Нәрсә ул бәхет

Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуың, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», — диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, җиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан-матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкрана кылабызмы? Канәгатьме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:
«Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — сәдака», — дип әйтте.

Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы, үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү — фарыз-кифая. Әгәр алар дошман хәлендә яшиләр икән, авылның бар халкы, яки бөтен коллектив гөнаһлы була, һәркем көченнән килгәнчә аларны дуслаштыру өчен тырышырга тиеш. Бу очракта ялганлау да гөнаһ түгел. Ә без нишлибез? Ике кеше арасында низаг чыкканын, яки үпкәләшкәнен белсәк, әле бер якка, әле икенче якка куәт биреп, шуннан сөенеч табып яшибез.

Оныта күрмик, бервакыт безгә дә шулай «куәт» бирүчеләр табылыр. Әмма изгелек эшләү өчен дуслаштыру нияте белән үзара дошман булган кешеләрне эзләп йөрү дә кирәкми. Кайберәүләр әйтер: «Безнең авылда андый кешеләр юк, мин ничек итеп сәдака бирим, кемне дуслаштырыйм», — дип. Пәйгамбәребез: «Сәдаканы үзеңнән башла», -диде. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Бәлки күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкәбез, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бардыр. Менә шушы хисләр безне эчтән корт кебек кимерә бит. Гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә бит. Хисләребезне тезгенли белмибез, кемгәдер юл куя белмибез, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкрана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншаллаһ.

Юлаучыга, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә — сәдака. Юлга чыккан кеше үз авылыннан, танышларыннан читтә була, һәм инде ниндидер уйламаган-көтмәгән мәшәкать килеп чыкса, бөтенләй ят булган бер кеше аңа ярдәм кулы сузса, әлбәттә, юлаучы чиксез шатлана. Ярдәм итүче дә — зур игелек кылучы, ягъни сәдака бирүче санала. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгарга да мәҗбүр.

Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһтан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? «Теләгем кабул булмады», — дип ул көнне кемгә үпкәләрбез? Без Аллаһның биргән нигъмәтенә шөкрана кылучы булырбызмы?

Халык: «Яхшы сүз — җан азыгы, начар сүз — баш казыгы», — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗаларыбыз алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: «Бик саваплы бер дога укыйсым, өйрәнәсем килә, сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән?» — дип йөрүчеләр күп. Әгәр саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, башкаларны хөрмәт ит, кимчелекләрен гафу ит. Үзеңне яныңдагы кеше урынына куеп кара. Үзеңне яратасың икән, башкаларны да ярат. Үзең күркәм сүзләр ишетәсең киләме, башкаларга да шундый сүзләр ишеттер. Берәр кешенең кимчелеген күреп, эчең поша икән, ә синең үзеңдә дә күпмедер кимчелек бардыр, башкаларның да сиңа ачуы чыгадыр, шуңа тизрәк төзәлергә тырыш. Әллә үзгәрә алмыйсыңмы? Алайса, башкаларга ник үпкәлибез?

Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күпме әйтәбез? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез: «Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш», — диде. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһ каршында тәкъва булам, дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең үзеңә файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелекме, әллә монафикълыкмы? Аллаһ кешене гүзәл сурәттә яралтты, аның сүзләре дә үзенең асылына муафикъ булырга, Аллаһ аңардан канәгать калырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять): «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», -диде.

