Олы гөнаһлар

Олуг гөнаһ санында күп төрле ихтиләфләр бар. Мәсәлән, Гомәр разыяллаһү ганһү — алар тугыз, хәзрәти Әбү һөрәйрә — ун, хәзрәти Гали — унике,дигән. Кайберләре һәр гөнаһ үзеннән түбән гөнаһка караганда олуг, үзеннән югарыга караганда кечкенә, башкалар олы гөнаһ­лар — йөз илле, кайберләре — җиде йөз, диделәр. Без исә — йөз егерме бишне их­тыяр кылдык.
Беренчесе, көфер сүзләр, көфер эш­ләр һәм көфер игътикадлар. Көфер тел­дә — катгый инкарь кылу дигәнне аңлата, шәригатьтә — иманның юклыгы. Көфер өч төрледер. Әүвәлгесе, җаһли көфер, гому­ми халыкның көфере кебек. Моңа сәбәп аятьләр, дәлилләр хакында уйламыйча яшәү.
Икенчесе, инкарь итүче көфер. Бу көфергә сәбәп тәкәбберлектер. Фиргавен һәм аңа иярүчеләрнең көфере шундый­лардан булган. Өченчесе, хөкми көфер, Аллаһы Тәгалә олуг кылган нәрсәне җи­ңелгә санаучы адәмнең көфере. Аятьләр­нең, хәдисләрнең туры мәгънәләреннән читкә китеп яшерен мәгънәләренә күчү, нык булган хөкемнәрне инкарь итү белән шәригатьне бөтенләй батыйль кылу. Мә­сәлән, яла ягып Гайшә разыяллаһү ганһәне сүгү, янә гөнаһны хәләлгә санау, кирәк олуг, кирәк кечкенә гөнаһ булсын. Әгәр дә ул гөнаһның гөнаһ булуы катгый дәлил белән расланган булса. Янә шәригатьне хурлау, болар барчасы көфердер.
Көфергә керткән нәрсәләр: берсе кат­гый хәрам булган нәрсәне хәләл дип игътикад кылса, имансыз булыр. Мәсәлән, никахланырга ярамаган хатыннарны ни­кахларга ярый, дип ышанса, яисә хәмер эчү хәләл дип белсә, яисә үләксәне ашау ярый дисә, яисә кан ашау мөмкин дисә, яисә дуңгыз итен ашарга рөхсәт ителгән дисә — боларның барчасы көфердер. Әмма бу эшләрне хәләл дип игътикад кыл­мыйча эшләсә, фасикъ булыр. Зина кылу яки кеше үтерүне хәләл дип әйтсә — кәфер булыр, дигәннәр. Шулай ук Аллаһы Тәга­ләнең рәхмәтеннән өмет кисү — көфер­дер. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет кисмәс, мәгәр имансызлар кавеме генә". Аллаһы Тәгаләнең мәкереннән имин булу шулай ук көфер. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Имансыз үкенечтә калган кавем генә Аллаһы Тәга­ләнең мәкереннән имин булыр". Янә киләчәк замандагы эшләрдән хәбәр бирү­че күрәзәчеләрне раслау көфердер. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Берәү күрәзәчегә барып, аның әйткән нәрсәсен расласа, тәхкыйк, ул кеше Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдергән нәрсәгә кәфер һәм инкарь итүче булды".
Олуг гөнаһларның икенчесе — зина кылу. Моңа дәлил булып Рәсүл Әкрам га- ләйһиссәләмнең хәдисе килә, Пәйгамбә­ребез галәйһиссәләм әйтте: "Аллаһы Тә­галә Кыямәт көнендә өч төрле кеше белән сөйләшмәс, аларны пакьләмәс һәм аларга рәхмәт карашы белән карамас һәм аларга рәнҗетүче газап булыр. Берсе — зина кылучы карт, икенчесе — ялганчы патша, өченчесе — тәкәбберлек кылучы фәкыйрь".
Олуг гөнаһларның өченчесе — ливата кылу, гәрчә хатынына, яки колына ливата кылса да. Моңа дәлил булып хәдис килә, Рәсулулла галәйһиссәләм әйтте: "Берәр кешене Лут галәйһиссәләм кавеменең гамәлен кылган дип тапсагыз, ягъни ли­вата кылганын белсәгез, ливата кылучы­ны да, кылынганын да үтерегез".
Олуг гө­наһларның дүртенчесе — хәмер эчү, гәрчә аз гына эчсә дә, исермәсә дә. Моңа дәлил Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең хәди­се. Рәсулулла галәйһиссәләм әйтте: "Хәмергә, хәмер эчүчегә, хәмерне сугару­чыга, сатып алучыга һәм сатучыга, сыгу­чыга һәм сыктыручыга, хәмерне йөк­ләүчегә һәм йөкләтүчегә — Аллаһы Тәга­ләнең ләгънәте булсын".
Олуг гөнаһларның бишенчесе — явызлык әһеле белән утырырга гадәтләнү. Моңа дәлил булып, Аллаһы Тәгаләнең сүзе килә. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Залимнәргә омтылмагыз, сезне ут тотар". Ягъ­ни явызлар белән утырсагыз, утка керер­сез.
Олуг гөнаһларның алтынчысы — ур­лау. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Урлаган ир бе­лән урлаган хатынның кулларын кисегез". Ләкин кул кисүне ваҗиб иткән урлау —ун дирһәм кыйммәт тотарлык нәрсәне ур­лаудыр.
Олуг гөнаһларның җиденчесе- кеше үтерү. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Бер ке­ше максат белән бер мөселманны үтерсә, ул кешенең җәзасы җәһәннәмдер, ул җә­һәннәмдә мәңге калыр".
