«О» хәрефенә башланган төшләр.

Төштә оклау (уклау) күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә олуг затларны күрсәң, хаҗ кылуга мөмкин­легең ачылыр, дәүләткә ирешерсең, рәхәт тормыш киче­рерсең, бер балаң туып, шул балаңнан сөенерсең, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә олуг кешенең ашап утырганын күрсәң, аның җаны өчен садака бирергә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Төштә он күрү — хәләл мал кулга керүгә һәм очсызлык булуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Ибне Сирин әйтер: Төшендә он күргән кешегә бер олы файда ирешер һәм аның ризыгы чиксез булыр, өмете зур булган ирдән кулына мал керер.
Төшеңдә тегермәндә он тартсаң, мәртәбәле кеше ягын­нан кулыңа мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге бодай оны, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, мал җыю һәм яхшы хатындыр.
 
Төштәге орлыклар һәммәсе — малдыр, диелә «Тәгъбир- намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Төштә орлыклар күрсәң, алар яшелчә орлыклары бул­салар, мактаулы балаларың күп булыр.
 
Орышу
Төштә орыш-талаш күрү — гайбәттән телеңне тыярга кирәклегенә ишарәдер, юкса бәлагә очрарсың, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төшеңдә малның оча сөяген ашасаң, хуш тереклек һәм гыйззәт булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Әгәр дә төшеңә утырып оча торган очкыч керсә, очу өчен файдаланыла торган әйбер булса, яхшыга юралыныр
һәм рәхәтлек килер.
Төшендә бер кеше очкычта, очкыч коралда очса, ул кешенең олылыгы һәм ахирәт көне яхшы булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Әгәр дә төшеңдә һава йөзендә кош кебек очсаң, бер хатын үзеңә иш булыр, күп маллар кулыңа керер.
Бер җирдән икенче урынга очып сикерсәң, сәфәргә ба­рырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.Төшеңдә үзеңне күктә очучы итеп күрсәң, вилаять һәмдәрәҗә булыр.
Ибне Сирин әйтер: Әгәр үзеңне күктә очучы итеп күр­сәң, ерак сәфәргә барырсың.
Әгәр дә төшеңдә күктә очсаң һәм туры өеңә чыксаң, әмма килеп җитмәсәң, тәүбә итәргә кирәк, әҗәлең якын килгәндер, әгәр дә туры өеңә чыксаң һәм түбәңә төшсәң, иңсәң, хаҗга сау-сәламәт барырсың.
Төштә һавада очуны Мөхетдин бине Гарәби дә сәфәргә бару буларак юрарга киңәш итә.Әгәр дә төшеңдә очып, агачка төшсәң, кунсаң, бөек адәмнәр белән аралашырсың.
Төшеңдә күкләргә очсаң, хаҗга барырсың.
Әгәр дә төшеңдә очып барган чагыңда җиргә төшсәң, хатының булса, аерырсың, яшь хатын алырсың.
Төшеңдә очып, күкләрдә утырсаң, бай булырсың.
Әгәр төшеңдә күктә кош кебек очып йөрсәң, теләгеңә ирешерсең.
Төшеңдә очып барганда фәрештәләргә очрасаң, дин­дарлар белән сөйләшерсең.

Әлеге темага башка язмалар