«П» һәм «Р» хәрефләренә башланган төшләр

Падишаһ
Төштә падишаһ күрсәң, сөенечкәдер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә Зөлкарнәйн падишаһны, ягъни Александр Македонскийны күрсәң, гомерең озын булыр, бөек файдалар күреп, күп җирләргә сәфәр кыларсың, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Төшеңдә падишаһның үлгәнен һәм кабат терелгәнен күрсәң, әгәр дә шушы күргән падишаһыңны гадел дип белсәң, ул падишаһ һаман да гаделлек белән хөкем итәр.
Төштәге падишаһларның үзеңә мөнәсәбәте — падишаһ­ның озын гомерле булуына дәлилдер.
(Өстәмә рәвештә тагын да «Патша» сүзенә аңлатма­ларны карагыз.)
 
Палач
Төшеңдә палач күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, чит илгә китәрсең.
 
Пальма агачы
Төшеңдә пальма агачының башларын күрсәң, авыруы­ңа һәм хәстәлеккәдер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштәге пальма агачы — файда ул, диелә шушы ук китапта.
Төшеңдә пальма сатып алсаң, очсызлыкка, ягъни елның бай килүенә дәлил булыр, һәр нәрсәгә данә, ашлык булыр
.
Паралич (кутәрем)
Үзеңне паралич суккан, ягъни күтәрем зәхмәтендә дип күрсәң, юралынышы бер дә яхшы түгел, ди Мөхетдин бине Г арәби.
 
Патша
Төштә патша күрсәң, сөенечтер, диелә «Йосыф пәйгам­бәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә патшаның бер урынга кергәнен күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, шул патшаның кадереннән хурлыкка каласың, ә ул кергән урынга фәсад булыр.
Төшеңдә олуг падишаһны күрсәң, хөкүмәт һәм киң ризык буларак юралыныр.
 
Персик (шәфталу)
Төшеңдә персик ашасаң, һәлакәттер, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Төшеңдә вакытыннан тыш персик күрсәң, каты авыруга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»н- дә.
Төшеңдә әгәр дә агачтан персик чүпләсәң, авыру ирдән кулыңа мал керер.
Әгәр дә төштә ачы персик ашасаң, хәвефтер.
 
Печән
Төшеңдә печән һәм печәнлек күрсәң, кулыңа гаделлек белән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә печәнлеккә печән яки салам өйсәң, күп малларга хуҗа булырсың.
Төштә печәннәр күрү—малдыр, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Пешеренү
Төшеңдә утта әйберләр пешеренсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, яхшы сәламәтлектер һәм күркәм яңалыклар ише­терсең.
Әмма «Төхфәтел-мөлек» китабында: Төшеңдә утта нәрсәдер пешеренсәң, авыру булырсың һәм ярамас сүзләр ишетерсең, диелә.
Төшеңдә тычкан итен пешергәнеңне күрсәң, бозык ха­тын малы белән бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә икмәк пешерүчене күрсәң, ул илнең башлыгы гадел булыр, төшең шушыңа дәлилдер.
Төштә аш пешерүчене күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи- йәнабигъ»та, бу — адәмнәрне тереклеккә кыздыручы бу­лыр.
 
Плащ (яңгырлык)
Төштә яңгырлык, ягъни плащ күрсәң, дәүләт, дәрәҗә, дәрәҗәле кием булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Попугай
Төштә попугай, ягъни тутый кош күрсәң, галим һәм хәерле гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә попугай күрсәң, тел остасы булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә ана попугай күрсәң, күп хатыннар алырсың.
 
Пот
Төшеңдә пот күрсәң, һәлакәттер, ди Мөхетдин бине Г арәби.
Әгәр дә төшеңдә потларны күрсәң һәм аларны ватсаң, сөннәт гамәлен башкаруга юралыныр.
Прихожая (өй алды)
Төшеңдә прихожая күрсәң, хәрәм мал булыр, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
 
Пушка
Төшеңдә пушка, туп күрсәң, файда булыр, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
 
Пычак
Төшеңдә пычак күрсәң, дәрәҗә иясе олуг затлардан дошманлык ирешер, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.
Төшеңдә пычак күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, дош­манга— җиңүдер, ә үзеңә—гомерең озынлыккадыр.
Төшеңдә пычак күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, куәт һәм җиңү ул.
Төшеңдә пычак күрсәң, малаең туар, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төшеңдә пычак уйнатсаң, җитәкче булырсың. Әгәр шунда пычагың сынса, яисә кителсә, хәвеф һәм сүз булыр.
 