Сигезенчесе — исергәнче хөрмәдән ясалган эчемлекне эчү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "һәр исерткән нәрсә — хәмер, һәр хәмер — хәрам".
Тугызынчысы — зинадан пакь бул­ган ир, яки хатынны зиначы дип сүгү. Рә­сүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Берәү үзенең кәнизәген зина белән сүксә, ул ке­шегә Кыямәт көнендә хәдд орылыр.
Мәгәр кәнизәге зиначы булса, җәза би­релмәс". Ят кешене сүксә, дөньяда да җәзасын алыр.
Унынчысы — шаһидлык бирү лязем була торып, шаһидлыкны яше­рү. Берәү шаһидлыкны яшерсә, гөнаһлы булыр.
Олуг гөнаһларның унберенчесе — ял­ганга шәһадәт бирү. Пәйгамбәребез га­ләйһиссәләм әйтте: "Бер кеше мөселман­ның зарарына шәһадәт бирсә, шул мөсел­ман ул шәһадәткә ия булмаса, ягъни ял­ганга шәһадәт бирсә, ул кеше үзен утка хәзерләсен".
Уникенчесе — үткән эшкә максатланып ялганлап ант итү. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Гөнаһларның иң олугысы — Аллаһы Тәгаләгә ширек кылу һәм ялганга ант итү".
Унөченчесе — көчләп кешенең малын алу. Пәйгамбәре­без галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше бер ирнең җирен золым белән көчләп алса, ул кеше Аллаһы Тәгаләгә юлыгыр. Аллаһы Тәгалә аңа ачуланган булыр".
Олуг гөнаһ­ларның ундүртенчесе — сугыш вакытын­ да гозерсез сугыштан калу, качу. Рәсулул­ла галәйһиссәләм әйтте: "Һәлак итүче җиде төрле нәрсәдән сакланыгыз: Ал­лаһы Тәгаләгә ширек кылу, сихер, хаксыз кеше үтерү, риба ашау, ятим малын ашау, сугыш көнендә качу һәм зинадан пакь бул­ган мөэминә хатыннарны зина белән сүгү".
Олуг гөнаһларның унбишенчесе — риба ашау. Пәйгамбәребез галәйһис­сәләм әйтте: "Риба ашаучыга һәм ашату­чыга, риба килешүенә шаһид булганнар­га һәм ул килешүне язганнарга Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын".
Уналтынчы­сы — ятим малын ашау. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Ятим малын ашаучылар, алар — эчләрендә ут ашаучылар һәм тиз кызды­рылган тәмугка керерләр". Ятим малын ашау (моңардан Аллаһы Тәгаләгә сыена­быз) яман ахырга, ягъни дөньядан иман­сыз китүгә сәбәп була, диделәр.
Олуг гө­наһларның унҗиденчесе — ришвәт ашау. Рәсулулла галәйһиссәләм ришвәт ашау­чыга, ришвәт ашатучыга һәм ике арада арадашчы булып йөрүчегә ләгънәт кыл­ды.
Унсигезенчесе — ата-ананы рәнҗетү Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әите. Ө нәрсәдә адәмнәрдән һичкемне тыярга рөхсәт юк: ата-анага изгелек кылу, кирәк мөселман булсыннар, кирәк имансыз бул­сыннар; вәгъдәгә тугрылыклы булу, ирәк ул вәгъдәсе мөселманга булсын, кирәк имансызга булсын; әманәтне үтәү, кирәк ул әманәт мөселманга булсын, кирәк имансызга булсын".
Унтугызынчы кардәшлекне кисеп, кардәшләре белән дошман булу. Рәсүл Әкрам галәиһиссәләм әйтте: "Әй Мөхәммәднең өммәте, шундый Аллаһы белән ант итеп әйтәмен, нәфесем ул Аллаһының кулындадыр, Аллаһы Тәгалә ирнең садакасын кабу итмәс, әгәр дә ул ирнең якын кардәшләре  була торып, кардәшләреннән башкаларга садакасын бирсә. Янә шундый Аллаһы белән ант итәмен, нәфесем Аның кулында, Аллаһы Тәгалә ул кешеләргә Кыямәт көнендә рәхмәт карашы белән карамас".
Олуг гөнаһларның егерменчесе — Рәсулулла галәйһиссәләм әйтмәгән хәдисне Рәсулулла әйткән, дип әйтү, һәм максаты ялганлау булу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше максат белән миңа ялганласа, үзенең урынын утта хәзерләсен.
Олуг гөнаһларның егерме беренчесе- рамазан аенда гозерсез авыз ачү Рәсүл әкрам галәйһиссәләм әйтте: Берәү Рамазан аенда бер көн рөхсәтсез, авырусыз авыз ачса бар вакытны ураза тоту да аңа каза булмас, гәрчә барча вакытка ирешсә дә".
 Егерме икенчесе — үлчәүдә хыян кылу ягъни алганда күп алып, саткандааз бирү. Пәйгамбәребез галәиһиссәләм үлчәү ияләренә әйтте: "Сезгә шундый эш бирелде, ул эштә хыянәт сәбәпле үткән өммәтләр һәлак булды".
Егерме өченче­се _ намазны вакытыннан кичектерү Расүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте. Минем өммәтләрем хозурына курка торган нәрсәләремнең куркынычрагы намазны вакытыннан кичектерүләре һәм намазны ва­кытыннан ашыктыруларыдыр".
Егерме дүртенчесе-намазны вакытыннан ашык­тыру. Моның дәлиле югарыда килде.
