә дә ята торган иде.

Мәҗлес, кешеләр белән аралашу

Мәҗлестә гаять хуш, кешегә йөзе ачык, сүзе тәмле иде. Мәҗлесендә юк-бар сүзләр сөйләнми, килешсез эшләр эшләнми, аның алдында кычкырышу вә низагълашулар булмый, килешсез кычкырып көленми, елмаю гына була иде.

Ул сөйләгәндә, башкалар сүз кушмый, башларын түбән салып тыңлап утыралар иде. Сүзе гаять ачык вә салмак булып, сүзләрне санап бару мөмкин була иде. Кешеләр белән аралашуы гаять гүзәл, кешене ялыктырмый, өркетми, үзенә җәлеп кыла иде. Кешенең сүзен бүлми, утырдашы үзе торып китмичә тормый, күрешкән кеше кулын алмый торып, кулын алмый иде. Юк-бар сүз сөйләми, мактанмый, бер нәрсәне дәрәҗәсеннән артык мактамый, гайбәт сөйләми, һичнәрсәне яманламый, көлке нәрсәләрдән көлә, фәкать кычкырып көлми иде. Дөнья сүзе чыкканда, халык белән дөнья сүзен сөйли, ахирәт сүзе сөйләгәндә, ахирәт сүзен сөйли иде. Биргән бүләкне, аз булса да, кире кайтармыйча ала иде. Сәхабәләр белән гел аралаша, уен-көлке сөйли, аларның балаларын уйната, итәгенә алып утырта, сөя иде. Авыруларның хәлен белергә бара, үзенә якын торган кешеләр булса, икенче милләттән булса да, кереп аның хәлләрен белеп чыга иде. Мәдинәдә үзенә хезмәт иткән бер яһүди егетенең хәлен белергә керүе Бохари хәдисендә әйтелмештер.

Кешегә үзе башлап сәлам бирергә тырыша, башлап кул суза иде. Килгән кунакны хөрмәт итә, күп вакыт аңа киемен җәя, үзе утыра торган палас вә мендәрен аңа тәкъдим итә иде. Бирүне гаять ярата, халыкны бирергә кызыктыра иде. «Бирүче кул алучы кулдан хәерлерәк», — дип әйтә иде. Сәдака бирүне бик сөя, сораган кешене буш кайтармый, үзенә калмаса да бирә, үзе мохтаҗ нәрсәне берәү килеп сораса да бирми калмый иде. Мохтаҗларның хаҗәтләре өчен булышуны иң мөкаддәс бер эш саный, үзе үти алмаса, сәхабәләрдән үтенә, аларны кызыктыра иде. Сәдаканы кабул итми, бүләкне кабул итә, ләкин артыгы белән кайтара иде. Башка милләттән булган кешеләрнең, хәтта мөшрикләрнең бүләкләрен дә кабул итә, аларга бүләк бирә иде. Ләкин алар белән сугыш кылучы мөшрикнең бүләген кабул итми торган иде. Нәҗәшигә бүләк җибәргәнлеген сөйлиләр. Худәйбия тынычлыгы вакытында Әбү Суфьян тарафыннан бирелгән бүләкне кабул итүе риваять ителәдер.

Шәфкать вә мәрхәмәте

Расүлуллаһ бик шәфкатьле вә мәрхәмәтле булып, халыкка гел яхшылыкны тели, хаҗәтләрен үтәргә чаралар эзли, аларның хәлләрен үзе тикшереп йөри иде. Халыкка җиңеллек кылырга тырыша, шуның өчен дә халык ялыкмасын өчен, вәгазь-нәсыйхәтне бик еш кылмый, сирәгәйтә төшә иде. Намазда сабыйларның елауларын ишетсә, аналарының борчылуларыннан куркып, намазны кыскарта төшә иде. Сәхабәләрдән берәүнең имам булып торганда намазны бик озак укыганы өчен, халыкны өркетәсез дип орышканлыгы Бохари хәдисендә әйтеләдер. Сәхабәләргә юк-бар нәрсәләрне күп сорамаска, бик төпченмәскә куша, һәм: «Авырлык кылмагыз, Аллаһ сезгә авырлык кылыр. Сездән элекке кавемнәр пәйгамбәрләреннән төрле нәрсәләр сорап, өсләренә авыр йөкләр йөкләделәр. Сез дә шулар кебек булмагыз», — дия иде.

Расүлуллаһның халыкка карата булган шәфкать вә мәрхәмәтен онытасы юк. Коръән Кәримнең: «Ий, кешеләр, тәхкыйк, сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, сезнең гөнаһ эшләвегез аңа авырдыр. Ул сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьле вә рәхимледер» кебек сүзләре моңа кифәядер («Тәүбә» сүрәсе, 128 нче аять).

Расүлуллаһ дөньяга күз салмый, дөнья малына бирелми, кулына мал төшсә, аны тарата, үзенә вә гаиләсенә бик аз нәрсә генә алып кала иде. Дөнья малына ни дәрәҗәдә кызыкмавын белергә үзенең вафатыннан соң бер качыры вә коралларыннан башка һичбер нәрсә калмаганлыгын, тимер киеме бер яһүдидә закладта калганлыгын искә төшерү җитәдер. Ә бит аңа тиешле булып тигән ганимәт маллар вә бүләкләр белән генә яхшы, киң тормыш күреп яшәргә, үзеннән соң байтак мал калдырып китәргә мөмкин иде. Фәкать ул дөньяга бирелмәде, байлык җыймады, килгәнен гел таратып торды, баерга мөмкин булганда да ул аңа кызыкмады. Гайшә әйтәдер: "Расүлуллаһ өч көн рәттән икмәккә туймады, үзеннән соң алтын көмеш, куй, дөя булсын бернәрсә дә калдырмады, ул вафат иткәндә минем өемдә ярым саг арпадан башка нәрсә юк иде". Ята торган мендәр вә түшәкләренең хөрмә мунчаласы тутырган тире булуы да, әлбәттә, шул дөнья байлыгына бирелмәгәнлектән. 

Сөнгатулла Бикбулатның «Хәзрәте Мөхәммәд с.г.в.» дигән китабыннан Пәйгамбәребезнең сыйфатларына кагылышлы өлешеннән

Әлеге темага башка язмалар