Ничек сайт ясарга

Әлеге мәкаләдә ничек итеп вебосталар арасында популяр булган Вордпресс сайт белән идарә итү системасында шәхси сайт булдыру хакында аңлатып үтәбез. Интернет челтәрендә күп кенә сайтлар конструкторы бар, ләкин аларда  ясалган күпчелек сайтларның мөмкинлекләре чикле һәм өченче дәрәҗә домен бирелә, ә үз доменыгызны кую өчен артык күп акча сорала һ.б.  Интернет челтәрендә үз доменыгыздагы, үзегезнең шәхси сайтыгызны булдырасыгыз килә икән игътибар белән укыгыз.

Сайт билгеле, һавада эленеп тора алмый яисә сезнең компьютерда гына да була алмый ул кая да булса урнашырга тиеш. Сайтларның урнашу урыны хостинг дип атала. Әлеге хезмәтне бүгенге көндә бик күп хостинг-провайдерлар тәкъдим итә ләкин аларның төрлесендә төрле тарифлар. Шуңа күрә без сезгә күп еллар буе кулланылган сыналган һәм тарифлары, доменнары да уңайлы очсыз булган хостинг-провайдерны тәкъдим итәбез. Монда бер ай тест өчен бушлай бирелә, хәзер үк әлеге сылтама буенча Мой хостинг-провайдер beget.com күчеп теркәлсәгез дә була.

Ничек сайт ясарга
Теркәлгәннән соң, истә кала торган матур яңгырашлы домен сайлаудан эшне башларга киңәш итәбез. Иң очсызы «ru», «рф» доменнары, ләкин соңгысы кирилица хәрефләре белән булганга күрә транслитерациядә кайбер браузерларда сылтама җибәргәндә  коточкыч ямьсез һәм озынга әверелә, шуңа күрә моны исегездә тотыгыз. Ә «ru» доменында матур исемнәр сайланып бетеп бара. «Tatar» доменында әлегә бик күп, матур яңгырашлы исемнәр бар, ләкин бәясе тегеләреннән 300-400 сумга кыйммәтрәк. Әгәр  дә чыннан да күңелегезне биреп сайт ясарга җыенасыз икән, соңыннан үкенмәс өчен моңарга акча кызганмассыз дип уйлыйбыз (соңыннан сайтыгыз танылгач, доменны инде алмаштырып булмый булса да бик авыр һәм сайтыгыз эзләү системаларыннан югалырга мөмкин).

Доменны сатып алганда һәм ел саен озайту өчен акча түләү тиешле. Ә хостинг өчен тарифына карап иң аз дигәндә аена 120 сум акча түләнә. Бер елга алдан түләп куючылар өчен күп кенә ташламалар каралган — бәя күпкә арзаная һәм домен бонусы бирелә, аңарга доменыгыз бушлай озайтылачак яисә бушлай яңаны терки аласыз. Сайтыгызны укучылар саны көнгә 100 кеше булгачтын төрле реклама системаларында теркәлеп, рекламадан табыш алырга мөмкин — бу очракта хостинг белән домен өчен түләгән акчагызны сайтыгыз үзе сезгә кире кайтарачак.
Ничек сайт ясарга
Исем сайлагач, (мәсәлән domen.tatar сайты ди), әлеге исем бушмы икәнен белергә кирәк, моның өчен тикшереп карау формасы бар — хостинг сайтының баш битендә «домены» дигән бүлектә.

Үзегезгә охшаган доменны сатып алгачтын,  «панель управления»гә керәсез «сайты» дигән бүлектә сайтыгызны өстисез, һәм доменны сайтка теркисез.

Ничек сайт ясарга

CMS бүлегенә керәсез «WordPress»ны сайлыйсыз. Форманы тутырасыз — доменыгызны һәм сайтыгызның исемен сайлыйсыз. Үзегезгә логин сайтка керү өчен пароль билгелисез, «установить» басасыз. Биш-ун минуттан сайтыгыз әзер була, күңелегезгә охшаган шаблон сайлыйсыз, «WordPress»та шаблоннар башкалардан (Друпал, Джумла һ.б.) аермалы буларак бик күп һәм бушлай. Рубрикалар ясап язмаларыгызны урнаштыра башлыйсыз. Хәзерге вакытта интернетта Вордпресста сайт ясау хакында бик күп мәгълүмәт шунлыктан монда аларын язып тормыйбыз. Аңлашылмаган нәрсәләрне интернеттан эзләп табарга мөмкин һәм шулай ук хостинг провайдерның служба подержкасына яисә безгә яза аласыз… Уңышлар!!!