Пилмән.

Йомырка сытып җылымса суга артык каты итмичә камыр басалар да 10-15 минут өстен каплап тоталар. Камырдан 1,5-2 мм калынлыгында җәймә җәяләр. Җәймәдән диаметры 4-5 см лы түгәрәкләр кисәләр. Түгәрәк камыр өстенә итне кашык белән салалар, урталай бөкләп кырыйларын ябыштыралар һәм пилмәннең баш-башларын тоташтыралар. Сүрән ут өстендә акрын гына кайнатып тозлы суда яки шулпада пешерәләр.

1 кг пилмәнгә: он 330г, йомырка 2-3 данә, тоз 6г, су 115г, сыер яисә сарык ите 430г, башлы суган 40г, тоз, борыч.

Әлеге темага башка язмалар