Егер­ме бишенчесе — гозерсез уразаны вакы­тыннан кичектерү. Моңа дәлил — уразаны кичектерү өчен казасыз гына тәүбә дөрес түгел. Әгәр казаны кичектерсә, бозыкта озын вакыт үткәргән булыр.
Егерме ал­тынчысы — зәкәт чыгармау. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Мал корыда, яки дәрьяда һәлак булмады, мәгәр зәкәтне тыю сәбәпле һәлак булды, зәкәтне тыю­чы кеше уттадыр".
Егерме җиденчесе — шартлары табыла торып, хаҗ кылуны кую. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Ис­лам сигез өлеш. Берсе — Ислам кәлимә­се, икенчесе — намаз, өченчесе — зәкәт, дүртенчесе — ураза, бишенчесе — хаҗ, ал­тынчысы — изгелек белән боеру, җиден­чесе — явыз эштән тыю, сигезенчесе — Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сугыш кылу. Өлешсез кеше һәлак булды".
Егер­ме сигезенчесе — шәргый гозердән баш­ка золым белән бер мөселманга сугу. Рә­сулулла галәйһиссәләм әйтте: "Берәү зо­лым йөзеннән бер кешегә камчы белән сукса, Кыямәт көнендә ул кешедән касас алыныр".
Егерме тугызынчысы — сәхабәләрне сүгү, хәтта Әбү Бәкер, Гомәр һәм Гайшә разыяллаһү ганһүм кебек кайбер сәхабәләрне сүгү көфер булыр. Пәйгам­бәребез галәйһиссәләм әйтте: "Сәхабә- ләремне сүкмәгез. Нәфсем кодрәте ку­лында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, әгәр дә сезнең берегез Аллаһы Тә­галә юлында Өхед тавы кадәр мал сарыф итсә, сәхабәләрем нәфәка кылган энҗе кадәр ризыкка, янә аның яртысына да ирешмәде".
Утызынчысы — галимнәрне гайбәт кылу һәм хурлау. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Галим кешенең гыйбадәт кылучы кеше хозурына артык­лыгы минем сезнең иң түбән дәрәҗәлегезгә артыклыгым кебек". Бу кадәр олуг фазыйләт иясен гайбәт кылу һәм хурлау, әлбәттә, олуг гөнаһтыр.
Олуг гөнаһларның утыз беренчесе — залимгә адәмнәрнең гаебеннән хәбәр бирү. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "За­лим икәнен белә торып, аңа ярдәм кылу өчен аның белән йөрсә, тәхкыйк, ул кеше Исламнан чыкты".
Утыз икенчесе — хаты­нының яки мәхрәм кыз кардәшенең фәхишәлегенә разый булу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Хатынының фәхишәлегенә разый булган иргә һәм ирнең фахишәлегенә разый булган хатынга — Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын".
Утыз өченчесе — хатын белән ят ир ара­сында арадашчы булу. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Үзегезне һәм өй җәмәгатегезне уттан саклагыз".
Утыз дүртенчесе — кодрәт була торып, изгелеккә боеру һәм явыз­лыктан тыюны кую. Моңа дәлил булып хәдис көдси килә: "Аллаһы Тәгалә әйтте: "Миңа колымның гыйбадәтеннән сөекле­рәге нәсыйхәттер".
Утыз бишенчесе — си­хер өйрәнү һәм өйрәтү. Рәсүл Әкрам га­ләйһиссәләм әйтте: "Өч төрле кеше җән­нәткә кермәс, хәмер эчүгә даимчылык ит­кән кеше, сихерче мөэмин һәм кардәшлек­не кисүче".
Утыз алтынчысы — белгәннән соң Коръәнне карап та укый алмаслык дә­рәҗәдә оныту. Рәсулулла галәйһиссәләм әйтте: Ирләрдән һичбер Коръән укып, моннан соң онытмас. Мәгәр онытса, Кы­ямәт көнендә Аллаһы Тәгаләгә киселгән булып юлыгыр.
Утыз җиденчесе — хайван­ны ут белән яндыру, кирәк ул хайван зур, кирәк кечкенә булсын. Рәсүл Әкрам га­ләйһиссәләм әйтте: "Аллаһы Тәгалә газа­бы белән хайванны газап кылма".
Утыз сигезенчесе — шәргый гозерсез хатынның үзен иреннән тыю. Пәйгамбәребез галәй­һиссәләм әйтте: "һәркайчан ир хатынны түшәккә чакырса, хатын иренә бармаса һәм ире ачуланып кичкә керсә, ул хатын­га таңга кадәр фәрештәләр ләгънәт кы­лырлар".
Утыз тугызынчысы — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет кисү. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет кисмәс, мәгәр кәфер кавем генә".
Кырыгынчысы — Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан имин булу. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгаләнең мәкер һәм газабыннан имин булмас, мәгәр үке­нечтә булган кавем".
Олуг гөнаһларның кырык беренчесе — гаҗизлектән башка үләксә итен ашау. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Әй Мөхәммәд әйт: миңа вәхи кылынган нәрсәдә ризыклану­чы хозурына хәрам булган нәрсәне тап­мадым, мәгәр үләксә, бугаз каны, дуңгыз ите булса гына, болар нәҗестер".
Кырык икенчесе — заруриятсез дуңгыз итен ашау.
Кырык өченчесе — сүз йөртү. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Оҗмахка сүз йөр­түче кермәс".
Кырык дүртенчесе — отыш уеннар уйнау. Аллаһы Тәгалә әйтте: Бу­дыр — моннан башка булмас, шайтан — хәмер, отыш уеннар белән сезнең арагыз­га дошманлык һәм ачу салырга, Аллаһы Тәгаләнең зикереннән һәм намаздан ты­ярга тели. Бу эшегездән тыелсагызчы .
