Нәҗесләр

Намаз укыячак кешенең тәне, киеме һәм намазлыгы да пакь булырга тиеш. Нәҗесле килеш намаз уку дөрес түгел. Нәҗес ике төрле була: җиңел һәм авыр нәҗес. Карга һәм карчыга кебек итләре хәрам булган кошларның тизәкләре; ат, сыер һәм сарык кебек итләре хәләл булган хайваннарның бәвелләре (сидекләре) – җиңел нәҗес. Болардан башка бөтен нәҗесләр авыр нәҗес булып санала. Мәсәлән, кешенең тизәге һәм бәвеле; ат, сыер һәм сарык кебек итләре хәләл булган хайваннарның тизәкләре; эт, бүре, кебек итләре хәрам булган хайваннарның тизәкләре, бәвелләре, селәгәйләре һәм тиреләре; каз һәм тавык кебек итләре хәләл булган кошларның тизәкләре; үләксә һәм дуңгыз каннары, хайванның бугазыннан я җәрәхәтеннән аккан кан, эрен, сары су; авыру  күз яше, исерткеч эчемлек һәм авыздан чыккан косык – болар барысы да авыр нәҗескә керә. Күгәрчен, чыпчык кебек кошларның тизәкләре, балык һәм бөҗәк каны, ару итнең юеше, барлык су хайваннарының каны һәм мае, елаганда чыккан күз яше, авыз тулмаслык аз гына булган косык, төкерек һәм какырык – нәҗес түгел,  пакь нәрсәләр булып санала.  
Дуңгыздан башка хайваннарның йоннары, кипкән сөяк һәм сеңерләре нәҗескә керми. Шәригатьчә бугазланган хайваннарның итләре – ашарга хәләл булмаса да нәҗес түгел, тиреләре эшкәртелмәсә дә, пакь булып санала. Шәригатьчә бугазланмаган хайваннарның итләре дә, эшкәртелмәгән тиреләре дә –  нәҗес. Әгәр тиреләре эшкәртелсә, пакь була. Дуңгызның бөтен гәүдәсе нәҗес санала, һичбер вакытта да пакьланмый.
Бер нәҗес нәрсә янып көл булса, яки череп туфрак булса, яки тозланып тоз рәвешенә килсә – пакь була. Исерткеч эчемлек тоз белән катышып серкәгә (уксуска) әйләнсә, нәҗес майдан сабын ясалса – шул серкә дә, сабын да пакь санала. Тәндә я киемдә яки намазлыкта зурлыгы бер карыштан (17,78см)  артык булмаган җиңел нәҗес булса, бер мыскал (4,26г) чамасыннан артык булмаган авыр нәҗес булса, шуның белән намаз уку дөрес була. Әгәр бу күрсәткечләрдән артык булса, намаз уку дөрес булмый. Зур паласның бер башы нәҗесләнгән булса, нәҗесләнмәгән өлешендә намаз укырга ярый. Нәҗес сыеклык түгелгән туфрак кипсә, аның өстендә намазлык җәймичә дә намаз укырга була.
 
НӘҖЕСЛӘРДӘН ПАКЬЛӘҮ
 
Нәҗесләнгән киемне пычрактан пакьләү өчен, нәҗесне кырып бетергәннән соң өч тапкыр юып, тамчысы таммаслык булганчы өч тапкыр сыгарга кирәк. Тун, палас һәм юрган кебек сыгу мөмкин булмаган нәрсәләрне өч мәртәбә юып, тамчысы тамып беткәнче өч мәртәбә элеп куярга кирәк. Пычрак калмаса, аз гына исе я төсе калса да, кием нәҗесле булып саналмый. Су белән юылса – бигрәк тә пакь була. Күннән тегелгән әйбердәге кипкән каты нәҗес уып төшерү белән пакьлана, әмма сыек һәм юеш нәҗес өч мәртәбе юмыйча пакьләнми. Бер нәрсәнең кай җиренә нәҗес тигәнлеге онытылса, якынча шул нәҗес җире юылса, пакь булып санала. Бал, май һәм сөт кебек нәрсәләргә бераз сыек нәҗес катышса, өч мәртәбә ару су кушып, суы беткәнче өч мәртәбә кайнату белән пакь була.  
 
ПАКЬЛӘНҮ
 
Бәдрәфкә кергәндә әүвәл сул аяктан атлап керү һәм чыкканда башта уң аяктан атлап чыгу мөстәхәб. Кыйблага каршы, я арка ягы белән булу яки гаурәткә, нәҗескә карау – мәкруһ (шелтәләнә). Хаҗәтне (йомышны) ачык җирдә үтәгәндә айга яки кояшка каршы, яисә арка ягы белән булу да мәкруһ санала. Бәдрәфтә кечкенә хаҗәтне үтәгән кешегә сул кулы белән истибра кылу, ягъни нәҗесне нәрсә белән булса да корыту тиешле. Бәдрәфтә зур хаҗәтне үтәгән кешегә сул кулы белән истинҗа кылу, ягъни гаурәтне пакьләү тиешле. Истибра һәм истинҗаны уң кул белән үтәү, печән һәм кәгазь[1] кебек кадерле нәрсәләр куллану – мәкруһ. Әгәр нәҗесе тәнен буяса, истибраны да, истинҗаны да су белән башкарырга кирәк.
 

[1]Әхмәдһади хәзрәт яшәгән заманда бәдрәф кәгазе булмаган, шуңа күрә бәдрәфтә язулы кәгазь куллану мәкруһ булып саналган – Тәрҗемәченең аңлатмасы. 

 

Әлеге темага башка язмалар