Пычрак
Әгәр дә төшеңдә пычрак суны чыгарып түксәң, яисә пычрак су түгелсә, ялган сүз һәм көенеч булыр, бурыч­ларың үтәлеп, кайгылардан котылырсың.
Төштәге пычрату да шушы рәвештә юралыныр.
 
Пычрану
Төшеңдә пычрану—кулыңа бер эш керер, аның эчендә яхшылык табарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр төшеңдә пычрансаң һәм аннан соң никах булса, гамәлең яхшыга булыр һәм ишле мал хуҗасы кылы- нырсың.
Пыяла
Төшеңдә пыяла, яки пыялачыны күрсәң, куркусыз бу­лырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә йортыңны пыяладан эшләнгән итеп күрсәң, әҗәлең якын килгәндер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Пәйгамбәр
Төштә пәйгамбәрне күрү унбер төрле юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә:
  • Үзеңә игътибар күзен салырлар;
  • Рәхмәт ирешер;
  • Нигъмәткә җитәрсең;
  • Гыйззәт табарсың;
  • Шәрәфле булырсың;
  • Дәүләтле кылынырсың;
  • Бәхет-сәгадәттер;
  • Рийасәт-рәислектер;
  • Көч-куәт табарсың;
  • Яхшылык белән сөенерсең;
  • Ике дөнья өчен дә газиз булырсың.
Төшеңдә әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен зия­рәт кылсаң, үзең солтан яисә ил башы булсаң, хәзинәң артыр, мәгәре ки сәүдәгәр икәнсең, малың ишләнер.
Төшеңдә пәйгамбәрне авыру дип күрсәң, яисә кайгы­лы сурәттә дип күрсәң, илдә Ислам диненең зәгыйфьле­ге һәм бозык юнәлеш алганлыгы беленеп, көч-куәт итү­гә булыр.
Төштә пәйгамбәрне калыккан, күтәрелгән һәм ачула­нып күз салган дип күрсәң, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә тиешледер.
Төшеңдә әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәлен гаҗиз, сәхабәләрен дә шулай дип күрсәң, ул шәһәрдә фетнә, яисә зур бәла булыр, Аллаһы тәгалә аларга куылу ирештерер, пәйгамбәренең хөрмәте өчен.
Мөхәммәд пәйгамбәрне төшендә бер кеше яисә бер шәһәрдә, яки бер өйдә, я бер мәҗлестә күрсә, ул шәһәр һәм ул җирләр дошман өстенә җиңү булыр.
Әгәр дә Зөлкарнәйн пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, го­мерең озын булыр, бөек файдалар табарсың һәм күп сә­фәрләр кыларсың.
Сөләйман пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, ризык капка­лары ачылыр, бик күп булыр, малың ишлеләнеп, күп фай­даларга ирешерсең, күп җирләргә сәфәргә барырсың.
Әгәр дә Анабыз Хәуваны төшеңдә күрсәң, дәүләт ире­шер, олуг дәрәҗә табарсың, кайгыдан имин булырсың.
Төшеңдә Атабыз Адәм пәйгамбәрне күрсәң, олы дәрә­җә һәм халыкны үзеңә буйсындыру булыр.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне Адәм пәйгамбәргә буйсынмау­чы итеп күрсәң, Аллаһ сакласын, һәлак булырсың һәм дә бәдбәхетлеккә чыгарсың.
Әгәр дә бу төшне хатын-кызлар күрсәләр, ирләренә буйсынуга юралыныр.
Төштә Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтсәң, бәхетле илдә яшәвеңә дәлил булыр.
Әгәр дә төшеңдә Исхак пәйгамбәрне күрсәң, залим дошманнарың булырлар, әмма алар синең зур хөрмәтең­нән файдаланырлар, өстеңнән идарәчелек итәрләр, ә ахыр­дан, җиңү килеп, аларга көч итәрсең, үзләрен буйсынды­рырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Исмәгыйль пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тә­галәнең әмеренә буйсынырсың, вакытлы дөнья эшләреннән азат булырсың.
Ибраһим пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тәгалә үзеңнән канәгать булыр, рәхмәт һәм нигъмәт капкалары ачылып, вакытың яхшы үтәр.
Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күрсәң, ди Мөхет­дин бине Гарәби, диндар һәм тәкать иясе булырсың, до­галарың һәм тәүбәләрең кабул булыр. Бозык кеше икән­сең, золым һәм начарлык ирешер.
Мөхәммәд пәйгамбәрне борчылган кебек итеп төшеңдә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, син яшәгән шәһәрнең, яисә төбәкнең халкы бозылган булыр, тәүбә итсеннәр, кайгы-хәсрәттән имин булырлар.