Кырык бишенчесе — җирдә бозыклык бе­лән йөрү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт­те: "Аллаһы Тәгалә миңа сезнең түбәнче­лек кылуыгыз белән вәхи кылды. Бер кеше икенче кешегә бозыклык кылмасын, бер кеше икенчесенә мактанмасын".
Кырык алтынчысы — хәкимнең хөкем кылуда хак­тан авышуы. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Өммәтемнән бер кеше хәким итеп сайланса, кирәк аз вакыт, кирәк күп вакыт булсын, ул хәким өммәтемдә гадел бул- маса, Кыямәт көнендә йөзтүбән утка җи­бәрелер".
Кырык җиденчесе — юл кисү, ягъни мөселманнарны куркыту, гәрчә үтермәсә дә. Аллаһы Тәгалә әйтте: "һәр­бер кеше мөселман кардәшенә кылычын чыгарса, Аллаһы Тәгалә һәм Расүле бе­лән сугыш кылган кебек булыр".
Кырык сигезенчесе-хатынына «син миңа анам­ның аркасы кебек»,- дип әйтү. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Сездән шундый адәмнәр, хатыннарын аналарының аркасына ох­шатырлар. Хатыннары аналары булмас. Аларны тудырган хатыннар гына аларга аналары булырлар. Алай әйтүчеләр яра­мас сүзне әйтәләр".
Кырык тугызынчы­сы — кечкенә гөнаһларга даимчылык кылу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Даимчылык кылу белән кечкенә гөнаһ юк, истигъфар кылу белән зур гөнаһ юк".
Ил­ленчесе — гөнаһка ярдәм итү. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Гөнаһка һәм золымга яр­дәм кылышмагыз".
Олуг гөнаһларның илле беренчесе — адәмнәргә уен уйнау һәм җыр җырлау. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Су игенне үстергән кебек, уен күңелдә монафыйклыкны үстерер".
Илле икенчесе-ха­тын кешенең уен уйнавы, үзенә дә, баш­каларга да. Моның дәлиле югарыда үтте.
Илле өченчесе — мунчада гаурәтне ачу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше мунчага япмасыз керсә, ул ке­шегә ике фәрештә ләгънәт кылыр".
Илле  дүртенчесе — ваҗибне үтәүдә саранлык кылу. Мәсәлән, фитыр садакасы. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Ваҗибны үтәүдән саран булган кеше оҗмахка кер­мәс".
Илле бишенчесе — хәзрәти Галине Әбү Бекер белән Гомәр разыяллаһү ганһүмнән артык күрү. Рәсүлулла галәйһис­сәләм әйтте: "Бер кеше Әбү Бәкер белән Гомәрне сүксә, кәфер булыр".
Илле ал­тынчысы — үз-үзен үтерү яки үзенең әгъза­ларыннан бер әгъзасын һәлак итү. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Үз-үзегезне һәла­кәткә төшермәгез".
Илле җиденчесе — бә­велдән сакланмау. Пәйгамбәребез галәй­һиссәләм әйтте: "Кабер газабының күбе­се бәвелдәндер".
Илле сигезенчесе — са­дакада яхшылыкка каршы яхшылык өмет итмәү һәм садака бирелгән кешене җәфа­ламау. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Өч төрле кешегә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә рәхмәт карашы белән карамас. Садака бирүченең бирелгән кешедән ях­шылык өмет итүчегә, чалбарын тубыктан түбән салындыручыга һәм хәмер эчүдә даимчылык кылучыга".
Илле тугызынчы­сы — тәкъдирне ялганга санау. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "һәр өммәт өчен мәҗүсиләр бар. Бу өммәтнең мәҗүсилә­ре тәкъдирне ялганга санаучылар. Әгәр авырса, хәлләрен сорарга бармагыз. Әгәр үлсәләр, җәназаларында хәзер бул­магыз. Алар дәҗҗалга ияргән кешеләр. Аллаһы Тәгаләгә аларны дәҗҗалга иярү­челәр белән кубару хакы бар".
Алтмы­шынчысы — халык кылуны Аллаһы Тәга­ләдән башкага кайтырып калдыру. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгаләдән башка яратучы бармы?! Әлбәттә, юк".
Алтмыш беренчесе — күрәзәчене, яки йолдызчыны раслау, ягъни гаиб гыйлемен белүне дәгъва кылучыны раслау. Рәсү­лулла галәйһиссәләм әйтте: "Берәү кү­рәзәчегә, яки киләчәктән хәбәр бирүче­гә барса һәм аның әйткәнен расласа, Аллаһы Тәгалә Мөхәммәдкә иңдергән нәрсәне инкарь кылды", һәм йолдызчы­лар хакында хәдис бар, Пәйгамбәр галәй­һиссәләм әйтте: "Берәү йолдыз гыйле­меннән бераз гыйлем алса, уттан бер ботакны алды". Ләкин йолдыз гыйлеменнән намаз вакытларын белү, кыйбланы табу кадәрне өйрәнү мөмкиндер. Аннан арты­гы дөрес түгел.
Алтмыш икенчесе — нахак­ка рәнҗетү. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Шун­дый кешеләр, мөэмин ирләрне һәм мөэ- минә хатыннарны кылмаган нәрсәләр белән рәнҗетерләр. Тәхкыйк, алар ялган­ны һәм ачык гөнаһны йөкләделәр".