Әлбәттә, сәдаканың иң әҗерлесе һәм мәҗбүрие — фарызларны үтәү һәм хәрамнан тыелу. Акылның шөкранасы — намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылучы фарызларны үтәүдән, хәрамнардан тыелудан зур сөенеч таба, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңә, чөнки Раббылары каршындагы бурыч үтәлде. Дөнья яралтылганда яралтылып, Раббысын күргән һәм иман китергән җан Җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының җаны — хәсрәттә. Ул әллә нинди байлыклар, кәеф-сафа корулар, исерткеч эчемлекләр белән җанын тынычландырмакчы була, әмма булдыра алмый. Җаны тынычсыз кеше канәгать була алмый, андый бәндәдә нур булмас. Шуңа күрә намаз укучы гыйбадәткә бәйрәмгә әзерләнгән кебек хәстәрен күрә, җаны Раббысы белән очрашуга әзерлек тантанасын кичерә. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббысы белән янәшә хис итә. Ул вакытта аның өчен Аллаһ кайдадыр еракта түгел, ә каршысында, янында, һәм инде ул үзе гүя җирдә түгел, ә күкләргә күтәрелә. Намаз укучы инде үзен дөньяның барча мәшәкать-борчуларыннан, ваклыкларыннан өстен итеп сизә, аның күңеле аркылы Раббысының барча сыйфатлары һәм гүзәл исемнәре үтә һәм ул чиксез бәхетле булу хисен кичерә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зикере, догасы, һәр укыган сүрәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч-шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиеш. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезгә генә түгел, җаныбызга да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһ кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббысы каршына ничек кайтыр, мәңгелегебездә үзен ничек хис итәр?

Һәр буынның сәдакасы — намазны мәчеткә барып укуда. Бер көн килер, йөри алмабыз. «Аллаһны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табарлар», — диде Пәйгамбәребез. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер» һәм «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барган саен да, кайткан саен да Аллаһ Җәннәттә табын әзерләр», — дигән хәдисләр бар. Күзләребез күрә икән, әле аякларыбыз йөри икән, аларның шөкранасы итеп, әлбәттә, мәчеткә йөрик. «Шөкрана кылучыларга арттырып бирермен», — диде Аллаһ Тәгалә. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, ә мәчет юлында күбрәк эзлик. Хакыйкатьтә дә шулай бит: мәчеткә еш йөрүче өлкәннәребез хастаханәгә сирәгрәк баралар. «Караңгыда мәчеткә баручыларның Кыямәт көнендә йөзләре якты булыр», «Азапланып мәчеткә баручыларга әҗер-савап икеләтә булыр», — дигән хәдисләр дә бар. Ә без әле караңгылыкны, әле пычракны, әле яңгырны, әле эссе кояшны сәбәп итеп, мәчеткә бармаска тырышабыз. Әйткәннәр бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба», — дип. Сәбәпне табарбыз, әмма барысын белеп, күреп торучы һәм Кыямәт көнендә гадел хөкем чыгаручы Аллаһ бар. Аның хозурына баргач, тел түгел, сүзләр түгел, кылган гамәлләребез генә кыйммәткә ия булачак. Шулай булгач, мәчеткә йөрмәвебезгә, намаз укымавыбызга ураза тотмавыбызга, сәдака бирмәвебезгә аклана торган сүзләр сәбәпләр тапмыйк, Аллаһ каршында аларның кыйммәте юк. Тизрәк тәүбәгә килик һәм изге гамәлләр кылыйк, җаныбыз тыныч булыр.

Бүген һәркем диярлек юлда. Кешегә комачаулаучы әйберне алып кую яки чүп ташламау — менә бу да сәдака. Трамвайдан төшкәч, билетыңны җиргә ташладың икән, менә инде бу да иманның зәгыйфьлегенә бер дәлил. Без бүген ничек яшибез соң? Ике күрше, өендәге чүпне нинди дә булса савытка тутырып, урамга чыгарып түгә дә, янәшә утырып урамнарның пычрак, чүпле булуыннан зарлана, тәртип урнаштырмый, дип, авыл җитәкчесен, хөкүмәтне сүгә. Урамнардагы, чирәмлекләрдәге, елга буйларындагы, урман кырыйларындагы чүп өемнәренә карап та иманыбызның ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп була. Хәдистә әйткәнчә, без юлда комачаулый торган әйберләрне алып куючы булсак, хәзерге кебек чүпләүче булмасак, үзебез өчен дә, иманыбыз өчен, җәмгыять өчен дә яхшы булыр иде. Җәмгыятькә файдалы икән, димәк, сәдака.

Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһ риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһ Раббыбыз хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул — дөнья һәм Ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белүдә.

Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Дөнья малына Ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык. Барысына канәгать булып, шөкрана кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Әлеге темага башка язмалар