Мөхәммәд пәйгамбәрне төштә күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, ике дөнья өчен дә газиз булырсың, бер-бер эш башлагансың икән, хәер ишекләре ачылып, шәһәр яисә төбәкнең халкы ислах һәм хәер белән булырлар, шатлык һәм бәхет, гаделлек һәм иминлек белән сугарылырлар. Кайгылы икән, кайгыларыннан арыныр, мохтаҗлык кичер­сә, байлыкка ирешер, өметләнгәне кулына керер, ватанына исән-имин әйләнеп кайтыр. Кяфер булса, иманга килер, хәвефле исә, хәвефе бетәр, мәлик икән, дошманы җиңелер, ил башы икән, иленә бәла килмәс.
Гайсә пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, һәр эшең мөбарәк- бәхетле булыр, балаларың туар, дошманнарыңны җиңәр­сең, дөньялыкта һәм Ахирәттә сөекле булырсың.
Муса пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, дошманнарыңны җиңәрсең, үч ала алмаслар, алардан имин булырсың.
Сөләйман пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, вәзирлек һәм олылык булыр, Аллаһы тәгалә ул кешегә дәүләт бирер, күп кешеләр тәхет хөкемендә булырлар. Әмма бер сәбәп аркасында мөлкәте кулыннан китәр, яңадан да кулына керер, җен-пәриләр зыяныннан имин булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә Әюп пәйгамбәрне күрсәң, рәнҗеш һәм михнәтле булырсың, авырып, бичарага калырсың, со­ңыннан шифа табарсың.
Әгәр дә төшеңдә Юныс пәйгамбәрне күрсәң, бер гамәл эшләп, шул сәбәптән тарлыкка һәм зинданга төшәрсең, Аллаһыга дога һәм үтенечтән соң шул бәлаләрдән коты­лырсың.
Төшеңдә Яхъя пәйгамбәрне күрсәң, итагать һәм гый­бадәт иясе булырсың, афәтләрдән һәм гөнаһлардан имин калырсың.
Әгәр дә төшеңдә Зәкәрия пәйгамбәрне күрсәң, туачак балаң гомерле булыр һәм дә догаң лаеклы саналыр.
Якуп пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, Аллаһы тәгалә күп угыллар бирер, әмма бер улың өчен кайгырырсың, ә со­ңыннан шул кайгыдан котылып, гыйззәт һәм бәхеткә, ты­нычлыкка ирешерсең.
Салих пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, дошманың фет­нәсенә очрарсың, соңыннан бу фетнәдән котылырсың.
Төштә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрү — хак, Шайтан аңа охшамас, ул булып төшеңә кереп, саташу кылачак түгел, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
(Төштәге кояш, яңгыр, болыт — болар да саташу булып кермәсләр).
Төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрне сәхабәләре һәм изге­ләре белән иңгәнен күрсәң, шул күргән җиреңдәге халыкка яхшылык иңеп, мәшәкатьләрдән котылырлар.
Төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та, бер урында күркәмлек буларак юра­лыныр. Вәли, дин башлыгы булырга лаек икәнсең, бер олы мәликкә хезмәт итәрсең, ил башы янында хезмәттә булырсың, судья-казый булырлык икәнсең, шул дәрәҗәгә ирешерсең.
Төшеңдә Адәм пәйгамбәр белән сөйләшсәң, галим бу­лырсың.
Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрдән бер-бер нәрсә алганыңны күрсәң, нигъмәтләр һәм күмәчләр белән сый­ланырсың, алган әйберең кадерле булыр. Боларга лаек түгел икәнсең, байга сату эшенә, ягъни приказчиклыкка урнашырсың, шул эшеңдә гыйззәт һәм шатлык табарсың.
Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрне сурәтеннән гайре күрсәң, яисә йөзен чытык һәм кайгылы күрсәң, бер урын­нан күченеп китәрсең, нигъмәтеңә кимчелек килер, хурлык­ка төшәрсең, аннан соң шатлык килер, тәүбә лазем булыр.
Әгәр төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күркәм йөзле дип күрсәң, үзең дә күркәмлелек табарсың, кайгыда икәнсең, бушанырсың.
Төшеңдә Шис пәйгамбәрне күргән кеше тормышта нигъмәт, шатлык, хуш тереклек табар.