Алт­мыш өченчесе — мәхлук өчен мал бугаз­лау. Малны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен бугазларга кирәк. Ибен Хаҗәр әйтте. "Хайванны хәрам кыла торган нәрсәләр: Муса яисә Гайсә өчен, мөселманнарның кәгъбә яисә Мөхәммәд галәйһиссәләм өчен, солтанга якынаю өчен, җеннәр өчен бугазлаулары".
Алтмыш өченчесе —тәкәб­берлек өчен чалбарны салындыру. Рәсү­лулла галәйһиссәләм әйтте: "Тәкәббер­лектән киемен озын кылган кешегә Кы­ямәт көнендә Аллаһы Тәгалә рәхмәт ка­рашы белән карамас".
Алтмыш дүртенче­се — баланы азгынлыкка йөкләү. Мәсәлән, кызны бозык кешегә кияүгә бирү. Пәй­гамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше үзенең кызын, яисә кыз кардәшеннән бер­сен хәмер эчә торган кешегә кияүгә бирсә, тәхкыйк, ул кызын, яисә кыз кардәшен утка сөрде".
Алтмыш бишенчесе — явыз гадәт­кә өйрәтү. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйт­те. Бер кеше күркәм сөннәт өйрәтсә, ул кешегә ул күркәм сөннәтнең һәм аның бе­лән гамәл кылучының әҗере булыр Бер кеше явыз гадәт өйрәтсә, ул кешегә- ул явыз гадәтнең гөнаһысы һәм аның белән гамәл кылган кешенең гөнаһысы булыр".
Алтмыш алтынчысы — мөселман кардәшеңә пычак, кылыч кебек тимер нәрсә белән ишарә кылу, гәрчә уен юлы белән генә булса да. Рәсүл Әкрам галәй­һиссәләм әйтте: "Бер кеше кардәшенә ти­мер белән ишарәт кылса, бу эштән тыел­ганга кадәр фәрештәләр аңа ләгънәт кы­лырлар, гәрчә ата-ана бер булган кардә­ше булса да".
Алтмыш җиденчесе — бәхәсләшү иман нурын сүндерә, дигәннәр. Моның олуг гөнаһ булуына дәлил Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисе. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Низагъ кылуны һәм кычкырышуны куегыз. Алар- да изгелек аздыр. Чөнки ике төркемнең берсе, әлбәттә, ялганлый. Һәр ике төркем гөнаһлы була".
Алтмыш сигезенчесе — колларның хусыясен кисү. Рәсүлулла га­ләйһиссәләм моңардан тыйды.
Алтмыш тугызынчысы — колның бер әгъзасын кисү, кирәк нинди әгъза булсын. Пәйгамбәр га­ләйһиссәләм әйтте: "Бер кеше колны үтерсә, үзен үтерербез. Бер кеше колның бер әгъзасын киссә — үзенең әгъзасын ки­сәрбез. Бер кеше колның зекерен киссә, үзенең зекерен, яисә хусыясен кисәрбез".
Җитмешенчесе — колга көче җитмәгән нәрсәне йөкләү һәм һәрвакыт аңа сугу. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Хуҗа­лар өчен колның ризыгы, киеме һәм эчем­леге, колга көче җитми торган нәрсә куш­магыз. Әгәр кушсагыз, үзегез дә аңа ярдәм итегез. Аллаһы Тәгаләнең колларын газапламагыз. Алар да сезнең кебек мәхлук­лардыр".
Олуг гөнаһларның җитмеш беренче­се — изгелек кылган кешенең изгелегенә көфер нигъмәт кылу. Пәйгамбәр галәй­һиссәләм әйтте: "Бер кешегә бер нәрсә бирелсә, ягъни нигьмәтләндергән кеше­не тапса, канәгать булсын. Әгәр тапмаса, сәна (Аллаһы Тәгаләгә мактаулар) әйтсен. Чөнки бер кеше сәна әйтсә нигъмәткә шөкер кылган булыр. Әгәр нигъмәтне яшерсә, көфран кылган бу­лыр".
Җитмеш икенчесе — суның артыгын бирмәү. Гайшә разыяллаһү ганһә: "Әй Ал­лаһы Тәгаләнең илчесе, тыю хәләл бул­маган нәрсә турында хәбәр бир", — диде. Рәсүлулла галәйһиссәләм: "Су, тоз һәм ут , — дип җавап бирде. Ләкин шәһәрдә бу нәрсәләрнең һәммәсе сатып алына, бирү фазыиләт кенә булырга кирәк.
Җитмеш өченчесе — Бәйтүл-хәрамда гөнаһ кылу. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Олуг гөнаһлар тугыздыр: Аллаһы Тәгаләгә ширек кылу, хаксыз мөэминне үтерү, риба ашау, ятим малын ашау, пакь хатынны зи­на белән сүгү, сугыштан качу, ата-ананы рәнҗетү, сихер, Бәйтел-хәрамны хәләлгә санау, ягъни анда гөнаһ кылу".
Җитмеш дүртенчесе — кешеләрнең сүзен тыңлап йөрү. Моңа дәлил булып хәдис килә, Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Кеше­нең гаебен һәм сүзен тикшереп йөрмәгез".
Җитмеш бишенчесе — адәмнәрнең хәл­ләрен һәм гаепләрен тикшереп йөрү. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Адәмнәрнең гаеплә­рен тикшереп йөрмәгез".
Җитмеш алтын­чысы — карта уйнау. Рәсүлулла галәй­һиссәләм әйтте: "Карта уйнаганнан соң то­рып намаз укыган адәмнең охшашы, дуң­гыз каны белән тәһарәт алып намаз уку­чы кеше кебек. Әлбәттә, моның намазы кабул булмас".
Җитмеш җиденчесе — чо­кырга салып, җиде таш белән уйнау. Мон­дый уен уйнаган кешенең шәһадәте кабул булмас.
