Ничек ураза тотарга

Ураза тоту — таң беленгәннән  (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашамыйча эчмичә, җенси якынлык кылмыйча тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану  максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту  максаты (нияте) булырга тиеш.

Иртәнге ашны ашау — сәхәр була, ә кичке ашны ашау — ифтар (авыз ачу) дип атала.

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намазга ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга:

Гарәпчәсе болайрак (Рамазан ае уразасы өчен):
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча ният кылырга да мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Уразаны Рамазан аенда гына түгел ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый — бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала. Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган ураза (желательный). Бу төр уразаны тоту өчен иң кулай көннәр атнаның дүшәмбе (понедельник) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәмәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бу көннәрдә еш ураза тоткан.

Казага калган  фарыз уразалары  булган кешеләр бу көннәрдә каза уразаларын тотып бетерсә яхшы.  Казага калган ураза дип вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар.  Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза,  ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә тоту мәҗбүри ягъни фарыз.

Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар болары — гает бәйрәмнәре көнне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә.

Шулай ук хатын-кызларда күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).

Нәфел уразасы яисә каза уразасы тотканда иртәнге ният башкача кылына мәсәлән:

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, (соңгы тапкыр казага калган уразамны тотмакка), (яисә нәфел уразасы тотарга) ният кылдым һ.б.

Ягъни нинди ураза тотасыз шуның исемен атап ният кылырга, чөнки бу очракта бит инде Рамазан ае түгел һәм югарыдагы беренче ният туры килеп бетми. Ә кичтән авыз ачканда укыла торган дога шулай ук кала үзгәрми.

Әлеге темага башка язмалар