Төшеңдә Идрис пәйгамбәрне күрсәң, җиңеллек, сәла­мәтлек һәм күркәм үлем табарсың.
Төшендә Нух пәйгамбәрне күргән кеше озын гомерле булыр, әмма зур катылык күрер, кешеләргә рәнҗер, ә соңыннан җиңәр, аңа күп угыллар һәм шатлык килер, бер зәгыйфь хатын алыр, үзе шөкер кылыр.
Төшеңдә Нух пәйгамбәрне күрсәң, носари-христиан вә­килләре дин галиме булуыңа юрарга киңәш итәрләр. Хода каршында даим гыйбадәттә булып, олуг илгә баш булыр­сың, диләр.
Төшеңдә Ибраһим пәйгамбәрне күрсәң, атаңа дин куә­тен өйрәтерсең һәм аңа хаҗәтеңне күрсәтерсең, курку та­барсың, бер көчле падишаһтан өстен чыгып, бәхеткә ире-
шерсең, нигъмәткә җитәрсең, бер динле яхшы хатын алыр­сың һәм үзең дә динле булырсың.
Төшеңдә Исмәгыйль пәйгамбәрне күрсәң, гыйлем җы­ярсың, мәчет төзетерсең.
Исхак пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, каты куркуга тө­шәрсең һәм һәлакәттән хәвефләнерсең, соңыннан ул хәвеф­тән котылырсың, сөенеч итеп, гыйззәткә ирешерсең.
Төшендә Якуп пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, куәтең һәм нигъмәтең күп булыр, хатыннарыңның һәм балаларыңның тәрбиясен кү­рерсең, ризыклары белән ризыкланырсың.
Йосыф пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә шушы ук китапта, ялганчылардан һәм залимнәрдән зарар күрерсең, тоткынга төшеп, авырлыклар күреп, соңыннан олы бәклек мәртәбәсен табарсың, олы гыйззәтләр күрерсең, үзеңә ил­нең олыларын буйсындырырсың.
Төшеңдә Юныс пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та, тоткынлык тарлыгына төшеп, соңын­нан котылу табарсың, ярдәм ирешеп, үлгәнчегә кадәр рә­хәттә яшәрсең.
Төштә Шөгаип пәйгамбәрне күрсәң, үлчәүләрне бар нәрсәдән өстен күрүче халык арасында булып, соңыннан алар каршында өстенлеккә ирешерсең.
Муса пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә шушы ук китапта, Һарун пәйгамбәрне күргәнеңдәге кебек юралы­ныр, ягъни Аллаһы тәгалә синең ярдәмеңдә Үзеннән баш тартучы һәм көч күрсәтергә маташучы залимнәрне һәлак иттерер.
Төшеңдә Әюп пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ»та, бер рәнҗү-зәхмәттән күңелең бозылыр, малың кулыңнан китәр, балаларың үзеңнән алда үләр, соңыннан Аллаһы тәгалә болардан күбрәк итеп барсын да кире кайтарыр, морадларыңны хасил кылыр.
Төштә Сөләйман пәйгамбәрне күрсәң, диелә шушы ук китапта, казый яки падишаһ, ил башы булырсың, яисә галимлеккә ирешерсең.
Зәкәрия пәйгамбәрне төшеңдә күрсәң, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ»та, картлыгыңда тәкъва-дин иясе улың туар.
Яхъя пәйгамбәрне төштә күрүне бу китапта дин һәм әдәп, тәүфыйк табарсың дип юрарга өйрәтелә.
Төшеңдә Гайсә пәйгамбәрне күрсәң, изгелегең күп бу­лыр, хәерле бәрәкәт иясе саналып, Аллаһы тәгалә риза­лыгы булырдай сәфәрләрдә йөрерсең, азга канәгать итәр­сең, диелә.
Хозыр галәйһис-сәламне күрсәң, үзгә һәм серле гый­лемнәрне белерсең.
Әгәр дә төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, динең күркәм булыр, эшлә­реңнең ахыры хәерледер. Әгәр дә Аллаһы тәгаләдән кур­кучы зат булсаң, дөньялыкта һәм Ахирәттә имин булыр­сың. Бурычлы икәнсең, Аллаһы тәгалә бурычларыңны үтәр­гә юлларны ачар. 
Әгәр дә төшеңдә Мөхәммәд пәйгамбәр үзеңә нәрсәдер бирсә, аннан күпме нәрсә алсаң, шулкадәр үк изгелек табарсың.
Әгәр дә бер кеше йоклаганда төшендә Мөхәммәд пәй­гамбәрне еш күрсә, эшләре һаман да җиңел барырлар, дөньялыкта һичбер хаҗәте калмас, хурлык һәм тарлык күрмәс.
Төшеңдә пәйгамбәрләрнең берсен бихәбәр хәлдә сата­шып йөрүен күрсәң, Шайтан котыртуы, асылсыз төш бу­лыр, юралынмас.
Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: «Кем дә кем төшендә мине күрсә, чыннан да мине күргәне булыр, башканы түгел», дигән.
 