Җитмеш сигезенчесе — һәрбер хәрам булган уен. Рәсүл Әкрам әйтте: "Һәрбер уен хәрам, мәгәр өч уен гына хәләл: ирнең әһеле белән уйнавы, ук атып уйнау һәм ат чабыштыру".
Җитмеш тугызынчысы — бер мөселманның икен­че мөселманга "әй кәфер", дип әйтүе. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Кыйб­ла әһеленнән һичкемне гөнаһ сәбәпле кәфер димәгез. Гәрчә олуг гөнаһлар кыл­са да. Һәм һәр имам артыннан намаз укы­гыз, ягъни изге имамга да, явыз имамга да намазда иярегез, янә һәр имамга ита­гать кылып сугышка чыгыгыз, кирәк ул имам гадел, кирәк залим булсын".
Сиксә­ненчесе — күп хатыны булган ирнең хатын­нар арасын бертигез тотмавы. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Бер кешенең ике хатыны булып, ике хатынның берсенә омтылса, ягъни берсен артык тотса, Кы­ямәт көнендә ул ир ике ягының берсенә авышкан хәлдә Гарасат мәйданына ки­лер". Хатыннарга гаделлек өч нәрсәдә булырга тиеш: ашау-эчүдә, кием кигезүдә һәм кич йоклауда. Әмма мәхәббәттә га­деллек лязем булмас.
Олуг гөнаһларның сиксән беренчесе кулы белән уып, мәни (сперма) чыгару. Моның олуг гөнаһлардан булуына дәлил Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисе, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Кулын никах кылучы кеше ләгънәт ителмеш". (Ләкин зинадан саклану өчен булганда кайберәүләрнең рөхсәте бар, дигәннәр. Бер мәҗлестән соң бер егет Ибен Габбаска килеп: "Минем сезгә бер соравым бар, ләкин әйтергә ояламын", — диде. Моннан соң: "Минем шәһвәтем җиңгәндә кулым белән файдалансам дөрес булырмы?" — дип сорады. Ибен Габбас әйтте: "Кул белән файдалану зинадан изгерәк". Лә­кин, әлбәттә, бу эштән саклану кирәк, ме­дицина ягыннан да бик зур зарары бар, дигәннәр. Аллаһы Тәгалә — белүчерәктер.
Сиксән икенчесе — хаез яисә нифас вакытында хатынны җимаг кылу. Алла­һы Тәгалә әйтте: "Хатыннарга пакьләнганнәренә кадәр якынлык кылмагыз”.
Сиксән өченчесе – әйберләрнең бәясе артуына куану. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм әйтте: “Сезнең берәвегез камил мөэмин булмас, үзе өчен сөйгән нәрсәне мөселман кардәше өчен сөймичә һәм үзе өчен мәкрух күрә торган нәрсәне мөселман кардәше өчен мәкрух күрмичә”.
Сиксән дүртенчесе — әфьюн кебек исертә тооган үләннәрне ашау. Моның олуг гөнаһлардан булуына дәлил Әхмәд Әбү Давыд риваят кылган хәдис. Ул: “Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам һәрбер исертә торган һәм бәдәнгә зәгыйфлек бирә торган нәрсәне кулланудан тыйды”,-диде.
Сиксән бишенчесе – тереклеккә, яки хатынының артына җимаг кылу. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: “Берәү тереклеккә якынлык кылса, ул кешене дә, хайванны да үтерегез”. Арткы яктан килүнең гөнаһ булуына дәлил, Рәсүлулла галәйһиссәлам әйтте: “Лут галәйһиссәләм кавеменең гамәлен кылучы кешегә Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын".
Сиксән алтынчысы — галим кешенең гыйлеме белән гамәл кылмавы. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйт­те. Гамәлсез гыйлем гөнаһтыр".
Сиксән Җиденчесе — сатып алган вакытта, яки ашаган вакытта, яки күргән вакытта ри­зыкны гаепләү. Моның олуг гөнаһ булуы­на дәлил булып хәдис килә, Пәйгамбәр галәиһиссәләм әйтте: "Һичкем иясен, ягъ­ни Аллаһы Тәгаләне хөрмәтләү өчен ри­зыкны хурламасын. Әгәр дә ул ризыкны яратса, ашар. Яратмаса, ашамас".
Сиксән сигезенчесе — ашка яки мәҗлескә чакыр­ганнан соң гозерсез бармый калу. Рәсүл Әкрам галәиһиссәләм әйтте: "Әгәр мин «Кәраг гамим» дигән урынга чакырылсам әлбәттә, барыр идем". Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән урын, торган урыныннан бик ерак булган.
Сиксән тугызынчысы – зикер, Коръән уку вакытында тыңламау. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Дөреслектә, Алла­һы Тәгалә һәрбер тәкәбберне һәм макта­нучыны сөймәс".
Туксанынчысы -дөньяга мәхәббәт баглау. Пәйгамбәр галәйһис­сәләм әйтте: "Дөньяны сөю һәрбер хата­лыкның башыдыр".
Олуг гөнаһларның туксан беренчесе- күркәм йөзле яшь егеткә шәһвәт белән карау. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Өч төрле кешенең күзләре ут күрмәс: Аллаһы Тәгалә юлында йокламый торган күз, Аллаһы Тәгаләдән куркып елаган күз һәм хәрамнан тыелган күз". Ягъни бу өч төрле күзнең иясе утка кермәс.
Туксан икенчесе — ят кешенең өй эченә ишек яры­гыннан, яисә тишектән карау. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше рөхсәт­сез бер җәмәгатьнең өендә булган хәлен караса һәм ул җәмәгать караучының күзен чыгарсалар, бу җәмәгать хозурына дия дә, касас та лязем булмас".
Туксан өченче­се — рөхсәтсез кешенең өенә керү. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Әй иман китерүчеләр, үзегезнең өегездән башка өйләргә рөхсәт­сез кермәгез".
Туксан дүртенчесе — гайбәт сөйләү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Һәрбер мөселманның икенче мөселман хозурына каны да, малы да, йөз суы да хәрам". Ягъни һичкайсына тию ярамас, бозыклыкны кылучыны гына гайбәт кылу ярый, дигәннәр.
Туксан бишенчесе — ис­раф кылу. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгалә исраф кылучыларны сөймәс". Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Минем өммәтемнән тиздән шундый ирләр булыр, алар төрле ризыклар ашарлар, төрле эчемлекләр эчәрләр, төрле төстәге ки­емнәр киярләр һәм сөйләшкәндә бик оста сөйләшерләр. Алар минем өммәтемнең явызларыдыр".
Туксан алтынчысы — бидгать, ягъни Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм һәм сәхабәләр заманында булмаган га­мәлләрне һәм игътикадларны чыгару. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Ал­лаһы Тәгалә һәрбер бидгать иясеннән тәүбәне пәрдәләде", һәм: "Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә бидгать иясенең бидгатен куйганга кадәр гамәлен кабул итмәс".
Тук­сан җиденчесе — хыянәт кылу. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның рәсүленә хыянәт кылмагыз".
Туксан сиге­зенчесе — залим әмирләргә дус булу. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Галим­нәрнең явызрагы әмирләргә лязем бул­ган кеше. Әмирләрнең изгерәге га­лимнәргә лязем булган кеше".
Туксан ту­гызынчысы — Аллаһы Тәгаләдән башка­га сәҗдә кылу. Моның хакта хәдис көдси килә. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Бер кешенең икенче кешегә сәҗдә кылырга әмер кыл­сам иде, хатынның иренә сәҗдә кылуы белән әмер итәр идем". Ләкин Аллаһы Тәгаләдән башка һичкемгә сәҗдә кылыр­га рөхсәт юк.
Йөзенчесе-Аллаһы Тәгалә биргән өлешкә шөкер кылуны кую. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Әгәр шөкер кылса­гыз, әлбәттә, арттырырмын". Шулай ук Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисе, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше аз гына нәрсәгә шөкер кылмаса, күпкә шөкер кылмас. Бер кеше адәмнәргә шөкер кылмаса, Аллаһы Тәгаләгә дә шөкер кылмас. Аллаһы Тәгаләнең нигъ­мәте хакында сөйләшү — шөкер, ул нигъ­мәт белән сөйләшүне кую — көфер. Җә­мәгать — рәхмәт, җәмәгатьтән аерылу — газап".
Олуг гөнаһларның йөз дә беренчесе — Аллаһы Тәгалә бар кылган адәмнәрдән бер адәмнең төсен, яки әгъзасыннан бер әгъзасын гаеп кылу. Рәсүлулла галәй­һиссәләм әйтте: "Олуг гөнаһларның олуг- рагыннандыр, бер ирнең икенче мөселман иренең йөз суына хаксыз тию".
Йөз дә икенчесе — гозерсез җомга намазын кал­дыру. Әгәр өч җомганы тоташ калдырса, монафыйк дигәннәр. Рәсүлулла галәй­һиссәләм әйтте: "Берәү гозерсез өч җом­ганы калдырса, тәхкыйк, ул кеше Аллаһы Тәгаләдән бизде".
Йөз дә өченчесе — әма­нәтне үтәмәү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Әманәте булмаган кешенең има­ны, гаһеде булмаган кешенең дине юк­тыр".
Йөз дә дүртенчесе — вәгъдәгә хи­лафлык кылу. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Монафыйкның галәмәте өчтер: һәркайчан вәгъдә кылса, хилафлык кы­лыр; һәркайчан сөйләсә, ялган сөйләр; һәркайчан әманәт куелса, хыянәт итәр".
Йөз дә бишенчесе — кешене хурлау һәм кимгә санау. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Дөньяда адәмнәрне хурлаучы ке­шеләр өчен Кыямәт көнендә оҗмахтан бер ишек ачылган булыр. Һәркайчан аның янына килсәләр, ул ишек багланыр, һәрвакыт шул рәвешчә кылыныр. Хәтта шулкадәр булыр, бер иргә оҗмахтан ишек ачылып "кил, кил" дисә, өмет киселүеннән килмәс". Ягъни үзе дә шул рәвешчә хур­ланыр.
Йөз дә алтынчысы — бәрәүнең за­лим солтанны яхшылыкка өндәргә көче җитмәстән, аның ишегенә килү. Бу хакта хәдис югарыда үтте.
Йөз дә җиденчесе — галимнең гыйлеме белән дөньяны, шөһ­рәтне теләве. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше гыйлем өйрәнүе белән Аллаһы Тәгаләдән башканы теләсә, үзе­нең урынын уттан әзерләсен".
Йөз дә си­гезенчесе — гыйлем өйрәнүендә гыйлем хозурына дөньяга мәхәббәтне, дөнья зиннәтен һәм дөнья шәһвәтләрен ихтыяр кылу. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше гыйлемне ахмаклар белән кыч­кырышыр өчен, яисә галимнәргә макта­ныр өчен, яисә адәмнәрнең йөзләрен үзенә бору өчен өйрәнсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене җәһәннәмгә кертер".