Пәке
Төшеңдә пәке-пычак кебек нәрсә күрсәң, әгәр дә балаң туасы икән, улың булыр.
Баш очыңда төштә пәке уйнатсаң, җитәкчелек итәрсең, әгәр дә пәкең сынса, хәвеф-хәтәр булыр һәм дә яман сүзләр ишетерсең.
 
Пәрдә
Төшеңдә пәрдә бөркәнгән кешене күрсәң, кайгы-хәсрәт- кә батарсың, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә матур бизәкле пәрдә күрсәң, гомерең озын булып, мәртәбәдә узар.
Төшеңдә пәрдә күрсәң, падишаһлык, ил башы булу, гыйззәт һәм мәртәбә дип юралыныр.
Төштә пәрдә күрү—шатлык һәм рәхәтлектер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
Әгәр дә төшеңдә ишекләрдә төшерелеп-капланып ку­елган пәрдәләр күрсәң, сагыш һәм көенечкәдер.
 
Пәри
Төштә пәри күрү—гаҗәп сүзләр һәм дә ялган хәбәрләр булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә пәри күрсәң, өнеңдә ялган сөйләрсең, ди Мө­хетдин бине Гарәби.
 
Пәрәнҗә
Хатын-кыз төшендә пәрәнҗәсен күрсә, ире булыр, ире белән бәйле юралыныр. Әгәр дә ул хатынның ире юк икән, ир туганы, яисә атасыдыр. Алар белән бәйле юра­лыныр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та.
Төштә пәрәнҗә булса, шатлык һәм рәхәтлеккәдер.
 
Р
 
Ремонт
Төшеңдә ремонт эшен башкарсаң, өнеңдә дәрәҗәгә ирешерсең һәм максатыңа җитәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби
 
Ризван (җәннәт сакчысы)
Төшеңдә Ризванны күрсәң, афәтләрдән имин булырсың, рәхәт һәм бәхетле тормыш килер, ди Мөхетдин бине Г арәби.
 
Рөкугъ
Төшеңдә рөкүгъ күрү, ягъни намаз укыганда баш игә­неңне күрү—Аллаһы тәгаләгә якын булу ул, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында.
 

Әлеге темага башка язмалар