Йөз дә тугызынчысы — ирнең күрше хатынын аз­дырып, ире белән ике арасын бозып йөрүе. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Хатынны иренә, яисә колны хуҗасына га­епле кылган кеше бездән түгел". Ягъни бу эшне кылган кеше минем өммәтемнән түгел.
Йөз дә унынчысы — залимнең йөзенә карап көлү һәм залимгә юлдаш булу, аңа дуслык күрсәтү. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Золым кылган кешеләргә омтыл­магыз".
Олуг гөнаһларның йөз дә унберенче­се — мөселман кардәше турында явыз уй уйлап йоклау, ягъни йокымнан торгач фә­лән итәрмен, дип яту. Рәсүлулла галәйһис­сәләм әйтте: "Сәгыйднең гайрәтенә гаҗәпләнәсезме?! Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мин Сәгыйдтән, Аллаһы Тәгалә миннән гайрәтлерәк. Аллаһы Тәгаләдән гайрәтле булган һичкем юк. Шуның өчен бозыкларның ачык булганы да, яшерен булганы да хәрам булды".
Йөз дә уникен­чесе — бер мөселман кардәшен нахак җирдә гайбәт кылган вакытта эндәшми, тик утыру. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Бер кешенең каршысында кардә­ше гаепләнсә, ул кардәшенә ярдәм би­рергә көче җитсә һәм ярдәм кылса, Ал­лаһы Тәгалә ул кешегә дөнья һәм ахи­рәттә файда кылыр. Әгәр ул кардәшенә ярдәм итмәсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене дөньяда да, ахирәттә дә хур кылыр".
Йөз дә унөченчесе — кардәшенә ирешкән хәсрәткә шатлык күрсәтү. Рәсүлулла га­ләйһиссәләм әйтте: "Кардәшеңдә бер кай­гыны күргән вакытта шатлык белдермә, Аллаһы Тәгалә аны кайгыдан сәламәт кы­лып, сиңа бәла ирештерер".
Йөз дә ундүр­тенчесе — ят ирнең хатынына бүләк бирү һәм яшерен аңа шәфкать белдерү. Ал­лаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Тәгалә күзләрнең хыянәтен һәм күкрәктә яше­ренгән нәрсәләрне белер".
Йөз дә унби­шенчесе — ирнең ят хатын белән аулакта утыру. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: Ят хатыннар белән аулакта утырудан сак­ланыгыз. Шундый Аллаһы белән ант итеп әйтәмен, нәфсем ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәт кулында, һичбер ир ят хатын белән аулакта утырмас, мәгәр утырса, аралары­на шайтан керер".
Йөз дә уналтынчысы — Аллаһы Тәгалә олуг кылган нәрсәне — кеч­кенә дип күрү һәм Аллаһы Тәгалә кечкенә кылган нәрсәне — олуг, дип күрү. Ягъни Ал­лаһы Тәгалә олуглаган нәрсәне — олугла­мау, Аллаһы Тәгалә олугламаган нәрсә­не — олуглау. Рәсүлулла галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше Коръән укыса һәм баш­ка адәмгә миңа бирелгән саваптан артык бирелде, дип игътикад кылса, тәхкыйк, ул кеше Аллаһы Тәгалә олуг кылган нәрсә­не — кечкенәгә санады".
Йөздә унҗиденчесе — күрмәгән нәрсәне — күрдем, ишетмә­гән нәрсәне — ишеттем, белмәгән нәрсә­не — белдем, дип әйтү. Пәйгамбәр галәи- һиссәләм әйтте: "Бер ирнең кальбендә иман белән көфер, янә раслык белән ял­ган, янә әманәт белән хыянәт җыелмас .
Йөз дә унсигезенчесе — ир кешенең хатын­га охшавы, яисә хатын-кызның иргә охша­вы. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте. "Ирләргә охшап йөргән хатыннарга, ха­тыннарга охшап йөргән ирләргә -Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын".
Иөз дә ун­тугызынчысы — Аллаһы Тәгаләнең исе­меннән башка белән ант итү. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: "Бер кеше Аллаһы Тәгаләнең исеменнән башка белән ант итсә, тәхкыйк, мөшрик булды".
Иөз дә егерменчесе — хезмәтчегә хезмәт хакын бирмәү.
Йөз дә егерме беренчесе — ике дус ара­сын бозу. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: "Өч төрле кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылды. Беренчесе — ата-анасыннан йөз чөергән ир. Икенчесе — ир белән хатын арасына дошманлык төшереп йөргән ир. Ир белән хатын аерылышкач, үзе ул хатынны алмас. Өченчесе — мөсел­маннар арасында сүз йөртеп, бер-бер- сеннән ачуланышып көнләшеп йөрсен­нәр өчен дошманлык салган ир .
Иөз дә егерме икенчесе — ирнең мөселман кар­дәшенә "әй мәраи", дип әйтүе. Моның хак­та янә хәдис, кырык елгы гамәле бушка китәр.
Йөз дә егерме өченчесе — ир белән хатынның имә торган баланы сугып күкрәктән аерулары. Чөнки имә торган бала гөнаһсыз, аңа сугу хыянәт, золым. Болар хакта аятьтә килде, ягъни "Аллаһы Тәгаләгә һәм аның рәсүленә хыянәт кыл­магыз".
Йөз дә егерме дүртенчесе — эчең­дә булмаган тәкъвалыкны тышыңда күрсәтү. Аллаһы Тәгалә әйтте. Әлбәттә, монафыйклар-ялганчылардыр . Эчеңдә булмаган тәкъвалыкны күрсәтү монафыйклык, икейөзлелектер. Йөз дә егерме бишенчесе — адәми затны явызлык белән зекер итү.

Әлеге темага башка язмалар